Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эсседә кояш сукмасын өчен төп киңәшләр: нинди диета тотарга, нинди төстәге кием кияргә

news_top_970_100
Эсседә кояш сукмасын өчен төп киңәшләр: нинди диета тотарга, нинди төстәге кием кияргә
Фото: © «Татар-информ»

Кояш сугуның төп симптомнары – баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек һәм көчле сусау. Үзеңне эсседән ничек сакларга икәнлеге турында «Российская газета» яза.

Беренче чиратта, караңгы төстәге кием урынына табигый тукымалардан (җитен яки мамык) ачык төстәге кием кияргә, кояштан саклый торган күзлек һәм баш киемнәре турында онытмаска кирәк.

Эсседә билгеле бер диета да тотарга кирәк: күбрәк сыеклык, мәсәлән, су, морс, чәй һәм майлы булмаган әче сөтле эчемлекләр эчәргә, җиләк-җимеш, балык һәм диңгез ризыклары ашарга киңәш ителә. Белгечләр шулай ук майлы ризык, газировка һәм алкоголь кулланмаска куша.

Артык җылынмас өчен, физик йөкләнешне чикләргә, көн дәвамында салкын душ керергә һәм җәмәгать транспортында пик вакытында йөрмәскә тырышырга кирәк.

«Битегезгә термаль су сиптерегез: ул битне дымландыра һәм суыта», – дип өстәделәр белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100