news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат

news_top
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Кичә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик Сабиров вафат булган. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», – диде Шамил Садыйков.

Хушлашу мәрасиме бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) 11.00 сәгатьтә булачак.

Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты. Радик Сабиров төрле елларда «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, «Интертат» интернет-басмасында эшләде.

2014 елдан «Идел» журналының баш мөхәррире, 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан»газетасының баш мөхәррире.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар