Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә

Җырчы күптән түгел Инстаграм битендә фотолар урнаштыргач, инстачылар Ландышта үзгәрешләр сизеп алды. Кемдер аны үзизоляция чорында тазарып киткән, ә кемдер бәби көтә дип уйлады.

news_top_970_100
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә
Ландыш Нигъмәтҗанованың Инстаграм аккаунтыннан

Ландыш Нигъмәтҗанова «Ирек мәйданы» гәҗитенә болай дип җавап биргән: «Әлеге фото шулкадәр кызысыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка аеруча балалар сөенде».

«Афәрин, Ландыш!», «Сау сәламәт булыгыз», «Без бик шат», «Бәхете белән тусын, тагын бер бәләкәчнең сөйләшүләрен тыңлыйсыбыз бар икән», — дип яза җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100