Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фән Вәлиәхмәтов: «Китап иснәп, Казанны күрәсе килеп үстек»

«Интертат» хәбәрчесе Башкортстанның Туймазы районында татарлар тормышы белән танышты. Башкортстан татарлары ничек яши, татарлыкны ничек саклый? Башкортстаннан репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Фән Вәлиәхмәтов: «Китап иснәп, Казанны күрәсе килеп үстек»
Рифат Каюмов фотолары

Татарлар күпләп яшәүче төбәкләргә сәяхәтне дәвам итеп, хезмәттәшем, татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән Башкортстан Республикасына юл тоттык. Туймазы районы Төмәнәк авылы янында, табигать кочагында урнашкан, киң даирәгә танылган «Бабай утары» бар. Әлеге урынның үзенчәлеге - XVII–XX гасырларны чагылдырган татар авылы тормышы белән якыннан танышып, борынгы әйберләрне кул белән тотып карап булуда. Сүз уңаеннан, Төмәнәк авылы үзе дә тулысынча диярлек татарлар яши торган җирлек. Алай гына да түгел, авыл кешеләре аңлатканча, Туймазы борынгыдан татар районы булып саналган.

«Бабай утары» үзара бүленгән берничә ишегалдыннан тора. Аларның һәрберсе аерым гасырларга караган татарлар тормышын тасвирлый. Мәсәлән, читәннән үрелеп, балчык белән сыланган йорт һәм абзар XVII гасырдагы яшәешне күрсәтә. Биредә йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары да шул чорга карый.

XX гасыр йорты — иң зурысы. Ул ике якты бүлмәдән тора. Биредә без кечкенә вакытта хәтергә кереп калган һәр әйберне күрергә була. Өстәл-урындыклар, сиртмәле карават өстендәге челтәр япкыч һәм чиккән мендәрләр, сервант, бишек, идән паласлары, радиоалгыч, каралы-аклы телевизор, тәрәзә япкычлары, тастымаллар — барысы да балачакка илтә. Хәтта йортның элекке исе дә сакланган. Әби-бабаларыбыз яшәгән мохитне хуҗалар тулысынча торгызган.

«Бабай утары»н төзү зур суммага төшмәде»

«Бабай утары»н Төмәнәк авылында туып үскән эшмәкәр Фәнир Галимов төзегән. Туган авылында ул Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәген дә ачкан. Фәнир Галимов шулай ук Россиянең татар авыллары ассоциациясен җитәкли.

— «Бабай утары»н төзү чагыштырмача зур суммага төшмәде. Күп кешеләр яңа йорт салу өчен искесен сүтеп я чүплеккә түгәләр, я утынга турыйлар. Без иске бүрәнә йортларны авылдан монда китердек, аларга яңа сулыш өрдек. Читән йортларны оныкларым өлкәннәрнең истәлекләре буенча үз куллары белән торгызды. Экспонатларны бирегә халык үзе ташый. Аларга акча сарыф иткән юк, — ди Фәнир Галимов.

«Бабай утары»на кунаклар иң күбе Татарстан белән Башкортстаннан киләләр икән. Монда мәктәп балалары өчен җәйге лагерьлар да оештырыла. Утар «Сәләт-Тулпар» аланының даими ял итү урынына әверелгән. Фәнир Галимов «Бабай утары»на Россиянең башка төбәкләреннән дә татарлар еш килүен әйтте. Монда хәтта Америка, Италия, Германия, Польша, Австралия, Кытай һәм башка илләрнең туристлары булган. Бирегә килмәслек тә түгел. Монда XVII–XX гасырлар мохитенә чумарга да, күлдә балык тотарга да, Туймазы районының калкулыклары, урманнары белән хозурланырга да була. Теләгән кеше понига, ишәккә атланып, яисә арбасына утыртып, әйләнеп килә ала.

 «Китап иснәп, Казанны күрәсе килеп үстек»

Без «Бабай утары”ның еш кунагы, Фәнир Галимовның дусты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны да очраттык. XX гасыр йортына кереп, без Фәнир Галимов һәм Фән Вәлиәхмәтов белән татарлык турында сөйләшеп алдык.

— Иман бар монда, татарлыгыбыз тасвирланган. Бу урын шунысы белән үзенә тарта. Бабаларыбыз искә төшә.

Гомерләр начар үтте дип әйтеп булмый. Аллага шөкер дияргә кирәк. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Тырыштык инде моңарчы. Үзем татар җырыннан, татар моңыннан, гомумән, аерылмадым. Татарстандагы зур түрәләр ишетеп, күреп, матур-матур исемнәр бирделәр. Мин Татарстанга бик рәхмәтле. Казан радиосын тыңлап, Татарстаннан кайткан китаплар укып үскән кешеләр бит без. Китапларны исни идек. Алардан Казан исе килә иде. Шулкадәр Казанны күрәсе килеп үстек, — дип, истәлекләре белән уртаклаша Фән Вәлиәхмәтов.

«Башкорт дигәнне күтәрә алмыйбыз, чөнки татар булып туганбыз»

Фән Вәлиәхмәтовның сүзләрен Фәнир Галимов күтәреп алды.

— Туймазы районында татарлар яши инде. Гомер-гомергә татар булып яшәдек. Башкорт дигәнне без күтәрә дә алмыйбыз, чөнки татар булып туганбыз, әти-әниләребез, балаларыбыз татар. Мин нәселемнең 11 буынын беләм. Аллага шөкер, үзебезнең җирдә үз телебездә сөйләшәбез, ата-бабалардан калган җырларны җырлыйбыз.

Ул канга сеңгән бит инде. Аны берничек тә алып ташлап булмый. Башканы мин кабул итә дә алмыйм. Шулай булырга язсын. Балаларыбыз да безнеңчә дәвам итәр. «Җан тартмаса да, кан тарта», - дигән сүз бар. Аны берничек тә инкяр итеп булмый. Без Фән белән бергә Башкортстанның бөтен районнарын йөреп чыкканбыздыр. Авылларын да йөреп чыктык.

Кайда гына татарны очратмадык?! Безнең башкорт дусларыбыз да бар, алар белән дә тату яшибез. Бер-беребезне аңлыйбыз, тәрҗемәче кирәкми. Бервакыт Австралия кунаклары белән Баймак якларына барып кайттык. Туганнарыбыз килгән дип каршы алдылар. Башкортлар белән без искитмәле мөгамәләдә. Сәясәткә карамастан, гади халык бердәм. Без бер республикада яшибез, бер һаваны сулыйбыз. Җир барыбызга да җитә, — ди Фәнир Галимов.

Төмәнәктә әниләргә багышлап агач утырталар

«Бабай утары» белән танышып чыкканнан соң, без Төмәнәк авылына киттек. Авыл 1692 елда оешкан дип санала. Төмәнәк тарихы 6-7 гаиләнең Минзәлә ягыннан килеп төпләнүеннән башлана. Бүгенге көндә авылда якынча 450 йорт бар, 1250дән артык кеше яши.

Аталы-уллы эшмәкәрләр өр-яңа «РИА Пласт» предприятиесе төзегән. Алар ашлама капчыклары җитештерә. Монда ике сменада 180 кеше эшли. Унбишләп кеше «Йолдыз» хуҗалыгында токымлы атлар үрчетү, кымыз ясау белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта ике йөздән артык ат бар. Төмәнәк Туймазыга терәлеп торган авыл булгач, эшләргә теләгән кешегә шәһәрдә дә эш бетми. Үз хуҗалыгында күп итеп маллар асраучылар да, сату өчен теплицада кыяр, помидор үстерүчеләр дә күп. Гомумән, Төмәнәктә һәркем үз эшен, үз урынын тапкан.

Яшьләр күп һәм аларга эш булгач, авыл көннән-көн яңара, матурлана бара. Халыкның йорт җирләре нык. Авылда берничә урында төзелеш барганын күзәттек. Кемдер йортын яңарта, кемдер яңаны төзи. Монда авыл урамнары да киң, чиста. Чүп үләннәре үсеп утырган урыннарны күрмәдем.

Төмәнәктә берничә ел элек авыл башындагы чишмәне төзекләндереп, аңа «Инәкиләр чишмәсе» (Әниләр чишмәсе) дигән исем биргәннәр. Чишмә берничә ел эчендә аллеяга әверелгән. Аллея зур чыгымнарсыз, бик җиңел генә барлыкка килгән. Фәнир Галимов беренче булып, әнисенә багышлап агач утырткан. Бу идеяне башка авылдашлары да эләктереп алган һәм теләгән кеше әнисенә багышлап агач утырта башлаган. Һәр агачка ана исеме язылган тамга эленгән. Шулай итеп, аллея ел саен зурая бара.

Авыл урамнарында очраган кешеләр белән аралашып карадык. Өлкән һәм урта буын татарча бик иркен сөйләшә. Аларның җор теллелегенә ис китәрлек. Сәхнә артистларыннан бер дә ким түгелләр. Өлкән сыйныф һәм студент яшендәге балалар да татарча фикер йөртә. Ләкин Төмәнәктә татар теле дәресләре атнага ике мәртәбә укытылса да, 5-10 яшьлек балалар татарча авырдан сөйләшә. Шулай да, татарча әйткәнне аңлыйлар. Игътибар итеп карасак, Татарстан авылларында шушындый ук хәл.

Авылдан чыкканда без сыер көтүе кайткан вакытка туры килдек. Төмәнәктә берничә көтү бар икән. Без күргәне ике-өч урамныкы гына булып чыкты. Шулай булгач, авылда сыерны күп асрыйлар. Башкортстанның татар авылында сыер көтүе очратмасак, тагын кайда күрер идем әле.

Авыл кешеләреннән мул тормышның хикмәте нәрсәдә, дип кызыксындым. Күпләр аны хезмәт сөю, туган якны ярату белән бәйләде.

Мул тормыш кешенең үзеннән торадыр инде. Бездә хезмәт яраткан кешеләр яши. Монда эшсез йөри торганнар юк. Халык электән авылда кала, өйләр сала. Күптән түгел генә күп балалы гаиләләргә урыннар бирделәр. Яңа йортлар салалар, Аллага шөкер. Яшьләр барысын да үз куллары белән эшли. Элек каяндыр осталар чакыралар иде. Хәзер бөтенесе дә үзләре булдыра, - ди авылның старостасы Зөлфирә Хәкимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100