«Фәйзуллин йөзүләре»: Мәктәптә иҗатын өйрәнгән язучылар каршыңда плавкидан гына торса...
4 көн элек отпускта Эгей диңгезе яр буенда төрек егетләренең суга сикергәнен карап торган булсам, кичә Чулпан күле яры буенда татар егетләре һәм ир-атларының суга чумганын, йөзгәнен, чупырдаганын карадым. Бу – 45нче «Фәйзуллин йөзүләре» иде.
«Фәйзуллин йөзүләре»ндә беренче тапкыр. Ә бу чара инде 45нче тапкыр үткәрелә. Шул хакта уйландым. 45 ел гына да түгелдер әле, тагын да күбрәктер... Бу саннан чыгып исәпләп карыйм. 4 августта бу хәрәкәтне барлыкка китергән Равил абыйның үзенә 80 яшь тула! Бу традиция аның ярты гомерен яши, ә миңа, бу традиция яшенә җитәр өчен, яшәгән кадәр яшисе бар.
Еллар дәвамында бу чара киңәя, форматын үзгәртә барган. Бер сулыкка ике кермәдек, диләр. Әле ул сулыклар Татарстанда гына булмагандыр.
Хәзер бәйрәм язучыларның халык белән очрашуыннан башлана. Быел Биектау районы Олы Кавал авылы йөзүчеләрне җыйды. Җәй уртасының эссе бер көнендә авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулган иде. Килгән халыкны коймак, чәйләр, җиләк-җимешләр тулы өстәлләр, җыр-бию белән каршы алып торалар. Язучыларны берәм-берәм тотып алып, апалар фотоларга төшә. Мәдәният йорты янындагы өйнең капка төбенә, ышыкта, сандугач балалары кебек, авыл картлары тезелеп утырган.
Халык кереп утырды, ә бәйрәм башланмый да башланмый. Урам ягыннан Алмаз Хәмзин җырлаган тавыш ишетелә. Карап керим, дип чыгып бара идем, урамга ук чыгып җитә алмадым. «Башлыйбыз, башлыйбыз!» – дия-дия, җил-җил атлап кергән абый каршыма очрады. Мин дә алар артыннан кире кердем. Ул кереп утыруга, алып баручы чыкты.
Бәйрәмнең мәдәни-әдәби өлеше көтмәгәндә генә «бөтенроссия» дәрәҗәсендә узды. Азәрбайҗан татар яшьләре концерт программасы әзерләп килгән. Алар үзләре Болгарда уза торган фестивальгә килгән булган, килгән-килгән көе бу бәйрәмгә дә ямь өстәп чыктылар.
«Фәйзуллин йөзүләре» бәйрәме турында бүген генә белдем. Миңа бик ошады, кызыклы идея. Үземә дә йөзәргә тәкъдим иттеләр, бу юлы булмас, тик бер катнашырмын, дип уйлыйм. Бу – мәдәният һәм спортны берләштергән бик матур традиция. Мондый ысуллар яшьләрне дә җәлеп итә, дип уйлыйм, – диде миңа Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диас Әхмәтҗанов.
Алар гомумән күл тирәсенә төшеп тә тормады...
«Равил абый йөзә икән, Аллага шөкер!»
Азәрбайҗан татарлары бу турыда белмәгән кебек, районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов Равил Фәйзуллинның йөзгәнен белмәгән. Ишек төбендә очраган абый булып чыкты ул.
Бу чараны үткәрү турында хат килгәннән соң, без инде башта: «Равил абый йөзәме икән?» – дип аптырап калган идек. Нишләп белмәгәнмендер инде мин аны. Йөзә икән, Аллага шөкер! Олпат язучыларның безгә килүе – зур шатлык. Без үзебезне әдәбиятлы як дип саныйбыз. Бездән чыккан язучылар һәрвакыт бездә кунакта була, элемтәдә торабыз, юбилейларын үткәрәбез. Алар да, безгә кайтып, бушка эшлиләр: әдәби түгәрәк җитәклиләр, китап чыгарырга булышалар. Шуңа күрә язучы, әдипләрдән башка дөньяны күз алдына китереп булмый. Шул йөзгән өчен, Равил абый, сезгә зур рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Иҗатыгыз өчен аерым әйтербез. Ркаил әфәнде, сезгә дә безнең районны сайлап алган өчен рәхмәт. Кунак кызы гел килмәс, дигән кебек, бу кадәр язучылар гел җыелып бетми, – дип, Язучылар берлеге башлыгына рәхмәтен дә әйтте.
«Фәйзуллин йөзүләре» милләтне берләштереп тора...
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бәйрәм белән котлады:
Халык белән очрашу – безнең өчен бик зур бәйрәм. Сезнең өчен дә бәйрәм булып истә калсын иде. Фәйзуллин инде – безнең аксакал, иң олпат шагыйрьләребезнең берсе. Бу чара безне – милләтне берләштереп тора. Мин Биектауга еш киләм. Рәхмәт сезгә шушы эссе көндә эшләрегезне калдырып килгән өчен. Монда әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар, шуңа күрә кайберләрегезгә Рәхмәт хатлары алып килдем, – диде ул һәм бүләкләрен тапшырды. Иҗатчыларның һәрберсе үз сүзеннән соң шигырь укыды.
«Кемгәдер мәшәкать ясаганбыздыр»
Аннан бу бәйрәмнең сәбәпчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзе халык алдына чыкты.
Көне дә бик матур туры килде. Бу якларга аерым атап килгәнем юк иде, өйрәнеп кенә беләм. Биектауны Казанның бер почмагы дип санарга буладыр инде. Уйлап карасаң, бу – ханнар җире. Сез – варислары. Бу яклардан татар тарихында эз калдырган кешеләр күп чыккан, мәсәлән, Садри Максудины алыйк. Безгә алар калдырган мирасны дәвам итәргә кирәк. Без тарихка тугры булырга тырышабыз. Без инде йөзәргә дип чамалап та килдек. Кемгәдер мәшәкать ясаганбыздыр, ләкин күлләрегез бик матур. Бу 45нче тапкыр була инде. Башта ул кечерәк күләмдә иде, аннан киңәйде. Бу, үзенә күрә, иҗат кешеләре өчен көтеп алган Сабантуй. Йөзәрбез, безгә халык та кушылыр, дип уйлыйм. Ринат әфәндедән: «Кушылып йөзүчеләр булырмы?» – дип сораган идем. Кисәк кенә җавап бирмәде. «Бар» дип әйтәсе килә, ләкин... Мин инде бераз дулкынланам, тик йөзәрбез, Алла теләсә, – диде ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Равил Фәйзуллинны әдәбиятта Гулливер итеп саный.
Равил абый безнең өчен – тере һәйкәл. Без аны үзебез белән алып йөрибез, кешеләргә күрсәтәбез. Менә чын язучы нинди була. Хәзер әдәбиятта лилипутлар чоры, дип саныйм. Бердәнбер Гулливер булып Равил абый йөри. Без дә аңа өскә карап илһамланып йөрибез. Күз алдына китерегез: 45 ел дәвамында бу йөзүләрне үткәрә. Нигә үткәрә икән, дип уйладык. Шундый фараз туды: Татарстан язучылары арасында яза белгән һәм яза белмәгән язучылар бар. Равил абый аларны йөзә белгән һәм йөзә белмәгән язучыларга бүлгән. Ул йөзә белгәннәрен генә җыйган, – ди ул.
«Без олыгайдык, ә Фәйзуллин яшь калды»
Шагыйрь Газинур Морат бу чараны заман телендә «уңышлы проект» ди.
Бу йөзүләр чишмә булып башланган иде. Ул вакытта без дә, Фәйзуллин да яшь идек, әмма без олыгайдык, ә ул яшь калды. Ул – әдәбиятта да, тормышта да киң колач белән йөзгән кеше. Суда йөзүе дә уңышлы проект булып чыкты. Бу йөзү брендка әйләнде, хәтта рәсми төс ала башлады, – диде ул.
Рәсми төс алуы һәм Равил абый әйткән «мәшәкать» бергә йөридер инде ул. Рәсми төс алуы коенырга яраган сулыкларны да чикләргә мөмкин бит әле ул.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бу бәйрәмне, Равил абыйның юбилей чараларының башлангычы, ди. Әйткәнемчә, 4 августта Татарстанның халык шагыйренә 80 тула.
«Кешенең йөзүе – ул аның очуы»
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров адәм баласының гасырлар буе очарга хыяллануы турында фәлсәфи уйларын җиткерде.
Адәм баласы электән очарга хыялланган. Борынгы заманда ук, мәгарәдән башын тыгып, кошларның очканын күзәткән, сокланган, көнләшеп тә куйган. Үзенә канатлар ясап караган, тау башыннан очарга теләгән – егылып төшкән. Гасырлар дәвамында кеше очарга ымсынып яшәгән. Без төштә дә еш кына очабыз. 60нчы елларда Равил Габдрахман улы белән сөйләшеп утырабыз. Мин инде бу теманы күтәрдем. «Нигә кеше канатлы түгел икән?» – дим. «Нишләп канатлы булмасын? – ди. – Кеше дә оча. Дәрьяда колач җәеп, ятып йөзә һәм бу – кешенең очуы», – диде. Бу минем өчен ачыш булды. Дәрья киңлегендә кеше рәхәтләнеп йөзә, бу – чын мәгънәсендә очу. Аяклары зәгыйфь балалар да суда йөзә, бу – чыннан да могҗиза бит. Равил Фәйзуллин 45 ел кешенең очуын үз мисалында раслап килә. Фәйзуллиннарга йөзү җене ияләшкәндер. Үткән гасырның 50нче елларында Искәндәр Фәйзуллин булган, ул зур арага йөзгән. Ул – бик сирәк йөзүчеләрнең берсе булган. Равил Фәйзуллин, киләсе елда Ерак Көнчыгыштагы «Татар бугазы»нда йөзеп булмасмы, ди. Мин ул якларда 2 ел хезмәт иттем, «Татар бугазы»н үз күзем белән күрдем. Киләсе елда «Татар бугазы»на бергә барырбыз, дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.
Алмаз Хәмзин өч тапкыр Фәйзуллин башына суккан
40 еллап инде бу чараны калдырмаган (әмма барысында да йөзмәгән) Алмаз Хәмзин бер кызыклы хәлне искә алды.
Карыйм, Фәйзуллин сөйләшеп тора, ә баш түбәсенә кигәвен кунган. Мин «Мәдәни җомга»ны йомарладым, әкрен генә килдем дә башына берне «манчыдым». «Нәрсә миңа сугасың?» – ди. Менә кигәвен иде, дим. Кешеләр көлә. Фотографлар күрми калган. Шундый кадр! Кабатларга кирәк, диләр. Кигәвенне чирәмнән эзләп таптым, шул ук урынга утыртып куйдык. Хәзер инде Фәйзуллин алай ук төз басып тормый. Йөгереп килеп ямадым. Ерактарак торучылар: «Нәрсәдән көләсез?» – дип килеп җитте. Без күрми калдык бит, диләр. Кигәвенне табып тулмый, балчык куйдым. Тагын йөгереп килеп чәпәдем, теге балчык төрле якка сибелде. Халык сораса, Равил абый башын бирергә дә әзер, – дип елмайды ул.
Аннан бөтен залны «Алмаз, Алмаз Хәмзетдин» дип акыртып җырлатты. Рифмасын туры китереп «Равил, Равил Фәйзуллин» дип тә була иде инде. Шаярталар инде.
«Йөзүчеләргә ашамаска, алайса төпкә китәләр»
Ерактан килгән татарларның чыгышларын караганнан соң, халык чыгу ягына агылды. «Безнең Мирас» журналы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин: «Сез йөзәсезме?» – ди. «Юк, мин йөзә белмим», – дим. «Йөзәргә киемнәрегез бармы соң? Өйрәтәләр», – ди. Бәйрәмгә мәшәкать өстисе килми инде.
«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да йөзми. Бер елгы йөзү үзенә бик кыйммәткә төшкән булган. Анда йөзмәгәннәр, балык кына тотканнар. Арендага көймә, кармак алганнар да, барысын җимереп кайтканнар. «Көймә тишелде, телефоннар суга төште, арка янды. Кайткач, көймә өчен штраф та түләдем. Бик кыйммәткә төшкән иде ул», – дип искә алды.
Чыккан кеше тагын өстәл янына туктап ала. «Йөзүчеләргә ашамаска, алайса төпкә китәләр», – ди елмайды Илсөяр апа Иксанова. Ул да быел йөзүдә катнашмый. «Төнлә юлга чыгасым бар, чирләрмен, дип куркам. Әле дә терелеп бетмәгән. Без Равил абый белән бик күп йөздек. Диңгезләрдә булдык. Башта үзебез җыелып, табыннар корып, учаклар ягып утырган булды, аннан соң ул, матур төс алып, районнарда үтә башлады. Традиция дәвам итә, аның төрле формалары килеп чыгып тора», – диде ул.
Россиядәге бердәнбер тыюлык!
Туй колоннасы кебек тезелгән машиналар күлгә таба китте. Машиналар яндагы ир-атлар арасында: «Трусикны алыргамы икән инде», – дигән сөйләшүләр ишетелде.
Чулпан күле табигый тыюлыкта урнашкан. Монда йөзәргә ярыймы икән инде, ничек булса да, «йөзәргә ярамый» дигән язу юк. Олы Кавал авыл җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев 2008-2019 елларда табигый тыюлыкта җитәкче булып эшләгән. Бу тыюлык – тулысынча кеше кулы белән ясалган, Россиядәге бердәнбер туфрак тыюлыгы булып санала икән.
1972 елларда монда «Татлесхоз» дигән оешма килә, җирне тикшерә. Туфрак таркалган, бик начар хәлдә булган. Алар мондагы туфракны яңартып карарга була. Бу максаттан күлләр ясала, дамбалар төзелә, саклык сызыклары барлыкка килә. Бу – Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә бердәнбер туфрак тыюлыгы булып санала. Территориясе – 6052 гектар. 30 ел элек уңыш гектардан 5 центнер булса, бүгенге көндә 20 центнерга җиткән. Бу агачларның берсе дә матурлык өчен утыртылган агач түгел, һәрберсенең үз бурычы бар, һәрберсе тиешле урында утыртылган. Халык ярата бу урынны, – дип аңлатты ул.
Каенлык янына янгын сүндерү, «ашыгыч ярдәм» машиналарын китереп куйганнар. Ике коткаручы егет яр буенда коткару түгәрәген тотып тора. Равил абый алар янына йөгереп барды. Маршрутны билгеләделәр – күлне периметр буенча йөзеп чыгалар. Яшь егетләрнең: «Монда яр буенда үләннәр бар», – диюенә Равил абый җавапны кырт кисте. Ул күлне йөзеп чыккан инде. Күлнең иң тирән урыны 16-18 метр, диделәр. Коткаручылар йөзүчеләр кырында көймәдә йөзәргә тиеш. Йөзәргә бары 6 ир-ат кына батырчылык итте.
6 кеше китеп, 5 кеше кайтты
Дистәләп язучы килгән иде, аларның алтысы гына йөзәргә батырчылык итте… Әдәбиятыбыз кая бара? Әле ул алты кешенең дә ничәсе генә язучы? Тарихчы, журналист Ленар Гобәйдуллин, Равил Фәйзуллинның туганы, Равил Фәйзуллинның улы, Равил Фәйзуллин, журналист Данил Гыйниятов, артист Илфак Хафизов. Язучылардан берәү генә түгелме? Башка елларны күбрәк булалар иде шикелле… Әдәбиятыбызда йөзәрлек шагыйрь-язучылар бетеп бара, артист-журналистларны ярдәмгә алдылар.
Ркаил Зәйдулла көймәгә Алмаз Хәмзинне утыртып җибәрергә тәкъдим иткән иде. «Без анда үзебез дә сыймыйбыз», – дип, Алмаз Хәмзинне басмада калдырдылар. «Иң мөһиме – хәвеф-хәтәр булмасын. Догада торыгыз! Аллага тапшырдык», – дип, егетләр суга кереп китте. Алмаз абый басмада гармунын сузып калды. Кайткач, бер кигәвен килеп кунсын иде, дип уйладымы икән.
Гафу итегез инде, әйеме, егетләр «плавки»дан гына тезелеп басты да, шундый оялдым. Моннан берничә көн элек кенә Төркиядә булдым дигән идем, төрек егетләренә карагансың бит инде, диярсез. Алар бит шортиктан коена, сыланып торган плавкидан түгел. Пляжда андыйлар бар иде инде, тик алар бит – бер таныш булмаган кешеләр, шуңа, ничектер, алай кабул ителми, ә монда – мәктәптә шигырьләрен укыган кешеләр алдымда трусикчан басып тора. Оялдым инде, рәхәт түгел.
Бер сәгать дәвамында бер төркем кеше күлне әйләнеп чыкты. 6 кеше киткән иде, 5 кеше кайтты. Берсе дистанциядән төшеп, ярга чыккан. Бер төркем кеше яр кырыенда карап торды, берничә кеше инде арттарак торган палатка артында утыра иде, аннан Алмаз абый да шул тирәгә авышты. Берничә кеше, балалар яр кырыенда гына суда чыпырдады. Икенче ярда балыкчылар күренә.
Йөзүчеләр ярга якыная башлагач, алкышлап каршы алдык. Судан чыгып, бер «эх» та итмичә, Равил абый шигырь дә сөйләп бирде әле. 1 сәгать нәрсә инде ул, 3 сәгать йөзгән бар, ди. Сәламәтлек булса, шундый булсын икән.