Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Факил Сафинның юбилей кичәсеннән: «Мин күпме мактасагыз да түзәр идем, халык арыды»

Факил Сафин татар язучыларын һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләрен бер залга җыеп, татар язучысы нинди булырга тиешлеген, гомумән милли җанлы татар шәхесенең идеаль моделен күрсәтте.

news_top_970_100
Факил Сафинның юбилей кичәсеннән: «Мин күпме мактасагыз да түзәр идем, халык арыды»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Татар язучысы булу – ул оныкларыңның иҗатыңны оригиналда укый алуы: Факил Сафин, үзенең юбилей сылтавы белән каләмдәшләрен Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт театры залына җыеп, шуны аңлата алды.

Монысы – һәр язучы һәм залдагы һәр кеше күңеленә салып алып кайтып китергә тиешле асыл фикер иде.

Әле кичәнең ачышы да булды. Анысы болайрак: безнең язучы дигәнебез язучы гына түгел икән ләбаса, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист кына да түгел, педагог кына да түгел, яхшы оештыручы җитәкче генә дә түгел, ул композитор да икән ләбаса. Югыйсә, язучылар арасында бер Газинур Морат кына нота танучы булып йөри, Данил Салихов белән Хәбир Ибраһим, Фоат Галимуллин да, әлбәттә, җырчы булып йөри, Йолдыз Миңнуллина гитарада уйный... тагын кемнедер оныткан булсам, гафу үтенәм, димәк, талантыгызны мин күрми калганмын. Ә менә Факил абый Сафин көйләр яза, һәм җырчылар аның җырларын җырлыйлар. Әйе, без Факил Сафинны шагыйрь, прозаик, балалар язучысы, тәрҗемәче, журналист, остаз, педагог, җитәкче, оештыручы, филология фәннәре кандидаты, галим буларак яхшы беләбез, баксаң, 1994 елда ук республика күләмендәге үзешчән композиторлар бәйгесендә ул иҗат иткән җыр гран-при яулаган. «Бүген сәхнәдә яңгыраячак көй-моңнар – барысы да Факил Сафин иҗат иткән әсәрләр», – дип хәбәр итте алып баручы Лилия Гыйбадуллина.

Чаллыда берәр язучының кичәсе була икән – ул Чаллыда татар әдәбияты көннәренә әверелә. Айгөл Әхмәтгалиеваның кичәсе дә шулай булган иде, Факил абыйның үзенеке дә шулай булды – язучылар, төркемләп, мәктәпләрдә очрашулар уздырдылар.

Чаллыда Татар әдәбияты көнендә катнашкан ячучылар арасында Марсель Галиев, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар бар иде. Бөтен язучының исемен санап чыга алмыйм – кичәгә 60лап язучы һәм 20ләп жруналист килгән иде. Яңа гына Язучылар берлегенә алынган Рәмис Латыйповның да дебюты булды бу татар әдәбияты көне – ул Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова һәм Таһир Шәмсуаровлар белән 20нче мәктәптә очрашуда катнашты.

Шәхсән мин Түбән Кама язучысы Фәтхулла Абдуллин белән 52нче татар гимназиясендә булдым. Бирегә галим Искәндәр Гыйләҗев белән язучы Фирүзә Җамалетдинова килергә тиеш булган, аларның килә алмаячагы билгеле булгач, Тәлгать Галиуллин белән Фәүзия Солтан киләсе булган. Әмма алар да килә алмады. Шулай итеп, төп язучы Фәтхулла ага иде. Мин укучылар белән танышып, үзем белән таныштырып, мәктәпне күреп кайттым. «Беләм бит мин сине, син «Таяну ноктасы»нда катнашасың», – диде Фәтхулла ага. Яшәсен телевизор!

Чаллының 52нче мәктәбе – шәһәрнең милли мәгарифкә якты өметләре белән яшьтәш мәктәп. 90нчы елларда салынган, 30 елдан соң бинага капиталь ремонт ясалган – хәзер ул укучыларны елмаеп каршы алган матур мәктәпкә әверелгән. Биредә 600дән артык укучы укый. Мәктәп директоры – Дамир Нуриәхмәтов, яшь кенә инглиз теле укытучысы. Мәктәптә яшь ир-ат укытучылар булуы күзгә ташлана. Тарихтан да яшь егетләр – Илдар Госманов белән Марат Юнысов укыта. Болары – мин күреп өлгергәннәре.

Мәктәп китапханәчесе Илфания Нуретдинова – мәктәпкә нигез салынганнан бирле биредә эшләүче, ул мәктәпнең тере тарихы.

Әлеге мәктәптә Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Кариев театры артисты Муса Камалов, «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗахмәтов укыган. Киләчәктә Руслан Логинов исемле тагын бер татар артисты чыгарга мөмкин. 7нче класс егете Руслан да Казан театр училищесына барырга хыяллана. Хәзер мәктәптә Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын әзерләп йөргән көннәре икән. Чаллы театрына да спектакльләргә йөрибез, ди. Театрның сәхнә артын йөреп чыгу хыялы да бар егетнең – анысын инде театр вәкилләре тормышка ашырса гына.

Язучылар мәктәпләрдән «әле Чаллыда татар дөньясы бар, мәктәпләрдә милли рух бар» дигән фикер белән кайттылар.

Без театрга әйләнеп кайтканда, Бөтендөнья татар конгрессының муниципаль районнардагы вәкилләре үзләренең утырышларын уздырып, ял итә башлаганнар иде инде. Менә кечерәк төркемләп язучылар да кайтты. Ниһаять, Чаллыда татар дөньясының бер «моторы» булган Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе башланды.

Кичәнең затлы булуын аны оештыруда катнашкан кешеләр исеме аша да аңларсыз. Сценариен Айгөл Әхмәтгалиева язган, алып баручыларның берсе Лилия Гыйбадуллина иде. Икенчесе кем дисәгез, Факил абый үзе, әлбәттә. Кичәнең режиссурасы театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов кулында иде. Кыскасы, исемнәренең дәрәҗәсен төшереп, «халтура» ясап маташучылар түгел.

Программа болайрак: кичә алып баручыларның сорау-җавабы, ягъни, Лилия, гөлле-бизәкле сүзләрне энҗе кебек тезеп, Факил абыйны мактап ала да сорау бирә, Факил абый җавап бирә, сүзләр (алып баручылар тексты һәм чыгышлар) җыр белән аралаштырыла (Факил Сафин сүзләренә яки көенә җырлар), болар барысы да оныклары сөйләгән шигырьләр һәм котлаулар белән үрелеп барды. Дөресен генә әйткәндә, котлаулар гаять күп иде. Котлаучылар исемлеге кичәнең югары дәрәҗәдә баруын аңлатты, әлбәттә. Хәтта программага кермәгән кешеләр дә чыгып сөйли башлады, котлыйсылары килә, тыеп кына булмый. Залдагы 60 язучы нишләр икән, дисәм, аларга сәхнәгә чыгып сүз әйтү бәхете бөтенләй тимәде. Барысы исеменнән дә Язучылар берлеге рәисе буларак Ркаил Зәйдулла котлады, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин үзе җитәкләгән делегация составында Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев чыкты. Мөслимдә яшәмәсә дә, тумышы шул яктан булган Шәмсия Җиһангирова да аларга кушылган булып чыкты.

Биредә кайбер котлауларның бераз кыскартып бирәм. Һәр котлауны бирү җаваплылыгы алмыйм, җәмәгать, аларны язып бетерә торган түгел. Котлаучы районнар арасында Мөслимнәр генә түгел, Түбән Камалылар да, Әлмәт нефтьчеләре дә бар иде. Иманым камил, котларга теләүче районнар тагын да булгандыр, әмма вакыт ягы бөтен стандартларны узды.

