Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фән Вәлиәхмәтов аягын ничек сындыруын сөйләде: «Карт сөяккә күп кирәкме…»

news_top_970_100
Фән Вәлиәхмәтов аягын ничек сындыруын сөйләде: «Карт сөяккә күп кирәкме…»

Руслан Кираметдинов үзенең Чаллыда узган туган көн концертына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны да чакырган иде.

Фән абый сәхнәгә башкалар ярдәмендә, «ходунки»га таянып кына чыкты, утырып җырлады.

Сәхнә артында Фән абыйдан сәламәтлеге хакында сорашып алдым.

«Йөрибез инде, («ходунки»га ымлап) менә бу нәрсә йөртә. 8 ай түшәмгә карап яттым бит. Март аенда таеп егылып, аякны сындырдым. Карт сөяккә күп кирәкмени. Бәла аяк астында, дип әйтүләре дөрес икән, күздән утлар күренде. Торып булмыйча… Үтеп барган кешеләр торгызып, машинага утырттылар. Башкортстаннан рульдә үзем кайттым әле.

Хәзер әкренләп чыгып йөри башладым. Ярар, зарланмыйбыз, яшенә күрә ярап тора, 73 яшь бит инде миңа», – диде Фән абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100