Фәнис Мөсәгыйтов: «Яңача куябыз, дигән булып, булдыксызлыкларын шул сүз артына яшерәләр»
Мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтованың Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән әңгәмәсе.
Фәнис Мөсәгыйтов – Татарстан театрларында иң озак эшләүче директорларның берсе: Тинчурин театрын 2002 елдан җитәкли. Аңарчы 1 елдан артыграк Яшь тамашачы театрын (соңрак Кариев театры дип атала башлады) җитәкләгәнен исәпкә алсак, 23 еллык директорлык стажы бар – ягъни, татар драмтеатрларыннан ул иң зур стажлы директор. Киңрәк итеп карасак, Татарстанда Фәнис Наилевичтан да зуррак стажлы театр директоры бары тик Рәүфәл Мөхәммәтҗанов кына бар.
Фәнис Мөсәгыйтов тумышы белән Арча районы Казанбаш авылыннан. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән театр бинасының көтелгән реконструкциясе, Кече залга ихтыяҗ, театр дөньясындагы шикаятьләр, театрның югалган архивлары турында сөйләштек.
«Кече зал булмауның театр имиджына да, финанс ягыннан да зыяны зур»
Фәнис Наилевич, сезнең белән күптән очрашып сөйләшкән юк. Соңгы мәдәни хәбәрләрнең берсе – Тинчурин театры бинасы реконструкция өчен документлар әзерли. Бу реконструкция нәрсәләрне үз эченә ала һәм кайчангарак булырга мөмкин?
Безнең бина реконструкциядән соң 2010 елда ачылды. Аның төзекләндерелеп бетерү 2008-2009 елларда ук булып, 2010 елда документлар эшләнеп бетеп ачылуы иде. Димәк, 15 еллап вакыт узган. Биналарга капиталь ремонт һәр 5 ел саен булып торырга тиеш, косметик ремонт ел саен була. Ярыклар килеп чыгарга мөмкин, буяулары уңа. Кичә генә әле җылыту системасын, янгыннан саклау системасының эшермәләрен (задвижка) карап чыктык – алар күгәрәләр, өсләренә тузан-чүп утыра.
Беренчедән, бина ремонты кирәк – документацияне эшләп бетереп, килештерүләр узып йөрибез. 2 еллап барды ул эш. Бу – театр җирләре бит әле, яңа алынганнардан калганы архитектура ядкәре җирләренә керә.
Яңа алынганнары дигәндә автостоянка булган җирләр күздә тотыламы?
Безнең театр ишегалдында тузган торак программасы буенча яшәүчеләре күчерелгән йорт тора иде. Шунда бер гаилә калган иде: Щербинина аны приватизацияләп өлгергән – Г хәрефе итеп сузылган йортның почмагын алып калган. Җире – безнең җир, йорты – аныкы. Йортның калган өлешен сүтеп, җирен үзебезгә яздырып, автостоянка ясадык. Мин аны алган вакытта «җир асты автостоянкасы һәм җир өсте корылмалары өчен» дип рәсмиләштергән идем.
Ишегалдында декорация саклый торган ангар тора бит, ул документларда бөтенләй дә юк. Ул җирне алып кала алдым.
Архитектура ядкәре булган җирләрне килештерүләр бик катлаулы – ул өлешен башкарып чыктык. Хәзер гомуми килештерүләр генә калды. Аннары суммасын чыгарып, проект-смета документациясе әзер булгач кына финанслауга бирергә кирәк.
Якынча суммасы бардыр бит инде? Күзаллаулар буенча дисәк.
Күзаллаулар турында әйтеп булмый хәзер. Төзелеш һәм ремонт эшләре җиһазлау белән бергә бара бит. Озакламый барысы да билгеле булачак.
Янкорма ясау хыялыгыз да бар иде. Яңа планга ул да керә бит инде, әйеме?
Беренче сметага ул керми – анысы капиталь ремонт. Янкорма өчен аерым смета, һәм ул аерым бина булып бара. Аның эскизы 2010 елларда ук бар иде. Соңыннан аны төп бина белән тоташтыру каралган.
Җир астыннанмы?
Өстән. Безнең бит хәзер оркестр да өстәлде, артистларга да урын аз.
Сез шунда күченеп, администрация утырган кабинетларны артистларга калдырырга җыенасызмы?
Әйе, бу бүлмәләр гримеркалар булып артистларга калачак. Цехларны янкормага чыгарасы килә, артистларга тагын да иркен булсын иде. Астагы бутафор цехларының буяу исләре артистларга менә -– болар булмасын иде. Үткән реконструкция вакытында күп эш кабинетларын бу якка күчереп, теге якны тамашачы өчен эшләдек. Анысында тамашачы өчен уңайлыклар тудыра алдык, инде артистлар өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Оркестрга репетиция ясау өчен дә урын кирәк. Безнең Кече зал юк...
Әллә булачакмы?
Хәзер ул темага да барып җитәбез. Ул хыял бар. Кече зал кирәк. Янкорманың дүртенче катында...
Дүрт катлы буламыни?
Янкорма, цоколь этажы белән санасак, 4 катлы бина булачак. Беләсезме, безнең сметаның бер яхшы ягы бар. Гадәттә мондый ремонт-реконструкция эшләрендә акчаның 30 процентын ут, су, җылыту челтәре алып тора. Ә безнең болар барысы да үзебездә бар.
Ягъни, сез шәһәрнең йортларга җылылык җибәргәнен көтеп утырмыйсыз.
Җылылык кына түгел, трансформаторыбыз да бар. Аның берничә йортны кушарлык та көче бар. Җылылык котёллары да өчәү. Башта җылылык Жуковский урамындагы котельныйдан иде бит. Ул котельный шул вакытта ук 160 процентка эшли иде инде, шуңа Зур Кызыл урамындагысына кушылырга киңәш иттеләр. Җылылык челтәрен анда кадәр сузу өчен генә дә 8 млн. сум кирәк иде, торбага кушу – 6 млн. Барлыгы 14 млн.лык эш иде. Без 9,5 млн.га котельный салдык. Рөхсәт кәгазьләрен эшләтү генә катлаулы булды инде. Чөнки без төзеп бетергәч кенә шәһәр уртасында андый әйберләр төзү тыелды, вакытында эшләп калдык. Хәзер җылы бит.
Директорның хуҗалык эшләрен яхшы белүенең бу – зур плюсы инде. Безнең Жуковский урамындагы котельныйга тоташкан йортыбызга җылы без катып-туңып беткәч кенә бирелә.
Артистларыбызның туңып йөрүе, тамашачының театрга килеп авырып кайтып китүе – эш түгел. Җылыту үз кулыбызда булгач, артык җылынып китсә, киметә дә алабыз.
Кече сәхнә темасын дәвам итик.
