«Фәйзуллин йөзүләренә» рәсмиләштерелү куркынычы яный!
Татар язучыларының традицион җәйге йөзүләренә безнең хәбәрчебез карашы.
Татар язучылары арасында «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган бер җәйге әдәби-спорт чарасы бар. «Фәйзуллин йөзүләре» - татар язучылары күп еллар дәвамында Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан,суда йөзүне сәбәп итеп җыелып утырулары, табигать кочагында аралашулары ул.
«Фәйзуллин йөзүләре» ничә ел дәвам иткәнен төгәл генә беркем дә белми. Быел Равил абый үзе «йөзүләргә» 40 ел булуынәйтте.
Ә үткән ел, мәсәлән, аларның 1980 елда башланып китүе турында сүз булган иде. Димәк, 38 ел була.
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат Равил Фәйзуллинның беренче тапкыр язучыларны җыеп, үзенең кырык яшьлегендә Казансу буйлап йөзүен искә төшергән иде. “Иван Грозный Казанны алгач куйган һәйкәл яныннан башлап, Компрессорный күперенә кадәр 5 чакрым чамасы йөзде. Без Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла һәм башка язучылар Казансу елгасы утравында Равил абыйның йөзеп килгәнен көтеп утырдык. Икенче елны “йөзүләрне” Маркиз утравы янында уздырдык. Сибгат Хәким, Гариф Ахунов кебек классикларыбыз исән иде әле”, – дип сөйләде ул. Равил Фәйзуллин 1943 елгы - аның 40 яшьлеге 1983 елда узган. Димәк, «Фәйзуллин йөзүләренә» 35 ел булып чыга.
Хәер, «Фәйзуллин йөзүләренә» ничә ел булуы, гомумән, мөһим түгел. Язучылар, салмак вә вәкарь генә атлап барышы, үзен тәвәккәл, ышанычлы һәм затлы тотуы өчендер инде, Равил Фәйзуллинны “Кенәз” дип атыйлар икән. Ә кенәзгә без ничек кенә санаса да, ышанабыз. Кырык икән, кырык булсын!
Бу рәсми чара түгел, «Фәйзуллин йөзүләре» Татарстан Хөкүмәтенең дә, Татарстан Мәдәният министрлыгының да рәсми чаралар исемлегенә кертелмәгән. Аның рәсми бюджеты да юк, ягъни, язучылар халыкның салым акчасына “гүләйт итми”. Шулай булгач, 30 булса ни дә, 40 булса ни?! Иң мөһиме – ул фикердәшләрнең җыелып, җырлашып-аралашып-шаярып утыруы һәм “карт аю”ны онытып җилкенеп йөзеп алуы.
Баштарак елларда әлеге традицион йөзүләр Казан сулыкларыннан - Казансу һәм Аккош күле тирәсеннән ерак китмәгән. Ә соңгы елларда Равил Фәйзуллин Татарстанның районнарына күз сала башлады. Былтыр традицион йөзүләр Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылы янындагы күлдә үткәрелсә, быел язучылар легендар Казан артына – Арча районы буасына юл алдылар.
Фәйзуллин&Ахунов һәм Данил Хәбибрахманович&Лотфулла Нурисламович
«Фәйзуллин йөзүләре»нең быел ике җитди темасы бар иде. Беренчедән, ул Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән шәхес – Равил Фәйзуллиның 75 еллыгына багышлана: 4 августта шагыйрьнең туган көне. Икенчедән, быел бирегә килеп татар язучылары күренекле язучы Гариф Ахуновны искә алдылар.
Кечкенә Өчиле – халык язучысы Гариф Ахуновның туган авылы. Хәзер бу авыл юк инде. Авыл урынында “Таттелеком” тырышлыгы белән “Ахун чишмәсе” комплексы булдырылган. Чишмәдән туендырылып торган буа рәсми пляж булмаса да, Арча халкының яраткан су коену урынына әверелгән.
Әйткәнемчә, «Фәйзуллин йөзүләре» беркайчан да рәсми чара булмады. “Бу бик демократик чара. Без бу бәйрәмне үзебезгә үзебез оештырабыз”, – дигән иде Равил Фәйзуллин былтыр.
Рәсмиләштерелү
Әмма быел ул ярымрәсмиләштерелде кебек. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзендә тора булып чыкты. Былтыр ул: “Шушы җирлек караган район җитәкчелегенә хатлар язып, моны рәсми чара итеп уздырырга мөмкин. Алдан әзерләнсәк, башкарып чыгарга була”, - дигән иде. Эш шуңа бара кебек.
Быел Арча районы хакимияте язучыларны бөтен шартын китереп, кадерле кунаклары кебек каршы алды. Ассызыклап язам – татарча рәсми итеп, милли киемле кызлар чәкчәкләр белән каршыладылар.
Татарстан язучылар берлеге, Арча районы хакимияте белән килештереп, чараның программасын да төзегән. Данил Салихов буа фонында хәтта рәсми чара да уздырып алды.
“Без бүген Гариф абыйның нигезендә басып торабыз. Безне Арча халкы матур итеп каршы алды. Татарстанда спортка һәрвакыт зур игътибар бирелде. Универсиаданы, Футбол чемпионатын беләбез, ә бит безнең язучыларыбыз да спорттан ерак йөрмиләр. Ел саен “Фәйзуллин йөзүләре” үткәрәбез. Быел инде Равил абый Фәйзуллинның йөзүенә 40 ел. Быел да Равил абыйны Гариф Ахунов чишмәсеннән туена торган буага салып карыйк әле. 75 яшендә ничегрәк йөзеп күрсәтеп икән ул безгә! Аның үрнәгендә без дә кушылырбыз дип уйлыйм”, - дип башлап җибәрде ул.
Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов кунакларны “Казан артында, Тукай ватанында һәм татарның бик күп классик язучыларын биргән җирдә” сәламләде һәм район башлыгының кайнар сәламләрен җиткерде. “Бу кырыгынчы юбилей йөзүләре язучыларның Ахун чишмәсенә сәяхәте белып әдәбият тарихына кереп калсын иде”, - диде ул.
Данил Салихов язучыларга быелгы Тукай бүләге ияләре – “Таттелеком” җитәкчелеге Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуановның халкыбызның тарихи мирасын торгызудагы зур эшләрен искәртеп, “Ахун чишмәсе”нең әлеге оешма тырышлыгы белән төзекләндерелүен хәбәр итте. Чарада “Таттелеком” вәкиле Рөстәм Гомәров катнашып, язучыларны сәламләде һәм оешманың хәйрия эшләрен санап үтте.
Шулай итеп, җәмәгать, «Фәйзуллин йөзүләре» кысаларында җайлы гына итеп “Таттелеком” компаниясенең тарихи мирасны торгызу эшләре дә презентацияләнде. Соңыннан язучыларга “Ахун чишмәсе” комплексына кереп әлеге чишмә суын авыз итү мөмкинлеге дә тудырылды.
Сүз «Фәйзуллин йөзүләре»нең «проект авторы» Равил Фәйзуллинның үзенә бирелгәч, халык шагыйре адәм баласына фикердәшләре белән аралашудан да кадерле әйбер юклыгын ассызыклады. “Биредә халкыбызның рухи байлыгын иҗат итүчеләр басып тора. Аралашу безгә бигрәк тә тансык. Милләтнең язмышы хәл ителгән вакытларда һәр очрашу зур мәгънәгә ия, - диде ул. – Бу ярышу түгел, бу – табигатьнең тәнгә сихәтен аңлап йөзү”.
Өчиле җиренә Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова да кайтты. Ул язучыларның Гариф Ахунов авылы булган урынга кайтуына бик сөенгән иде. Тик рәсми программа буенча Наилә Ахуновага сүз “Ахун чишмәсе” капкасы янында бирелергә планлаштырылган булу сәбәпле, рәсми өлеш шуның белән төгәлләнде.
"Таттелеком"га кайда да чыгыш ясарга ярый булып чыга, ә туган нигезенә кайткан Наилә ханымга хәтта "Фәйзуллин йөзүләрендә" сүз әйтергә дә ярамый.
Элек Фәйзуллин йөзүләрендә мондый кагыйдәләр юк иде! Кем тели, шул чыгыш ясый иде анда.
Йөзүчеләр һәм чыпырдаучылар
Йөзәсе һәм йөзүчеләрне тамаша кыласы язучыларга һәм башкаларга йөзү маршруты аңлатылды һәм иминлек кагыйдәләре турында тулы инструкция бирелде. Афәрин Арча районы хакимиятенә – ике көймә һәм сигез коткаручы «Фәйзуллин йөзүләре»нең иминлеген тәэмин итте. Йөзүчеләр алдыннан көймә юл күрсәтеп барды. Катнашучылар моның бик уңайлы булуын бәяләделәр.
Йөзүчеләр күп түгел иде. Язучыларның күбесе озын дистанциягә китүчеләрне озатып, яр буенда гына чыпырдашып калдылар. Чыпырдашучылар арасында Алмаз Хәмзин, Әлфәт Закирҗанов, Фәндәс Сафиуллин, Газинур Морат, Тәлгать Галиуллин, Ркаил Зәйдулла һәм башкалар бар иде.
Данил Салихов, Ләбиб Лерон белән Алмаз Гыймадиевлар бөтенләй чишенеп тормадылар - ярда гына басып тордылар.
Ә Арча хакимияте билгеләгән 2 км.лы дистанциягә йөзүчеләр арасында, әлбәттә, Фәйзуллин үзе, хатыны Наилә ханым, ике улы бар иде. Йөзүчеләр арасында “ТНВ” каналының йөзе, баш мөхәррире, шушы як егете Данил Гыйниятов та бар иде. Йөзүче хатын-кызлар арасында ел саен ике шагыйрә була – Кама суы буенда үскән Илсөяр Иксанова һәм Ык суында йөзеп үскән Шәмсия Җиһангирова.
Шунысы кызык – быел беренчелекне китап язучылар түгел, ә китап укучылар алды. Арча педколледжында укучы егетләр дә язучылар белән бер дистанциягә чыкканнар иде. Алдарак килделәр. Егетләр булдырды!
Арча сые: плюслары һәм минуслары
Программа Арча сые белән дәвам итте. Язучылар казан асып пешерелгән пылау белән шашлык ашаганда гармун тартып җыр яңгырап торды. Арча үзешчәннәренә Алмаз Хәмзин кушылып, “мастер-класс” күрсәтте.
Әмма өстәл янына утырып пешекчеләр әзерләгән пылау белән сыйлану “рәсмиләшүнең” бер билгесе иде. Җәймә җәеп “хәзинәдә бары” белән сыйланып утыру яме җитмәде.
“Тамада булып туган” Камил Кәримов җитмәде. Тукай премиясе алгач килмәскә ярый дип уйлыймыни ул мондый чараларга?! Ул хаксыз!
Кара күбәләк тарихы
«Фәйзуллин йөзүләре»нең бер яме – Наилә Ахунова иде. Җәйге озын костюмнан, эшләпәләрдән ул башка дөньядан килгән кебек иде. Язучыларның әтисен искә алуына шулкадәр бәхетле иде ул. “Беләсезме, кичә подъезд стенасында кара күбәләк күрдем. Канатын җәеп оча башлагач, махаон икәнен күрдем. Минем бит “Махаон” һәм “Черная бабочка” китапларым бар. Күбәләк басмага утыргач, мин аны акрын гына алып, тәрәзәдән очырдым”, - дип сөйләде ул.
Өчилегә килгәч, аның йөзенә моңсулык кунды. “Кыен миңа, мин бит безнең гаиләдән берүзем калдым”, - диде ул яшьле күзләре белән. “Мин бит әле ул авылны бераз хәтерлим. Мин бик кечкенә булганмын инде – әмма без монда кайта идек”, - диде ул Ахун чишмәсенә карап. Гаҗәп күренеш, нәкъ шул мизгелдә аның яныннан канатларының тышкы ягы кара, эчке ягы бизәкле күбәләк очып әйләнде. Моннан берничә сәгать элек кенә үзе тасвирлаган күбәләк. Чын менә! Моңсуланган шагыйрә йөзенә елмаю кундырырга шушы бер күбәләк җитте. Авыл булган урыннан кыр чәчәкләре җыйды, Ахун чишмәсеннән су алды. “Без кайтканда Арча зиратына керәбез. Чәчәкләрне шунда калдырам”, - диде ул. Шулкадәр самими, ихлас иде ул.
Киләсе «Фәйзуллин йөзүләренә» кадәр!