Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Гыйбатдинов вафатына бер ел: «Авылның бер ягы кителде, яме бетте»

Исән булса, Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдиновка быел 62 яшь тулган булыр иде. Аның өчен беренче чиратта — гаилә, аннары туган авылы — кендек каны тамган Урмае, Чувашия татарлары һәм сөйгән милләте — татар халкы булды.

news_top_970_100
Фәрит Гыйбатдинов вафатына бер ел: «Авылның бер ягы кителде, яме бетте»
Абдул Фархан

«Миңа монда ошый, шулкадәр рәхәт», — диде төштә»

Фәрит Гыйбатдиновны искә алу аның каберенә зыярәт кылудан башланды. Бер төркем татар зыялылары Чувашиянең Урмай авылы зиратында Фәрит абыйның каберенә барып, аның рухына дога укыды.

Дога кылганнан соң, бер читтә уйга батып, моңаеп басып торган ханымнар янына юнәлдем. Фәрит Гыйбатдиновның кызлары иде ул:

— Бер ел аралыгы әтисез ничек узды?

— Бик авыр кичердек, — дип күз яшьләрен көчкә тыеп сөйли башлады алар. — Бу зиратта туганнарыбыз җирләнгән. Җәй көне әби белән әти зиратка килгән булганнар. Әти: «Миңа менә бу урын ошый», — дип әйтеп калдырган. Соңыннан ул безнең төшкә кереп: «Минем урыным шулкадәр яхшы җирдә урнашкан, миңа монда ошый, шулкадәр рәхәт», — дип әйтте.

Чардуганны энем ясап куйганнан соң, шул чардуганны бергә эшләгән иптәшенең төшенә кергән: «Фәрит абый, ошыймы, яхшымы?» — дигәч: «Ошы-ы-ый, яхшы-ы-ы», — дип сузып, чардуган тирәсен тотып әйтә икән.

Төшләргә хәзер еш керми. Баштагы мәлдә кыяфәте моңсу иде. Авыл халкы аны чапаннарын кигән килеш, көләч йөзле булып күргән. Берничә атна элек төшемдә әти белән кара-каршы утырып сөйләштек. Йөзе күңелле иде. Чараларны бергәләп оештырып йөргән дуслары да әтине төшендә күрүләрен әйтә. «Шул көнгә кадәр эшләп бетерсәгез, ял булыр инде», — дип әйтә икән.

Әби белән улым әтинең каберенә килгәннәр дә, улым әтинең җаны монда булганын сизеп алган: «Ул әнә теге агач янында», — дигән. Зираттан киткәнче улым шул ноктага текәлеп карап торган. Гаҗәп димичә, ни диярсең, — дип сөйләде Фәрит Гыйбатдиновның кызлары Рәзинә белән Динә.

«Авылның бер ягы кителде, яме бетте»

— Хәзер инде беренче тапкыр барлык бәйрәмнәр әтисез үтте, — дип дәвам итте Фәрит абый кызлары. — Бөтен эшне бергәләп эшләргә өйрәтте әти, ул безгә бик яхшы тәрбия бирде. Гореф-гадәтләрне кечкенәдән үк сеңдерде. Без гаиләдә татарча сөйләштек, ул оныкларының да татарча сөйләшүенә кинәнә иде.

Әти шәҗәрә дә төзеп калдырды. Ерак әби-бабаларыбызны, аларның кайда торганнарын эзләп тапты. Аннан соң, Урмай авылы тарихы белән дә күп кызыксынды, архивларда утырды.

Социаль челтәрләрдә дә сәхифәсен актив алып барганын беләсез. Һәр язмасын карап чыксагыз, меңләгән материаллары: мәкаләләре, легендалары эленеп тора. Хәзер дә куеп барабыз, юкса, бу эш тукталып калыр кебек иде. Чара булуга әти шундук өйгә кайтып, «кешеләр дә күрсен», — дип, компьютерга утырып фотоларны элә, текст язарга тотына иде. Сәхифәсен алга таба да алып баруны дәвам итәрбез.

Барлык авылдашлар әтине сагына, авылның бер ягы кителде, яме бетте, диләр.

Фәрит абый истәлегенә багышланган Коръән ашында аның әнисе Зәйнәп апа да бар иде. Аның безнең арада булуы зур сөенеч. Аллаһы Тәгалә аңа күркәм сабырлык бирсен. Зәйнәп апа бәхетле ана, чөнки ул Фәрит аганың йөрәгенә милләткә карата мәхәббәт уяткан кеше. Кем белә, бу тәрбия бала вакытында ук бирелмәгән булса, бәлки, Фәрит абыйның тормыш тарихы башка булыр иде…

Тормышның михнәтен дә, шатлык-сөенечен дә күрергә туры килә Фәрит абыйга. Очрашуда әйтеп үтелгәнчә, Фәрит абыйның әтисе 33 яшендә кинәт кенә дөньяны калдырып китә. Миңнегөл апасы яңа гына дүрт яшен тутырган, Фәрит абыйга ике яшь ярым була. Ә Рушания сеңлесе әнисенең йөрәк астында гына була.

