Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчетендә узачак

Язучылар, шагыйрь, җәмәгать эшлеклеләре Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин турында истәлекләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчетендә узачак
Рамил Гали

Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан парламенты берничә чакырылыш депутаты Фәндәс Сәфиуллин белән хушлашу иртәгә, 11 октябрьдә, Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда 12.00 сәгатьтә булачак.

Җәмәгать эшлеклесенең вафаты бөтен Татарстан халкын кайгыга салды. Күпләр Фәндәс Сафиуллин турында хатирәләре белән уртаклашты.

Илфат Фәйзрахманов: «Мине кыерсытканда, Фәндәс абый терәк булды»

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов авыр чакларында Фәндәс Сафиуллинның аңа терәк булуын яза.

«Мине хаксызга кыерсытканда, профессиональ таләпләргә туры килми, дип телевидениедан куп маташканда, үз хакымны судларда якларга туры килгәндә, Туфан, Фәндәс абыйлар миңа терәк булды.

Әйе, мин 1997нче елда телевидениега суд аша кайттым. Аерым түрәләр таккан ярлыкны өстемә алмадым», — ди журналист.

Сания Әхмәтҗанова: «Без таянып торган алтын баганалар берәм-берәм китә»

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова да хисләре белән уртаклашып, Инстаграм битендә үзенең шигырен урнаштырган.

Ияләнеп булмый үлемгә

Шомлы хәбәр бәгырьләрне телә

Парә-парә — телем-телемгә.

Аерылуга була әле түзеп,

Ияләнеп булмый үлемгә.

Һәр югалту талкый сабырлыкны,

Бетәр дими чыдар чамасы.

Бер кайгыдан айнып өлгермисең,

Өстәлә дә тора яңасы.

Әй кешелек! Кемнең гөнаһлары

Рәнҗеш булып төште башыңа?

«Ике мең дә егермедә вафат» -

Уеп яздык кабер ташына.

Оялады җанга матәм маршы,

Мәңге онытмаслык иттереп…

«Кем чираты?» Ихтыярсыз сорау

Тез астына суга китереп.

…Шайтан коткысымы: догам бүлеп,

Кара шигырь керә ялгышып?

Тезләнде дип белмә, торып басам,

Үз-үземә ныграк ябышып!

«Торып басар көчне кайдан алырга?! Без таянып торган алтын баганалар — заманыбызның берсеннән-берсе зыялы, уйчан-тыйнак, талантлы, итагатьле шәхесләре китә берәм-берәм. Бу шигырьне бер ел элек язганмын. Күңелдәге шом көчәя генә…

Менә берьюлы ике кайгылы хәбәр тагын өнсез итте. Фәндәс ага Сафиуллин белән Гөлнур ханым Әхмәдуллина... Урыннарыгыз Фирдәвес җәннәтләрендә булсын!» — дигән Сания Әхмәтҗанова.

Фәүзия Бәйрәмова: «Татарның азатлыгы өчен көрәшеп, бу азатлыкны күрә алмыйча, киттең»

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Фәндәс Сафиуллинны милләтнең тирән акыл иясе, кыю көрәшчесе, затлы зыялысы, дип атады.

«Син дә киттең, Фәндәс… Зур бер чорны ябып, милләтеңнең көчле дә, мескен дә чагын күреп, аның белән бергә мең үлеп, мең терелеп, соңгы көнеңә чаклы татарның азатлыгы өчен көрәшеп, бу азатлыкны күрә алмыйча, син дә китеп бардың, Фәндәс!

Милләтнең тирән акыл иясе, кыю көрәшчесе, затлы зыялысы идең… Без биш ел буе синең белән депутат булып, беренче рәттә янәшә утырдык. Милләт өчен иң мөһим, тарихи документларны бергә кабул иттек — Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, референдум карары, яңа Конституция, бәйсезлекнең нигезе булган дистәләгән канун…

Без мәйданнарда да синең белән янәшә булдык — 30 августта, Хәтер көннәрендә, телебезне яклаган митинг-пикетларда, корылтайларда, милли җыеннарда…» — дип яза ул.

Фәүзия Бәйрәмова Фәндәс Сафиуллинны соңгы тапкыр күргән көнен искә төшереп: «Мин сине соңгы тапкыр Казанда, Милләт Җыенында күрдем. Син дә, минем кебек, иң арткы рәтләрдә утыра идең. Сине уңайсыз хәлгә куймас өчен, яныңа бармадым, югыйсә, син бу җыеннарның түрендә утырырга тиеш идең бит!

Бәхил бул, Фәндәс! Безгә рәнҗеп китмә. Тарихта ФӘНДӘС САФИУЛЛИН дигән намуслы исемең калды. Милләтебезгә, кешеләргә эшләгән яхшылыкларың өчен, Аллаһы Тәгалә үзеңне дә яхшы каршы алсын иде! Догаларыбыз сиңа барып ирешсен иде! Әмин. Көрәштәшең, фикердәшең, догачың», — дип яза җәмәгать эшлеклесе Фейсбуктагы битендә.

Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Фәндәс Сафиуллинның арабыздан китүен бөтен татар халкы өчен зур югалту дип атады.

«Ни кызганыч, милләтебезнең иң асыл затлары берәм-берәм арабыздан китеп бара…

Хуш, бәхил бул, кадерле өлкән дустым һәм остазым Фәндәс ага. Синең бакыйлыкка күчүең — минем өчен генә түгел, ә милләтебез һәм республикабыз өчен бик зур югалту», — дигән ул.

  • Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан парламенты берничә чакырылыш депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүген 86нчы яшендә вафат булды.
  • «Интертат» Фәндәс Сафиуллинның төрле елларда әйтелгән фикерләрен туплады.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100