Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Фаҗига булыр алдыннан, буш тартма бүләк итеп, төшкә керде" - Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе

“Өйгә! Берәр вакыт уйлап караганыгыз булдымы? Бу никадәр җылы сүз”, – әле бер көн элек кенә әнә шулай дип язып калдырган булган 2 июль төнендә Зәй янында һәләкаткә тарып мәңгегә күзләрен йомучы Зәй шәһәре кызы Мария Галимова үзенең В контактедагы битенә. Самара дәүләт медицина университетын тәмамлап өенә кайтып баручы 24 яшьлек кыз котычкыч фаҗигагә тарыды. Мария шул шәһәрнең Калинин хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Берничә көн элек диплом алган һәм чыгарылыш кичәсендә төркемдәшләре белән таң каршылаганнар. Аны якты киләчәк һәм хыялларының тормышка ашуы көтә төсле иде.

news_top_970_100
"Фаҗига булыр алдыннан, буш тартма бүләк итеп, төшкә керде" - Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе

“Уңган булган кызыбыз иде ул безнең. Яшисе дә, яшисе иде бит әле аңа”, – дип елый-елый искә ала бәгырь җимешен әнисе Регина ханым. Кечкенәдән үк бик тырыш кыз булып үсә ул. Мәктәптә укыганда җырлый да, бии дә, кирәк булса, фильмга да төшә. Имтиханнарга да, борчылып утырганчы, бирәм дә чыгам дип, иң беренче керә торган булган. Туганнарына, дусларына һәрвакыт кулыннан килгәнчә, ярдәм итеп яшәргә тырыша. “Мин авырганда да шалтыратып башта хәлемне сораша, аннары таныш табиблар белән сөйләшеп, нинди дәва алырга кирәклеген дә әйтеп тора иде”, – ди әнисе.

Шунысы кызганыч, шартлау аларның күз алдында диярлек була. Ләкин берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Тукталышта көтеп торганда, автобусның кискен борылыш ясаганын күреп алалар. Шуннан кисәк кенә шартлау тавышы ишетелә. Мария чыгарга дип әзерләнсә дә, башына нәрсәдер килеп төшеп, аңын югалта. “Без килеп җитәргә биш минут кала автобус дөрләп яна иде. Ирем аны коткарырга ташланды, тик анда керерлек түгел иде инде”, – дип сөйли Регина Михайловна.

Мария әнисе Регина белән

Бүген алар Казанга килгән. “Кичкә таба әтисе Раушанның йөрәге начарланып китте. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Тиз генә килеп ярдәм күрсәттеләр. Кая гына барма бөтенесе ярдәм итәргә тора. Әле генә уку йортыннан шалтыратып хәлемне белештеләр, кызымны мактадылар. Ни дисәң дә җылы сүз йөрәккә шифа инде”, – ди Регина Галимова. Тик менә кайбер чыганакларда кызының һәм әтисенең исемен дөрес язмаулары гына күңеленә тия икән.

Һәләкат алдыннан Мария сеңлесе Лилиянең төшенә кергән. Гел сиңа нәрсә алып кайтыйм дип сорый торган иде. Бу юлы крокслар алдым дип шалтыраткан булган. Ләкин төштә кроксларның тартмасын ачып карыйлар, берни дә юк. Бу ниндидер билге булгандыр инде, ди Регина ханым.

“Машаның медицинага сәләте бик көчле, теләсә кайсы эшкә алынырга атлыгып тора иде. Без дәвалау факультетын тәмамладык. Ул анестезиолог булырга хыяллана иде, – дип сөйләде Татар-информ хәбәрчесенә аның төркемдәш кызы Ольга Егорова. – Икенче курста укыган чагында ук, вакытын әрәм үткәрмәс өчен сырхауханәнең хирургия бүлегенә эшкә урнаша. Ул мине һәрвакыт үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм ихтыяр көче белән илһамландыра иде. Буш вакыты бик аз булса да, дусларына һәм туганнарына бер вакытта да игътибарын җәлләмәде, бик аралашучан, тормышны ярата иде. Туганнары белән күрешүне шундый көтте. Соңгы көннәрдә барысына диярлек шалтыратып чыкты, кемнәргәдер Интернет аша язды. Диплом тапшырган көнне һәркайсыбыз белән фотога төште”.

“Соңгы елларда без аның белән тагын да якынайдык. Гел бергә идек. Мария белән бер тирәдә тордык, кичләрен гел бергә саф һава суларга чыктык, бер-беребездә йоклый калган чаклар да була иде. Ул шат күңелле, хезмәт сөючән, уңган-булган кыз иде. Үз эшен ташлап булса да, дусларына ярдәмгә ашыкты. Гаиләсен, туганнарын бик яратты. Әти-әниләре, әбисе, сеңлесе гел кунакка киләләр иде. Чын мәгънәсендә яшим дип яшәде. Үләсен алдан тойгандыр дип әйтә алмыйм”, – дип искә ала тагын бер төркемдәше Кристина Галимҗанова. Кристина аңа һәләкат булырга бер-ике сәгать кала хәлләрен сорап яза. “Инде күп калмады, хәзер кайтып җитәбез,” – ди кыз.

Марияне туганнары һәм дуслары бары тик уңай яктан гына искә алалар. Кече күңелле, һәрчак якты йөзле, шат күңелле кыз иде, диләр аның турында. Төркемдәше Лилия Легостаева әйтүенчә, никтер күкләр изге күңеллеләрне үзенә ала, бу вакыйга да, шуны раслый.

Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге һәләкаттә 14 автобус пассажиры якты дөнья белән хушлашкан, тагын 12 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә урнаштырылган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгендә һәлак булучыларның шәхесен билгеләү буенча геном экспертиза үткәрелә: хәзерге вакытта биш мәетнең шәхесе ачыкланган.



Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтенә тарыган автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре тоткарланды. Йөк машинасы йөртүчесеннән сорау алынган. Калган ике машина йөртүче хастаханәдә, аларга карата процессуаль эшчәнлек терелеп чыккач башкарылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100