Факил Сафин: «Телефоным бер дә сүнми, чөнки язучылар тынгысыз халык. Тиз үпкәлиләр...»
Татарстан Язучылар берлеге урынбасары, Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафинны «Татмедиа»да урнашкан Әдәби кафеда очраттым да, әллә кайчан вәгъдә ителгән интервьюны тәмле теле белән тагын киләчәккә күчереп, чыгып качарга җыенган җиреннән көчләп диярлек туктатып, каршыма утыртып сорауларны яудыра башладым.
Факил абый, сезнең исемегез «факел» сүзеннән алынганмы?
Бер сөйләшкәндә билгеле лингвист Александр Михеев исемемне гарәп-фарсы теленнән кергән – яктылык чыганагы дигән сүз, дип әйткән иде. Татарларда очрый торган борынгы исем. Абруйлы галим сүзләренә ышанам инде.
Исем кешенең гамәлләренә тәэсир итә дип аңлыйбыз, әйеме – сез яктылык чыганагы булып торасыз Чаллыда.
Шаярып Факел диләр инде. Корабны ничек атасаң шулай йөзеп китә диләр бит. Кешеләр күңеленә нур, яктылык таратырга килгәнмендер шикелле тоела. Миссиям шулдыр.
«Кеше лаеклы премияне яшь чагында алса, күңеллерәк»
Чаллыда яшәп иҗат итүче Лилия Гыйбадуллина белән бер горурлансагыз, аңа Тукай премиясе алып бирүгә этәргеч ясаган кеше буларак күкрәк киереп горурланып йөрисездер, әйеме? Талантны күрсәтеп бирү зур әйбер.
Мин генә түгел, бөтен Чаллы бүлеге, әдәбиятны яратучылар, киң җәмәгатьчелек, шәһәрдәшләр, Актаныш якташлары горурлана Лилиябез белән. Татарның горурлыгы ул! Этәргеч дип инде, ул Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә үткән еллык җыелышында Тукай премиясенә намзәт буларак тәкъдим ителде. Һәр елны ел азагындагы яки гыйнварның урталарында уза торган гомуми җыелышта, гадәттә, үз язучыларыбызны әдәби премияләргә тәкъдим итәбез. Каләмдәшләрнең иҗатларына битараф түгел без, язучыларыбыз бик көчле, талантлылар, актив иҗат итәләр – аларны дәртләндерәсе килә...
Актив иҗат икән язучылар Казанда да, Әлмәттә дә бардыр, тагын әллә кайларда да бар. Факил абый бер генә булгач, барысын да күрсәтеп кенә бетертеп булмый.
Әйе, Әлмәттә дә бик матур эшлиләр, Казанда да...
Сез аларга тагын да матуррак эшләү үрнәге күрсәттегез, әйеме?
Мин генә дип әйтә алмыйм. Язучы кешенең иҗатын күреп дәртләндерү, этәргеч бирү – безнең бурыч, шуның өчен эшлибез. Лилия кандидатлыкка Татарстан Язучылар берлегенең Идарәсе аша да үтте, Берлек тәкъдимен раслап, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Тукай премиясен бирү комиссиясе аны рәсми кандидат итеп игълан итте.
Лилия үзенең кандидатлык чорын эшлекле төстә, бик матур үтте. Республикабыз буенча йөреп дистәләрчә иҗади очрашулар үткәрде. Камал театрында гөрләтеп иҗат кичәсен үткәрде – Лилиягә рухи яктан таяныч булу максатыннан язучыларыбыз, җәмәгать эшлеклеләре Чаллы шәһәреннән автобуска төялеп килдек. Яшь кешенең шулай күтәрелүе безгә күңелле. Әдәбиятка килгән талантларга вакытында тиешле бәя бирүне мөһим дип саныйм – артыбыздан кемнәр килүен күрергә тиешбез.
Тукай премиясе алу өчен ниндидер лайфхак бармы? Нинди юллар белән ул максатка якынаерга була – серләре?
Серләре... Кешенең таланты бу кешегә вакыт җиткәнен күрсәтеп тора. Шушы мәлне кулдан ычкындырасы килми. Кеше лаеклы премияне яшь чагында алса, күңеллерәк. Беренчедән, үзенә ышанычы арта, икенчедән, иҗатының кадерен белә башлый, өченчедән, үзенә карата каләмдәшләренең мөнәсәбәтен тоя, дүртенчедән, үзенә карата җаваплылыгы арта... Лилиядә иң кирәкле сыйфатларның берсе – ул үз артыннан яшьләрне ияртә ала.
Ә менә шушыларны өстәгеләргә ничек җиткерергә? Быел Ркаил Зәйдулла белән бергә сез аларга ничектер аңлата алгансыз.
Без үзебезнең еллык әдәби җыелышларга, җитәкчебез буларак, Ркаил Зәйдулланы да, башка күренекле әдипләребезне дә чакырабыз. Уңышларыбызны, эшләребезне, ниятләребезне – барысын да сөйлибез, күрсәтәбез... Ркаилның җитәкче буларак өстенлеге шунда – ул башкаларны тыңлый, кирәк чакта ишетә дә белә.
Ркаилга күрсәтәсездер дә ул, ләкин бит барысын да Ркаил абый гына хәл итми, премия мәсьәләләре өстәрәк хәл ителә – аларга ничек җиткерәсез?
Анысына без ишек шакып йөрмибез. Ни өчен Чаллы шәһәре кандидатларны иң беренче булып тәкъдим итә? Без эш башлаганда Казан да, Әлмәт тә тәкъдим итмәгән була. Без беркемгә дә комачаулык тудырмыйча, үз кандидатыбыз барлыгын күрсәтүне кирәк дип саныйбыз. Соңрак башка кандидатларның исеме колакка чалына башлый, алар безнең кандидатка көндәш буларак чыгуларын яхшы белә торганнардыр. Шуңа күрә без әдәби премияләргә тәкъдим итүгә бик нык җаваплы киләбез.
Иң беренче булып кычкырып кую әйбәт инде...
Без яшермибез, әйтеп куябыз.. Без ачык... Тукай премиясенә килсәк, язучылар башка оешмалар аша да тәкъдим ителә – нигезләмә буенча юридик оешмалар тәкъдим итә ала. Быел Берлек аша комиссиягә ике кешене тәкъдим иттек. Аннары шул кандидатлар киң гавамга иҗатларын күрсәтәләр. Укучылар аларның иҗатларын белә дисәк тә, бу бер дә артык эш түгел.
Ниндидер технологияләрен беләсез кебек? Әллә ниндидер тоемлау бармы?
Тоемлау... Бәлки... Икенче яктан карасак, шушы вакытта, шушы урында, без тәкъдим иткән шушы кандидатның җиңү мөмкинлеге бар дип чамалау – тоемлау гына да түгелдер. Вакытны кулдан ычкындырмау дигән нәрсә дә бар бит. Кешенең иҗатына һәм шәхесенә бәйле нәрсәләр барлыгын да инкарь итеп булмый. Без бит: «Моңа бирегез, тегеңә бирегез!» – дип югары җитәкчеләргә йөрмибез.
Куанычлы хәл – шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы Мәһдиев, администрация вәкилләре, Язучылар бүлегенә һәрдаим ярдәм итүче Марсель Җәвид улы Мингалимов, Рафаил Сөләйман улы Юнысов кебек абруйлы шәһәрдәшләребез дә Лилиябезне яклады, әлеге юнәлештәге эшчәнлегебез белән кызыксынып тордылар. Быел Чаллы шәһәренең юбилей елы иде, КамАЗ машинасы чыга башлауга да 50 ел тулды... Бөтен пазллар да туры килде дисәм, дөресрәк булыр.
Андый вакытта җәмәгатьчелек сүзе ниндидер роль уйныймы икән?
Җәмәгатьчелек сүзенә без бик игътибар итеп җиткермибез, ул ничектер читтәрәк кала кебек тоела. Ә комиссиягә җәмәгатьчелек фикереннән импульс килә бит ул. Җәмәгатьчелек фикере, язучылар сүзе, кандидатның эшчәнлеге хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Ышанып әйтә алам, талантлы әдипнең иҗатына укучылар гадел бәя бирәләр, аларның фикере, әлбәттә, искә алынмыйча калмыйдыр. Мин шулай уйлыйм.
«Татар телен болай гына бетереп була дип уйлаучылар нык ялгыша»
Факил абый, Чаллының туксанынчы еллардан ук актив шәһәр булуын беләбез. Бу нәрсәгә бәйле? Әйтик, Әлмәт тә, Буа да түгел, башкасы да түгел, ни өчен Чаллы?
Чаллы ул үзенең төзелүе белән үк шулай булгандыр – яшьләр шәһәре булып төзелде бит. Күңел түрендә ул чакта да «Без булдырабыз!» дигән канатлы, өметле шигарь яши иде. Чаллы төзелешенә килгән яшьләрнең иң мөкаддәс хисләрен чагылдыра иде бу сүзләр. «Без булдырабыз! Без эшлибез! Кешеләргә шәһәр бүләк итәбез!» – дип килгән яшьләрдә якты киләчәккә ышаныч та, инициатива да, энтуазиазим да җитәрлек иде. Бу хиссият бүген дә шәһәр сулышында сизелә.
Яшьлек үтсә дә шигарь калды...
Әйе. Безнең язучыларыбыздан Равил Вәлиевның беренче китабы да «Шәһәр бүләк итәм» дип атала иде. Шушы гаярьлек Чаллы кешесен бүгенге көнгә кадәр озатып килә. Яңа шәһәр төзелешенә килергә зур тәвәккәллек кирәк бит.
Фотографлар Николай Туганов, Камил Ситдыйков, Николай Бриклар шул вакытта эшләгән: аларның төзелешне күрсәткән фотокүргәзмәләре була иде – анда шул чор яхшы күренә. Фатир да, уңайлыклар да юк, салкын, пычрак... ә кешеләр бит эшләгән, бернәрсәгә карамыйча алга барганнар – ашкыну булган, ният булган. Бу омтылыш, ашкыну язучыларыбыз иҗатында да чагыла. Чаллы язучылары бүлеге җитәкчесе буларак, мин язучыларыбызның шушы омтылышларын, энергиясен тотып ала белергә, кирәк якка юнәлтергә тиешмендер. Шулай дөрестер дип табам.
Мәктәпләргә йөреп торасыз бит, әйеме?
Мәктәпләргә дә йөрибез, балалар бакчаларына да...
10-20 ел йөрисезме?
Мин кырык ел йөрим инде ул мәктәпләргә.
Сез елдан-ел татар теленең кулланылышы кими баруын күреп торасыз. Шушы тизлек белән барса, тагын ничә ел мәктәпләрдә сезне аңлаучылар булыр икән? Соңгы татар баласы калганчы күпме йөри алырсыз?
Тукталмаячак. Татар телен болай гына бетереп була дип уйлаучылар нык ялгыша. Әлбәттә, һәр дәвернең үз кыенлыклары булган. Тарихка күз салсак, дөнья гел үзгәрештә, географик яктан караганда да, вакыт ягыннан караганда да туктаусыз хәрәкәт, туктаусыз үзгә корылышка йөз тоту. Кызганыч, мондый вәзгыятьтә югалтулар да була. Үзгәрешләр халыклар язмышына да кагыла, яңача технологияләр, ясалма фәһемгә үрелеш... Чынбарлык, уйдырмалар чолганышы...Шул юлда нидер табыла, күп нәрсәләрне югалтабыз да.
Татар халкы да бу мәсьәләләрдән азат түгел. Безнең халкыбызның потенциаль көче бар һәм ул болай гына телсез күкегә әйләнмәячәк. Туган тел мәсьәләсендә без балалар белән җиң сызганып эшләүне дәвам итәргә тиешбез. Бөтен татарның карап торган мәркәзе – Татарстан. Бу мәсьәләдә Татарстан җитәкчелегенең эшен күздән кичерсәң, могҗизага тиң. Без – җәмәгатьчелек, гаилә, мәгариф системасында шуңа тәнгәл килерлек эш алып барырга тиешбез дип саныйм. Җавап – намуслы гамәл белән беркетелгән булсын! Бурыч шул. Гаиләдә булсын, уку йортларында булсын, җәмәгать оешмаларында булсын – без бу чакыруга лаеклы рәвештә кушыла алыйк.
Республикадагы Телләр комиссиясе эшчәнлеге шуңа бер мисал. Марат Готыф улы Әхмәтов мөмкин булганын да, хәтта, әйтер идем, мөмкин булмаганын да эшли дип уйлыйм. Бу – үрнәк! Татарстан дәүләте туган телебезне, рухыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауга никадәр күп мөмкинлекләр бирә! Без шуны санга сукмыйча «бетәбез», дип йөрсәк, гафу ителмәс иде. Эшләргә кирәк, татар телен – хезмәт, гамәл, акыл, иман гына саклап кала алачак.
Мәктәптә татарча сөйләшүче балалар күпме?
Бар.
Ләкин бит кими?
Сибгат Хәкимнең сиксәненче еллар башында әйткән сүзләре бар. Язучылар ул вакытта да мәктәпләргә йөргәннәр һәм очрашуларга әзерләнеп барганнар, чөнки аларга шигырьләрен китаптан укып түгел, яттан сөйләргә кушылган.
Сибгат Хәкимнең ике сәгатьлек программасы булган. Берсендә ул, очрашудан өенә кайткач, хатыны Мөршидә апага: «Мәктәпкә яңадан барасым килми, аңламыйлар мине», – дигән. Төрле чорлар була. Балаларның безне бик аңлаган чаклары булды. Хәзер инде бу мәсьәләдә кыенлыклар барлыгын сизәбез. Аны төзәтү юлларын эзлибез – бу язучыларыбызның язмаларында да, чыгышларында да чагылып тора һәм җәмәгатьчелек фикере булып татар аңына барып тоташа.
Әле бер яшь кеше белән сөйләштем. Баласын татар бакчасына биргән. «Нигә минем баламны татар балалар бакчасында татарча сөйләшергә өйрәтмисез? Балаларны без дә өйрәтәбез, сез дә өйрәтегез – бергәләп эшлик», – дип балалар бакчасы мөдиренә барган. Үзе татарчага соң өйрәнгән, авыррак сөйләшсә дә, татарча сөйләмен камилләштерү ягын карый. Хәрәкәт бар, туктаусыз хезмәтнең нәтиҗәсе менә шундый күренешләрдә дә чагыла. Димәк, без бушка йөрмибез.
Әйе, бушка селкенеп йөрмисез.
Бу тиз генә эшләп ата торган, тоткан җирдән сындыра торган эш түгел – алай барып чыкмый. Бу бик күп факторларга бәйле. Безгә шул факторларны өйрәнеп, телебезгә мөмкинлекләр бирә торган ниндидер аралыкларны табып, хәрәкәт итәргә кирәк.
Сез ул мәктәпләргә яратып барасызмы, әллә тиеш дип намус кушканга йөрисезме? Алардан рухи канәгатьләнү алып кайтасызмы?
Бу безнең туган телебез, әдәбиятыбыз һәм туган халкыбыз каршындагы җаваплылык. Яшь буын белән аралашу, алар арасындагы вазгыятьне белү кирәк. Мәктәпкә баргач, кайбер чакта сез күздә тоткан канәгатьләнү хисе дә булмаска мөмкин. Кайчакта зур өметләр белән дә бармыйсың, ә канатланып, очынып кайтасың – укытучыларның, җитәкчеләрнең кызыксынуын, укучыларның чыгышын күреп куанасың. Кайчакта мәктәпләрнең җитәкчеләре татар түгел, ә үзләре балаларны татар телен өйрәтүгә гаять кызыксыну күрсәтәләр, андый мәктәпләрдә кызыклы очрашулар, бәйге-фестивальләр еш була. Без бит балаларның туган телне сөйләшеп кенә түгел, җыр белән өйрәнүләрен дә беләбез. Биюләр белән дә, кул эшләнмәләре белән дә, бертуктаусыз булып торган бәйгеләр белән дә эш бара. Ләкин барыбер нәтиҗәсе без көткән дәрәҗәдә үк түгел. Ул бер ыргылышта түгел, әкренләп-әкренләп килергә мөмкин: тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Безгә бит әле бүгенге көндә бала күңеленә генә түгел, ата-ана күңеленә барып җитәргә кирәк.
Анысы тагын да катлаулырак.
Катлаулы. Бу вазгыять белән дә бәйле, чөнки глобальләшү башкачарак кабул ителде, янәсе без – глобальләшеп, «дөнья кешесе»нә әвереләбез. Ул «дөнья кешесе», янәсе, туган телен дә, рус телен дә белми яши ала, ә инглиз телен белергә тиеш имеш. Моның ачы җимешләрен татыйбыз хәзер.

«Озын итәк кисә дә, кызларга һәрвакыт сокланып карыйбыз»
Сезнең кайчакта бөтен эшегезне ташлап бакчагызда помидор үстереп кенә ятасыгыз килмиме?
Бөтен эшне ташлап китәсе килми, андый мөмкинлегем дә юк. Ә помидорны үстерәм мин, кишерне дә, кыярны да үстерәм – бакчага йөрим. Әмма ләкин көн саен түгел.
Язасыз да.
Язам да инде. Күптән түгел генә тагын бер повесть тәмамладым. Быел мин ике повесть яздым һәм бер романның дәвамын эшләп бетердем. Берничә мәкалә дә яздым.
Сезгә язу өчен нинди шартлар кирәк?
Шартлар дип инде...
Һичъюгы телефонны сүндереп куясызмы?
Юк. Беркайчан да телефоным сүнми, чөнки эш буенча шылтыратып торалар, язучылар тынгысыз халык. Тиз үпкәләүчәннәр...
Язып утырганда да һәрвакыт телефонны аласызмы?
Һәрвакыт. Мин руль артында гына телефонны алмый торам. Язып утырганда көнме ул, төнме ул – алам. Тәүлекнең төрле вакытында шылтыраталар һәм һәр шылтыраткан кешенең үзенчә бик тә мөһим сүзе, мөрәҗәгате була.
Әйсәнә, гел мөрәҗәгате булмый инде. Күп очракта сөйләшер өчен җандаш кеше кирәксенеп тә шылтыраталардыр.
Андыйлар да бар...
Бар, әлбәттә, чөнки сез сөйләшергә рәхәт кеше.
Сөйләшәм инде. Рәшит Бәшәр әйтмешли, сөйләшми кая барасың?.. Аларны тыңлап бетергәч, язуымны дәвам итәм.
Тәүлекнең кайсы вакытында язасыз?
Яшь чагында төнлә яза идем, чөнки КамАЗда эшләгәндә дә, редакцияләрдә эшләгәндә дә көндез вакыт җитмәде. Кичке 9дан төнге 2гә кадәр яза идем инде. Хәзер иртән язам. Иртәнге бишләрдә уяныла да, физзарядкалар ясап, тегеләй-болай йөреп, сигезләрдә язарга утырам, көндезге берләргә кадәр языла.
Эшкә көн саен килеп утырасызмы?
Көн саен киләм. Көн саен очрашулар, язучыларның юбилей мәшәкатьләре һ.б.. Язу бит ул бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә. Отпускада бер көн дә ял итмәдем...
Төркиягә диңгез буена да йөрмисезме?
Юк, күрәсем дә килми. Иң зур ялым – гаиләм янында. Хатыным, балаларым, оныкларым...
Хатыныгыз бер генәме?
Хатыным бер генә. Бердәнбер хатыным белән яши башлавыма илленче ел китте – быел 22 июльдә 49 ел булды.
Язучы кеше буларак бер дә гашыйк булып йөрмәдегезмени?
Анысын белмим, әмма матурлыкка сокланабыз инде. Матур чәчәккә сокланабыз...
Кыска итәкле матур кызларга?
Озын итәк кисә дә, кызларга һәрвакыт сокланып карыйбыз. Аларга бәхет телибез.
«Җырлап торган» шигырьгә тап булгач, күңел кыбырсый башлый»
Сез һәрвакыт судан коры чыга ала торган матур җаваплар бирә беләсез – гафу итегез, сезгә шундый тозсызрак сораулар бирү дә күңелле. Инде җитдирәк сорау: кичәгездә ачыш ясадым – сез көйләр дә язасыз икән.
Әйе.
Нота да таныйсызмы?
Нота беләм, әйе. Күпмедер...
Анысын кайдан беләсез? Авыл мәктәбендә укыгансыз югыйсә.
Авыл мәктәбендә дә надан кешеләр эшләми иде. Безне җыр-музыкадан Шәрифҗан абый Мирзаянов дигән абый укытты. Алабуга мәдәни-агарту училищесын бетереп кайткан егет иде ул. Һәм нота белә иде. Мин нигезен шул чакта өйрәнеп калдым. Тугызынчы сыйныфта җырлар чыгара башладым да, җырлап йөрмәгәч, онытыла. Онтылмасын өчен ноталар өйрәнеп, нота белән язып куям. Аннары инде композиция, гармония дигән нәстәкәйләрне, тональность, ритмиканы әкренләп өйрәнәсең. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Вәсим Әхмәтшин дигән легендар композитор янына йөрдем – ул да өйрәтте.
Хәзер ноталар китабын ачып теләсә кайсы көйне көйли аласызмы?
Кешенекен көйли алмыйм (вакыт жәл), үземнекен нотага сала алам.
Нинди музыка коралында уйныйсыз?
Гармун белән баян. Фортепианоны да бераз маташтырам. Көй чыгару, нота язу өчен бернинди инструмент та кирәкми. Музыка ул күңелдә яңгырый. Моңы, характеры, ритмик сурәте белән.
Сез җырларны үз шигырьләрегезгә язасызмы?
Күпчелек башка шагыйрьләргә язылды.
Беренче шигырь туамы, көйме?
Гадәттә «җырлап торган» шигырьгә тап булгач, күңел кыбырсый башлый. Зөлфәт сүзләренә язылган «Яратып кал җирдә» җырының башта музыкасы туды. Кызык ул – башта музыка туа, аннан шул музыка характерына ятышлы шигырь эзли башлыйсың.
Ничек туа ул?
Ничек туганын да белмим мин аның, баян-гармун алып утырам икән, онытылып, бөтенләй башка дөньяга кереп китәм дә, ниндидер яңа көйләр туа башлый. Шундый вакытта китап киштәсеннән бер китап алам, берничә битен ачам – миңа тиешле сүзләр килеп чыга: Мөдәррис Әгъләмнеке, Зөлфәтнеке... Мин аның ничек шулай килеп чыкканын да аңламыйм. Бервакыт матур гына көй туып азаплана, китап киштәсенә үрелдем – кулыма Рәшит Бәшәрнең җыентыгы эләкте, аның сүзләренә язылган «Туган җир» җыры белән республика лауреаты булган идем. Төрле конкурсларда гран-прилар алгач: «Нота да белмәгән кешегә гран-при бирделәр», – дип сөйләүләр дә булды инде.
Халык шагыйре Газинур абый Морат бервакыт интервьюда: «Язучылар арасында мин – бердәнбер нота таный торган кеше, дип, кайвакытта мактанып йөрим», – дигән иде.
Ул яхшырак белә торгандыр. Мин алай дип әйтә алмыйм. Зөлфәт Хәким дә нотаны ярыйсы гына белә торгандыр. Нота грамотасы – ул белеп бетерә торган нәрсә түгел. Океан. Аны беләм дип сирәкләр генә әйтә аладыр. Азмы-күпме танучылар бар инде...
Күпме җырыгыз бар һәм иң популярлары?
Ике йөздән артыктыр. Китап булып та чыктылар. Балаларга да, өлкәннәргә атап та яздым. Роберт Миңнуллин сүзләренә «Балаларның көлүләре», «Җайдаклар» күп җырланды. «Җайдаклар»ны заманында Марат Фәйрушин да җырлады. Музыка-сәхнә дөньясыннан ерактарак торгач, җырны дөньяга чыгару өчен артыннан йөрү вакытны күп ала, шуңа ул эш белән бик шөгыльләнмәскә тырышам – язам да куям. Үземнең иҗат кичәләрендә яңгырап ала инде. Яки кемнәрнеңдер юбилей кичәләре өчен кирәк була.
Үзегез җырлыйсызмы? Көй язган кеше җырлый белми түгелдер.
Элек җырлый ала идем, хәзер тавыш утырып бетте инде, тавыш – инструмент, аны һәрдаим көйләп тору кирәк. Бу – таләп. Җырлау сәләте күпләргә бирелгәндер, ләкин аны нык чарларга кирәк, мин аны үзем өчен булмас эшкә санап, җыр белән шөгыльләнмәдем. Вакыт кызганыч…
«Җиткерәсе» килү сыйфаты булган кеше барыбер «җиткерерлек» бер кәлимә сүз таба ул»
Сез беренче чиратта шагыйрьме, прозаикмы?
Күңелдә шагыйрьлек яши дип уйлыйм үземчә.
Халык шагыйре булачаксызмы, әллә халык язучысымы – ул зур исемне алыр вакыт җиткәч?
Бирсәләр, алырбыз, Аллаһ боерса. Ул яктан караганда, проза әсәрләре күбрәк. Прозаик буларак күбрәк билгеле булсам да, күңелдә – шигърият. Минем бит кандидатлык диссертациям дә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин шигърияты буенча иде. Шигърияте көчле татарның, анда барысы да бар.
Кемдер «Шигърият – ул яшьлек» дигән иде. Шагыйрь аннары прозага күчә бара янәсе.
Фәкать шулай. Минем яшькә җиткәч, мәхәббәт дип, шашынган-очынган булып, гыйшык-мыйшык шигырьләре язу – көлке кебегрәк. Мин шулай уйлыйм. Өлкән кешеләрнең мәхәббәт турында язуларына сәерсенеп тә карыйм бугай, әллә бер билгеле яшь чиген үткәч кайберәүләрдә мәзәклек халәте башлана микән?.. Өлкән кешегә шигырь ишеге ачык – гамьле, фәлсәфи, яшәү мәгънәсе турында язу килешә төсле аларга. Яз да яз! Кабатланмас шигырь үрнәкләре бирә алсаң... Шигырь язу чорын матур гына үттем, хәзер мин җанда йөргән фикеремне, дөньяга карашымны прозага салам.
Быел, мәсәлән, Тукайлар чорындагы яшьләр хәрәкәте һәм бу хәрәкәткә Тукай белән Фатих Әмирханның ничек йогынты ясаулары турында повесть яздым – «Тукай йолдызлыгы» бәйгесендә I урынны алды. Мин ул теманы күптән өйрәнеп килә идем инде, кызыклы чор шул ул. Аллага шөкер, бу чор чыганакларга бик бай һәм шактый өйрәнелгән дә, чөнки Совет чорында да ул чорны өйрәнергә мөмкин иде.
Ул чордагы шәхесләрдән кем күтәрелмичә онытылып калган дип саныйсыз?
Ул дәвердә актив булган бик күп язучылар һәм җәмәгать эшлекләре телгә алына, Мотыйгыйлар, Шәрәфләр, Аппаковлар, Казаковлар... Мәгърифәтчеләр, милләтне алга җибәрергә омтылучылар, башка меценатлар. Берсен дә онытмаска кирәк тә бит...
Мотыйгый дигәннән, Тукай премиясенә кандидатларны тәкъдим иткәндә, бераз ул темада шау-шу булып алды...
Шау-шу дип инде... Тукайның формалашуында Мотыйгыйның ролен кире кагу – шул хәтле гаделсезлек. Камил Мотыйгый, Мотыйгулла Төхфәтуллин хәзрәт, андагы мохит... Мохит урнашуга бит кемдер сәбәпче була. Сүз башында Чаллы шәһәре бүгенге көндә актив дигәнбез икән, активлыкка сәбәпчеләр байтак, болай гына булмый ул.
Факелы бар Чаллының.
Мин алай дип әйтә алмыйм, ләкин мохит бар һәм аның булуына сәбәпче шәхесләр булды һәм бар. Тирәңдә тулы бер мохитны әйләндереп торырлык көч һәм акыл булырга тиеш. Шуңа күрә Тукайның рухи өлгерү шартларын беренче булдырган шәхесләрне онытырга ярамый.
...һәм Тукай нидер әйткән икән, ул да адәм баласы.
Андый нәрсәкәйләр безнең язучыларыбыз яки сәнгать кешеләре арасында булгалый инде. Мин бит төрле җирләрдә эшләгән кеше: карыйсың, бер кеше икенче кеше турында әллә нәрсәләр әйтеп бетерә, икенче карыйсың, тегеләр очрашып, очрашканнарына куанышып, сөйләшеп туймыйлар... Ишеткәннең барысын да чынга алып йөри башласаң...
Андый сүзләрне онытырга кирәкме?
Әйе. Кешегә бәя биргән булып маташудан бик сак булырга кирәк. Тукай чорында да, бүген дә.
Язучылар эмоциональ халык...
Эмоциональлектән бигрәк, тел чарлау, үткен итеп әйткән булып, үзара көлешү. Уфада «Йөрәк сүзе» дигән бик зур бәйге үткәрәләр. Бер елны Язучылар берлегеннән берничә кешене шунда җибәрделәр. Төнлә автобус йөртүче йоклап китмәсен дип, мин сөйләнеп барам. Бер язучының 70 яшьлек юбилеен үткәрүе турында сүз чыккач: «Әле аның алтмыш бише узды гына бит», – дип шаяртып куйдым. Арадан берсе колагына «киртеп» куйганмы, Казанга кайткач, ул язучыга: «Факил синнән көлеп барды», дип җиткергән. Теге язучы акыллы булды, ишеткәнен белдерде, ләкин үч сакламады, алга таба да җылы аралаштык. Менә шулай шаярудан да гаугага тартым нәрсә туарга мөмкин, «җиткерүче» кешеләр һәрвакыт була – кемдә ниндирәк шәхси сыйфат бит...
Андый гына юмор да ярамагач, бу инде авызны үлчәп ачарга кирәк дигән сүзме?
Авызны үлчәп кенә йөреп тә булмый инде, һаман да шаяртабыз. «Җиткерәсе» килү сыйфаты булган кеше барыбер «җиткерерлек» бер кәлимә сүз таба ул.
Ниндидер сәбәп белән үпкәләшеп, сезнең белән аралашмыйча йөргән язучылар бармы?
Миңа үпкәләп йөргән кешене күргәнем юк.
Ә үзегез үпкәләп йөргән кешеләр?
Нигә үпкәләргә? Шәхесем ошамый икән – бер әйбер, язган әсәрләремә тәнкыйть булса, рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Узган ел бер әсәрем чыккач, Нәбирә Гыйматдинова: «Шундый-шундый кабатлауларың бар», – диде. Аның кебек тәҗрибәле язучы киңәшен эләктереп алырга кирәк. Әсәргә кагылышлы тәнкыйди сүзләрне рәхмәт әйтеп кабул итәм.
«Чаллының әдәби әсәрләргә рухландыру перспективасы әле алда дип уйлыйм»
Тагын бер теманы сөйләшеп алабыз да, җибәрәм сезне. Чаллыда хөрмәтле язучы Зифа Кадырова яши. Татарстан Язучылар берлегенә кермәде инде ул. Чаллыдагы төрле әдәби кичәләргә, язучылар катнашкан төрле тусовкаларына килгәлиме? Чакырасызмы?
Кичәләргә килә. Бүлек каршындагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсе белән аралаша, чөнки анда аның үз мохите, аңа анда уңайлы. Чаралар хакында берләшмәгә хәбәр итмичә калмыйбыз. Татарстан язучылар берлегенә мин аның бөтен документларын әзерләп китергән идем. Ркаил Зәйдулла да чакырды. Ләкин ул Уфада Башкортстан язучылар берлегенә кергән – туган ягы булганга, күрәсең. Димәк, ул аңа якынрак.
Димәк, андагы татар язучылары сафларын ныгытачак.
Ныгытса, бик яхшы булыр иде.
Хәзер Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге татар театры бинасында утыра. Яңа бина Чаллыда татар мохите һәм татар әдәбияты үсешенә тәэсир иттеме?
Әйе. Элек театр бик уңайсыз шартларда эшли иде, хәзер режиссер да иркенәеп эшли, артистлар да иркенәеп уйный. Безнең дә әдәби чаралар уздыру мөмкинлеге артты – Кече зал бар, күренекле, дәрәҗәле язучыларыбызга Зур залда үткәрү мөмкинлеге дә булгалый. Коворкинглар, перфоманслар – бар да бар. Театр җитәкчелеге безгә яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә. Без дә аларның эшчәнлегенә зыян китермибеәз дип уйлыйм. Бергә булуның зыяны юктыр.
Тагын бер сорау калган икән. Чаллы турында иң билгеле әсәр - Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы. Миңа ул әсәр ошый, Чаллы шәһәренә катнашым булмагач, эчтәлеге борчымый да. Чаллының шушы әсәр аша дөньяга чыгуы сезне борчымыймы?
Яңа шәһәр төзелешенә төрле хисләр-уйлар-ниятләр белән килгән яшьләр гаиләләр төзеп, үз тормышын оештырган арада балалары үсеп җиткәнне дә сизми калдылар. Үсмерчак – кеше тормышының иң катлаулы чоры. Үзегез беләсез, ул яшьтә төрле агымнарга ияреп китү бик җиңел. Менә шушы катлаулы чорлар турында язылган әсәр ул. Уйландыра торган әсәр, Аяз Гыйлаҗев исемендәге Чаллы Татар драма театры режиссеры Олег Кинҗәгулов әсәргә нигезләнеп шәп спектакль чыгарды. Әгәр инде без, шуңа карап, ул елларда Чаллыда вәзгыять шулай гына булган дип уйлыйбыз икән, бусы дөрес түгел.
Шамил күтәргән темалар бар иде, хәзер дә проблемалар юк түгел, шул ук вакытта яшьләрнең бер катламы арасында никадәр омтылыш, идеяләргә ышаныч, яшьлек дәрте... Бер дигән гаиләләр корып, бер дигән балалар үстерүчеләр күпме! Бүген инде ул балалар җәмгыятькә файдалы кешеләр булып җитешкәннәр – шунысын да онытмаска кирәк. Масштабы буенча, уйлавымча, матур, сагынып искә алырлык күренешләр күбрәктер. Мин үзем дә шушы уңай күренешләргә кушылып китеп, янып, дәртләнеп эшләп йөргән кеше бит.
Шушы дәртле Чаллыны күрсәткән бөек әсәрләр туармы икән?
Туар. Темалар күп. Элегрәк язылган әсәрләргә тукталып тормыйм, яңа әсәрләргә күчәм. Чаллыда, мәсәлән, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе балаларының Эзләү төркеме эшли. Мәктәп директоры Эльмира Шәрипова фатыйхасы белән, яшүсмерләр, педагог Ольга Шистерова җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышы узган җирләргә барып, солдатларның сөякләрен казып чыгарып, аларның кем булуын ачыкларга тырышып, зурлап җирләп йөрүләре турында «Алар безне эзлиләр» дигән повесть яздым. Шушы Чаллы шәһәрен төзегән кешеләрнең балалары һәм оныклары алар! Игътибарга алынырлык тәрбияви гамәл дип саныйм аларның хезмәтен.
Әлфия Ситдыйкованың КамАЗ заводына зур өметләр белән килгән авыл кызының формалашуы турындагы әсәре бар. Сирень Якупованың гаять кызыклы психологик бер әсәрен әйтә алам. Ул хәзер дә урамнарда күренгәли торган «Ока» машинасы заводының соңгы эш көне турында. Андый әсәрләр туып тора. Чаллы шәһәренең юбилее уңаеннан әдәби бәйге игълан ителеп, Россиядән 78 автор катнашты, анда төрле жанрлар бар – араларында кызыклы әйберләр дә булуы көн кебек ачык. Чаллының әдәби әсәрләргә рухландыру перспективасы әле алда дип уйлыйм.
Рәхмәт, Факил абый!
