news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фәрит Гыйбатдиновны соңгы юлга озату - фотолар

Чувашия татарлары автономиясе җитәкчесенең фейсбук аккаунтында аның әнисе, хатыны һәм балалары мөрәҗәгатьбелән чыкты.

news_top
Фәрит Гыйбатдиновны соңгы юлга озату - фотолар
Фәрит Гыйбатдиновның фейсбуктагы аккаунты

Чувашия татарлары автономиясенең җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 7 июльдә Чабаксар хастаханәсендә вафат булды. Аның фейсбуктагы аккаунтында соңгы юлга озаткан вакытта төшерелгән фотолар куелган.

Фәрит Гыйбатдиновның фейсбук аккаунтында аның әнисе, хатыны һәм балары исеменнән мөрәҗәгать куелды.

"Көтмәгәндә безнең газиз әтиебез, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов бакыйлыкка күчте. Бу көннәрдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкы, әтиебезнең дуслары, туганнар, авылдашларыбыз тирән кайгыбызны уртаклашты. Бу авыр көннәрдә безнең белән булганыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебезнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Ул башкарган эшләре, кылган гамәлләре белән татар халкы күңелендә сакланыр".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар