Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фагыйлә Шакирова каналы 50 мең язылучы җыйган:«Рәхәткә чыктың, бәлеш ашап йөрисең, диләр»

YouTube блогер Фагыйлә Шакированың каналына язылучылар саны 50 меңгә җиткән. Ул дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны үз каналына туплаган. 18 апрель көнне Фагыйлә апаның туган көне дә булды. Барлык йолдызлар да туры килеп, шундый бүләк килеп чыккан.

news_top_970_100
Фагыйлә Шакирова каналы 50 мең язылучы җыйган:«Рәхәткә чыктың, бәлеш ашап йөрисең, диләр»

Ютубта татарча каналлар күп түгел. Халык яратып караган каналларның берсе – блогер Фагыйлә Шакированың «Тормыш мизгелләре» дип аталган каналы. Үз каналын ул ике ел элек башлап җибәргән. Блогер булып китәргә уйлаганчы төрле өлкәләрдә эшләп караган. Фагыйлә апа тумышы белән Әлмәт районы Түбән Абдул авылыннан. Ул Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган. Өченче курста укыганда ук «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннан радиода эшләгән. 90нчы елларда ГТРК «Татарстан» телеканалында «Чулпан» мәгълүмати-музыкаль программада редактор булган. Анда эшләгәндә параллель рәвештә банкка да эшкә урнашкан. Күңеле телевидениегә ашкынса да, банк яки телевидение дигән сайлау тугач, финанс структурасын сайлаган. Анда хезмәт хакы күбрәк булган, шул кызыксындырган булса кирәк. 

«Татмедиа»га килгәч, үземнең гаиләмә кайткан кебек булдым»

«Чулпан» тапшыруын хәзер дә төшемдә күреп саташып чыгам, – диде ул миңа. 

Шулай да, ул хәзер телевидениегә кире кайту турында уйламый. Ирекле кош кебек үз блогына төрле темаларга тапшыру төшерергә ияләнгән блогер телевидение кысаларын кабул итәргә әзер түгел. Хәзер ул «Сөембикә» журналында эшли.

Ютуб блогер булып кына ипигә акча эшләп булмый шул. Каналдан бераз акча керә башлаган вакытта гына Ютубта акча эшләү мөмкинлеге бетерелде. «Татмедиа»га килгәч, үземнең гаиләмә кайткан кебек иде. Җитәкчелек гел ярдәм итеп, идеяләрне хуплап тора. Еракка чыгып китәсе булса, транспорт бирәләр. Каналның үсеп китүе дә минем генә казаныш түгел, - ди ул.

Әйткәнемчә, Фагыйлә Шакирова каналын ике ел элек ачып җибәргән. Кызы Мәдинәнең Ютубка видеолар төшерүе кызыктырган. Туган көнендә 50 мең язылучы булып куйган. «Бу – Аллаһы Тәгаләнең бүләге булгандыр. 17 апрель көнне генә 49 мең 900 кеше иде. Туган көнемә 50 мең җыелса иде, дип уйлап куйдым. Бер көн эчендә йөз кеше кушылган», - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Блогер сүзләренчә, ул үз каналын ачып җибәргән вакытларда районнарда яшәүче кешеләр Ютубның нәрсә икәнен дә белмәгән. «Нәрсә соң ул, анда ничек керергә?» - дип сораучылар булган. Фагыйлә апа ул вакытта үзе дә дөрес инструкция бирә алмагандыр, чөнки үзен дә кызы теркәгән булган. Шундый сораулар биргән абый-апаларга балаларына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә торган булган.  

Минемчә, күп районнарга Ютубны мин алып килдем. Бер елдан соң Ютубны халык якын итте. Рус телендә эшләсәм, каналны караучылар санын 500 меңгә дә тутыра алыр идем дип уйлыйм, чөнки рус телле аудитория дә кызыксына. Менә рус журналистларына контент булдыру җиңелрәк шул, ә татарны кызыксындыра белергә кирәк, - диде Фагыйлә апа.

«Әбиләр миңа карау алып килде»

Аның видеоларында төрле районнарда, төбәкләрдә яшәүче талантлы татар халкын күрергә була. Анда җыр-бию, аш-су, дин дәресләре, йолалар – барысы да бар. Фагыйлә апага оператор да, режиссер да, сценарий уйлаучы да, монтаж ясаучы да булырга туры килә. Ул төшергән беренче видеоларда төп геройлар әбиләр иде дип истә калган. Иң күп каралган видеоларның берсе дә теге дөньяда булып кайткан әби турында. Ничек кенә булмасын халык анда нәрсә көтүен белергә тели шул. Блогер ул әбинең йөзен дә күрсәтми, анысы да интрига булып кала.

Ул видео бөтен Җир шарын әйләнеп чыкты бугай инде, мин үзем дә шаккаттым. Бер уйласаң, ул әби кешене уйланырга этәрә, курыкмыйча үз фикерен дә әйтә, күргәннәрен сөйли. Халык бик ярата шундый темаларны. Соңыннан телефоннарын сорап язалар, бирмәгәч, үпкәлиләр, әллә нәрсә язып бетерәләр.

Әбиләр миңа карау алып килде. Ул вакытта халык өчен бик кызыклы иде, ә караулар кими башлагач икенче юл белән киттем. Мин бит инде дин, гореф-гадәтләрне күрсәтә башлаган идем. Аннан соң Фәнис Җиһанша белән Яңа ел турында тапшыру эшләдем. Мөселман тамашачыларым үпкәләде дә, соңгы сүзләрен әйтеп, берничә кеше чыгып китте – шулай да була.

Халыкка төрле тема кызык, әмма аны ничек ачып бирүең мөһим. Мин үземнең тамашачы телендә күрсәтергә тырышам, бөтен теманы кызыклы итеп күрсәтергә була, – ди ул.

Каналда йолаларга бәйле темаларга тапшырулар күп. Балага исем кушу йоласы, туй, каз өмәсе, мәт юу һәм мәетне соңгы юлга озату турында әлләничә дәрес бар. Читтә яшәүче татарлар ул тапшыруларның файдасын күрә икән, чөнки ул күрсәткәнне «шулай булырга тиеш» кебек кабул итәләр. Шуның өчен ул өлкәдә блогерның дөреслеккә туры килми торган әйбер күрсәтергә хокукы юк.

Каналда бирелгән рецептлар буенча кабартма, кош теле пешерергә була. Ул аш-су темаларын үзем дә еш эзлим, тик дөресен әйтәм – аның рецептлары буенча ризык пешереп караганым юк. Аш-су темасына килгәндә, кайбер тапшыруларда Фагыйлә апа үзе берәр тәмле әйбер пешерә. Гадәттә тапшыруларда аның камера артындагы тавышын гына ишетеп була. Сирәк-мирәк кенә кадрда үзе бии яки җырлый. Андый тапшыру төшерүнең бер генә кыенлыгы бар – үзен төшерүче юк.

Тапшыруда үземне күрсәтү халыкка бик ошады, чөнки аларның мине күрәсе килә. Блогер үзе пешерә белмичә, кешенең пешергәнен генә күрсәтеп йөрергә тиеш түгел дип уйлыйм. Үзем гади генә әйберләр пешереп күрсәттем. Мине апам төшерде. Ул йә кыек төшерә, йә башым күренми...

Берсендә кызым төшергән иде. Ул: «Сөйләмә, блогерлар кулларын гына күрсәтә, син сөйлисең», - дип минем белән сүзгә керә. Минем түземлек җитми, сценарий да онытыла башлый... Шуны аңладым: үземне күрсәтергә кирәк. Минем сюжетларны күрәләр, ә үземне күрмиләр, - ди Фагыйлә апа.

«Туры эфирдан соң төнлә калтырата башлады»

Берара ул исемен әйтергә ярамый торган социаль челтәрдә туры эфирлар үткәрә башлаган иде. Ул анда еш кына яулык бәйләп чыга иде, үзе өчен шундый стиль билгеләгән. Мин аны «Татмедиа»да яулыксыз күргәч, башта күз ияләнә дә алмаган иде. Аш-су пешергәндә дә яулыктан, анысы аңлашыла инде.

Яулыксыз чыгарга хокукым юк. Мин дин, гореф-гадәт мәсьәләләрен күтәрәм. Ул шундый стиль минем. Берсендә туры эфирга 500 кеше керде, аны 130 мең кеше карады. Эфирдан соң йокларга яттым, төнлә калтырата башлады, өшим. Икенче көнне эшкә бара алмадым, ятып кына тордым. Мин инде коронавирус дип уйлаган идем. Бер көннән соң хәлем әйбәтләнде. Туры эфир бик күп көчне алган булса кирәк.

Бер әбидән кайткач, аркам авырта башлады. Ул миңа гел шалтыратып тора иде, сездән кайтканнан соң аркам авырта әле, дим. «Минем бабай синең арттан сокланып калды, бигрәк матур буй-сынлы ханым, дип кызыгып карады, ди. Шуңа булгандыр инде. Төрле күзләр була шул.

Шуны да сиздем: барырга ярамаган җирләргә Аллаһы Тәгалә мине җибәрми. Караучыларым нигә үлем-китемне күрсәтмисең дигәч, бер артист хатынны җирләргә барырга җыенган идем. Машинама утырганда ни күрим, минем каршыда ике машина бәрелешкән, чыга алмадым. Былтыр керәшеннәргә Хач ману бәйрәменә барырга чыккан идем, Казанда ук авариягә очрадык. Димәк, миңа ярамый, - дип сөйләде ул.

«Рәхәткә чыктың, Фагыйлә, тәмле ашап кына йөрисең, диләр»

Фагыйлә апа гомер буе режиссер булып эшләргә хыялланган, кино төшерәсе килгән. Бу каналны да хыял чынга ашуның бер формасы дип әйтеп буладыр. Гәрчә, тапшырулары гади генә булса да, артында зур хезмәт тора. Ул үзе генә эшли бит, төркеме дә, зур аппаратурасы да юк. Кулында бары тик телефон. «Мөмкинлегем булса, республика каналларыннан бөтенләй матур итеп күрсәтер идем. Мин телефонга ияләштем. Үзем бик динамик кеше булгач, миңа җайлы», – ди үзе.

Берничә җиргә без аның белән бергә барган идек. Башта камера белән гел янымда йөрүенә ияләнә алмаган идем, аннан соң бер-беребезгә комачауламыйча гына эшләү ысулын таптык инде. Ул халыкка ошасын, рәхәт тапшыру килеп чыксын өчен тырыша. 

Мин кадрлар аша җылылыкны бирергә тырышам. Ашарга пешерсәләр, кадр өчен аны үзем дә кабып карыйм. Шуннан бәлеш кенә ашап йөрисең, рәхәткә чыктың, Фагыйлә, диләр. Чынлыкта мин бәлешне бөтенләй ашамыйм, чөнки ул - авыр ризык. Минем эшнең ничек авыр булуын алар белми. Төшерергә барасың, кеше үзе дә каушап кала, нишләргә, нәрсә әйтергә белми. Бастырам, шулай ит, шуны әйт, дип аңлатам. Анда режиссер булырга да туры килә. Мин үзем масса белән эшләргә яратам.

Балык Бистәсе районында Кама буенда йөзләгән гармунчыны төшердем. Аларны бит тиз генә җыеп алырга, бастырып, нәрсә әйтәсен билгеләп куярга кирәк. Анда барганда нәрсә буласын белмим дә бит, ә геройларны күргәч үк, башымда сценарий туа. Мин шуны беләм: видео яздырыр өчен минем бер сәгатькә якын вакытым бар. Мәсәлән, ул абыйлар анда ял итәргә килә бит инде,  бер сәгатьтән соң алар инде эчеп исереп бетәргә мөмкин. Шуның өчен барысын да тиз эшләргә туры килә, ә тапшырудан карагач, Фагыйлә рәхәтләнеп биегән, күңел ачкан, дигән тәэсир кала. Мин аннан кайткач, ике көн хәлсез йөрдем әле, ул шундый хәлне ала. Анда бик күп хезмәт кергән, - ди ул.

«Блогер булуымны белсәләр, камерага эшли башлыйлар»

Балтач районында масса белән эшләгән тәҗрибәсен дә искә алды ул. Син - кодагый, син - кияүнең атасы, сез - Мәскәүдән кайткан кунаклар, дип барысын да тезеп бастырган да, үзе уйлаган сценарий буенча видео төшергән. Аңлавымча, күп кенә тапшыруларның нигезе – аның фантазиясе. Ул, әлбәттә, дөреслеккә туры килми дигән сүз түгел. Барган җирендә бәйрәм, тулы бер шоу ясап кайта Фагыйлә апа. ул үзе дә «канал – шоу» ди.

Арча районында туй төшергәнен дә сөйләде. Танышының малае кыз алып кайткан. Чиләбедән яңа гына кайткан кодаларны Фагыйлә апа иртән үзе уятып йөргән.

Барысын да уяттым, чөнки минем бер сәгать вакыт бар. Мине егетнең әнисе чакырган иде, блогер булуымны кунакларга әйтеп тә тормаган. Тыныч кына төшереп йөрдем. Миңа аларның белмәве хәерле, чөнки белсәләр, камерага эшлиләр. Алар кодалары белән аш уздырды, ә мин аны туй итеп күрсәттем. Киленгә әнисен кочаклап төшәргә кушкан идем, түземсезләнә башлады, шул вакытта миңа китәргә кирәклеген аңладым. Шулай да бик кызыклы тапшыру килеп чыккан иде.

Соңыннан миңа : «Нишләп видеодагы апаларның тешләре юк соң?» – дип яза башладылар. Чиләбедә комета төште бит, шуннан барысының да теше коела башлаган, ә яңасына акчалары юк, дип аңлата идем.

14 сәгатьлек юлдан соң мине шулай уятсалар, уянмас та идем, мөгаен, нинди камерага биеп йөрү ди. Кешене үзенә карата, күңелен күрә, дөрес сүзен туры китереп әйтә беләдер ул. Ул да бер талант дип саныйм.

«Ютубта акча ягын гына уйлыйсың икән, комга терәләсең»

Соңгы арада Ютубны бетерәләр икән, дигән имеш-мимешләр дә йөреп алган иде. «Шулар борчуга салмадымы?» - дим.

Каналдан бераз акча керә башлаган иде, тик февраль аеннан монетизация бетте. Шулай да Ютуб бетмәс дип уйлыйм. Анда бит бик күп файдалы мәгълүмат тупланган. Машина ремонтларга, тегәргә, бала укытырга дисәң дә кеше Ютубка кереп карый.

Блогерларның беренче уе – акча. Ютубта акча ягын гына уйлыйсың икән, комга терәләсең. Иң беренче – кызык тапшыру эшлим дип башларга кирәк. Кеше күрмәгәнне күрә белергә кирәк. Шул ук вакытта акча килә торган эш булырга тиеш, ул канал миңа акча китерми. Мин аны туктата да алмыйм. Миңа аны алып бару ошый, эшләгән кебек тә түгел. Иң мөһиме - анда үзең турында белдерергә кирәк. Мин халыкчан булуны сайладым. Сәясәт турында сөйләсәм, икътисади күзәтүләр ясасам, кеше карамас иде дип уйлыйм... Икенче яктан уйлаганда, Ютубта татар телендә сәяси, икътисади күзәтү ясаучылар юк, бәлки, ул кирәктер. Без дин, тел, мәдәният тирәсендә генә әйләнәбез, - ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2022
    Исемсез
    Молодец Фагыйлэ!!!! Булдырасын!!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100