news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фагыйлә Шакирова Радик Сабиров турында: «Көчлеләр китә...»

news_top

Блогер, журналист Фагыйлә Шакирова Радик Сабиров турында истәлекләр белән уртаклаша.

"Радик! Радик әфәнде! Блогер , «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, просто кеше... Татар матбугаты өчен янып йөреп йөрәгең янды бит синең... Сакламадың үзеңне... Сәхнәләргә икәү күтәрелеп "Бәллүр каләм" алдык, социаль челтәрләрдә ярыша-ярыша эшләдек бит! Синең ничә төркемең бар иде? Татар халкы өчен синең кебек эшләүче кешеләр сирәктер. Гел башың иелгән, башыңда күпме уйлар булгандыр... Хәзер кемгә тиңләшим инде? Конкурентсыз эшләү авыр бит миңа, их син!!!! Үпкәләдем сиңа!» – ди ул.

Фагыйлә Шакирова шушы көннәрдә Флера Сөләйманованың каберен чистарту буенча өмә оештырган иде. Ул Радик Сабировның да әлеге өмәгә иң беренчеләрдән булып кушылуы хакында әйтә.

«Битараф булмаганнар, зиратка барыйк, өмә ясыйк дип чакыргач, ике-өч кеше килде... Шулар арасында берсе - син идең! Чөнки син дан эчен яшәмәдең, йөрәк кушуы буенча яшәдең! Өстәгеләр ни әйтер дип курыкмадың... Хәрбиләр каберләрен сүзсез карап йөрдең, дәшмәдең. Аннары безне утыртып машинаңда алып кайттың, гади кеше идең...

Их, Радик, Радик... Нәүмиз калдырдың безне... Көчлеләр китә... Көчлеләр... Урының җәннәттә булсын! " - дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар