Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукталган очыш: Айрат Хәйруллинның авиаһәлакәттә гомере өзелде

Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның Bell-407 вертолеты Лаеш районында Кама елгасы бозына каты итеп төшеп утырырга мәҗбүр булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, бер кеше вафат.

news_top_970_100
Тукталган очыш: Айрат Хәйруллинның авиаһәлакәттә гомере өзелде
Татар-информ архивы

Һәлакәт

Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очрау турындагы хәбәр кичке якта бөтен кешене дә тетрәндерде. Массакүләм мәгълумат чараларында пәйда булган иң беренче хәбәр — Bell 407 вертолеты радарлардан юкка чыгу булды. Аннары һава судносының Лаештан ерак түгел Кама елгасы бозына егылып төшүе билгеле һәм вертолетның әлеге РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинныкы булуы ачыкланды. Билгеле булганча вертолетның бортында ул үзе, аның ярдәмчесе һәм пилот булган.

Һәлакәтнең сәбәбе бик озак ачыкланмый торды. Соңыннан Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, 112 хезмәте телефонына Матюшина бистәсе тирәсендә радардан вертолет юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Казан ягына ул Алексеевск районыннан килә торган булган. Вертолетта өч кеше булуы да ачыкланган. Министрлыкта раслауларынча, вертолет Лаештан алты чакырым ераклыкта, көньяк-көнчыгыш линиядә егылып төшкән.

Һәлакәт булган урынга шунда ук оператив төстә ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре, махсус һава мендәре судносында коткаручылар һәм Транспорт буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килеп җиткән.

Айрат Хәйруллинның үлеме озак вакыт билгеле булмаса да, соңыннан борт эчендә булган кешеләр аның үлеме турында раслаган. Билгеле булганча, егылган вертолет ул утырган якка авышып төшкән һәм аны вертолет корпусы кысрыклаган. Тән җәрәхәте алган ике кеше кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган.

Вертолетның һәлакәткә очраган мизгелләрен күреп торган шаһитлар да булган. «Заря» газетасының баш мөхәррире Ирина Монина мәгълүматларына караганда, авиакатастрофаның шаһитлары — ике кеше — әтисе һәм улы, вертолетның Кама өстеннән бер якка янтаеп, ниндидер сәер тавышлар чыгарып очуын әйткәннәр Ул шул көе озак оча алмаган, егылып төшкән.

Шулай ук «Татар-Информ» агентлыгына үз чыганаклары җиткергәнчә, һәлакәт булган урында оператив хезмәтләр үз эшен тәмамлагач кына, гәүдәне фюзеляж астыннан ала алганнар.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тарафыннан һәлакәткә юлыккан сәбәпләрне ачыклау бара.

Кайгы уртаклашу

РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Айрат Хәйруллинның гаиләсенә кайгы уртаклашуын беренчеләрдән булып белдерде.

«Бүген Казан янындагы авиакатастрофада хезмәттәшебез һәм иптәшебез Айрат Хәйруллин һәлак булды. Ул Казан шәһәре Советы, Татарстан Дәүләт Советы депутатыннан Д әүләт Думасы депутатына кадәр юл узды. 2003 елдан Айрат Нәҗип улы Дәүләт Думасында республика сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады. 10 елдан артык сөт җитештерүчеләр Милли берлеген җитәкләде.

Айрат Нәҗиповичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», — диелә Вячеслав Володинның мөрәҗәгатендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинның хатыны Гүзәлнең һәм якыннарының кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Бу сезнең өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә зур югалту. Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш керткән, Россия Дәүләт Думасында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен югары закон дәрәҗәсендә нәтиҗәле яклаган кеше вафат булды», — диелә телеграммада.

ТР Президенты сүзләренчә, Айрат Хәйруллин республика халкына актив хәйрияче буларак истә калачак.

«Сезнең кайгыгызны уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим», — диелә Рөстәм Миңнеханов телеграммасында. Ул һәлак булган депутатның барлык туганнарына һәм якыннарын сабыр һәм көчле булырга кушып, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорады.

Айрат Хәйруллин — күренекле эшмәкәрләренең, сәясәтчеләренең һәм икътисадчыларының берсе булды

«Бердәм Россия» порталында Айрат Хәйруллинның «Безнең бурыч — халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен шартлар тудыру. Ил бай була алмый, гражданнар хәерче була алмый», — дигән шундый цитатасы урнаштырылган.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Татарстан һәм Россиянең күренекле эшмәкәрләренең, сәясәтчеләренең һәм икътисадчыларының берсе булды. Ул 1970 елның 1 августында Казанда укытучылар гаиләсендә туа. Аның әнисе — Хәтирә ханым ТРның атказанган агрономы.

1991 елда Хәйруллин «Икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләре белән тәмамлый. 2009 елда ул диссертация яклый һәм икътисад фәннәре докторы исемен ала.

Депутат үз бизнесын туксанынчы елларда башлаган. 1992-2004 елларда Хәйруллин «Эдельвейс» шәхси эшмәкәрлек ширкәте директоры, 1994-1996 елларда — «Эдельвейс» ТООО генераль директоры, 1996-2003 елларда — «Кызыл Шәрык» сыра кайнату компаниясе» ААҖ генераль директоры һәм «Кызыл Шәрык» сыра кайнату компаниясе ААҖ Директорлар советы рәисе була.

2008 елда Хәйруллин Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге президенты булды, аңа Россия, Белоруссия һәм башка илләрдән 200ләп компания керә.

Сәясәткә Хәйруллин 1995 елда Казан шәһәр Советы депутаты булып килә, 1999 елда ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2003 елда Хәйруллин дүртенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булды. Аннары ул парламентның V, VI һәм VII чакырылыш түбән палатасы составына сайлана, анда аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара.

Айрат Хәйруллинның эшчәнлеге күптән Татарстан чикләреннән чыкты. Ул бөтен ил күләмендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнде. Аның турында Россиянең агробизнес нечкәлекләрен җентекләп өйрәнүче аз санлы кешеләренең берсе буларак сөйләделәр. Хезмәт эшчәнлеге өчен Хәйруллин берничә тапкыр «Россиянең иң яхшы менеджеры» һәм «Елның иң яхшы җитәкчесе» дип танылды.

Хушлашу

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә үтте. Озату чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Айрат Хәйруллин белән хушлашуга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, Госман хәзрәт Исхаков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, күп санлы хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.

Депутат Айрат Хәйруллин Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100