Шулай итеп, алар әтиләреннән башка тормыш итә башлый. Зәйнәп апа эштән кайткан җиргә Фәрит абый йортларны җыештырып, ашарга пешереп, көтеп торган булган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Зәйнәп апа аны совхоз техникумына укырга җибәрә. Анда да Фәрит абый актив була: җырлар башкара, бию осталыгын күрсәтә.

Яшь агрономга авылда эш булмый, аны вакытлыча клуб мөдире итеп билгелиләр. Вакытлыча дигәне шул — мәдәният дөньясында кайнавы шуннан башланып китә.

«Егет-кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырды»

Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов Фәрит Гыйбатдинов кабере янында дога кылганда яшьләрен тыеп калганын сөйләде.

— Бергә үткән юллар әле дә күз алдында. Беркайчан да зурланмады, тәкәбберләнмәде. Милләт белән динебез күтәрелеш алган вакытта алга чыгып басмады. Күп кешеләр лидер дигән сүзне ярата. Лидер дип үзеннән соң лидерларны калдыра торган кешене атый алабыз. Фәрит абый — шуларның берсе иде.

Ул диннең милләтне тартып барганын аңлый иде. Менә шул аңлашу нәтиҗәсендә татар авылларында мәчет-мәдрәсәләр төзелде, ул җитәкләгән автономия тарафыннан күп программалар эшләнде. Шушы планканы төшерәсе түгел иде.

Аркан үргән кебек, дин белән милләтне бергә үреп бармасаң, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Мөселманнар яшәгән башка төбәкләрдә дин белән милләт бергә эшләп барганны күрсәтте ул.

Аллага шөкер, матур юл үттек, зур эшләр кылдык. Ләкин хәзер туктап калырга ярамый. Яшьләрне кызыктырырлык яңа тәкъдимнәр кирәк, — диде Әлбир хәзрәт.

Фәрит абый китте, алга таба нәрсә?

— Әлбир хәзрәт Тукай мәхәлләсендә оештырылган түгәрәк өстәлдә чыгарылыш укучыларының дүрт юллык шигырьне укып бирә алмауларын, мәктәп-мәдрәсә системасыннан канәгать булмавын әйтте:

Мәктәпләрнең укыту дәрәҗәсе бик түбән, чыгарылыш сыйныф укучылары дүрт юллык татар шигырен укып бирә алмый. Бу күренеш киләчәккә өмет уятмый. Татарстан югары уку йортлары Россиядә зур татар авылларының мәктәпләрен шефлыкка алсалар, бик тә файдалы, зур эш булыр иде.

Мәдрәсә эчендә мәдрәсә рухы юк. Офис, контора шикелле, кеше уңга-сулга бәргәләнеп йөри. Мисал өчен, Бохара мәдрәсәсенә барып карагыз әле. Ишегеннән атлауга ук башка мохит икәнлеге күренә. Анда шәкертләр чабып йөрми, әдәп, тәртип, юл бирү, читкә борылу — бөтенләй башка рух.

Белем бирү — хәзерге вакытта иң мөһим һәм кирәкле фактор. Әгәр дә без егет-кызларыбызны дини тәрбия һәм гореф-гадәтләрне сеңдереп, ныклы фикерле итеп үстерә алмасак, артта калачакбыз. Бездә шәкерт мәдрәсәгә килә, аңа берничә мең стипендия түләнә, ләкин ул бүлмәсен җыештырмый, ашарга пешерми — әзер-бәзергә йөри. Шундый шартларда биш ел укыган шәкертне, рәхәткә өйрәнгәннән соң, гап-гади авылга мулла булып җибәрегез әле, барыр микән ул анда?

Хәзер ит күтәреп йөреп кенә булмый, алу-сату хәзер бөтенләй үзгәрде. Уку-укытудан башка булмый. Дини асылыбызны балаларга өйрәтеп калдыру — зур эш. Ләкин аннан соң сатып алган дипломнар белән дөнья бармый. Без яшьләрне кызыктыра белергә тиеш. Кызыктырыр өчен, гыйлемнең асылын күрсәтергә кирәк, — дип проблеманы күтәрде ул.

«Яшьләр „Моргенштерн балалары“ булып калмагае»

Татарстанның атказанган артисты, «Мишәр» ансамбле солисты Илдус Шәйдуллин:

— Вконтактеда Фәрит абыйның «ТНВ» каналына биргән әңгәмәсе килеп чыкты. Фәрит абый анда: «Милләтне дин саклый, ә диннән башка милләт була алмый. Милләтнең гореф-гадәте дин белән бергә бәйләнештә барганда, бердәм булганда гына милләтне саклап була», — ди. Милләткә телебез, гадәтләребез, динебез, киемнәребез, җырыбыз, биюебез керә.

Максатыбыз — үзебезнең якта яшәүчеләр арасында милләтебезне саклап калу. Үзе еш кына: «Бер Фәриткә тальян гармун, костюм, читек кирәк инде», — дип әйтә иде. Чыннан да, безнең хәзер Фәрит абыебыз юк, ләкин «Мишәр» һәм «Тамчы» ансамбльләребез калды.

Фәрит абый балаларыбызны җыр-биюгә кызыктыра белә иде, хәзер уятучы булмаса, алар «Моргенштерн балалары» булып калачак. Барысының да кулында хәзер телефон, Моргенштернны тыңлап йөриләр. Мәктәп һәм әти-әниләребез белән эшләп, үзебезнең гореф-гадәтләрне өйрәтмәсәк, милләтебез сүнәчәк. Ул яктан, Фәрит абый балаларны кызыктыра белә иде. Ул балаларны Төркия, Кабардин-Балкар һ.б. якларга алып барды.

Фәрит абый үзе хореограф, биюләр куя иде. Бүгенге көндә без халык биюләрен куярга өйрәтә торган хореографсыз калдык.

— Фәрит абый Бөтендөнья татар конгрессының терәге, ике көннең берсендә юлда булыр иде. Аның кебек актив кешеләр сирәк. Ул, чын мәгънәсендә, безнең чорның батыр кешесе булды», — диде шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһим.

Чувашия Мәдәният министрлыгы вәкиле Эдуард Краснов Фәрит абыйның татар телен саклау һәм үстерү өчен күп хезмәт куйганын билгеләп үтте. «Аның җитәкчелегендәге „Мишәр“ ансамбле бөтен төрки дөньяга танылды. Ул кайтарган борынгы музыкаль-бию композицияләре Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарына кертелде», — диде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Фәрит Гыйбатдиновны татар халкының иң талантлы улларының берсе дип искә алды. «Хәтеремдә якты, көләч кеше булып калды», — диде ул һәм Фәрит Гыйбатдиновның әнисе Зәйнәп ханымга Рәхмәт хатын тапшырды.

Фәрит абый халык күңелендә, истәлекләрендә яши

Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә Фәрит абый зур эш башкара. Аның инициативасы белән 25 ел дәвамында республикада «Урмай» яшьләр татар җыры фестивале үткәрелә. Ул ел саен фестивальгә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән меңнән артык катнашучыны җәлеп итә.

Аның тагын бер иҗади проекты — «Арт-мәдхия» төбәкара фольклор фестивале. 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул авыл бәйрәменнән төбәкара дәрәҗәсенә үсеш ала.

2013 елда Фәрит абый җитәкчелегендә «Урмай — Зәлидә» халыкара төрки дөнья фестивале — мәдәни проекты старт ала.

Фәрит абый Чувашиядә яшәүче татарларның традицион йолаларын, җырларын һәм биюләрен өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен алып бара. Аның тәкъдиме белән 2011 елдан башлап «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Фәрит абый татар-башкорт көрәше буенча республика турниры, татар автономиясе призына хоккей турниры инициаторы, Сабантуй, Корбан бәйрәме, Мәүлед бәйрәмнәре үткәрә.

Очрашуда Урман авылы җирлеге башлыгы Минзәит Зәйнуллин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы — драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Рифат Сәлах, Чувашия мөфтие урынбасары Илься Сафиянов, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һ.б. катнашты.

…Татар халкын янә бергә җыйды Фәрит абый. Ләкин бу очрашуга ул үзе җитмәде, бик җитмәде. Аны белгән һәркем әле дә аның юклыгына ышана алмыйча, күз яшьләрен тыя алмады, алларына куелган ризыклары тамакларыннан үтмәде. Ә Фәрит абый халык күңелендә, истәлекләрендә яши… Мәрхүмнең рухы шат, урыны оҗмахта булсын. 


Фәрит Гыйбатдинов ― Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. 1959 елның 1 ноябрендә Чувашия АССРның Комсомол районы Урмай авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.

2004 елның июленнән 2007 елның гыйнварына кадәр ― Чувашия татарлары газетасы «Вакыт»ның мөхәррире.

Үзенең авылында «Мишәр» ансамблен оештыра. Туган авылында «Урмай моңы» татар яшьләре җыр конкурсы, «Урмай-Зәлидә», «ART-MADHIA» кебек фольклор фестивальләрен оештырган. Авылда мәчет төзелеше башында торган. Ул ― Чувашия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның июль аенда вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100