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев: «Хөрмәтле Факил Миңнемөхәммәт улы! Сез – Чаллының иң сәләтле каләм осталарыннан берсе, сез үз иҗатыгыз белән хөрмәт яуладыгыз. Юбилей ул – кешегә иң җылы сүзләрне әйтү өчен уңайлы вакыт. Бүген сез үз адресыгызга бик күп җылы сүзләр ишетерсез. Сез моңа лаек. Антон Павлович Чехов: «Чын ир-ат «муж» һәм «чина» сүзләреннән тора», – дигән, бу сүзләр сезгә туры килә. Сез үзегезне ир һәм ата буларак та таптыгыз, сез – гаилә башлыгы, сез «чиннар» буенча да үз урыныгызны таптыгыз, мин карьера үсешен күздә тотам. Сез – Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе.

Без сезнең иҗади юлыгыз белән дә яхшы таныш. Сез механизатордан башлап укытучы, радио редакторы, газета-журналда эшләдегез. Күңелләргә үтеп керерлек һәм яшь буынга тәрбия бирерлек әсәрләр иҗат иттегез. Балалар әдәбиятына кагылышлы әсәрләрегез өчен аерым рәхмәт. Сез балаларны яхшы беләсез, алар өчен язган әсәрләрегезгә тәрбия ноталары өсти аласыз. Факил Сафин әсәрләре яшь буында патриотизм рухи тәрбияли. Сез җитәкләгән әдәби студиягә балалар теләп йөри, үзләре дә иҗат итәләр. Сезгә иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт!»

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Татарстан Республикасы Мәдәният министры исеменнән сезгә Рәхмәт сүзен җиткерергә рөхсәт итегез! Сезнең гомер юлыгыз татар әдәбиятына һәм мәдәнияткә хезмәт итүгә багышланган. Күркәм юбилеегызга зур хезмәт нәтиҗәләре белән киләсез. Күпсанлы шигырь һәм повесть-романнарыгыз белән киң җәмәгатьчелектә үз исемегезне таныткан олы шәхес сез. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе булудан тыш, сезнең Чаллыда басма матбугатны оештыруда, газета-журналларны җитәкләүдә керткән өлешегез дә гаять зур. Үсеп килүче яшь буында туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә дә эшчәнлегегез киңкырлы. Балалар өчен язган шигырьләрегезнең мәктәпләрдә яңгырап торуы – шуның күркәм мисалы. Татарстан мәдәният министрлыгы сезне бу күркәм юбилеегыз белән тәбрикли».

Татарстан Мәгариф министрлыгының Милли белем бирү идарәсе башлыгы Илгиз Халиков: «Хәерле көн, хөрмәтле Чаллы халкы, могтәбәр Факил абый! Иң элек сезне гомер бәйрәмегез белән Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы исеменнән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Укытучылык дигәндә, залда утыручыларга Факил абыйның хезмәт юлы мәгълүм – ул хезмәт юлын башлап җибәргәндә тарих, әдәбият укытты, мәктәп җитәкләде. Шушы тәҗрибә, минемчә, аңа гомере буе ярдәм итә. Сезнең тәрҗемәи хәлегезне өйрәнеп, без шуны күрәбез. Сез күпкырлы шәхес – язучы да, тәрҗемәче дә, композитор да. Иң изге теләгебез – иҗатыгыз белән безне алга таба да сөендереп торыгыз! Сез безгә кирәк әле! Безне Мәгариф министрлыгының Күкрәк билгесе һәм Мактаулы остаз исеме белән бүләклибез».

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Мөхтәрәм юбилярыбызга һәм аны хөрмәт итеп килгән тамашачыга Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның сәламнәрен җиткерергә рөхсәт итегез. Факил Миңнемөхәммәтович чынлыкта да киңкырлы шәхес икәнлеген күрсәтте инде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе, татар дөньясы өчен аерым яссылыкта булган Чаллы шәһәрендә ул оешма җитәкчесе итеп сайланудан соң, биредә милли тормыш җанланды.

Гадәттә, иҗат кешесенең оештыру сәләте бик түбән була. Ә биредә эшче төркемнәр дә булдырылып, эш зур осталык белән башкарыла. Ул үзе дә тынгысыз җан иясе, безгә дә тынгы бирми башлады. Буе зур булмаган кешеләр өчен табигый инде тынгысыз булу. Биредә Татарстандагы барлык җирле оешма җитәкчеләре җыелды, алар да сине котларга килделәр. Факил абый, бүген дә син безне берләштерә алдың. Синең әйдәп баручы сәләтең безнең җирле оешма җитәкчеләре өчен үрнәк булып тора. Син – гомереңне милләткә хезмзт итүгә багышлаган шәхес. Бу – синең яшәү рәвеше. Кичәнең «Минем җанда галәм яши» дигән сүзләре сиңа бик туры килә. Иҗат чишмәгез саекмасын.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасының иң зур бүләген – Халыкара медален тапшырырга рөхсәт итегез! Тагын бер истәлекле бүләк – сәгать – без аны гадәттә кайсы вакытта яшәгәнен искә төшерер өчен 80гә якынайганда бүләк итәбез – Факил әфәндегә безнең белән күп йөрергә туры килә, сез дөньяның кайсы гына урынында булсагыз да, вакытыгыз Татарстан вакытын – Чаллы вакытын күрсәтсен».

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин: «Факил Сафинның иҗат бәйрәме һәркем өчен, язучылар өчен бигрәк тә, зур бәйрәм. Бу – гомумән татар халкы өчен зур бәйрәм дип уйлыйм. Ул аны әле үзе сизми генә. Безнең татар буш кул белән кыенсына. Мин Факил аганы безнең Язучылар берлегенең «Әдәби казанышлар өчен» медале белән бүләкләргә телим. Ул инде күптән намазда, аңа «Аятелкөрси» бүләк итү бик кулай булыр. Хәзер бөтен әһле каләмне шатландырып, синең түшеңә медаль такмакчы булам. Медаль бик матур. Конгрессныкыннан матуррак.

Мине азакка таба чыгарырсыз, дип уйлаган идем. Чөнки элек концерт ахырында Илһам Шакиров җырлый иде, хәзер – Салават. Мине бераз алдан чыгардыгыз – рәхмәт!

Безнең Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров: «Иҗат кешеләрендә оештыру сәләте түбән була», – дип әйтте. Бу – безнең бакчага аткан таш иде, әлбәттә. Шуңа да карамастан, син уңышлы җитәкче булып чыктың, Факил ага! Тикмәгә генә сине Чаллы бүлеге рәисе итеп куймаганнар. Ләкин бит син иң элек үзеңне зур язучы буларак күрсәттең. Хәтерлим әле, синең «Гөлҗиһан» повестен искә алып, Мөдәррис Әгъләм мактап торган иде: «Чаллыда шундый зур прозаик килеп чыкты», – дип. Рухы шат булсын!

Иҗатың белән кызыксына башлагач, синең төпле, фәлсәфи шагыйрь булуың да ачылды. Син гел яңа якларыңнан ачыла тордың. Синең җырлар язуыңны гомумән ишетмәгән идем. Оятыма каршы, бүген генә ишеттем. Тагын әле без белмәгән сәләтләрең бардыр. Әлбәттә, оештыру сәләтең. Мин үзем дә оештыру эшләре белән күп шөгыльләнәм. Гомумән, әдәбият тарихына карасаң, оештыру эшләре белән зур язучылар гел шөгыльләнгәннәр. Беренче чиратта үзләре иҗатларын оештырганнар. Җәмәгать эшләрендә дә катнашканнар. Дөнья әдәбияты тарихына карасаң, язучылар арасында бик күп сәяси эшлеклеләр бар. Шәрыкта ул бигрәк тә күп, Көнбатышта да. Шуңа безнең Татарстан эчендә кайнашу, татар милләтенең киләчәген рухи яктан тәэмин итәргә тырышу – табигый әйбер дип саныйм.

Милләт-милләт дип кычкыручылар күп ул, ә үзе оныгы белән русча сөйләшә. Синең оныкларың ничек матур итеп шигырьләреңне сөйләде. Кечкенә чакта бала нинди матур итеп татарча сөйләшә белә, үсә-үсә, телне җуялар икән.

Факил абый, синең әсәрләреңне укып, укучы гына түгел, язучылар да әдәби татар теленең нинди икәнлеген күрәләр. Сиңа моның өчен зур рәхмәт! Сезнең, Мөслим ягының, йөрәккә сары май булып ята торган матур телегез бар. Бу яктан шундый олуг язучының чыгуы гаҗәп түгел. Рәхмәт! Озак яшә!»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Алсу Исмәгыйлева: «Мин «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков исеменнән сәламнәремне җиткерәм. Чаллы шәһәрендә нинди генә матбугат чарасы булмасын, барысында да Факил абыйның өлеше зур. Чаллы каласындагы матбугат чаралары бер Чаллыны гына колачламый, ул – шушы төбәкнең матбугат чарасы. Факил абый бик алга карап эш иткән, аның биографиясен карасак та, эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлаганда да шундый фикергә киләбез: ул – монда татар балаларына каләм тибрәтер, иҗатларын чарлар өчен мәйдан булдырган кешеләрнең берсе. Ул – «Көмеш кыңгырау» газетасын башлап җибәрүчеләрнең берсе, «Мәйдан» журналы – шушы төбәкнең татарлыгын саклаучы төп матбугат чарасы, дияр идем. Сезне сөендерерлек тагын бер факт: без КФУда укучы булачак журналистлар белән элемтәдә торабыз. Һәр ел саен яңа студентлар белән сөйләшкәндә, «Көмеш кыңгырау»га язып, «Мәйдан»ны укып үскән яшьләр очрый. Бу – сезнең хезмәтнең бик зур нәтиҗәсе».

Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин: «Факил абый – безнең Мөслимебезнең почетлы гражданины. Аның сурәте Мөслимнең үзәк скверында Тукай премиясе лауреаты булган язучылар арасында тора. Ул райондагы бөтен чараларында катнаша. Үзе рульгә утырып килеп җитә һәм салмыйча китә. Вакытында, Аллага шөкер! Бу аның хәйләкәрлегеме икән? Монысы шаярту иде.

Без Мөслимнең Факил абый кебек улы белән горурланабыз. Чаллыда үзегезне табуыгыз белән горурланабыз. Аралашып озак яшәргә насыйп булсын!»

Фоат Садриев: «Минем Факил турында шуны әйтәсем килә – ул халык турында уйлый торган кеше. Аның әтисе дә шундый инде. Факил укытучы һәм директор булып эшли башлагач, өстенә җәмәгать эше өелде дә өелде. Аны Мөслимдә чакта күрсәгез – ул бәләкәй иде, монда ул үсте. Чөнки Чаллыга килгәч, ул төп фигурага әйләнде. Ул 3 журнал чыгара башлады, 2 газета оештырды. Ничек бер кеше шуның кадәр эшләргә мөмкин?! «Халык өчен йөргәндә мин ләззәт алам», – диде ул: «Ничек өлгерәсең?» – дип сорагач. Аның иҗатының да асылы шунда. Без бүген бер өзек карадык: анда революция үз улларын ашый. Бу бит кисәтү. Факилнең һәрбер әсәре сискәндерә торган. Факил, шундый булып кал! Сау-сәламәт бул!»

Кичәдән кайбер мизгелләр:

Факил абыйның җәмәгать эшлеклесе булуы шактый макталып, конгресс активисты гына, дигән хис өстенлек алмасын өчен, театр язучының «Саташып аткан таң» роман-трилогиясеннән өзек сәхнәләштергән. Инсценировкасын Айгөл Әхмәтгалиева язган, Олег Кинҗәгулов куйган, Чаллы театрының яшь талантлы артистлары уйнады.

