Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Гыйбатдинов: «Ахырзаманга кадәр татар халкы булып каласы иде!»

Бүген Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе вафат булды.

news_top_970_100
Фәрит Гыйбатдинов: «Ахырзаманга кадәр татар халкы булып каласы иде!»
Салават Камалетдинов

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 60 яше тулу уңаеннан 2019 елның ноябрендә «Кәрван-мирас» дип аталган этник тамаша оештырган иде. Ул шунда милләткә кагылышлы фикерләрен җиткерде.

«Хөрмәтле газиз кардәшләрем! Барыгызга да рәхмәт безне сагынып килгән өчен. Бүген бик матур сүзләр әйтелде. Мин аларны аңлыйм: кайсы аванс белән, кайсы болайдыр. Без инде бала-чага түгел, мактау сүзләреннән бозылмабыз.

Милләтеңне яратканда гына шундый эшләрне эшләп була. Ә милләтне ярату, мәхәббәтебез беренче үзебездән, аннары гаиләбездән, туган җиребездән булырга тиеш. Аннан инде дәүләт үз эшен эшли. Без еш кына читтән сәбәп эзлибез, үзебездән түгел. Хәрәкәт үзебездән булырга тиеш. Үзебез хәрәкәтләнгәндә генә татар милләте булып кала алабыз. Гаиләбез татарныкы була. Туган җиребез татарча була. Илебездә татар буларак урын алырбыз. Аллаһ көчле милләтләрне саклап калырмын дигән. Без, татарлар, көчле халык буласы иде. Көчле халык булып, ахырзаманга кадәр татар халкы булып каласы иде. Ә ул тора сездән, бездән, безнең хәрәкәттән. Рәхмәт сезгә!»

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе бүген вафат булды.

«Мишәр» фольклор ансамбленең «Кәрван-мирас» тамашасы


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100