«Фәйзуллин йөзүләре»нә Равил Фәйзуллин килмәсә дә, Фәйзуллинсыз үтмәде. Онык шәп йөзә
Быел «Фәйзуллин йөзүләре» беренче мәртәбә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның үзеннән башка узды. «Авырган хәлдә кешегә күренәсем килми», – дигән шагыйрь, каләмдәшләрен фатихасын биреп Апаска озатканда. Каләмдәшләре белән оныгы Ильясны да җибәргән.

Шулай итеп, язучылар һәм «Фәйзуллин йөзүләре»нең актив катнашучылары быел Апас күлен сынап карады. «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган әдәбият-спорт бәйрәме программасы 3 өлештән торды: башта районның үзәк китапханәсендә Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсе, аннары – йөзү, аннары – җырлы пылау.
Очрашуга күренекле шагыйрьләр Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, танылган язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Рөстәм Галиуллин, Вакыйф Нуриев, язучы-артист Алмаз Хәмзин, яшь шагыйрь Дания Нәгыйм, журналистлар Данил Гыйниятов, Динара Әхмәт кайткан иде. Үзләре хуҗа да, кунак та буларак Апас районы язучылары Хәбир Ибраһим һәм Гөлүсә Закирова да катнашты.
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин: «Шундый матур бәйрәмне үткәрү өчен безнең районны сайлавыгызга рәхмәт. Без Равил абыйның үзен дә бик көткән идек. Безнең котлау сүзләрен аңа җиткерерсез. Язучыларыбыз татар телен саклауга һәм аны киләчәк буынга җиткерүгә зур көч куя – моның өчен рәхмәт сезгә. Тел байлыгын арттыру өчен, барыбызга әдәбиятны укырга кирәк – моны яхшы аңлыйбыз».
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Апас районында «Фәйзуллин йөзүләре»н һәм бу очрашуны үткәрү – безнең өчен зур мәртәбә. Язучыга үз укучысы белән, китапханәчеләр, укытучылар белән очрашу – ул үзе бер гомер. Сез булмасагыз, без дә булмас идек, асылда без сезнең өчен язабыз. Бүгенгене анализлап, узганнарны хәтерләп һәм киләчәкне фаразлап язабыз. «Фәйзуллин йөзүләре» әдәбият-спорт чарасының ярты гасырлык тарихы бар. Ул шул еллардан бирле гел дәвам итеп килде, кызганыч, Равил ага авырып китте, аяклары авырта. «Авырткан хәлдә кешегә күренәсем килми», – ди. Борчылмыйк, әле Равил абыйның аяклары төзәләчәк».
Ркаил Зәйдуллин Апас Үзәк китапханәсенә Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында чыккан китапларны тапшырды. «Фәйзуллин йөзүләре» чарасының актив катнашучысы галим Булат Хәсәнов китапханәгә әтисе – академик, әдәбият галиме Мансур Хәсәновка багышланган китапларны тапшырды. Ә Апас районы җитәкчелеге Равил абыйның үзенә бүләкләр әзерләп куйган икән – аларны оныгы Ильяска тапшырдылар. Оныкларының Мәскәүдә яшәп тә чиста татарча сөйләшә алуы – Равил Фәйзуллинның горурлыгы. Быел да Ильяска сүз кушып, аның татарча фикерләү сәләтен һәм җавап бирә алу осталыгын тикшереп караучылар булды – егет сынатмады.
Шагыйрә Дания Нәгыйм: «Кызганыч, Равил абый кайта алмады. Аның бөтенебезне туплавы үзе ни тора! Ул безне әдәбият тирәсендә дә, спорт тирәсендә дә берләштерә. Равил абый – безнең йөзек кашыбыз. Бүген бирегә кайтканчы аның белән сөйләшеп алдык. «Минем кайту-катмавым – икенче мәсьәлә, традициянең дәвам итүе кирәкле», – ди. «Мин булмаганда да дәвам итеп торуын телим», – диде. Ул «бу йөзүләргә күбрәк кеше катнашсын иде» дигән теләкләрен җиткерергә кушты. Бу традицияне дәвам итәргә кирәк. Равил абый – әдәбият ягыннан да, спорт ягыннан да үрнәк шәхес. Ул миңа: «Иҗатта әтиең булырмын», – дигән сүзләр әйтте. Һәрчак янәшәдә булсын иде ул».
Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев: «Мин моннан 1 ел элек кенә шушы залда бөтен районнан җыелган әдәбият сөючеләр алдында чыгыш ясаган идем – матур очрашу булган иде. Әле дә Апасны сагынып яшәдем. Апас ягы язмышым белән бәйле, чөнки «Казан утлары»нда басылган беренче мәкаләм – Җамал Вәлиди турында «Югалмас мирас эзеннән» (Җамал Вәлиди Апаста туган. – авт.). Җамал Вәлидине пропагандалау һәм реабилитацияләү юлында байтак эшләргә туры килде. Соңгы язылган «Ак кәгазь нигә саргая» да аның язмышына бәйләнгән. Әлбәттә, бездә дөреслекне ачып салу һәрвакытта да хупланмый, шуңа да карамастан, без вакыт-вакыт хакыйкатьне язып калдырырга тиеш.
Апас турында сүз чыккан икән, тагын бер авырткан җирем – Шәүкәт Галиев. Ул – татар балалар поэзиясендә зур шагыйрь. Шәүкәт Галиев исемен республика күләмендә пропагандалау безгә җитенкерәми. Кичәге депутатлар турында ешрак кайгыртабыз. Без Җамал Вәлиди, Шәүкәт Галиев кебек фидакарьләрне онытырга тиеш түгел.
Равил Фәйзуллинга килгәндә, мин университетка укырга килгән заманда дөньяда Равил Фәйзуллин шаукымы иде. Әдәбият дөньясына килгән һәр яшь кешенең телендә Фәйзуллин иде. Профессорлар Фәйзуллин белән мавыкканны яратмыйлар иде. Миңа Равил Фәйзуллинның «Башны салларга салып китәргә иде агып» дигән сүзләрен генә укыгач та, мондый шигъри җанлы шагыйрьләр күптән татар әдәбиятында күренмәгән кебек тоела иде. Әлбәттә, шагыйрь гомере буе бер дәрәҗәдә яза алмый. Ләкин әдәбиятка кергән заманда ул уникаль шәхес иде, илкүләм вакыйга булып шигъри сүзне яңгыраткан шагыйрь. Аның йөзүләре дә, китабы да вакыйга булырга тиеш. Оештыручыларга зур рәхмәт!»
Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев: «Равил Фәйзуллин белән танышканда, ул Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли иде. Ике шигырь сөйләде: берсе – «Менә без дә үсеп җиттек, әни», икенчесе – «Кер чайкыйлар кызлар». Шул ике шигырьдән миңа дөнья ачылып китте. Ничек язарга икәнен белмичә алама шигырьләр язып йөргән малай, тагын да әллә кая кереп китеп, «бозылып калды». Аның «Кер чайкыйлар кызлар» шигыре болай тәмамлана иде:
«Кер чайкыйлар кызлар.
Тезләрендә – Кояш!
Күзләрендә – Яз!
Ярымачык күкрәкләре
оялган күк бераз».
Бер елдан имтихан биреп университетка кергәндә, сочинениене аның шигырьләре белән ирекле темага яздым. 250 кешедән 5 кеше «5»ле алдык, шуның берсе мин идем. Моны Фәйзуллин аркасында дип әйтергә кирәк инде. Әлмәттә яшәгәндә ул бадминтон уйнау белән мавыга иде, Казанга килгәч, теннис уйный башлады. Йөзүгә аннан соң килеп керде. Һәр кешенең язудан кала бер шөгыле була. Миргазиян Юныс кыйммәтле агачлардан скульптуралар ясый иде, Зәки Зәйнуллин да агач фигуралар кисә иде, Илдар Юзеев гармунда уйнады, Ренат Харис рәсем ясый... Фәйзуллин йөзү белән мавыкты инде. Аның йөзгәнен карарга элек Маркиз утрауларына Гариф Ахуновлар, Сибгат Хәкимнәр җыелып бара иде... Хәзер язучыларга 90га җитү берни тормый, безнең 90 яшьлек 10нан артык язучы бар. Равил Фәйзуллинга озын гомер телим».
Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев: «Равил абый, эшкә килгәч, безнең редакциягә кермичә калмый, миңа да, сезгә дә аның белән күрешеп торырга язсын! Сүземне шуның белән йомгаклыйм»,
Язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Равил Фәйзуллин «Татмедиа»га эшкә килгәч, үз кабинетына түгел, «Казн утлары»на керә. Аны безнең редакциядә һәр кабинетта көтеп алалар. Кызлар чәй ясап эчертә, Вакыйф абый да көтеп ала. Равил абый безнең редакциядә әле дә эшли кебек, чөнки ул биредә 24 ел баш мөхәррир булган. Мин инде биредә 8 ел эшлим, төрле төбәкләргә укучыларыбыз янына баргач, әле дә: «Баш мөхәррирегез Равил Фәйзуллин нихәл?» – дип сорыйлар. Чөнки «Казан утлары» дигәч, Равил Фәйзуллин искә төшә, Равил Фәйзуллин, дигәч – «Казан утлары». Равил абый – әдәбиятыбызның йөзе, исән-сау булсын!
Апас районына килгәч, шунысын да әйтим: сезнең бик зур язучыгыз бар – Тәүфикъ Әйди. Киләсе елга аның тууына 85 ел була. Минем кандидатлык диссертациям дә аның исеме белән бәйле. Киләсе елга танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановның да юбилее – аның турында әсәр яздым. Киләсе елга аның да китабы чыгар, Алла бирсә».
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: «Күпләр «шагыйрь ул җир белән күк арасында яши» дип уйлыйлар, салават күперендә аягын асылындырып утыра, фәрештәләр әйтеп торганны кәгазьгә төшереп тора, дип уйлыйлар. Монда чынлык та бар, ләкин шагыйрьләр – алар җир кешеләре. Бу җәһәттән харизм билгеләре Фәйзуллинда бигрәк тә күп, аның йөзүе дә шуннан килә. Бу күркәм мәҗлестә аны «ярты гасыр йөзә» диделәр, юк, ул 83 ел йөзә. Мин мәктәптә анатомияне яратып укыдым – ана карынында су була, һәм Фәйзуллин йөзәргә ана карынында ук өйрәнгән. Әлбәттә, анда – тар мәйдан, Фәйзуллин, дөньяга тугач, бөтенләй иркенлеккә чыккан. Без аның белән «Аккош күле»ндә янәшә яшибез. Ул көн саен Аккош күлен берничә мәртәбә әйләнеп йөзә. Ул Татарстандагы бөтен сулыкларны йөзеп чыкты инде. Эстониядә Татар күле бар, Ерак Көнчыгышта Татар бугазы бар – киләчәктә аларда йөзергә дә ниятли. Йөзсен! Амин!»
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат: «Фәйзуллин йөзүләре»нең китап язарлык 50 елга якын тарихы бар. Ул йөзүләрнең беренче шаһитлары – без. Мин шул вакытта язылган «Йөзү» дигән шигыремне укыйм.
«Ышанмасак та үзебез юк-бар имеш-мимешкә,
Алтын тарак эзләп кенә чумган идек инешкә.
«Йөзә беләсеңме?» – диеп сорап тормады заман,
Бүген менә, колач салып, Иделгә кереп барам...»
Артист-язучы Алмаз Хәмзин «Фәйзуллин йөзүләре»нә багышланган бер юморескасын (ә бәлки, булган хәл турында истәлектер) укыды. Фәйзуллин башындагы кигәвенне «Мәдәни җомга» газетасы белән бәреп үтерүе турындагы юморесканы ул ел саен укый. Хәер, газета үзгәрергә мөмкиндер.
Хәбир Ибраһим үзе көй язган 2 җырны җырлады: берсе – Ркаил Зәйдулла шигыренә, икенчесе – Марсель Галиев шигыренә язылган иде.
Аннары, Ркаил Зәйдулла соравы буенча, Карамасар авылында китапханәсе булып эшләүче шагыйрә һәм автор-башкаручы Альбина Бәширова җырлады.
ххх
Әдәбият һәм спорт бәйрәменең икенче өлеше Апасның төзекләндерелгән пляжында узды. Күлгә 12 язучы (арада язмаучылары булса да, «Фәйзуллин йөзүләре» проекты кысаларында барысын да «язучы» дип атыйбыз) керде – 10 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Алар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, төрле дистанцияләрдә күлдә йөзделәр. Иң зур дистанциядә – билгеләп куелган агачтан да ераграк китеп – «Фәйзуллин йөзүләре»нең актив катнашучылары: телевидение журналисты Данил Гыйниятов белән КФУ доценты Булат Хәсәнов, шулай ук, Равил Фәйзуллинның оныгы Ильяс йөзде. Кемнәрдер билгеләп куелган озын агач яныннан борылды, кемнәрдер агач яныннан ярга чыгып, җәяүләп кайтты, кемнәрдер яр буенда гына чупылдады. Кемнәрдер ярда гына – «спасательный пост» будкасы янында гына басып тордылар. «Без – әдәбиятта тирән йөзүчеләр», – диделәр алар. Гәрчә суга кермәү сәбәпләренең берсе – йөзү костюмын алып килергә оныту булырга мөмкин булса да.
ххх
Ниһаять, йөзүчеләр йөзде, Апас күлен һәм төзекләндерелгән пляжын мактый-мактый киенгәч, борыннарны кытыклап пылау исе килгән якка атладык. Пылавы телне йотарлык тәмле иде. Күмерле самавыр чәе эчә-эчә, Алмаз Хәмзин җырлавын, язучылар тормышыннан мәзәкләр һәм Рүзәл Мөхәммәтшин шигырен тыңладык.
- Язучыларны Апаста үткән сәгатьләрен бәйрәмгә тиң итеп оештырган районның мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Минһаҗиевка барлык язучылар исеменнән рәхмәт.
Бүген Равил Фәйзуллинның үзе белән сөйләшеп алдык: «Равил абый, сез бит бәйрәмнең традиция булып кереп китүен телисез. Шуңа «тестирование» ясаган кебек юри килмәдегезме соң әллә?» – дип сорап куйдым. «Әйбәт үткәреп кайткансыз бит, киләчәктә дә үтсен иде ул», – диде Равил абый. Аллага шөкер, тавышы көр чыкты, Равил абый терелгән һәм Аккош күлендә йөзә башлаган, дип уйлыйбыз, димәк.
Ә Ркаил Зәйдулла әле «Фәйзуллин йөзүләре»нең Тау ягында алга таба да үткәрәчәкләрен искәртеп куйды. Язучыларның су буендагы бигүк матур күренмәгән фотоларын чыгармаска, дип тә кисәтеп куйды... хәер, кисәтмәде, ипләп кенә сорады. Ярар соң, матурларын гына чыгарырмын, язучылар йөзү костюмнарын гына онытмасыннар...