Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаил Гыймадов курьер булган: «Беренче каттагы кибеттән өченче катка заказ менгердем»

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә танылган журналист, радиотапшырулар алып баручы Фаил Гыймадовның курьер эшенә керешкән видеосы таралды. Журналистны бу эшкә нәрсә этәргән? Курьер булуның нинди кыенлыклары бар? Бу турыда ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Фаил Гыймадов курьер булган: «Беренче каттагы кибеттән өченче катка заказ менгердем»
Фаил Гыймадов
Рамил Гали

Сез – танылган журналист. Курьер булып йөрүдән оялмадыгызмы?

Хезмәтнең нәрсәсеннән ояласың инде? Мин велосипедта йөрергә яратам һәм бик кызу йөрим. Юлда иң нык комачаулаучы кешеләр – курьерлар иде. Алар зур сумкаларын асып, телефоннарына текәлеп, үтеп китәргә комачаулап йөриләр. Шуңа күрә минем курьерларга гел ачуым килә иде. Хәзер үземә алар тиресендә булып карарга туры килде. Чыннан да, еш кына навигаторга карап йөрергә туры килә икән. Үземнең дә юлда барган кешеләргә кайвакыт комачаулап киткәнем булды.

Әйе, хезмәтнең хурлыгы юк, ләкин курьер эше күбрәк студентларга, яшьләргә бара кебек. Тормышта үз урынын тапкан, ниндидер өлкәдә профессионал булган кешедән дуслары, авылдашлары, классташлары «акчасы җитмәгәннән йөри» дип көлергә мөмкин.

Беренчедән, мин бит кеше талап йөрмим, хәләл эшнең берсеннән дә читенсенмим. Һәр эштә дә позитив рухта булырга кирәк. Икенчедән, бу эшкә эксперимент өчен генә алындым, журналист эшен ташлап, курьер булып йөрергә җыенмыйм. Журналист өчен андый экспериментлар файдага гына. Яңа эш урыныннан видеолар төшереп, татар журналистикасына яңалык кертәсем килде. Курьерлар күпме акча эшли? Бу эшнең нинди авырлыклары бар? Төп максатым – шуларны белү теләге иде, һәм мин аңа ирештем.

Фото: © Видеодан скриншот

Эшли башлар өчен, офисларына барып, рәсми рәвештә теркәлергә, хезмәт килешүе төзергә кирәк. Хезмәт хакыннан бөтен тиешле салымнар тотылып бара. Ягъни курьер хезмәтен рәсми эш дип әйтәсем килә. Документларыңны тапшырып, тикшерү үткәннән соң, шәхси аккаунт ачалар да, заказлар килә башлый. Сумка бирделәр. Анда теркәлгәч, арзанрак бәягә арендага велосипедлар, самокатлар алырга мөмкин. Мәсәлән, электросамокатның 1 минуты 4 сум булса, курьерлар 1 сумнан гына файдалана.

Миңа анда эшләүче әбиләр, бабайлар, яшь кызлар очрады. Бер әби ике кулына ике таяк тотып, аркасына сумка асып, скандинав адымы белән элдерә генә. Шаккаттым. Физкультура да, пенсиясенә өстәмә акча да эшли инде.

Эшкә чыкканда берничә вариант тәкъдим ителә: җәяү, велосипед, машина. Җәяүлегә җиңелрәк әйберләр һәм якын-тирәдәге адреслар бирелә. Велосипед сайласаң, ераккарак илттерәләр.

Фото: © Рамил Гали

Теркәлү озак вакытны алдымы?

Документлар тутыру ярты сәгатьне алгандыр, ләкин анда барып җиткәнче, шактый чиратта утырырга туры килде.

Инструктаж үткәрәләрме?

Әйе, үткәрәләр. Компьютер янында бөтенесен тиз генә аңлатып чыгалар.

Көтелмәгән хәл килеп чыкса, нишләргә икәнен өйрәтәләрме?

Мобиль кушымтада ярдәм хезмәте бар. Миңа 2 мәртәбә шалтыратырга туры килде. Берсендә клиентның адресын таба алмыйча йөрдем. Икенчесендә китергән әйберне ишек төбендә калдырырга кушылган иде. Башка кеше алып китмәсме, дип борчылып шалтыраттым. Подъздда видеокамера булган. Клиент шуннан карап торган икән. Үзе курьер белән күрешергә теләмәгән.

«Сәгатенә якынча 200 сум чыкты»

Сез ничә көн курьер булып йөрдегез?

Беренче көнне видео төшереп йөрдем. Аннары 1-2 көн, күпме акча эшләп була икән, дигән кызыксыну белән, видеога вакыт әрәм итмичә эшләп карадым. Ул көнне 5 сәгатькә 9 заказ үтәдем, 1 мең сум тирәсе эшләдем. Беренче көнне дә, икенче көнне дә сәгатенә якынча 200 сум чыкты инде.

Игъланнарда, аена 60-70 мең акча эшләп була, дип язалар бит.

Хезмәт хакы бик күп факторларга бәйле. Ихтыяҗ күп булып, курьерлар җитешмәсә, өстәмә бонуслар түлиләр. Илтеп бирү якын булса, сәгатенә минем кебек икене түгел, дүртәр заказ үтәргә була. Җәй көне күп акча эшләп булмый, диләр. Кыш көне салкында, бозлавыкта кешеләр урамга чыгып йөрергә теләми. Шуңа күрә заказлар күбрәк, курьерлар азрак була, ә түләү 2-3 тапкырга арта, диләр. Бәлки, ай буе ялсыз чапсаң, 60-70 меңне эшләп буладыр. Бөтен кеше алай эшли алмый, чөнки аякларның чыдамлыгы кирәк.

Сезнең аяклар андый йөкләнешкә ияләнгәндер. Велосипедта Башкортстанга кадәр бардыгыз.

Әйе, велосипедта күп йөрим. 17 августта Болгарга барырга җыенам. Курьер булып чыгуымның тагын бер сәбәбе – аякларны чыныктыру иде.

Сумканы бушлай бирәләрме?

Әйе, бушлай. Эштән киткәндә кайтарасы була. 2-3 көн саен, заказлар алмасаң да, үзеңнең эшләгәнеңне белдереп, мобиль кушымтада теркәлеп алырга кирәк.

Көнгә кимендә ничә сәгать эшләргә кирәк?

Үзеңнән тора. Эшләмәсәң дә, бер генә заказ үтәсәң дә була. Анда «слот» дигән әйбер бар. Ул тәкъдим ителгән вакытны сайлап алу мөмкинлеген аңлата. Аны үзең сайлап алып, үтәмәсәң, штраф салалар. Ягъни бирелгән вакыттан соңга калып чыгарга һәм эшне иртәрәк тәмамларга ярамый.

Ардырамы?

Ара ераклыгына карап, заказны үтәү вакыты бирелә. Аның бит әле адресын эзләп табарга кирәк. Аңа өстәп, чират торып, заказны әзерләгәннәрен көтеп торырга туры килә. Йоклап йөрергә ярамый, тизрәк булырга кирәк. Соңга калсаң, штраф та чәпи башлыйлар.

Мисал өчен, мин җәяүле вариантын сайладым да, велосипедта ашыкмыйча гына йөрдем. Велосипед вариантын сайласаң, заказны үтәргә әзрәк вакыт бирәләр, яисә ераккарак җибәрәләр. Мин 20 минутлык юлны 10 минутта үтә идем. Аның адресын тапкач та, кодлы берничә ишек аша үтеп, фатирга менеп җиткәнче дә шактый вакыт уза. Яңа торак комплексларында йозаклы ишекләр ишегалдыннан ук башлана.

Заказны илтеп җитешмәгән өчен штрафлар зурмы?

Әллә ни зур түгел. Ул йоклап йөрмәс өчен генә кертелгән.

Кемнәр күбрәк заказ бирә соң? Яшьләрме, өлкәннәрме, хатын-кызлармы, ир-атлармы? Байлармы, әллә бик үк бай булмаганнармы?

Төрлесе бар инде. Тәҗрибәм зур булмагач, заказ бирүчене төгәл тасвирлый алмыйм. Тулай торакларга да, затлы торак комплексларына да илтергә туры килде. Берсендә бер шаурма китереп бирү өчен 5 километр үттем. «Пятерочка», «Магнит» кибетләреннән авыр-авыр сумкалар да китергәнем булды. Авыр йөк белән велосипедта баруы кыенрак. Аңлавымча, бала белән өйдә утыручылар күбрәк заказ бирә. Бер юлы Зур Урамда беренче каттагы кибеттән өченче катка продукция менгердем. Заказ бирүчеләр япь-яшь кешеләр иде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Курьер сумкасы авыр йөкне чыдатамы?

Нык эшләнгән ул. Шатыр-шотыр килде инде, ләкин өзелмәде. Сумка эштән чыкса, ярты елга бер алыштыралар. Көн дә эшләгән кешенеке тизрәк тузадыр, чөнки көне буе ышкылып йөри. Зур булгач, велосипедта җир асты кичүен үткәндә стенага да бәрелеп киткәли. Борылышларда йөк машиналарына да ышкылып киткәнем булды.

Йөкнең авырлыгына карап, түләү үзгәрәме? Бер шаурма илтү белән кибеттән продукция китерүнең хезмәте аерыла бит.

Түләүдә бернинди аерма юк. Хезмәтне компьютер исәпли. Ул синең нәрсә йөрткәнеңне белми. Аның өчен товарны А ноктасыннан Б ноктасына вакытында илтеп бирүең һәм клиенттан шикаять булмавы гына мөһим.

Фото: © Видеодан скриншот

«Чират торып, заказ алулар бетмәс кебек тоела»

Курьер эшендә иң авыры нәрсә?

Ахырга таба эш туйдыра башлый. Һаман бертөрлелек ялыктыра. Кафеда чират торып заказны аласың, илтеп бирәсең. Илтеп биргәч, яңадан каядыр чират торасың. Чират торып, заказ алулар бетмәс кебек тоела. Берсендә яңгыр астында калдым. Күптән түгел бик каты яңгыр коеп алды бит әле. Ул көнне, үч иткәндәй, берничә сәгатьлек слот алып караган идем. Слотның отышлы ягы бар – заказлар булса да, булмаса да, сәгатенә кимендә 130 сум түләнә. Отышсыз ягы шул – вакыты бетмичә, эшне туктатып булмый, хәтта яңгырда да. Яңгыр астында үзем юешләнүдән бигрәк, телефон өчен борчылдым, чөнки ул ватылса, элемтә өзелә, бөтен хезмәтем, анда сакланган мәгълүмат әрәм була иде. Аннары, аның яңасы да, ким дигәндә, 15-20 мең сум тора.

Исерекләр бәйләнгәне булмадымы?

Миңа очрамады. Мин бит күп эшләмәдем.

Мин Сезнең курьер булып йөрүегезне «Ютуб»та күрдем. Бу экспериментка «Ютуб» каналыгызны үстерер өчен алындыгызмы? Әлегә язылучылар аз, дип күрдем.

Видеоларны «ВКонтакте»га да, «Ютуб»ка да элеп барам, тик, ни өчендер, «Ютуб»та мине әз карыйлар, ә «ВКонтакте»да язылучыларым – 10 меңгә якын. Соңгысында караулар да, кайтавазлар да күп.

Фаил Гыймадовтан киңәшләр

Курьер булып эшләп карарга теләүчеләр өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

Ашыкмас өчен, башта җәяүле вариантын сайлап, әкрен генә велосипедта йөрергә тәкъдим итәм. Кечкенә велосипед булса, бигрәк әйбәт, чөнки кайвакыт юл кичүләрен үтәргә туры килә. Сумка асып, велосипедны күтәреп баскычтан менеп төшүләре җиңел түгел. Навигатор белән йөргәндә телефонның зарядкасы тиз утыра, шуңа күрә өстәмә аккумулятор йөртсәң әйбәт. Заказларны үтәп бетермичә, телефонны сүндереп куярга ярамый.

Әгәр буш вакытыгыз булып, йөрергә яратасыз икән, рәхәтләнеп эшләргә мөмкин. Урамда тик йөргәнче, бераз акча эшләп алырга була. 3 сәгатькә чыгып, йөреп керсәгез, 600 сум өстәмә акча, дигән сүз. Кешегә шатлык та китерәсез, сәламәтлегегезне дә ныгытасыз. Кешене ашату – саваплы эш бит. Кемнеңдер кибеткә барырга мөмкинлеге булмаска мөмкин, ә сез ризык китереп биреп, аны сөендерәсез. Иренмәскә генә кирәк. Иң читене – җыенып, чыгып китүе. Бер чыксаң, йөрисең инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100