news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туктый алмый елыйм!» - Рөстәм Нәбиев дөньяның иң биек тавын яулаган

news_top
«Туктый алмый елыйм!» - Рөстәм Нәбиев дөньяның иң биек тавын яулаган
Фото: Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә аякларын югалткан Уфа блогере Рөстәм Нәбиев Эверест тавын яулаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«20 май көнне Непал вакыты белән иртәнге 8:16да мин, Рөстәм Нәбиев, альпинизм тарихында беренче булып Эверестка кулларымда күтәрелдем.

Мин моны булдыра алдым. Мин дөньяның иң биек ноктасында. Хәзерге минутларда мин елыйм. Шатлыктанмы, исән-сау булума сөенепме, әллә инде бик нык аруданмы, белмим… Туктый алмый елыйм...

Мин бу җиңүемне мине күзәтеп барган һәр кешегә багышлыйм. Әйтәсе килгән сүзем бер генә: яшисез икән — көрәшегез! Соңгы сулышка кадәр көрәшегез!» — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар