Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фән Вәлиәхмәтов: «Татар эстрадасында бар да «инкубаторский», бар да ихахай да михахай»

«Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар туа», – ди халык артисты.

news_top_970_100
Фән Вәлиәхмәтов: «Татар эстрадасында бар да «инкубаторский», бар да ихахай да михахай»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов гомер эчендә биш йөзләп татар халык җырын халыкка чыгарган. Хәзерге татар эстрадасын ул «инкубаторский» дип атады.

Минтимер Шәрипович мине 1995 елны Чаллыга чакырды. «Фән, сәләтле балалар күп. Үзеңнең уйнап-җырлау һөнәреңне берәр сабыйга тапшыра алсаң, мин бик шатланыр идем», – диде. Ун ел буена беркем шалтыратмады, беркем килмәде.

Моң бетеп бара. Мәктәпләрдә русча укыталар, русча тел ачыла, андый кешедә моң була алмый. Татар телен, ана телен камил белгән кешедә генә моң була. Безнең заманда моңлы кешеләр бик күп иде. Хәзер яшь җырчылар бик күп, тик моңнары гына юк. Кызык түгел. Аларны тыңлап булмый.

Программага кертелмәгән җырларым бик күп. Гомер буе халык җырларын җыеп, эшкәртеп йөргән кеше мин. «Герман көе»н мин чыгардым. Күпме буын җырлый аны хәзер. Бабайлар рәхмәт әйтте. «Улым, син бездән алдан туып, безнең киткәнне карап тордыңмы соң?» – дигәннәре дә булды. Халык җырлары – аларның безгә әманәте.

Татар җыры, татар моңының Пәйгамбәре – Илһам Шакиров. Аннары соң Әлфия апа, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов. Алар санлы гына.

Ә хәзерге эстрадада барысы да «инкубаторский». Шулхәтле күп алар. Тавышларын да аңлап булмый, күбесенең тавышы бер төрле. «Кайсысы булды соң әле? Кем җырлады?» – дип тыңлап утыра торган. Аларны аерып та булмый бит. Тавыш булгач, ул бердәнбер экземплярда, бер тиражлы гына булырга тиеш. Тавышы да аңланмый, танылмый торган кеше җырчы түгел ул.

Сәнгатькә зәвыксыз кешеләр килеп керде. Тамашачы да шул моңсызларга, акырып йөри торганнарга бара. Үзләре артыннан тамашачыларны иярттеләр, шунысы кызганыч. Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде.

Башкорт ягына чыгып, андый җырларны җырлап кара – кабул итмиләр. Борынгы башкорт халык җырларын сорап җырлаталар. Ә бу якларда нәрсә җырласаң да кул чабалар, нәрсә дисәң дә, ихахай да михахай. Сәнгатьнең кызыгы бетте.

Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар туа. Бервакыт миңа Әлфия апа: «Энем, моңлы булыр өчен ятим үсәргә, хәер сорашырга, ачлык күрергә кирәк. Шунда гына сытылып моң чыга. Чит илдән кайткан печенье-пряник ашаган яшьләрдә каян моң булсын инде?» – дигән иде. Алтын сүзләр. Мин дә шуны кабатлыйм, – дип сөйләде ул «Зәйнәбфест»ның сәхнә артында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 август 2022
    Исемсез
    Фэн агай дорес эйтэ. Остэунэ ТНВ каналы да зомбировать итэ татар халкын, сыйфатсыз тубэн дэрэжэле попс белэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100