Трансформер зал ясыйсы килә. Анда оркестр репетицияләре була ала. Иммерсив, эксперименталь спектакльләр уздырырга. Монда 50-60 кешелек зал турында сүз бара. Безгә тавыш яздыру студиясе дә кирәк, аның стеналарын ачылмалы итеп ясарга була. Ул бинада цехлар да булачак. Безнең декорацияләр кыш көне салкында, җәй көне кызуда саклана бит. Декорацияләр алдагы 25 градуслы җылыдан 30 градуслы салкынга чыга – 55 градус аерма аларга бик зур зыян китерә: буяулар ярыла, туза. Без декорацияләрне ике бинаны тоташтырган коридордан гына үткәреп, янкорманың 2нче катына күчерергә хыялланабыз. Тагын бер хыял – арттагы стоянка урынына җир асты стоянкасы ясап, өстенә 3 катлы бина салып куярга. Менә шунда 150-200 урынлык Кече зал ясыйсы иде. Ул аерым бина була, кирәк икән, кушып куярга да була. Ул бинага Карл Маркс урамы ягыннан да кереп булачак. Боларны эшләп чыксак, зур комплекс булачак. Башта хыял кирәк, аннары тормышка ашырырга кирәк – эшләрбез.
Безнең кече формалы спектакльләр бар. Хәзерге вакытта без аларны зур залда уздырабыз. Беренчедән, ул күп кешегә исәпләнмәгән...
Шуңа да залыгыз буш кебек, әйеме?
Әйе. Балалар спектакльләрендә дә без балаларны балконнарга менгермибез. Шуңа тамашачы балконнары буш дип уйларга мөмкин. Кече залны урындыклар алына торган итеп эшләргә кирәк – төрлечә тезәрлек булсын. Безнең залда бит урындыкларын алып-куеп булмый.
Без хәзер Кече зал спектакльләрен Зур залда куеп, үзебезгә зыян китерәбез.
Театр имиджынамы? Заллар буш кебек күренә, диләр бит кайбер спектакльләрдә һәм, әлбәттә, сорау туа.
Театр имиджына да, финанс ягыннан да зыян зур. Документаль спектакльләр бит алар Кече зал өчен эшләнә. Кече зал булмауның тагын бер минусы – премьера алдыннан берничә көнне буш уздырырга туры килә, чөнки сәхнәдә прогоннар бара. Дөрес, без аны буш итмибез, спектакльләр белән районнарга чыгып китәбез. Әмма бу – барыбер театр ресурсларын дөрес файдалану түгел. Беренчедән, театрга килергә җыенган тамашачы афишада спектакль күрми икән, башка җиргә китеп бара. Икенчедән, ул көннәр өчен акча алмый калабыз. Без үзебезне чаба алмаган аксак ат кебек тоябыз: спектакль бар да кебек, күрсәтә алмагач – юк та кебек. Болар кече залның кирәклеген күрсәтә.
Кече сәхнәне без заманча итә алыр идек. Чөнки төп бина архитектура ядкәре булгач, үзгәрешләр кертә алмыйбыз. Аңа тияргә ярамый да, тияргә кирәкми дә инде. Ул истәлек. Монда – үзенчәлекле аура. Биредә кем генә эшләмәгән! Усман Әлмиевны да соңгы юлдан биредән озаттык – ул да бу бинада җырлаган. 1850 елгы бина бит. Бер өлеше 1911-1912дә салынган. Ремонтка әзерләнгәндә архивлардан өйрәндек.
Ремонт эшләре кешеләргә уңайлыклар тудыру өчен эшләнә бит инде. Без Вахтангов театры директоры Кирилл Крок белән сөйләшеп торабыз. Ул да шул фикердә – театрның администрация ягы иҗат кешесенә яхшы шартлар тудыру өчен эшләргә тиеш. Тегесе болай, монысы тегеләй дип таләп итеп тору юлы театр өчен бармый.
Кирилл Крок дигәннән, Хабаровск театрында янгын фаҗигасе килеп чыккач, ул бинаның бик тузган хәлдә булуын һәм гамәлгә куючының театрга игътибарсызлыгы турында язган иде. 10 ел эчендә алтынчы директор, ди.
Театр бинасын янгын куркынычсызлыгын тикшергәндә, безгә дә заманында янгын сүндерүчеләрнең зур папка тутырып кисәтүләре килә иде. Әкренләп бетердек. Әмма без төзәтә алмаганнары да бар. Чөнки, беренчедән, бина – архитектура ядкәре, икенчедән, безнең ул кадәр акча юк. Ә эшли алганын бюджеттан тыш акча исәбенә төзәтеп барабыз. Иманым камил, ул театр да сорап язып торгандыр. Язган хатларның артыннан да йөрергә кирәк инде – анысы да бар. Ә директорларның гел алмашып торуы театр өчен бик начар – хуҗа кешене 2-3 ел саен алыштырып торырга ярамый. Кранда суың акмаса, залыңда салкын булса, ишектән кергәндә аяк сөртергә паласы куелмаса, бәдрәфтә кәгазь юк икән – барысын да администрациядән күрәләр. Бу – өзлексез каралып торырга тиешле эшләр. Бер миллиардер заводының авария бригадасына тик утырган өчен түләгән, диләр, берәр авария килеп чыкса, түләүне туктата икән. Төзәтеп бетергәч, тагын түләнә башлый. Шуңа да теге бригада авария-фәлән булмасын өчен гел карап йөри торган булган, бер-бер хәл була башласа, эштә өзеклек ясамаслык итеп, тиз генә төзәтеп куйганнар.
Театрда да бер-бер хәл килеп чыкмаса, хуҗалык эшләре күренми, барысы да шулай булырга тиеш кебек. Аның артында күпме хезмәт ятканын кеше белми дә кала.
Без ел саен 9 Май уңаеннан театрга ветераннарны җыябыз бит инде. Шунда бер елны бер әби: «И улым, эшең әйбәт икән, көн саен матур спектакльләр карап торасың икән», – дигән иде. Бер яктан дөрес инде, тамашачыга шулай күренергә тиеш, начары күренмәсен. Артистлар да начарын күрмичә уйнасыннар! Артистлар сәхнәгә үз проблемалары белән чыксалар, аларның проблемасы тамашачыга да күренәчәк.
«Бик күп саклана миндә шикаятьләр. Мондый әйберләрне вакытында сүндереп барырга кирәк»
Артистлар дигәннән, алар – бик эмоциональ халык. Юк кына нәрсә өчен дә йөгереп төшеп, ишекне тибеп кереп...
Чебеннән фил ясарга оста инде алар, әйе.
Ничек хәл итәсез аларның проблемаларын? Алар сөйләгәннең эченә керәсезме, әллә болай гына да үтеп китәме?
Дөресен генә әйткәндә, иртән эшем кемнеңдер әти-әнисенең, туганының, үзенең проблемаларын хәл итүдән башлана.
Моңа кемнедер хастаханәгә урнаштыру, ЖКХ проблемаларын хәл итү керәме?
Әйе, хастаханәгә урнаштыру, төрле администрацияләр белән сөйләшү... Кемнеңдер җире теркәлеп бетмәгән, кемнеңдер кемендер милиция алып киткән... Әле аларның күбесен шалтыратып кына да хәл итеп булмый, күп вакыт барырга туры килә. Хастаханәгә кемне дә булса салмаган бер көнем юк дисәм дә, ялган булмас. Бурычка акча да сорап торалар. Зуррак сумма кирәк булганда акчалы дусларыма мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Саный китсәң, күп инде. Мин хәзер бөтен авырулар турында, аларны ничек дәваларга икәнен дә белеп бетердем.
Мәрхүмә Исламия апа Мәхмүтова да вакытында дәваланса, безне тыңлап вакытында табибларга барган булса, коткарып калып була иде. Айгөлебез (Айгөл Әхмәтова) 27 яшендә китеп барды, 28е туларга 1 атна калган иде. Балык Бистәсендә спектакль күрсәткәндә ношпа сорый. Берне бирдем, икене бирдем... «Нәрсә булды соң?» – дим. «Алты айлап йөрим инде, эч авырта», – ди. Яшьрәк булгач, ярдәм сорарга да оялып йөргән. Шунда ук МКДЦга шалтыртаттым, икенче көнне шунда салдылар, ә төштән соң хәле билгеле булды. 2 генә ай алдан әйткән булса да, коткарып була иде. Ул бит врачларга йөргән дә үзе, тапмаганнар авыруын. Наил абый Шәйхетдиновны да көчкә больницага салдык, операциягә эчен ачтылар да кире яптылар. Соң иде инде. Үз абыем да шулай китеп барды. Врачлар мәсьәләсендә Камал театрының һәм Кариев театрының кайбер артистлары да миңа мөрәҗәгать итә башладылар. Аларны да кире боралмыйсың. Үз ветераннарыбызны да карап, бәйрәмнәрдә акчалата бүләкләр биреп торабыз. Аларны ташларга ярамый.
Миңа элек бер кешенең әйткәне булды: кешегә ничек булыша аласың, булышырга кирәк. Ә инде эшли алмыйсыңны белсәң, ышандырып алдашырга ярамый. Кайчакта кешегә тугыз тапкыр булышып, унынчысында булыша алмасаң, иң начар кешегә әйләнәсең. Шуңа да «яхшылык эшлә дә суга сал», диләр.
Әле коллективтагы үзара ызгыш-талаш вакытында да артистлар сезгә зарланырга керәләрдер. Хөкемдар ролен үтәргә туры киләме?
Күп андый әйберләр. Анысын кешегә чыгармыйча, аерым сөйләшәсең инде. Берсе сөйләп чыга икән, икенче якны да ишетергә кирәк, кырыйда карап торганны да тыңлыйсың. Шунсыз булмый. Гел зарланып йөри торганнар бар, яки үз эчендә йөртеп, берәр вакыт китереп чыгара торганнар бар. Һәрберсе белән үзенчә сөйләшергә кирәк: кемгәдер катырак дәшү кирәк, кемнеңдер башыннан сыйпыйсың, кем беләндер бергәләп елыйсың... Кемдер кереп утырып, гаилә хәлләрен сөйләп чыга, андыйларның эченә кермичә, җиңелрәк карарга кирәк. Үзара конфликтларны бетерү өчен корпоративлар ясыйбыз. Үзара сүзгә килгән кешеләр дә корпоративта дуслашып кочаклашып кайтып китәргә мөмкин.
Бөтен театрларда да шикаятьләр языла инде ул – сер түгел. Туфан Имаметдинов өстеннән дә анонимкалар язганнар, дип ишеткәләдем. Мондый хәлләрдә нишлисез?
Аллага шөкер, соңгы вакытта мондый хәлләр бетте.
Нигә бетте? Артистлар һәм театр хезмәткәрләре тормыштан риза була башладылармыни?
Хатлар бит тигез җирдән калкып чыкмыйлар, аларның сәбәбе һәрвакыт була. Кемгәдер, үзенә шәхси файда алу өчен, театр коллективында буталыш булып торуы кирәк.
Андыйлар да бармыни?
Бар. Күп. Артистларга мактаулы исем бирелү буенча эш башланганда, исемсез калганы исем башкаларга да бирелмәсен өчен тавыш чыгара. Ул шулай итеп: «Миңа да юк, сиңа да юк», – дип тынычлана. Читкә чыгып йөри торган спектакльләр күбәя башласа да, кеше тавыш чыгарырга мөмкин, чөнки аның башка эшләре булып, аңа чыгуларның азрак булуы кирәк.
Чыгып уйнаулар артист өчен яхшыдыр бит – хезмәт хакына тәэсир итәдер.
Балл бара инде. Ә бит ул шабашкада тагын да күбрәк эшли ала.
Әйе, ул ягы бар икән. Аеруча, җомга һәм шимбә көннәрендә.
Аның нечкәлекләре күп инде. Минем шуңа артистларны һәм музыкантларны гаеплисем дә килми. Алар шулай итеп гаиләләрен кайгырта. Ләкин театр да аларның гаиләсе кебек бит. Мондагысына зыян салмыйча гына яхшыртырга мөмкин гаиләңнең хәлен. Алайса, үзенә яхшылык итәм дип, мондагыларга начарлык эшләнә.
Ә хатларга килгәндә, беренчедән, алар репутациягә зыян сала. Андый хатлар башка театрларда да бар ул. Ләкин алар аны читкә чыгармый. Безнекеләр чыгарырга ярата. Бу – электән калган гадәт. Бик күп саклана миндә ул шикаятьләр. Мондый әйберләрне вакытында сүндереп барырга кирәк. Аны тыюлар белән котылып булмый, вакытында хәл итеп барырга кирәк.
Мәсәлән, читкә чыгып уйнала торган спектакльләргә ике состав куярга кирәк. Шулай эшлибез инде. Бөтен кешенең хәленә керәбез: артистлар да, музыкантлар да үз эшләре чыгып, сорап керсәләр, үз гомеремдә берсенә дә «юк» дип чыгарганым юк. Җаен табабыз. Әмма «үз расписаниегезне төзегәндә безнекенә туры китереп төзегез» дип сорыйбыз инде. Афишалар бит 3 ай алдан чыга, кайчагында үзгәрешләр булгаласа гына. Кемдер каядыр китеп бара икән, ул бит шул спектакльдә уйнаячак бөтен кешене кыен хәлдә калдыра – «ввод» кертелгәндә катнашучылар барысы да тулы состав белән килеп уйнарга тиеш була. Димәк, ул кеше иптәшләренә дә, театрга да һәм тамашачыга да аяк чала. Чөнки тиз генә кереп уйнаган кешенең уены озак репетицияләр белән уйнаган кешенекеннән аерылып торачак.
Труппада башта Туфанны кабул итеп бетермәүләр дә булды. Хәзер баш режиссер белән труппа уртак тел таптымы? Аңлашып беттеләрме – сезгә ничек күренә?
Төрлесе булды. Кеше яңалыктан курка бит, шуңа ризасызлыклар булгалагандыр. Аннары читтән котыртучылар күп иде.
Анысы да бармыни әле?
Монысын беренче урында дияр идем. Ул әле дә бар. Әмма безнең артистлар моңа ияләнде һәм кайберләре каршы тора башлады. Ул котыртуның сәбәбе бит читтән котыртучының үзендә, театр кешеләрендә түгел. Хәзер артистлар белән гел сөйләшеп торабыз. Яшьләр белән аралашып торам, кирәк булса, юатасың, аталарча башларыннан сыйпыйсың. Андый котыртуларга бирешмәскә кирәк. Хәзер артистларыбыз коткыга бирешми.
Ә нәрсә кирәк соң ул читтәгеләргә?
Бездәге буталыш аларга әйбәт. Әле ул болгатучылар бер генә дә түгел, төрле урында һәм төрле дәрәҗәдә.
«Яхшы спектакль булса, тамашачы һәрвакыт була»
Туфан, театрга килгәч, үзен кризис-менеджер дип атап, театрның барасы юлын билгеләячәген әйткән иде. Театрда Туфан чоры үзгәрешләрен сизәсезме?
Театрда гел үзгәреш булырга, театр үсәргә тиеш. Туфан белән эшләү дәверендә бер тапкыр да башны башка бәреп сүзгә килгән булмады. Булырга тиеш тә түгел. Без бөтен мәсьәләләрне кара-каршы утырып хәл итәбез. Мин бит тамашачы белән гел элемтәдә, аларның теләкләрен, маркетинг буенча күзаллауларымны аңа җиткереп торырга тырышам. Пьеса сайлаганда да киңәшәбез, кайчакта артистлар да пьесалар китерәләр – аларны да бергәләп карыйбыз. Режиссерлар ягыннан артистларны аерып болгату булмаса, театрда эшләп була, коллективта «любимчик»ларны аеру бик зур зыян китерә. Ул булса да, аны күрсәтмәскә тырышырга кирәк. Һәр артист бертөрле уйный алмый. Тырышып та уйный алмый икән, димәк, аның амплуасы башка. Артистның яхшы ягын күрә белергә кирәк. Без яхшыны күрмибез, бер начарны күрсәк, шуңа ябырылабыз. Яхшы ягын күреп аны җәелдерсәң, начар яклары үзеннән-үзе бетәчәк. Кер эзләмик. Җыештыручы бер урында тузан калдырса да: «Рәхмәт, әйбәт җыештыргансың», – дип сүз башлап, аннары гына тузан калуын әйтергә кирәк. Яхшыдан башлыйк.
Җыештыру дигәннән, татар җитәкчеләре мәдәният учреждениесендәге чисталыкка аеруча игътибарлы.
Әйе, чисталык, пөхтәлек татарның күңеленә сеңгән. Татар авылларында йортлар да балкып тора. Татар йортында ботинка киеп йөргәнне күргән юк, аяк киеме белән бусагадан уздырмыйлар. Чит ил киноларында аяк киеме белән кереп урын-җиргә менеп яталар бит, анысын әйтеп тә тормыйм. Сый-нигъмәт, сыйлый белү дә каныбызга сеңгән. Юкка гына зур чараларны Казанда уздырмыйлар бит инде. Без матур итеп каршы ала һәм матур итеп озата беләбез. Театрда да шулай булырга тиеш. Безнең идән юучылар көн саен театр бинасының урам як стенасын да сөртеп чыгалар. Чөнки урам ягыннан стеналарга тузан тиз утыра. Чисталык беренче урында булырга тиеш. Театрда үрмәкүч оясы булырга тиеш түгел – аны гел алып торырга кирәк.
Тамашачы темасын дәвам итеп, ковид вакытында театрлар тукталып торганнан соң, залларда тамашачы арттымы, кимедеме?
Мин бер генә әйберне әйтер идем: тамашачы арту-кимү дигән әйбер ковидка бәйле түгел. Яхшы спектакль булса, тамашачы һәрвакыт була. Шунысын да әйтим әле: «фестиваль спектакле» дигән әйбер булмый. Сүз уңаеннан, Кирилл Крок та шулай ди: «Тамашачың булмаса, фестивальгә эшлим дигән булып үзеңне алдама», – ди. Тамашачың юк икән, димәк, син беркемгә дә кирәкмисең. Алайса, яңача куябыз, дигән булып, булдыксызлыкларын шул сүз артына яшерәләр. 20-30 кешегә уйныйлар да, «яңача» дип акланалар. Спектакльләрнең андыйлары да кирәктер, ләкин аны шул 20-30 кешегә күрсәтергә кирәк. Киләсе килгән кеше килә – 30 кешелек залга 40 кеше дә тулачак. Тамашачының килергә теләге булсын өчен, яхшы спектакльләр куярга кирәк.
Туфан – кече форматлы яхшы «фестиваль спектакльләре» белән танылган режиссер. Аның «Әлиф»е уңыш казанды. Репертуар театрында эшли башлагач, Туфанның үзендә үзгәреш сизеләме? Ул зур форматлы традицион спектакльләр карый торган тамашачыны тоемлыймы?
– Ул бит традицион спектакльләрне кисеп атып, кече форматларны гына кую ягында түгел. Безнең кебек бер заллы театрга балансны сакларга кирәк. Ике зал икән, балансны сакларга кирәкмәс тә иде. Бер зал булганда ул кирәк – репертуарның 80 процентында зур форматлы спектакльләр булуы сорала. Яхшы куелган спектакльләр! 20 проценты кечерәк форматлы да була ала. Хәтта 10 процент та җитә, дияр идем әле мин. Ике зал булса, идеаль булыр иде: берсендә – бер төрле, икенчесендә икенче төрле спектакль бара. Бу очракта инде кыр хәтле залда 20 кеше утырмый. 40 кешелек залда – 40 кеше, 100 кешелек залда 100 кеше утырса, тулы зал була.
«Тинчурин театрының кайсыбер спектакльләрендә залда 70 кеше иде» дигән сүзләр шушы аз тамашачы күздә тотылган эксперименталь әсәрләрдән, димәк.
Әйе, кече форматлар турында сүз бара. Балалар спектакльләре булганда «PRO.Культура.РФ» каналына Зур зал дип мәгълүмат бирәбез. Зал 420 урыннан санала. Безгә шуннан 80 урынны «кисеп атырга» кирәк, чөнки өскә балаларны менгезмибез. Ә бу урыннар сатылмаган кебек күренеп тора. «Җилкәнсезләр» сәхнәдә бара, һәм ул – 60 кешелек. Шул ук залда булгач, ул да Зур залны алып торган кебек. Мондый проблемадан чыгу өчен, Кече зал кирәк. Әмма Кече зал төзү – озак вакытны күздә тоткан проект. Әлегә, бәлки, кече форматлы спектакльләрне көндез куярга кирәктер, кайберләрен генә кичкә калдырырга була. Башкача булмый, чөнки безгә бәяне тамашачы куя. Туфан Имаметдинов спектакльләрне үзе генә куймый, башка режиссерларны да чакырабыз. Безнең театрның алдарак бәласе дә шунда иде бит – башка режиссерлар чакырылмады.
Әйе, сездә ул проблема бар иде.
Әйе шул, шул проблема булмаса, рәхәтләнеп эшли идек.
Туфан Имаметдинов Казанда спектакльләр куя башлаганнан бирле аның үз тамашачысы барлыкка килде. Ул тамашачы хәзер Тинчурин театрыныкы саналадыр. Театрга яңа тамашачы килүе сизеләме?
Аларны аерып куеп булмый, әмма яшьләр күп булуы күренә. Яшьләр олыларга караганда да күп. Без бер нәрсәдә ялгышабыз – хәзерге яшьләргә икенче төрлерәк спектакль кирәк дип уйлыйбыз. Юк! Җиңел, элеккечә куелган спектакльләрдә залның яртысыннан күбрәгендә яшьләр утыра. Неформаль яшьләр бар, әлбәттә, ләкин бит алар аз. Алар бит 3-5 процент кына. Алар аз булса да өстә күренә, һәм шуңа күрә без аларга ориентация ясыйбыз. Интервьюлар алганда да алардан алалар. Тегеләре – зурга сикереп йөрми торган, әти-әниләре белән бергә спектакльләргә йөри торган яшьләр турында онытабыз. Шуңа да андый кече форматлы спектакльләр 20-10 процент кына кирәк дип әйтәм икән, бу – күктән алынган цифрлар түгел. Традицион татар гаиләсендә әбиләреннән милли йолаларны күреп үскән балалар андый эксперименталь спектакльләргә килми. Килгәне дә чыгып китә.
Аларга традицион спектакльләр кирәк, һәм алар аны яратып карыймы?
Традицион спектакльләрне дә ничек итеп куясың бит. Режиссер режиссердан аерыла.
«Флешка...» спектаклен сез үзегез яраттыгызмы? Бу спектакльгә мөнәсәбәт нык аерыла. Яшьләрдән сорашкаладым – «Круто!» дигәне дә бар, «Фу!» дигәне дә. Хәер, сез үзегездә барган спектакльләр турында фикер әйтә дә алмыйсыздыр – килешмидер.
Миңа әйтү кирәкми дә. Читтән әйтсеннәр.
Ярар, болайрак итеп сорыйм: дусларыгызга киңәш итәр идегезме? Дусларыгыз килеп карадымы?
Чакырдым, килеп карадылар. Нәкъ сез әйткәнчә – ошатканы булды, ошатмаганы. Бу – кече форматлы спектакль. Аның үз тамашачысы бар. Ләкин аны айга 2-3 тапкыр куеп булмый. Андыйны 2 айга бер куярга була, яки билетларны мәктәпләргә, ВУЗларга тәкъдим итеп, югары класс укучыларын яки студентларны максатчан китерергә мөмкин. Әйтик, КФУның татар теле факультетлары студентлары һәр премьера саен зал тутырып килә. Алар өчен һәр чыккан спектакльне аерым күрсәтәбез – бу традиция. Тамашачы белән эшләүнең төрле юллары бар бит. Социаль челтәр аша, тышкы реклама аша эшләү бар...
VIP-персоналар белән эшләү – үзе бер дөнья. Төрле оешмалар үз хезмәткәрләренә билетларны ала. Андый җитәкчеләр спектакльләр чыгарырга да ярдәм итә. Хөкүмәттән бирелгән акча гына җитми бит.
Спектакльләр кую өчен акчалар бөтенләй бирелми түгелме соң? Спектакльләр чыгарырга акчагыз җитәме?
Безнең хәзер республика Рәисе гранты бар. Казаннан читтәге театрларга һәм балалар театрларына федераль грант килә башлагач, безнең театр гына грантсыз калган иде. Хәзер безнең спектакльләр дә шул акчага чыга, «Зур гастрольләр» программасыннан башка гастрольләргә дә шул акчага йөрелә.
Ялгышмасам, 10 миллион сум бит ул, әйеме? Зур акча итеп сөйлисез...
Зур акча түгел инде. Башкаларның 50, 150 миллионы белән чагыштырганда күп түгел. Ләкин һичьюгы шунысы бар, дибез. Мин бик рәхмәтле.
Быел тагын бер спектакль чыгарасыгыз калды, әйеме? Туфан куя, дигән идегез.
Берне чыгарабыз. Бәлки, тагын берне башларбыз. Сөйләшүләр бара.
Грант акчасы җитмәгәненә билет саткан акчаны кушасызмы?
Ул билет сатып җыелган бюджеттан тыш акчаның 13 проценты авторларга китә, димәк, 87 процент кала. Аннары салым түләүләре, башка шундый түләүләр. Алдарак елларда бөтен бюджеттан тыш акчаның 81 процентын хезмәт хакы итеп түләргә тиеш идек. Казначействодан быел 60 процент дип куйдылар. Югыйсә, элек авторларга һәм хезмәт хакы түләүләреннән тыш нибары 6 процент кала иде. Аңа ничек спектакль чыгарып булсын?! Әле бит бинаны тотулар...
Анысы хөкүмәт субсидиясеннән түгелмени?
Тулысынча түгел. Без газ өчен генә миллион сумнан артык түлибез, электрга хәйран гына түлибез. Түбәдән кар төшерү, аны чыгару былтыр бик кыйммәткә төште – 1 миллион 300 мең сум шуңа гына китте. «Выезд» спектакльләре өчен бензинга күп китә. Җәй саен бинаның тузган җирләрен буяп, рәтләп куябыз – болар да бюджеттан тыш акчага эшләнә. Быел бюджеттан тыш акчага сәхнә өстен яңадан җәйдек, артистларга уйнау кыенлаша башлаган иде. Артистларга балл өчен түләүләр бар – алар да шул хисаптан. Безнең оркестрда штат буенча 9 кеше, без 18 музыкант тотабыз. Ярты штатка музыкантны эшкә алабыз да, хезмәт хакының калган өлешен бюджеттан тыш акча белән тутырабыз. Премия акчалары да шуннан. Ашаган белми, тураган белә, дип әйтәләр бит әле – шул очрак инде. Машина ремонтлауларга күпме китә!
Аллага шөкер, Мәдәният министрлыгы булыша, Марат Әхмәтов җитәкләгән Туган телләр комиссиясе дә бик булыша. Кирәк чакта сүзе дә үтә, Аллага шөкер, аның ярдәме тия. Төрле оешма җитәкчеләре белән гел элемтәдә торабыз, премьераларга чакырабыз. Алар кайчакта үзләре үк: «Ярдәм кирәкме?» – дип сорыйлар. Иң яхшысы – ярдәм итә алырдай кешене үзе теләп ярдәм тәкъдим итәр дәрәҗәгә җиткерү. Кеше: «Нәрсә бирим?» – дип сорасын! Бу инде сорап алу түгел.
Шушы хәлгә җиткерү өчен, ул кешене нинди спектакльгә чакырасыз?
Кешенең зәвыгына карабрак чакырам. Кемгәдер фәлсәфи әсәр ошый, кемгәдер – җиңелрәк. Бу көнне – боларын, монысына – боларын дип, алдан барысы да уйланылган.
Ягъни, VIP-персоналар арасында «Кияү урлау»ны да караучы бар, «Ядәч...»не дә?
Әйе. VIP тамашачы да башка тамашачы кебек – киң публикага куелганын караучылар күбрәк, кече форматны караучы әзрәк. Кайбер премьерага кайбер җитәкчеләрне чакырмыйм, ачуын чыгармыйм, дим. «Нишләп чакырмадың?» – дип сорыйлар әле кайсылары. «Синең өчен түгел ул», – дим.
«Тар даирәләрне күздә тотып куелган спектакльләрне караучылар кыйммәтле билетлар алмый»
Фәнис Наилевич, Тинчурин театрында кыйммәтле 6нчы рәт бар. Бу 2000 сумлык урыннар кайсы спектакльгә әйбәт сатыла?
Беләсеңме, артык җиңелгә әзрәк сатыла, дияр идем. Аның бит әле кайчан алынуы да әһәмиятле. Баштан алган икән, димәк, акчасы бар. Соңыннан яхшы урын калмагач алган икән, аптыраганнан алган булуы мөмкин. Кайберәүләр ул билетларга заказ биреп куялар да, дуслары белән 1 сәгать алдан килеп, кунак бүлмәсендә утыралар. Анда 20ләп кеше сыя. Кайчакта кафедан өстәмә ризык та китертәләр.
Кешенең кунакларын ниндидер үзенчәлекле итеп ял иттерәсе килә. Кеше рестораннардан да туйды – бардың, утырдың, ашадың, киттең. Монда – культуралы ял. Аларның кеше санына карап, бүлмәдәге өстәлләрне кушып куя алабыз. Буфеттан өстәмә ризыкка заказ биреп була...
Алкоголь рөхсәт ителәме?
Безнең буфетта сатуда юк. Үзләре белән шампанское алып килсәләр генә. Рәхәтләнеп берәр сәгать утыргач, кереп спектакль карыйлар, тәнәфестә тагын 20 минут чәй эчеп чыгалар. Спектакль беткәч тә ярты сәгать, 1 сәгатькә кадәр калырга рөхсәт итәбез әле.
Безнең театрны якташлык җәмгыятьләре ярата, алар өчен дә җыелып утырып, сөйләшеп, чәйләп алу өчен уңайлы.
Бу – чагыштырмача бик арзанга әйбәт ял икән. Ул урыннарның билет бәясен арттырырга уйламыйсызмы? 2 мең бик арзан кебек мондый сервиска.
Ноябрьдән 2500 сум булачак. Чөнки кофе бәясенә кадәр артты бит.
Башка театрлар тәҗрибә уртаклашырга килмиләрме? Сезне кабатларга җыенмыйлармы?
Эшләп карадылар. Камал театры өстәлне броньлап кую турында хәбәр иткән иде. Ләкин бит аларның ачык буфеттагы өстәлләре турында гына сүз бара. Бу бит – кеше арасында утыру. Бездән карап киттеләр алар «вип-зона»ларны да. Без анысын да ремонт вакытында ясатып калдык.
Өстәге VIP-ложа янындагы VIP-бүлмә турында сүз барамы?
Әйе. Хөкүмәт кешеләре спектакльне залда караса, кешеләр алар янына хат тотып киләләр. Хатны бит инде аны рәсми юл белән дә биреп була, театрда кешене борчып йөрү – гадәтсезлек инде ул. Әле бит андый кешеләрне телефоннан да гел борчып торалар, аларга телефон тотып чыгып-кереп йөрергә кирәк булуы мөмкин, ә VIP-ложада аларның телефоны шалтыраса да беркемне дә борчымыйлар.
Кыйммәтле билет алучыларның нинди спектакльләрне үз итүен сөйләшә башлаган идек тә, читкә китттек.
Алдан алучылар киң аудиториягә адресланган традицион спектакльләрне сайлый. Тар даирәләрне күздә тотып куелган спектакльләрне караучылар ярлы дип әйтер идем. Нишләптер шулай. Билетны ничек алулары күренә бит инде: андый спектакльләрдә кыйммәтле рәтне әйләнеп узалар.
Без бит оешмалар белән дә эшлибез, алар спектакльне сатып алалар да бер залда үзләре генә утыралар. Алар өчен аерым куябыз, күпме кеше утырса да, тулы зал өчен түләнә.
Андыйлар нинди спектакльләрне үз итә?
Үз хезмәткәрләренең зәвыгын күздә тотып, киң аудиториягә адресланган спектакльләрне сорыйлар. Шундый җитди кешеләр, барысы да костюмнардан, нигә бик җиңел спектакль алды икән болар, дип тә уйлап куясың кайчагында. Районнарга чыкканда да «әйбәт спектакль алып килегез» дип сорыйлар.
Нинди соң ул – әйбәт?
Әйбәт куелган, халык ярата торган спектакль.
Халыкчан диикме?
Халыкчан булып начар куелганга бик киләсе килми кешенең.
Карамыйча каян белә инде ул аның начармы, яхшымы икәнен?
И-и-и-и, ничек белмәсен?! «Туган-тумача»ның яхшы даны китте инде. «Сарафан радиосы» эшли, әллә кайлардан шалтыраталар. Өстәмә дә куя башладык.
Без Мәгариф министрлыгы белән бик яхшы эшлибез. Мәктәп һәм гаилә спектакльләре фестиваль-конкурсы оештырдык. Инде җитмешләп гариза алдык. Алар өчен бүләкләр, кубоклар әзерләдек. Мондый бәйгеләр дә кирәк. Без дә шулай үстек: түгәрәкләргә йөреп, бәйрәмнәргә әзерләнеп, район бәйгеләрендә катнашып. Андый мәктәп укучысы студент булгач та йөри театрга, гаиләсе булгач, балаларын алып килә. Болар бер-берсенә бәйләнгән.
Хәзер репертуарга нинди спектакльләр җитми кебек сезгә?
Беләсеңме, комедия яки мелодрама дип тә әйтмим, мәгънәле, тормышчан, җиренә җиткереп акыл белән куелган спектакльләр җитми. Кирәкми безгә хәзерге вакытта әллә кайдагы күктәге әйберләр, тузга язмаган әйберләр дә кирәкми, Европага карау да кирәкми. Читтәге әйберләр нәрсәгә безгә? Хәтта үзебездә үсми торган бананны да күп ашарга кушмыйлар, чөнки аңа безнең организм ияләнмәгән. Ашказаны гына түгел, генетика буенча ияләнмәгән. Шуңа безнең кеше Төркиядә дә, Азиядә дә бик яши алмый, без дүрт фасылга ияләнгән. Тамырларыбыз монда.
«Июль аенда кеше театрга сентябрьгә караганда күбрәк килде»
Фәнис Наилевич, театр темасына кайтып, театрга куелган дәүләт планыгыз зурмы? Үтисе авырмы?
Дәүләт планы кечкенә дип әйтмәс идем, әмма без аны 200 процентка үтибез. Быелгы планны 6 айда үтәп бетердек. Хәзер планнан тыш эшлибез. Теге елгыга караганда 10 млн. сум артыграк эшләячәкбез.
Алай тырышып эшләгәч, планны тагын да арттырырлар дигән куркыныч юкмы?
Планны арттыруны нигезли алалармы соң? Нигезләп карасыннар. Быел гына 98 «выездной» спектакль булды, бу бит – 3 айдан артык дигән сүз. Әле ул спектакльләр белән беррәттән үзебезнең залда да күрсәтәбез. Әйтик, үткән ел дәвамында барлыгы – стационар һәм выездларны кушып – 355 спектакль күрсәткәнбез. Бу бит – көн саен спектакль диярлек. Әле бит 2 айлык ялыбыз да бар, димәк, шул кадәр спектакль 10 айда уйналган. Көненә өчәр спектакль уйналган чаклар бар. Бу бит – маебызга чыдаша алмаганнан сикеренү түгел, җитмәгәнлектән. Дәүләт планы, «Пушкин картасы» планы... Аны бит бер залда гына үтәп бетерә алмыйбыз. Ике зал булса, бик чыгып йөрмичә генә дә эшли алыр идек.
Безнең әллә кайчан алдыбызга куйган максатыбыз бар – читтәрәк урнашкан авылларны колачлау. Аларда балалар «Пушкин картасы»ндагы 5 мең сум акча белән утыралар. Ул аны кая куярга белми.
Сез кечерәк авылдагы балаларны җыеп район үзәгенә китерәсезме?
Юк. Зуррак авылларда клублар бар, шул клубларга якын-тирә авыл балаларын җыярга була. Чөнки читтәрәк булган авыллар район үзәгенә дә килеп җитә алмаска мөмкин. Зур заллы мәктәпләр дә бар – аларга башка авыл мәктәпләреннән дә китерергә була. Болай итеп, беренчедән, без тамашачыбызны арттырабыз, икенчедән, балаларның «Пушкин картасы»ндагы акчалары «янмый». Хәер, хәзер яндыртмыйлар инде аны, бик елгыр кешеләр бар – картадагы 5 меңгә үзенә кирәк чарага билет ясый да, иясенә 2 мең ярымын бирә. Ул әлеге чараны үткәреп тормаска да мөмкин, билетын сата.
Ужас бит бу! Кулланылмаган картадан тегесенә дә, монысына да файда.
«Пушкин картасы» булган баланың ата-анасы белеп тора бит ул акчаларның декабрь ахырында яначагын, шуңа риза була. Барырлык урын юк чөнки. Без аларга киләбез – профессиональ артистлар уенын күрсеннәр! Без «Пушкин картасы» өчен мәктәп программасында булган әйберләрне куябыз: быел «Таһир – Зөһрә» спектакле чыкты. Оркестр да мәктәпләргә йөрү өчен берничә төрле программа әзерли дип, бүген генә сөйләштек әле. Монда музыка мәктәпләрендә укучы балалар турында сүз бармый. Гап-гади балаларга музыка кораллары турында мәгълүмат биреп, яңгырашын күрсәтеп, концерт ясап була. Оркестр күрмәгән балалар да бар бит. Музыканың теле юк – монда бөтен милләт баласы җыелып карый ала.
Яңа елга Чыршы бәйрәменә нәрсә әзерлисез? Театрларның «урак өсте» бит инде.
Юк. Нәрсә өчен Камал театры балалар спектакльләре куймый башлады дип уйлыйсыз? «Урак өсте» булмаганга. Районнарда «урак өсте» ул, «Әкият» курчак театрында «урак өсте». Чөнки алар 2 телдә куя ала. Ул 2 телдә дигәннең 20 проценты татарча булса әле. Без балалар өчен Чыршы бәйрәме эшләрбез инде ул, ләкин яңа әйбер чыгармыйбыз. Безнең репертуарда яңа әкиятләр бар әле.
Яңа ел каникулларында без көндез дә, кич тә спектакльләр куябыз, чөнки гаиләләр белән йөриләр. Кыскасы, Яңа ел драма театрлары өчен «урак өсте» түгел.
Татар театрлары өчен «урак өсте» дигән чор юкмы?
Быел без җәйге яллардан иртә чыгып эшләп караган идек. Куркып кына тотынган иде, июль аенда кеше театрга сентябрьгә караганда күбрәк килде, беләсеңме? Кайбер спектакльләргә билетлар тулысынча сатылып беткән иде.
Туристлар килдеме?
Әйе. Туристлар. Киләсе елга июньнең 10-12ләрендә ябылып, иртәрәк чыгарбыз дип уйлап торам. Артистлар сабантуен да эшләргә кирәк. Артистлар көтә инде аны. Алар бит бөтенесе бер вакытта эшләгәч, еллар буена күрешмичә торалар. Сабантуй – күрешү урыны. Ничек кенә авыр булмасын, аны яңартырга кирәк булыр. Көнне туры китерү бик кыен. Аны бит атна уртасында куеп булмый, җирле халык килеп карарлык итеп ял көннәренә куярга кирәк. 12 июнь булса дип хыялланып торабыз әле. Шуннан соң артистлар ялга китәләр дә, иртәрәк чыгып эшлибез.
Сабантуй үткәрергә чакырып торучы районнар бармы?
Сораучылар күп. Тукай районы әллә кайчаннан сорый. Лаеш сорап йөри. Биектау сорый.
Теләче чакырмыймы соң? Артистыгыз Алмаз Фәтхуллинның энесе глава икән бит анда хәзер.
Теләчедә булды бит инде. Бер районга ике мәртәбә керергә оят кирәк. Сабантуйның идеясе дә шул бит аның – артистларны төрле районнарда күрсәтү, халыкка якынайту. Үзем Арчадан булгач, «Нишләп Арчада түгел?» диләр. Арчада да булды бит инде.
Димәк, артистлар тагын җәй көне эшләячәк. Зарланмыйлармы?
Барысы да тәртиптә. Алар тиешле көннәрен ял итәләр бит. Барысын да көйләп була.
Аларның ялы 40 көн бит, әйеме?
Әйе, башкалардан 12 көнгә артыграк инде.
Ә сезнең үзегезнең күпме?
Шулай ук 40 көн. Ләкин минем алай беркайчан да ял иткәнем булмады. Йөрәк түзми аңа.
Директор 40 көн ял итеп ятса, нинди эш инде ул. Сезнең театрда яшь артистлар җитешми. Быел 2 кыз алдыгыз, ләкин бу гына проблеманы хәл итәдер дип уйламыйм. Башка театрларда да бар инде ул проблема – штатлар тулы, яшьләр җитми. Аның чишелешен күрәсезме?
Яңалардан Эльвина килде, Зарина килде… (Зөлфәт Закиров курсыннан Эльвина Кәримова һәм Зарина Сафина. – авт.) Әле безнең яшь кызларыбыз бар. Егетләр җитми. Монда ниндидер юлларын да табып булмый. Без бу проблемадан бер ставканы икегә бүлеп кенә чыгабыз. Яшь артистны оркестр музыкантларын кебек 0,5 ставкага алабыз да, тулы ставка булырлык итеп өстәп түлибез.
Штат буенча труппада 40 артист тиеш бит инде, әйеме?
40 тиеш, безнең 45 инде. Ставка бүленгәнгә карап беркемнең дә акчасы кимеми. Бүтән юлы юк, мин башка юлын күрмим. Бу – проблемадан чыгуның беркемне дә үпкәләтми торган юлы. Башкача булса, кемне дә булса эштән җибәрергә туры килер иде. Мин аңа бармыйм. Өлкәннәребез уйныйлар. Төрле проектларда катнашалар.
Труппада пенсиядәге артистларыгыз күпме?
40ның 12се пенсиядә, хәзер генә чыкканнарын өстәсәк – 16. Яңа гына чыкканнары бит әле «в соку». Алар бит 60 тулганны көтеп ятмыйча, иртәрәк чыгалар.
Проектлар дидегез, төрле экскурсияләр, мастер-класслар турында сүз барамы? Алар белән акча эшләп буламы? Нәтиҗәсе бармы?
Ул нигездә «Пушкин картасы» өчен уйланылган. «Пушкин картасы» планы да бар бит – шуның өчен әйбәт. Дөресен әйткәндә, ул күбрәк пиар инде, яшьләрне шушы проектлар аша спектакльгә тартып китерү. Безнең бит әле VR-күзлекләр бар.
Нәрсә соң ул?
Башка киеп куясың да, театрның бөтен локацияләре буйлап йөреп чыгасың. Алар кунак бүлмәсендә дә бар – шуны кигән килеш театрны «әйләнеп чыккан» кебек буласың. Ә экскурсияләрдә балалар андый күзлеккә сикерә-сикерә чират торалар. Бездә 5 данә ул. Балаларны төркемнәргә бүләбез: берсендә – грим салу мастер-классы, икенчесендә – тагын нинди дә булса мастер-класс, бер төркемдә – күзлекләр.
«Исламия апа белән Хәлил абый турында нәфис фильм чыгарып булыр иде»
Сезнең белән сөйләшәсе тагын бер тема калды – кино. Кинорежиссер Александр Далматов белән кино төшерә идегез. Әле чыгып җитмәде. Язмышы ничегрәк аның?
Без үз өлешебезне төшереп, беренчел монтаж ясап, яз көне «Татаркино»га тапшырдык. Техник якларын алар карап бетерә дә чыгаралар. Лицензияләр, прокат таныклыклары – алар барысы да «Татаркино» өстендә. Министрлык биргән грант кинога кирәкле акчаның өчтән берен дә капларлык түгел иде бит.
Бик аңлыйм. Шул акчага кино төшерергә алынган кеше герой инде.
Главалар белән сөйләшә-сөйләшә, иганәчеләр табып чыгарылган әйбер ул. Җиде район главасы катнашкан эш – команданы яшәтергә, ашатырга кирәк. Бу – тулы бер эпопея.
Сез кино төшерү эшенә тагын бер алыныр идегезме? Әллә арыдыгызмы моннан?
Тотынырга була. Кызык әйбер. Безнең артистлар белән театрга бәйләп тә эшләргә буладыр. Ләкин финанслар белән тәэмин итү алдан уйланырга тиеш. Теләнеп йөрү – бик авыр әйбер. Үз театрыбыз проекты гына итсәк, моның кадәр финанслар кирәкмидер дә әле. Прокатка чыгарырлык фильм булсын, дисәк, «Ералаш» шикелле булырга тиеш ул.
Тагын бер соравым калган икән. Легендар Исламия апаның тамашачысы калдымы әле театрда? Алар хәзер нинди спектакльләргә килә?
Халыкчан спектакльләргә киләләр. Исламия апаның үзе чыгарган «Күрәсем килгән иде» спектакле дә бара әле. Мин әле аның «Мәхәббәт чишмәсе»н дә чыгарыр идем...
Ә нәрсә тота?
Артистлары картайдылар, шуңа туктаттык бит инде. Картайдык дип, артистлар үзләре әйтә башлаган иде. Аны өр-яңадан куярга кирәк. «Гайфи бабай, өйлән давай»ны кайтарырга булыр иде. «Ничек кияүгә чыгарга?»... Боларны артистлар да сорый. Зур чыгымнар тотмыйча эшләп булыр иде.
Ә Исламия апаны үзебез дә сагынабыз. Күпме юлларда йөрдек! Юл бит кемнең кем икәнен яхшы күрсәтә. Кешене белү өчен юлга чыгып кара, диләр. Барысы да шунда ачыла.
Исламия апа белән Хәлил абый турында берәр әсәр язып, нәфис фильм чыгарып булыр иде. Озын кирәкми ул. 1 сәгатьлек җыйнак кына фильм булыр иде.
Быел Исламия апа турында матур кичә ясаган идегез. Гаҗәеп ихлас, җылы, якты кичә иде. Видео язмалары калгандыр бит? Телевидениедәме, үзегездәме?..
Бар аның язмалары. Чыңгыз Абызов видеоязмалар белән хәзер бик җитди шөгыльләнә, барысын да саклап бара. Безнең элеккеге видеолар юкка чыкты бит...
Архивыгыз юкмыни?
2018 елга кадәрге язмалар калмаган.
Ничек инде?
Җыеп алып киткәннәр булса кирәк. Ләкин бит беркем дә: «Мин алып киттем», – дими.
Бу бит коточкыч.
Мин театрга 2002 елда килдем. Шул вакыт спектакльләрне актив яздыра башладык. Аңарчы да яздырылып, күбесе кассеталарда саклана иде, архив өчен дип дискларга яздырылганнары да бар иде. Берсе дә юк, дисәм, 2 нөсхәдә сакланганнарының 1 нөсхәсе калган... Чөнки, күңелем сизеп, кайберләрен 2 нөсхәдә ясата башлаган идем. Хәзер архивны саклау буенча җитди эшлибез – видеолар да, фотолар да саклана.
Ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт, Фәнис Наилевич!