«Телне бетерергә теләүчеләрдән иртәрәк бетмәбез!» — Фәндәс Сафиуллин фикерләре | intertat.tatar

«Телне бетерергә теләүчеләрдән иртәрәк бетмәбез!» — Фәндәс Сафиуллин фикерләре

«Интертат» Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның төрле елларда әйтелгән фикерләрен туплады.

Бүген Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, публицист Фәндәс Сафиуллин вафат булды.

«Интертат» Фәндәс Сафиуллинның милләт, тел, үткәнне белү, мәгариф системасы турындагы кайбер фикерләрен туплады.

Милләт турында (2016 елның сентябре):

«Милләтебезнең бик кыен көрәш юлларын үтәсе бар һәм бу көрәшебез без үткәннән авыррак булыр төсле күренә. Без әле сәяси азатлык өчен генә көрәштек, глобальләшү вакытында сәяси, икътисади азатлык кына җитми. Безгә бозыклыктан, гөнаһлардан арынырга кирәк. Хәзерге вакытта исән калган халыкларның киләчәге аның санына, җире зурлыгына артык бәйләнмәгән. Дөнья берләшкәндә, күп халыклар таралып, эреп бетәр, ләкин халыкның исән калуы аның белеменә, мәдәният дәрәҗәсенә, әхлагы чиста булуына бәйләнгән. Безнең халык саны никадәр ким булган саен, әхлагыбыз дәрәҗәсе шулкадәр артык булырга тиеш. Шул вакытта без тигез булабыз, исән калабыз.

Дөньяда һәр нәрсәнең вакыт чиге бар. Җитәр вакыт — кояш та сүрелер, җирдә тереклек тә бетәр, соңгы кеше, хайван, үсемлек тә калмас. Бер көнне соңгы микроб та вафат булыр, әмма безнең гасырлар яшисе бар. Шунда безгә исән калырга кирәк. Минем идеалым бар: дөнья беткәндә ике генә кеше исән калса, аларның язмышы бик аянычлы булыр, әмма шул ике кешенең берсе татар булсын иде».

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига турында (2021 елның мае):

«Моның нинди фаҗига булуын әйтеп торасы юктыр, халыкның әрнүе ташып чыкты. Минемчә, бу нәрсәнедер күрмәүдән, нәрсәнедер эшләп бетермәүдән килеп чыккан очрак түгел, бу — татар халкын һәм гомумән, Россия халкын кисәтүнең берсе. Бу диагнозга тиң кисәтү. Бәлки, соңгы кисәтүләрнең берседер. Җәмәгатьчелегебезнең, рухыбызның, культурабызның, әхлак дөньясының никадәр тирән төшүен кисәтү.

Ә болай дәвам итсә, җәмгыятебезнең киләчәге бик чикләнгән булырга мөмкин. «Туктагыз, туктатыгыз, уйланыгыз, анализлагыз, үзегез оештырган бу бәладән юлын табыгыз, югыйсә сезнең киләчәгегез юк» дигән сигнал бу. Дини кешеләр Аллаһы Тәгаләдән дияр, атеистлар табигатьтән дияр, кайдан булса да, кемнән булса да — өстәнме, астанмы — бездән югарырак көч тарафыннан бу безгә кисәтү».

СССРның юкка чыгуы турында (2021 елның августы):

«1990 елда суверенлык турында Декларация кабул иткәндә СССР республикаларын төрле сортларга бүлмәскә (автономия, өлкә һ.б.) дигән стратегия булды. Бөтенесен бертигез хокуклы республикалар итеп, СССРны бер генә федерация итеп калдыру — СССР союздаш республикалар федерациясе итеп калдырырга, дигән тәкъдимебез бар иде. Тәкъдимебез үткән булса, СССР исән калыр иде. Хәзер шуны әрнеп искә алырга туры килә.

Татарстан һәм татар халкы кебек, СССРның исән калуына өмет иткән һәм шул илдә үзенең дәрәҗәсен союздаш республикага кадәр күтәрергә хыялланган бер халык, бер республика илдә юк иде. Татарстан сүзе белән барса, СССР дөньяда иң алдынгы ил була иде. Әмма Татарстанга ирек бирмәс өчен, татар халкына, Татарстанга ачу итеп СССРны юкка чыгардылар».

РФ Конституциясендә «күп милләтле» дигән төшенчәне алып ату турында (2020 елның феврале):

«Күп милләтле дигән сүз аннан алынса, Конституциянең бөтен нигезе җимереләчәк. Рус булмаган милләтләрнең телләрен, мәктәпләрен саклап калу кыен булачак. Милләтне закон нигезендә саклау мөмкин булмаячак. Күп милләтлелек төшенчәсенә һөҗүм итү — милләтләр арасындагы бердәмлекне җимерү.

Бу күренешне Россиягә каршы башланган икенче фронтка тиңләр идем. Тышкы һөҗүмгә каршы тору өчен халык берләшә, ә милләтләр арасында туган каршылык халыкны тарата. Бу сәясәтне Россияне юк итү өчен үткәрүләре ихтимал. Моның сәбәбе яки бик нык наданлык, яки киләчәккә җавапсыз карау».

Татар телен укыту турында (2021 елның августы):

«Мәктәпләребезгә, туган телебезгә өч ел элек ябырылган карагруһчыл һөҗүм һәр татарга мәгълүм. 2018 елга кадәр Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларының нибары 7 проценты гына татар теле дәресләренә йөрсә, хәзер инде республиканың үзендә яшәүче татар балаларының да милли дәресләрдә катнашучылар саны 50 процентка да тулмый. Мондый хәлнең милли афәткә тиң фаҗига икәнлеген җентекләп аңлатасы да юк, үзәк безнең Тукай-Туфаннар теленә күптән тәре сукты».

Хәтер көнен рәсмиләштерү турында (2021 елның сентябре):

Хәтер көнен рәсмиләштерү кирәктер дип уйлыйм, чөнки дәүләтчелекне югалту зур фаҗига көне, тарихи яктан зур хәтер. Бик күп халыкларның үзләренең хәтер көннәре бар, афәтле еллары турында хәтер…

Үткәнеңне, тарихыңны хәтерләмәсәң, киләчәгеңә дә битараф буласың. Хатта шул мәгънә. Тарихи хәтернең кадерен белмисең икән, халыкта аның киләчәге турында да борчылу сүнә, киләчәгенең дә кадере калмый, андый халык тизрәк сүнә. Хәтерне саклау кирәк, аның өчен календарь дата итеп кертергә кирәк. Бәйрәм көне түгел бит, хәтер, искә алу көне.

Икенче яктан ул тарихи сабак алу көне. Берәр халык дәүләтчелеген югалта икән, беренче чиратта, дәүләтчелекне тартып алучы түгел, җиңелүче үзе гаепле. Җиңелергә теләмәгән, көчле уртак исән калу, яшәү ихтыяры булган халыкны җиңеп булмый. Ни өчен дәүләтчелегебезне югалттык? Бүген дә бит шуның аркасында җиңеләбез. Тупланган бер көч булмаганга, мәктәпләребезне югалттык, телебезне югалтып киләбез. Димәк, безнең теге вакыттагы чиребез, үзара бүлгәләнү, хакимият, байлык өчен көрәшү аркасында югалткан дәүләтчелегебез, шуңа китергән чир бүген дә дәвам итә. Хәтер көне — ул тарихи сабак көне.

Хәтер өчен көрәшергә кирәк. Үткәнеңне хәтерләмәсәң, киләчәгеңне сүндерәсең. Ел саен кабатлап торсак, онытылмас. Хәтер турында сөйләшү үзе дә хәтерне яңарту инде ул, халыкның исенә төшерү.

Мәктәптәге тәрбия турында (2017 елның апреле):

«Бездә мәктәп сәясәте кешедә кешелек сыйфаты тәрбияләргә юнәлтелмәмгән, ул роботлар „ясау»га юнәлтелгән. Ниндидер мәгълүматлар туплап, кнопкаларга басарга өйрәтәләр. Без бүген дә борынгы Грециянең сәнгати үрнәкләрен өлге итеп саныйбыз. Бүген дә алар — эталон. Моның төп сәбәпләренең берсе — борынгы греклар мәктәптә, иң беренче максат итеп, гражданлык тойгысын тәрбияләүне куйган, икенчесе — белем бирү. Ә бүгенге мәктәптә тәрбия бирү юк дәрәҗәсендә, бездә кешеләрдән роботлар «ясау» бара».

Хакимиятнең кешене хөрмәт итәргә тиешлеге турында (2017 елның феврале):

«Ватанпәрвәр булу өчен гражданинның гына туган ягын ярату, хакимиятне хөрмәт итүе җитми. Гражданин үзе дә хакимият тарафыннан хөрмәт ителергә тиеш.

Без ни кадәр генә бәйрәмнәр кертсәк тә, 23 февраль, 9 май һ.б. белән тәрбияләргә тырышсак та, хакимият ягыннан да хөрмәт күрсәтелмәсә, бер ни дә килеп чыкмаячак. Әгәр хакимият минем халкымның мәктәпләрен бетерә икән, кызларыбызның яулыкларын мәктәптә йолкып ала икән, ул безне яратмый. Ничек аны ватанпәрвәр итәсең. Шуңа да ватанпәрвәрлек ике яклы булырга тиеш».

Парламент турында (2016 елның ноябре):

«Хәзерге парламент җыелышлары Хватит болтать, давайте голосовать» лозунгы белән үтә. «Бу алай булырга тиеш түгел. Парламент сүзен русчага, татарчага тәрҗемә итеп була. parler — сөйләргә, ment — урын дигән сүз. Парламент күп сөйләшә торган урын булып чыга. Һәр законны, һәр матдәне иренмичә, һәрьяклап тикшереп, „чәйнәп“, тагын яңадан „чәйнәп“ тикшерелергә кирәк. Ә хәзер берәү укый да, „Әй, яхшы“, диләр дә эшне бетерәләр. Хәзер бер сәгать эчендә унар закон кабул итәләр», — диде ул.

Узган гасырның туксанынчы елларында Югары Советта 250 депутат утырган. «Безнең бер көнгә исәпләнгән сессияләр иртәннән алып төнгә кадәр өчәр көнләп бара иде. Парламентның үзендә бик көчле оппозиция бар иде. Ул чын халыкчан иде.

Парламентка сайланган кешеләр арасында гади табиблар, шагыйрьләр, укытучылар булган. Депутатлар аңлату эшләрен турыдан-туры халык белән очрашып алып барган. «Референдумның формулировкасы комиссияләр белән килешә-килешә булдырылды. Без анда никадәр бәхәсләшсәк тә, дошманлашмадык. Ул шәхси ачуланышуга күчмәде».

Татар халкының үсеш стратегиясен төзү турында (2018 елның октябре):

«Татар халкы үсеше стратегиясен төзегәндә төп идеяне билгеләргә кирәк. Әлеге идея милләтнең алга баруы турында булырга тиеш, исән калу турында түгел. Әмма алга бару өчен чигенүдән туктарга кирәк. «Стратегия» алга китәргә әзерләнү, көч туплау мәгънәсен аңлата торган документ булырга тиеш.

Стратегиядә күрсәтелгән төп мәсьәлә — милли мәгарифне торгызу булырга тиеш: балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләр югары белем бирү системасы, университетлар дәрәҗәсендә.

Төп максат буларак — татар халкын бөек милләт итеп тәрбияләү бурычы торырга тиеш дип саныйм. Рухи, фәнни, әхлак, белем, мәдәният ягыннан татарлар башка милләтләрдән ким булырга тиеш түгел. Бөек халык кына бөек максат куя ала. «Татар халкында балалардан баш тарткан аналар булырга тиеш түгел, ата — анасын картлар йортына биргән татар булырга тиеш түгел» дип нигә моны максат итеп куймаска?»

«Донор төбәкләр исәбенә федераль бюджетны тоту раскулачиваниегә тиң» (2017 елның гыйнвары):

«Россиянең казнасын тулыландыра торган донор төбәкләрне акрынлап талау — раскулачиваниенең бер формасы. Башкаларның эшләрен үзгәртмичә, булдырганнарны гына талау раскулачиваниедән бернәрсәсе белән аерылып тормый. «Цивилизацияле раскулачивание» дияр идем мин моны. Бөтен әйберсен талап, өеннән куып чыгару түгел, ә менә мондыйрак формада.

Булдыра алганнарны гына савып, бюджетны асрау, үзләренә үсәргә стимул булдыра белмәү яисә теләмәү. Безне артык талау Россиянең көтмәгәндә килеп чыккан чыгымнарына бәйләнгән, ә икътисад үсми».

Минтимер Шәймиев турында (2007 елның феврале):

«Безнең беренче Президентыбыз әлбәттә, бернинди бәхәссез, тарихи шәхес. Татарстан халкы, татар халкы үзгәртеп кору башлангач, үзенең гасырлар буе сүнмәс хыялын тормышка ашыруга ирешкән, ышаныч-хыялларны гамәлгә кертүгә мөмкинлекләр туган вакытта халыкның омтылышын, хәрәкәтен, борчылуларын, эшен-гамәлен, көрәшен җитәкләп, башында торган кабатланмас кеше ул. Миңа да Минтимер Шәрип улы даирәсендәгеләр белән күп еллар эш алып барырга, сәяси юлны бергә үтәргә насыйп булды.

Декларация кабул итү, Референдум уздыру кебек иң катлаулы эчке сәясәт чорларында Минтимер Шәймиев халык ягында, халык белән бергә булды. Аннан соң да әле бездә сәяси шартлар йомшамады, ел саен катлауланып киленде. Шундый иң зур сынауларны җиңүебез республиканың беренче Илбашы Шәймиев исеме белән бәйле».

Университетларда татар укытучыларын әзерләү турында (2016 елның июне):

Үзебезнең югары уку йортын булдыру зарурлыгы соңгарак калып булса да хәзер бик яхшы ачыкланды. Шуны булдырмыйча, татар мәгариф системасын коткарып калып булмаячагы күренеп тора. Бүгенге университетта татар фәне, теле, мәдәнияте яши алмый.

Мәчетләрдәге татар теле курслары турында (2021 елның гыйнвары):

«Тиз арада оешкан төстә республиканың йөз мәчете каршында дин нигезләрен укыту белән бергә, татар теле дәресләрен дә башлап җибәрелгән. Бу эшчәнлекне мин хуплыйм. Дин белән бергә телне өйрәнү безгә гореф-гадәтләрне һәм әхлакны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк».

Әзһәр Шакиров турында (2020 елның феврале):

«Әзһәребез бөек артист кына түгел, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Телебез, мәктәпләребез язмышы турында йөрәгеннән кан тамып язылган мәкаләләрен татар матбугатыннан дә укып барабыз. Без хәзер „сиксәнлеләр“ партиясендә. Алда күпмедер — билгесез. Минем теләгем — сиксәнне үткәннәр һәм туксанга җитмәгәннәр халкыбыз өстенә төшкән афәтнең бетүен күргәнче яшәсеннәр иде. Иншалла, шулай булыр! Телне бетерергә теләүчеләрдән иртәрәк бетмәбез!»