Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фаҗига көтмәгән идем»: суд Айрат Хәйруллин үлемендә гаепләнүчегә җәза бирде

Суд РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булган фаҗигагә бәйле җинаять эшенә нокта куйды. Гаепләнүче – вертолет пилоты. Депутатның туганнарыннан гафу үтенү, җимерелгән вертолет бәясен түләү, суд карары турында – «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Фаҗига көтмәгән идем»: суд Айрат Хәйруллин үлемендә гаепләнүчегә җәза бирде
Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

ТР Лаеш район судында вертолет пилотына хөкем карары чыгарылды. Гаепләнүче – Җәүдәт Сөләйманов. Ул тулысынча үз гаебен таныды, депутатның туганнары алдында гафу үтенде һәм, вертолет бәясен өлешчә каплар өчен, үз фатирын тәкъдим итте.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булган Bell-407 вертолеты һәлакәте турындагы эш 30 майда Татарстанның Лаеш район судында башланган иде. Вертолет пилотын – 63 яшьлек Җәүдәт Сөләймановны кеше үлеменә китергән, һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр. Суд аны гаепле дип тапты.

Җәүдәт Сөләйманов – пенсия яшендә, Кемерево өлкәсендә туган, рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Хәзерге вакытта яшәү урыны буенча Чаллы шәһәрендә теркәлгән. Өйләнгән, ике кызы бар. Җәүдәт Сөләйманов бөтен сорауларга да төгәл һәм кыска итеп җавап биреп барды. Матбугат вәкилләреннән ерактарак торырга тырышты.

«Иң башта мин һәлак булган кешенең туганнарыннан гафу үтенәм. Мин ул вакытта һәлакәтне булдырмас өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләдем, ләкин булдыра алмадым. Зыянны каплар өчен бердәнбер яшәү урынымны да бирергә әзермен, тик зыян күргән якны бу канәгатьләндерми. Мин гаебемне тулысынча таныйм һәм үкенәм», – дип, соңгы сүз белән Җәүдәт Сөләйманов чыгыш ясады.

 

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Судка һәлак булган депутатның улы Адель Хәйруллин һәм вертолет хуҗасы – «Эдельвейс Корпорейшен» акционерлык җәмгыяте килмәгән иде. Мәнфәгатьләрне адвокат яклады.

«Ватылган вертолетның зыян суммасы – 21 миллион 215 мең сум. Без Сөләймановка карата гражданлык дәгъвасын белдердек», – дип сөйләде зыян күрүченең адвокаты.

ТР Лаеш район суды пилотны ике ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте. Прокуратура аның өчен 1 ел колония-поселение режимын сораган иде.

 

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Егерме еллык стаж & начар һава торышы

Җәүдәт Сөләймановның пилотлык стажы 20 елдан артык. Бу вакыт эчендә ул, пилот буларак, бик күп авырлыкларны күрә, ләкин 2020 елның 7 февралендә үз-үзенә ышануы пассажирларны һәлакәткә китерә.

Айрат Хәйруллин үзенең ярдәмчесе белән вертолетта Левашово бистәсеннән Лаешка барырга тиеш була. Очу маршруты Кама өстеннән аша үтә. Көчле буран, юл күреме начар булу сәбәпле, очыш кичектерелергә тиеш була. Кичке сәгать алтылар тирәсендә вертолет һавага күтәрелә һәм ярты сәгатьтән соң радарлардан юкка чыга. Соңрак вертолетның Лаеш янында Кама елгасындагы бозга килеп төшүе хакында билгеле була.

Фаҗига булганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында корбаннар турында билгеле була. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә пилот һәм депутат ярдәмчесенең яраланып, хастаханәгә озатылуы билгеле була. Айрат Хәйруллин һәлак була. Ул, вертолет егылып төшә башлагач, сикереп котылмакчы була. Әмма нәкъ шушы адымы үлемгә китерә дә инде – егылган вертолет аның өстенә төшә.

Бу авиаһәлакәтнең әтиле-уллы ике шаһитлары бар. Алар вертолетның бер якка авыш килеш, тавышлар чыгарып Кама өстеннән очуын һәм соңыннан гөрселдәп бозга килеп төшүен сөйлиләр.

Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинның хатынына кайгы уртаклашу сүзләре язылган телеграмма җибәрә. Анда ул депутатның татарстанлыларга актив хәйрияче буларак истә калуын билгеләп уза.

«Кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр көннәрдә көч һәм сабырлык табуыгызны телим», – дип, Рөстәм Миңнеханов һәлак булган депутатның барлык туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүләрен сорый.

Кем ул Айрат Хәйруллин?

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин – билгеле эшмәкәр, Татарстан һәм Россия икътисадчылары һәм сәясәтчеләренең берсе иде. Ул 1970 елның 1 августында Казанда укытучылар гаиләсендә туа. Аның әнисе – ТРның атказанган агрономы.

Хәйруллин үз бизнесын 90нчы елларда башлый.

1992 – 2004 елларда – «Эдельвейс» шәхси сәнәгать предприятиесе директоры;

1994 – 1996 елларда — «Эдельвейс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры;

1996 – 2003 елларда — «Красный Восток» сыра кайнату компаниясе» генераль директоры.

Айрат Хәйруллин сәясәткә 1995 елда килә: Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елда аны Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлыйлар.

2003 елда Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасының IV чакырылыш депутаты була. Аннары парламентының түбән палатасы составының V, VI һәм VII чакырылышына сайлана. Анда ул аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

Бераздан Айрат Хәйруллинның эшчәнлеге Татарстаннан читтә дә тарала. Ул бөтен ил күләмендә авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2022
    Исемсез
    Әй... мескенкәй
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100