Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Фани дөньядан китәчәген сизепме, музейларга еш йөри иде”. Казанда күренекле татар рәссамы Искәндәр Рәфыйковны соңгы юлга озаттылар

Бүген, 2 октябрьдә Казанда Татарстанның халык рәссамы, атказанган профессор, тормышын фәнгә һәм сәнгатькә багышлаган Искәндәр Рәфыйковны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмне озату мәрәсиме башкаланың “Казан нуры” мәчетендә узды. Күренекле рәссам белән хушлашырга килүче туганнары, хезмәттәшләре, укучылары белән “Татар-информ” хәбәрчесе аралашты.

news_top_970_100
“Фани дөньядан китәчәген сизепме, музейларга еш йөри иде”. Казанда күренекле татар рәссамы Искәндәр Рәфыйковны соңгы юлга озаттылар

“Гомеренең соңгы көннәренә кадәр укытты”

– Татарстанда СССРның халык рәссамы Харис Якуповтан кала, Искәндәр Рәфыйков кебек кешеләр бүтән юк, – диде архитектура кандидаты, профессор Евгений Прокофьев. – Ул Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан архитектура-төзелеш университетының атказанган профессоры. 

Искәндәр Валиуллович 1957 нче елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр (5 октябрьда 89 яшь булыр иде – ТИ искәрмәсе) укытты, дияргә мөмкин. Азаккы семестрда гына булмады. Ул бик намуслы, гадел, хезмәт сөючән кеше иде. Аны студентлар да бик яратты. Мин үзем дә аның укучысы. Ул безгә бар булган белемен, тәҗрибәсен тапшырып калдырды.

Искәндәр Рәфыйковка татар хатын-кызы образы серияләрен тудырган өчен 2002  елда Тукай премиясе бирелә. Болар - "Кызлар", Ана хәсрәте", "Сугыш елларында", "Сөембикә-ханбикә" һ.б. картиналар. Ә аның иң билгеле картинасы - "Кунакка".

"Кунакка".

"Сөембикә" картинасы. museum.kgasu.ru

“Фани дөньядан китәсен сизеп, шулай эшләгәндер”

– Мин Искәндәр Вәлиулловичка 14 яшемдә килдем. Ул вакытта 3 еллык әзерлек курслары бар иде, төп юнәлеше – рәсем сәнгате булды, – дип хәтирәләрен яңартты ТР дәүләт сынлы сәнгать музее директоры, Татарстанның атказанган архитекторы Розалия Нургалиева. – Нәкъ менә шул вакыттан башлап мин аңа гел сокланып яшәдем: акыллы, сәләтле, иҗади кеше иде. Чын мәгънәсендә күренекле шәхес ул. Аны башка рәссамнар да бик ярата, чөнки ул киң күңелле, кешелекле булды. Заманча сәнгать галереясендә аның Бөек Ватан сугышына багышланган рәсеме эленеп тора. Ул анда үзенең балачак хәтирәләрен тасвирлаган: фронттан килгән хатны тотып утырган әнисен рәссамның апасы кочаклаган, ә үзе – әле сабый – әнкәсенең кулына елышкан. Бу үзәкләргә үтә торган күренеш. Без аның ханбикә Сөембикәгә багышланган әсәрен дә үзебездә булдыруга куанып бетә алмыйбыз.

"Сугыш елларында"

Ул гомерен иҗатка багышлады. Олы яшьтә булуына карамастан, бик җанлы кеше иде, гел тик тормады. Соңгы вакытта музейларга еш йөрде. Килгән саен сәнгать турында сөйләштек, бергә утырып чәй эчә идек. Мин аны гел фотога төшерергә тырыштым. Ул, бәлки, үзенең фани дөньядан китәсен сизеп, шулай эшләгәндер. 

Искәндәр Рәфыйков өйдә бикләнеп утыра торган кеше түгел иде. Мәскәүдә Поклон тавындагы Бөек Ватан сугышының үзәк музеенда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашу өчен дә ул кешедән ярдәм эзләп йөрмәде. Улы белән берлектә рәсемнәрен машинага төяп, илебезнең башкаласына җибәрде, үзе дә күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. Кая гына барып чыкса да, аны таныйлар иде. Нәкъ шушы күргәзмәдән соң Искәндәр Рәфыйков Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайланды. Бу хакта 2014 елда Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә күренекле рәссамның 85 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмәдә хәбәр ителде. Ул чыннан да бу мактаулы исемнәнең барысына да лаек.

“Өлкән улы Ильяс әтисенең эшен дәвам итә”

– Искәндәр Рәфыйковның беренче улы Ильяс Казан архитектура-төзелеш университеты каршындагы архитектура һәм дизайн институтының график модельләштерү кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Әтисе кебек ягымлы, яхшы кеше, – диде ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Закир Батраев. – Мин Искәндәр Рәфыйковның хезмәтен дә, сәнгать әсәрләрен дә югары бәялим. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең дә данын еракларга танытты. Аның шәхси күргәзмәләре бик кызыклы уза иде.

“Хатыны вафат булгач, оныкларында юаныч тапты”

– Искәндәр Рәфыйков миңа бертуган әтием кебек булды. Ул безне шундый якын итә иде. Балалары, оныклары өчен җан атып яшәде. Һәрвакыт ярдәм итте, безгә карта җылы мөнәсәбәттә булды, – ди олы килене Фәридә Кәлимуллина. – Мәликә (Искәндәр Рәфыйковның оныгы – ТИ) дә аны бик ярата иде, холкы белән гел бабасына охшаган. Күрү белән кулларын сузып, каршысына килә, кочаклый иде. Сабыем әлегә сөйләшмәсә дә, бабасына “әйдә, кер” дигәндәй, аның өс киемнәрен салдыра башлый иде. Бүлмәгә җитәкләп алып кереп утырта иде, чәй эчәргә дә җитәкләп алып чыга иде. Мәликәне балалар тудыру йортыннан өйгә алып кайтканда да, ирем Ильяс белән бергә әти дә каршы алырга килде. Бик гаилә җанлы кеше булды. Без аңа кунакка барсак та, гел озата чыгып, догалар укый иде. 2014 нче елда тормыш иптәше авырып вафат булгач, ялгызы гына яшәде. Балалары Ильяс белән Илһам, оныкларында юаныч тапты.

Искәндәр Рәфыйков бүген Киндери татар зиратында җирләнде. Өч көннән соң 89 яшен каршыларга тиеш күренекле татар рәссамы инсульттан соң терелеп китә алмаган. Бу хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгы да раслады. 


"Туган тел" art16.ru, Елена Сунгатова


Тәрҗемәи хәле:

  • Рәфыйков Искәндәр Вәлиулла улы 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә туган.
Балачактан ук рәсем ясау белән кызыксынган. 21 нче мәктәп каршында эшләүче сәнгать студиясендә шөгыльләнгән.
1944 нче елда Казан сәнгать училищесына укырга керә.
1949-1855 елларда Латвия Совет Социалистик Республикасының сәнгать академиясе студенты. Остазлары ­ – Отто Скульме һәм Яна Тильберга.
1956 елда югары белем турында диплом алып, Казанга кайта.
1957-1967 еллар – Казан сәнгать училищесында укыта.
1964 елдан Совет Социалистик Республикалар Союзының Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы.
1967 елда Казан архитектура-төзелеш университетында эшли башлый.
1980 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
1990 елда Татарстанның халык рәссамы исеме бирелә.
1992 елда – доцент, 1995 елда профессор исеме бирелә.
2000 елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
2002 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә.
2005 елда И.В.Рафиков иҗаты турында «Сәнгатьтә үткән тормыш» исемле монография дөнья күрә.
2007 елда Россиянең халык рәссамы исеме бирелә.
2009 Казан архитектура-төзелеш университетының атказанган профессоры исеме бирелә.
2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган иде.

Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

Иҗатының башлангыч чорында И.Рәфыйков “Кунакка бару”, “Кызлар”, “Колхоз эшләре буенча” картиналары, этюд, портретларында авыл, хезмәт темаларына мөрәҗәгать итә.

1960 елдан башлап Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков “Балачак”, “Җәлилчеләр”, “Үлемсезлек” картиналарында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын сурәтли. “Ана”, “Ана язмышы” картиналары да шул ук тема белән бәйләнгән.

Нәкъ менә ул 1990 нчы елларда татар халкының борынгы тарихына мөрәҗәгать итеп, “Сөембикә тәхеттә”, “Сөембикә-ханбикә” картиналарында бүгенге көндә барыбызга да таныш Сөембикә образын чагылдыра алган. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай образы аша халкыбызның рухи байлыгын күрсәткән. 

"Болгар ханы кызы". Елена Сунгатова, art16.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100