Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗига алдыннан Алсу – Азат Фазлыевларның улы да «Крокус»та булган

news_top_970_100
Фаҗига алдыннан Алсу – Азат Фазлыевларның улы да «Крокус»та булган
социаль челтәрләр

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның олы уллары Аяз кичә Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыгыш ясаган. Бал биюләре белән шөгыльләнүче Аяз, бу юлы бәхетенә дип әйтү дә дөрес буладыр, алдагы турга уза алмау сәбәпле, бинадан әлеге коточкыч фаҗига булганчы кайтып киткән. Бу хакта үзенең сторисларында Алсу Фазлыева яза.

«Кичә минем улым Аяз «Крокус»та ярышларда иде. Алдагы турга уза алмагач, алар, поездга алынган билетларын кире тапшырганнар һәм самолет белән кайтып киткәннәр. Бу – фаҗигагә 4 сәгать кала булган.

Әлеге яңалыкны ишетү белән чүт йөрәгем туктамады. Улымның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Алдагы турга узган балалар өчен борчылдым. Алар сәхнә костюмнарыннан, курткаларын да алмыйча, запас чыгу юлы аша чыгып котылганнар. Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булулары бик кызганыч.

Үзем 4 көн Новосибирскида, Ульяновскида йөрдем. Кайтып керү белән, иң беренче итеп, балаларымны кочакладым», – дигән Алсу.

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган – үлүчеләр бар

Татар җәмәгатьчелеге «Крокус»тагы фаҗига турында: «Барысы да бар, тынычлык юк»

«Крокус»тагы фаҗига: Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты, күңел ачу чаралары булмый

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100