Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Фәйзуллин йөзүләре”: Байкалдан йөзеп чыгып була, бокалдан чыгып кара!

Татар язучылары арасында 37 ел рәттән үткәрелүче “Фәйзуллин йөзүләре” быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына багышланды. “Татар язучыларының шушында берләшүе иртәгә бөтендөнья татарларының берләшеп фикер алышуы булып дәвам итәчәк. Бу мәҗлесне шушы берләшүнең бер өлгесе дип саныйм, - диде Равил Фәйзуллин. - Без болай җыела алабыз икән – димәк, әле без яшибез”.

news_top_970_100
“Фәйзуллин йөзүләре”: Байкалдан йөзеп чыгып була, бокалдан чыгып кара!

“Фәйзуллин йөзүләре” – татар язучыларының табигатькә чыгып, йөзү ярышлары. Быел ул Яшел Үзән районының Зур Чишмә (Большие Ключи) авылы янындагы матур күл буенда уздырылды. Программаның икенче өлеше, гадәттә, учак янында мәҗлес буларак дәвам итә.

Әлеге “йөзүләр” тарихын җыенга Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат бәян итте: “Фәйзуллин йөзүләре”нең тарихы партия исән вакытлардан ук башлана. Равил Фәйзуллин беренче тапкыр үзенең кырык яшьлегендә Казансу елгасын буйга биш чакрым тирәсе йөзде. Компрессорлар заводы ягында Казансу эчендә утрау бар иде. Рәис Даутовлар, Зөлфәтләр, Ркаиллар белән бергә без шунда көймә белән чыгып, Равил абыйның йөзеп килгәнен көтеп утырдык. Икенче “йөзүләр”дә Сибгат Хәким, Гариф Ахунов кебек классиклар да катнашты. Алга таба бу бәйрәм дәүләт күләмендә үткәрелер кебек тоела башлады миңа”, - диде ул.

Бәйрәмне алга таба рәсмиләштерү мөмкинлеген Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов та раслады. Димәк, киләсе елга “Фәйзуллин йөзүләрен” оештыруга Яшел Үзән районы хакимияте дә үзенең саллы өлешен кертергә мөмкин. Быел район “йөзүләр”не резин көймә белән тәэмин итте һәм делегат итеп Яшел Үзән районының берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаевны юллады.

Йөзүчеләр

 

Равил Фәйзуллин җыен башында ук йөзүчеләрне ике төркемгә бүлде – озын һәм кыска дистанциягә йөзүчеләр. Кыска дистанциягә чыгучылар күлнең икенче ягына җәяү чыгып, йөзеп кайттылар. Кыска дистанциячеләр арасында Алмаз Хәмзин, Камил Кәримовлар бар иде. Ә озын дистанциягә чыгучыларга күлне диаметр буенча йөзеп чыгу бурычы куелды. Сүз уңаеннан, Константин Исаев татар язучылар белән бергә күлне кыска дистанциягә аркылыга да, озын дистанциягә буйга да йөзде.

Озын дистанциягә тугыз кеше кузгалды. Араларында бердәнбер хатын-кыз – Кама буенда үскән шагыйрә Илсөяр Иксанова иде. Язучылар белән бергә стартка Казанның 18нче мәктәп укучысы Газиз Фәйзуллин – Равил Фәйзуллинның төпчек улы да басты.

Кыскасы, стартта тугыз кеше булса да, финишка дүртәү генә килделәр. Монда “Фәйзуллин йөзүләре”ндә биш язучыбызны югалттык дип уйларга ярамый. Табигать кочагына килгән язучыларның барысы да исән-имин кайтып җиттеләр. Хәйләкәр татар язучылары казан асылган учаклы ярдан узганда, артык йөзеп мәшәкатьләнмәскә карар итеп, ярга тукталып калганнар булып чыкты.

“Фәйзуллин йөзүләрендә” көймәче ролендә К.Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов иде. “Мин монда хатыным белән килдем. Ул Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондында эшли”, - дип аңлатты Илфак. Үзенә көймәче ролен тәкъдим иткәч, каршы килмәгән. Дөрес, язучыларга бу очракта МЧС ролен үтәргә алынган көймәченең ярдәме кирәкмәде. Нәрсә язарга яраганын-ярамаганын яхшы белгән татар язучысы ничек йөзәргә яраганын-ярамаганын яхшы белә булып чыкты.

“Равил абый шәп йөзә икән. Шулкадәр җиңел итеп күлдән атлап барган кебек кенә йөзеп бара бит ул”, - диде Илфак Хафизов, сокланып. Яр буенда торган язучылар да Равил Фәйзуллинның беренче булып киләчәгенә шикләнмиләр иде. Алар өчен бу табигый. Әмма ярга җиттем дигәндә генә әтисе белән бергә йөзеп барган Газиз зур талпыныш белән ярга беренчерәк аяк басты.

Хатын-кызлардан беренчелекне йөзүдә катнашкан бердәнбер хатын-кыз Илсөяр Иксанова алды. Кама буе вәкиле бит!

Дүртенче булып ярга Константин Исаев аяк басты. Ул күл суын мактап бетерә алмады. “Баллы чәй кебек”, - дип татарларның чәй яратуына ишарә ясады ул.

Йөзмәүчеләр

Балык Бистәсе районы газетасының баш мөхәррире, Кама елгасында йөзеп гадәтләнгән шагыйрь, популяр эстрада җырлары авторы Вазыйх Фатыйхов суга кереп тормады.

Вахит Имамов та йөзмәде. Ул Камил Кәримовны мисалга китереп, мәзәк сүз сөйләп өй салып булуын, ә роман язып өй салып булмавы турында зарланып алды.

Танылган журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи үз янына инициатив төркемне туплап, җәмәгатьчелекне дөнья яңалыклары белән таныштырды.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин да йөзәргә ниятләп килмәгән икән.

Сәнгать әһелләреннән бердәнбер вәкил Рафаэль Сәхәбиев йөзәргә түгел, җырларга ниятләп килсә дә, ни тегесен, ни монысын эшләмәде – җыелмалы урындыкта утырып торды.

Мәҗлес

Мәҗлес гармун моңы, уен-көлке белән учак янында дәвам итте. Монда алыштыргысыз тамада, әлбәттә, Алмаз Хәмзин иде.

Күмерле самовар чәе эчеп хушланган язучылар киләсе “йөзүләр” турында да хыялланып алдылар. “Әйдәгез, алдагы йөзүләрнең берсен Байкал күлендә үткәрик. Татар язучысы йөзсен әле Байкал күлләрендә”, - диде Камил Кәримов Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка карап. Язучыларга Байкал командировкасын тагын кем оештыра алсын инде?! 

- Байкалда йөзәрсең лә ул! Бокалда йөзеп исән чыгып кара! - дип фәлсәфи фикер әйтте Алмаз Хәмзин.

Үзенең театр училищесында укыган төркеменең рәсемен суктырган футболка кигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов язучыларның шулай җыелып утыруына бик шат иде: “Язучыларның үзара аралашулары бетте. Шушындый мәҗлесләрдә ниндидер әсәрләргә образлар табыла. Бу проект шушы ягы белән кызык та. Бу чараның конгресс корылтае көннәренә туры килүе дә әһәмияткә ия”, - диде ул.

Данил Салихов: “Ат аунаган җирдә төк кала” дип, шәхесләр булган җирнең тарихта калуын ассызыклады һәм әдәбият-сәнгать аша тарихка кергән авыл мисалында Әлдермешне искә төшерде: “Туфан Миңнуллин арабыздан китеп барды, шушы көннәрдә генә Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттык. Алар тарихка кертеп калдырган Әлдермеш авылы бар. Югыйсә, ул гади генә бер авыл. Ә ничек данланды!..”

Фәйзуллин йөзүләрендә яшь буын иҗатчыларның бер генә вәкиле – “Казан утлары” журналы хезмәткәре, язучы Фәнил Гыйләҗев кына катнашты. 
























































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100