news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эверестка кулларында күтәрелгән Рөстәм Нәбиев өенә кайткан

news_top
Эверестка кулларында күтәрелгән Рөстәм Нәбиев өенә кайткан
Фото: Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аякларын югалткан Уфа блогере Рөстәм Нәбиев, Эверест тавын яулап, ниһаять, туган якларына кайткан.

Блогерны Уфа аэропортында хатыны Индира, балалары, якыннары, фанатлары һәм журналистлар каршы алган. Әлбәттә инде, беренче эш итеп, Рөстәм гаиләсен кочакларга ашыккан.

«Минем төшем чынлыкка әверелде. Мине иң якын, үзем өчен иң кадерле кешеләрем каршы алды. Бүген, менә шушы җиргә аяк баскач, мин экспедициям тәмамланды дип әйтә алам», – дип яза ул, күзгә яшьләр китерә торган видео янында.

Аның әлеге экспедициясе ике айга якын дәвам итте. Рөстәм Нәбиевның тауга күтәрелүе 21 май көнне төгәләнде. Эверестка Рөстәм кулларында күтәрелде һәм тарихка мондый катлаулы юлны кулларында узарга батырчылык иткән беренче альпинист буларак керде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар