Саннарга күз салсак, бүгенге көндә дөньяда халык исәбе 7 миллиардтан артык. Шушы халыкның 1 миллиардтан артыгы инвалидлыкның төрле формаларына ия. Димәк, инвалидлар саны дөнья халкының 15 %ын тәшкил итә, бу – һәр кешенең җиденчесе дигән сүз. Инвалид балалар саны исә 100 миллионнан артык. 2023 ел башына Россиядә 10,9 миллион инвалид исәпкә алынган, бу – ил халкының гомуми санының 7,5 процентын тәшкил итә. Сәламәтлеккә тилмергән кешеләргә тормышта яшәве авыр булса, аларның яннарында тәрбия һәм ярдәм күрсәтеп торучы якыннары булмаганнарына икеләтә кыен.
«Инвалидлар белән күптәннән эшлим. Җәмгыятьтә кайбер кешеләр алардан бөтенләй читләшәләр. Кайберәүләр акыл яки физик яктан зәгыйфь кешеләрне очратсалар, читкәрәк китеп утыралар, күрмәмешкә салышып, башларын читкә борып узып китәләр. Мин, үзем дә сизмәстән, аларның хокукын яклап йөрим. Шуңа, бәлки, кемдер үземә дә сәерсенеп карыйдыр. Нишлисең бит, Ходай безнең барыбызны да тигез яралтмаган. Ә инвалидлыгы булганнар – безнең кебек үк кешеләр, уйлый, фикерли, нәрсәгәдер омтыла», – ди Можга шәһәренең «Дубитель» мәдәният йортында методист булып эшләүче Фәнилә Ибраһимова.
Фәнилә Миңнемөхәммәт кызы узган елны Бөтенроссия Инвалидлар Җәмгыятенең Можга җирле оешмасына караган «Үз стилебез» («Свой стиль») инклюзив бию студиясе өчен Президент грантлары фондына проект язган. Максаты – инвалидларны, интеллектуаль һәм терәк-хәрәкәтләнү кыенлыклары булган балаларны һәм яшьләрне (шул исәптән Даун синдромы булганнарны) берләштереп, бию төркемнәре оештыру. Проект буенча, студиядә катнашучылар Россия халыкларының милли биюләрен өйрәнәчәкләр, ә аннан соң «Без Россиядә яшибез» дип аталган концерт программасын тәкъдим итәчәкләр. Проектның финал өлеше «Россия хәзинәсе» инклюзив иҗат фестивале белән тәмамланачак.
Әлеге матур, әһәмиятле эшләрне үз эченә алган проект җиңеп, 860 000 сум акча алган. 1 февральдән проектны гамәлгә ашыра башлаганнар. Принтер һәм аудиосистема сатып алынган. Хәзерге вакытта бию төркемнәренә язылу, кабул итү бара. Бию студиясен Татьяна Чернова җитәкли. 27 февральдә, бию сәнгатенә өйрәтү өчен төркем туплау максатыннан, Фәнилә Ибраһимова һәм Татьяна Чернова Можганың 7нче коррекция мәктәбе укучылары белән очрашканнар. Татьяна Чернова укучылар белән танышкан һәм бию дәресләре турында сөйләгән, берничә бию хәрәкәте өйрәнергә дә өлгергәннәр. «Бу мәктәптә белем алучы инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларның характерлары катлаулы. Бию студиясенең һәр катнашучысы өчен уңайлы мохит булдыру бик мөһим», – ди Татьяна Чернова.
«Февральдә минем мәдәният өлкәсендә хезмәт итүемә 30 ел тулды. Можганың «Дубитель» мәдәният йортында күп еллар эшлим», – ди Фәнилә Ибраһимова. Ул тумышы белән Можгадан, шәһәрнең Красный поселогында яшәп, 5нче мәктәпне тәмамлаган. Кулына таныклык алу белән Казан мәдәният институтына укырга кергән.
– Укып диплом алгач, Казанда калу теләге бар идеме? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Әлбәттә, Казанда яшәве рәхәт, ул – культуралы шәһәр, анда мәдәниятнең учагы бит. Яшьлегемнең иң матур еллары үткән мәркәзебездә яшәргә дә калган булыр идем. Әмма әти-әниемнең өлкән яшьтә булуларын уйлап, «Алар олыгайгач, кем карар?» – дип, туган шәһәремә кайттым.
Сез гаиләдә бердәнбер баламы әллә?
Юк, апам бар. Әмма ул елларда, югары уку йортын тәмамлагач, белгечләрне юллама белән эшкә билгеләү бар иде. Аны Бурятиягә җибәрделәр, һәм ул анда гаилә корып, яшәп калды. Бүген дә Улан-Удэ шәһәрендә яши. Мин институтны 1989 елда тәмамладым. Ул вакытта юллама белән эшкә җибәрү дигән нәрсә юк иде инде. Әмма кураторларыбыз үзләренең шәкертләрен бөтен Россия буенча таратырга тырышалар иде. Мине Марсель Сәлих улы Мөбарәков һәм Хәлил Латыйп улы Халиков (ул инде вафат) укыттылар, остазларым булдылар. Аларга рәхмәтлемен, – ди Фәнилә ханым.
Туган шәһәренә кайтып, Балалар иҗаты йортында (элекке пионерлар йорты) эшли башлый. Институтта алган белгечлеге буенча, театр түгәрәген җитәкли. Декрет ялыннан соң, «Дубитель» мәдәният йортына урнаша.
– Монда театр түгәрәге генә түгел, төрле форматтагы чаралар оештырырга туры килә. Бәйрәмнәрне, шәһәркүләм чараларны үткәрәбез. Монда эшли башлаганнан бирле һәр ел саен Балаларны яклау көнендә «Тәмлетамак» бәйрәмен оештырам. Яңа елга, 23 февральгә, 8 Мартка багышланган бәйрәм кичәләрен үткәрәбез. Минем карамакта гаилә клубы булгач, Әтиләр, Әниләр көнен, Гаилә көнен үткәрәм. Чараларга балалар бакчаларын, мәктәп балаларын, гаиләләрне җәлеп итәбез.
Элек гаилә бүлеге бар иде, без алар белән һәрвакыт хезмәттәшлек иттек, ни өчендер, бу структураны бетереп, гаиләләр белән эшләүче бер генә белгечне калдырдылар. Хәзер гаиләләр белән бәйләнеш югалып бара. Алар элеккеге кебек актив түгел, күбрәк онлайн конкурсларда катнашалар. Анда катнашу, әзерләнү өчен күп вакыт сарыф ителми бит, киенеп-ясанып сәхнәгә дә чыгарга кирәкми. Болай дәвам итсә, бөтенләй үз-үзебезгә бикләнеп бетәчәкбез, дип борчылам. Балалар белән бәйрәмнәрне оештырырга миңа хәзер яшь белгеч Айгөл Каюмова ярдәм итә, яшьләрдә яңа идея, көч һәм иҗади караш, – ди Фәния ханым.
Проект язу идеясе кайдан килде?
Мәдәният йортында инвалидлар клубы оештырдык. Инвалидлар белән күптәннән тыгыз эшлим, әмма моңарчы проект эшчәнлеге белән ныклап шөгыльләнгәнем юк иде. Инвалидлар мәнфәгатен яклаучы проект язып карамакчы булдым. Безнең мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен «Свой стиль» дип аталган бию коллективы эшли башлаган иде. Ансамбль белән Татьяна Чернова җитәкчелек итә. Ул бушлай эшли, кирәкле җиһазлар да юк. Әлбәттә, инвалидлар өчен бушлай бию студиясе эшләве, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең игътибар тоюы – яхшы күренеш. Ләкин җитәкче һәрвакыт бушлай эшләп йөри алмаячак. Шуңа күрә проект язып карамакчы булдым, җитәкче өчен хезмәт хакы түләү һәм ансамбльгә костюмнар тегү мөмкинлеген булдыру иде теләгем. Моңа кадәрле бездә 12 кешедән торган бер төркем бар иде.
Проект эшли башлады, әкренләп төркемнәр туплыйбыз. Әлегә бездә бер генә бию коляскасы бар, мәсьәләне алга таба хәл итәчәкбез. Коляска белән йөрүчеләр төркемен бишәр кеше итеп бүләчәкбез, чөнки аларның һәрберсен йөртүче партнер кирәк. Инвалидлар яраклашсын өчен, аларны яхшылап өйрәнү, бер-береңә күнегү зарур. Алар белән психологлар шөгыльләнә. Коляскада йөрүчеләрнең партнерларын да аерым әзерләргә кирәк. Алар бу эшнең җаваплылыгын тулысынча аңларга тиеш. Мин үзем инвалидлар белән 20 еллап эшлим. Бик сак эшләргә, башта аларның характерын аңларга кирәк. Алар бар кеше белән дә җиңел һәм тиз элемтәгә керми. Моның өчен махсус психологик тренинглар үткәрәбез.
Бирегә бер авырдан сөйләшүче яшүсмер йөри. Мин аны канатландыру, бераз ачылсын, үзен иркенрәк тотсын өчен, аркасыннан кагып куйган идем. Ул аңа ошамады. Шундый усал итеп карап куйды миңа! Моннан соң, киресенчә, минем белән аралашмас булды. Аннары ничек кенә тырышсам да, ачылмады. Аннан соң мин дә аның белән бик сак кына сөйләштем. Бермәлне ул минем янга үзе килде. «Апа, кулларыгыз шундый салкын, җылытырга кирәк», – диде. Сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен генә түгел, гомумән, кешеләр бер-берсенә яраклашыр, күнегер, җайлашыр өчен, вакыт һәм сабырлык кирәк шул. Инвалидларның сине тиз арада аңлауларын, син көткән нәтиҗәләргә ирешүләрен таләп итәргә кирәкми. Аларның кайберләре кыеннан хәрәкәтләнәләр, авырлык белән йөриләр, сөйләшәләр.
Әмма аларда искиткеч зур үҗәтлек тоям. Алар мине үзләре бик күп нәрсәгә өйрәтә. Мисал өчен, минем шундый бер танышым бар. Аның куллары начар эшли, өскә күтәрелми. Әмма ул шундый актив, нинди генә чараларда катнашмый! Компьютерда сәламәт кешеләргә караганда тизрәк текстлар бастыра. Ул – Можгадагы Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый үзәгенең рәис урынбасары. Кул эшләре белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Ул әле бәйләм дә бәйли, микрофонны чак тотса да, шундый матур чыгышлар ясый. Шундый мәгънәле шигырьләр яза, искитәрлек! Ул, үзенең тырышлыгы белән, бөтен кешелек дөньясына «Ирешә алмаган максатлар юк!» дип исбатлый сыман. Мин рухи яктан көчле шундый шәхесләр белән аралашуыма чиксез бәхетлемен.
Бию студиясенә йөрүчеләр арасында татарлар да бармы?
Дамир, Рөстәм исемле егетләр бар. Дамирга сөйләү, хәрәкәт итү авырдан бирелә. Әмма ул тырыша. Рөстәм дә – актив, тырыш егет. Проектны гамәлгә ашыру барышында яңа кешеләр җәлеп итәрбез, тату, бердәм коллектив тупларбыз дип өметләнәм.
Бу – беренче проектыгызмы?
Узган ел «Яшьләр кварталы» дип аталган «Дубитель» скверы проекты гамәлгә ашырылды. Әлеге инновацион проект бәясе 1 684 968 сумны тәшкил итте. Удмуртия Республикасы бюджетыннан 1 100 000 сум, шәһәр муниципаль бюджетыннан 165 000 сум, ә калган 329 968 сум акча спонсорлардан һәм битараф булмаган кешеләрдән җыелды. Проект ярдәмендә яшьләр өчен ял итү зонасы булдырдык, гашыйклар өчен «Мәхәббәт күпере» төзедек. Яшь парлар язылышкан көндә әлеге мәхәббәт күпере аша уза, мәхәббәт агачына йозак элә. Биредә фотозона да булдырдык. Бу проектны дәвам итеп, скверны алга таба да камилләштерәчәкбез. Мәйданны яктырту, эскәмияләр кую кебек эшләр бар әле. Яңа максатлар, бурычлар куеп эшләү, аның нәтиҗәләрен күрү – үзе зур сөенеч.
Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, уңышлар сезгә, Фәнилә ханым.