news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Таишев хатыны Ландышның билен таба алмый икән

Җырчы ире кочаклаган фотоны куйган.

news_top
Фәрит Таишев хатыны Ландышның билен таба алмый икән
Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм аккаунтыннан

Ландыш Нигъмәтҗанова ире кочаклаган фото куйган һәм янына: «Фәрит билемне эзли бугай», - дип язган.

Җырчының виртуаль дуслары иҗади гаиләгә соклануын белдергән. Матур һәм изге теләкләр юллаганнар.

«Фәриткә берничә ай бил эзләргә кирәк булачак», «Билең матур, үз урыныңда бит», «Бишкә кадәр эзләт билеңне. Рекорд куегыз әле», «Фәрит — чын ир, мәхәббәтен күрсәтә белә», «Көн дә шул билне эзләп, яратып һәм яратылып яшәгез», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Инстачылар арасында Ландыш белән Фәритнең дүртенче бәбиләрен көтүләрен белмәүчеләр дә бар икән.

Ландыш Нигъмәтҗанованың авырлы булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар