Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәридә-Алсу» дуэты: «Без ротациягә акча бирүне дөрес түгел дип саныйбыз»

Җырчылар иҗади тормыш һәм гаилә хәлләре турында сөйләде.

news_top_970_100
«Фәридә-Алсу» дуэты: «Без ротациягә акча бирүне дөрес түгел дип саныйбыз»
Михаил Захаров

«Фәридә-Алсу» дуэты башкарган «Карлы чыршылар» җыры берара телевизор һәм радиодан берөзлексез яңгырый иде. Соңгы вакытта алар башкарган җырларны ишеткәнем юк диярлек. Җырчылар сәбәбен аңлатты.

«Без „Карлы чыршылар“ җыры белән күтәрелдек. Ул күпләрнең күңелендә урын тапты. Безгә ул җыр белән бәйле тарихлар билгеле. Олы яшьтәге бер ханым елый-елый үз тарихын сөйләгән иде. Аның тормыш иптәше начар авыру белән авырып яткан. Бер көнне „Карлы чыршылар“ җыры белән безне телевизордан күрсәткәннәр. Бер дә сөйләшмәгән, ашаудан калган ир телевизорның тавышын ачуны үзе сораган. Аннан соң бер атна гына яшәгән ул. Безнең җырдан һәрвакыт тормыш иптәшем искә төшүен әйткән иде ул апа», — дип сөйләде Алсу ханым.

Фәридә апа да бер тарих өстәде. «Тагын бер хатын-кыз безгә хат язган иде. Ул төрмәдә утырганда иҗади номерлар күрсәткән вакытта безнең җырны җырлаган. Төрмә директоры татар булган һәм җырны тыңлагач, ул хатынның эшен яңадан караткан. Нәтиҗәдә, аның срогын киметкәннәр», — дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта алар яңа җырлар яздыра. «Бүген җыр өчен бик күп акча кирәк, ул дистә мең белән генә саналмый. Ротациягә акча бирүне без дөрес түгел дип саныйбыз. Безнең хезмәт болай да авыр, аның өстенә кемнедер баетырга теләмибез. Башлаганда безнең спонсорлар юк иде, үзебез алып бардык, шуңа без аның кадерен беләбез», — дип сөйләделәр апалар.

Иҗаттан кала, гаиләгә дә вакыт табарга кирәк. Фәридә - өч, Алсу ике бала анасы. «Олы улым армиядә хезмәт итә, ноябрь аенда кайтырга тиеш. Күз тияр дип кешегә бик сөйләмәгән идем. Улым кайтуга 35-40 банка компот, кайнатмалар, соуслар, бәлеш эчлеге яптым. Рәхәтләндем быел банка ябып», — дип сөйләде Алсу ханым.

«Изоляция бетүгә урамга уйнарга чыктылар. Уртанчы улым скейтбордта йөргәндә кулын сындырган иде, гипс белән йөрде. Гипсны алдырдык та мәктәпкә яңа киемнәр алдык. Гипс белән форма алып булмый. Балалар сәламәт булса, иҗат эше дә җиңелрәк бара. Мин узган елгы форма сыяр дип өметләнгән идем, тик бала үскән. Тулысы белән мәктәпкә яңа комплект алдык, ул якынча 10 меңгә төште», — дип сөйләде Фәридә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100