«Әлеге әсәрнең төп герое – Әхмәтсафа Мостафа – ул Дәүләтьяров. Ул Оренбург өлкәсе Татар Каргаласы авылында туган, «Кызыл Татарстан» газетасында баш мөхәрррир, Китап нәшриятында директор, Татарстан халык комиссарлары советы рәисе, репрессия елларында кулга алынып, атып үтерелгән. Хатыны Рабига Сарымсакова да лагерьларда җәфа чигеп, 1943 елда вафат булган. Аларның ике уллары Марат белән Марлес әбиләре Хәлимә абыстай тәрбиясендә үсте. Марат абый Дәүләтьяров Чаллыда яшәде, зур җитәкче иде. Бүген алар да вафат иде. Марат абыйның уллары Әхмәт, Ринат, Руслан, кызы Эльвира, шулай ук, Марлес абыйның кызы исән-имин яшиләр. Ринат Дәүләтьяров бүген залда. Дәүләтьяровлар нәселе яши», – дип мәгълүмат бирде алып баручылар.

Җырчы Азат Кәримов Факил Сафин шигыренә яшь композитор Илдар Камалов көй язган «Гомер» җырын башкарды. Җырчының җыр сүзләрен ятламаган булуын исәпкә алмасак, матур яңгырады. Илсөяр Зарипова Саҗидә Сөләйманова шигыренә Факил Сафин көй язган җырны җырлады. Алмаз Хөсәенов та Факил Сафин көенә җырлады. Шигырен Альбина Авзалова язган, ди. Гүзәл Галиева Факил Сафин шигыренә Илгиз Закиров язган «Мөслимем» җырын башкарды. Буталып бетәрлек, әйеме – кайсында шигырен, кайсында көен язган. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әлеге «йә Факил Сафинның шигыре, йә көе» дигән тәртипне «җимереп» Зифа Нагаева иҗат икән (музыкасы һәм шигыре) «Узган гомерем» җырын җырлады. Хәер, программада «Факил Сафин музыкасы һәм сүзләре» дигән җыр да бар иде. «Яшик әле» дигән җырны Дания Сибгатуллина башкарды. Факил Сафин үзе дә кушылып торды. Биештереп тә алды хәтта.

Кыскасы, киләсе юбилеенда, Факил Сафин балет куйган һәм үзе бииячәк, дисәләр, мин ышаначакмын.

Иң күңелле мизгел – Факил Са

финның 3 оныгының матур киенеп сәхнәгә чыгып, бабалары шигырен сөйләве булды. Йә хөрмәтле язучылар, кайсыларыгызның улы-кызы-оныгы шундый камил тел белән мактана ала? Милләт-милләт дип кычкырып йөрү генә түгел ул милләт өчен хезмәт итү. Факил Сафин күрсәтте, әнә, үрнәкне!

Азактан Факил ага кичәгә килгән һәрбер тамашачыга, каләмдәшләренә, Чаллы шәһәре хакимиятенә, Язучылар берлегенә, Бөтендөнья татар конгрессына, Чаллы татар дәүләт драма театрына һәм телгә алынган һәр оешманың җитәкчесенә, Айгөл Әхмәтгалиевага, Лилия Гыйбадуллинага һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерде. «Кемнәрнедер онытып калдырсам, махсус түгел, 70 яшькә җиткәч үзегез дә белерсез әле», – дип «страховка» да ясап куйды. Шулай ук, гаиләсенә – хатынына, улы белән килененә, кызы белән киявенә, оныкларына һәм барча туганнарына рәхмәт әйтте. «Юбилей вакытында, беләм бит инде, арттырып җибәрүләр күп була, мин түзәм, түздем, тагын сөйләсәгез дә түзәр идем, халык түзми, шул гына туктата», – диде Факил Сафин һәм «Яшьнәп яши белдек, гармун тартып йөрдек...», «Сезнең белән бергә шушы ямьле җирдә җырлыйсы да әле җырлыйсы» дигән юллары булган шигырь белән фикерләрен түгәрәкләп куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100