Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәрләрнең Буага сәфәре: Милли Шура чыгышы кызларны ега, Раил Садриев мәзәкләре

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа районы тәҗрибәсе белән танышты. Россиянең кырык төбәгеннән килгән 530 делегат җырлап-биеп, ашап-эчеп, бераз файдалы мәгълүмат туплап кайтты.

news_top_970_100
Эшмәкәрләрнең Буага сәфәре: Милли Шура чыгышы кызларны ега, Раил Садриев мәзәкләре
Салават Камалетдинов

Буа районына автобуслар «Татарстан» кунакханәсе алдыннан китәргә тиеш. Дөрес хәтерләсәм, былтыр делегатларның бер өлеше «Гранд-отель»дә яшәде, быел барысы да бергә. Мин кунакханә ишеге төбендә басып торганда бер абый чыкты. Чистай районы фермеры Мансур абый Хисмәтуллин булып чыкты. «Суыкта торма, кер, анда күңелле», — дип эчкә чакырды. Холл уртасындагы диванда бер абый гармун тарта. Җырлаучылар гына күренми. Кем иртә таңнан тавышланмасалар соң, дигәнрәк кыяфәт белән тора иде абый. Ул арада җырлаучылар да табылды.

«Мансур абый, сез шигырь сөйләп җибәрегез әле», — дим. «Мин шигырь беләм, әмма аны сөйләргә сакал рөхсәт итми, әби дә өйгә кертмәс», — дип елмайды ул миңа. Халык чыгу ягына агыла башлады, автобуслар килгән булса кирәк.

Җырлы иртә ни китерә?

Иртә көнне билгели, диләр. Җыр-моңга бай көн булды. Бөтендөнья татар конгрессы белән барган урында башкача була да алмый кебек. Автобуста барганда вакытны заяга уздырмау максаты белән Яшел Үзәненнән килгән активист Ләлә апа Хаҗипова һәр катнашучыга үзе турында сөйләргә тәкъдим итте. Микрофон бер генә, ул да шофер ягыннан еракка китә алмый. Ләлә апа үзе башлады. Кыскача әйткәндә, районда бер төркем актив пенсионер апалар бар икән, кайларга гына бармыйлар, төрле чаралар уздыралар, кунаклар кабул итәләр, грантлар оталар. Төркемдә ир-атлар гына җитми.

Омск өлкәсенең Тара районыннан килгән Сөмбел ханым Хәсәнова да үзе белән таныштырды. Ул ике ел элек ташландык җирләре булган авылда эшли башлаган. Дару үләннәре, җиләк-җимеш үстерү, ит җитештерү, эшкәртү белән шөгыльләнә, экотуризм тармагын үстерә. Белгәнемчә, Тара якларында өйләрне утын һәм күмер белән җылытып яшиләр. Шул шартларда да хатын-кыз югалып калмый инде, юлларын да таба, эшен дә булдыра. Ул яктагы үләннәр, җиләк-җимешләр, агачлар турында ишеткәч, күз алдына әйләнә-тирә дөнья дәреслегендәге рәсемнәр күз алдына килде.

Яңа Чишмә районы Зирекле авылы фермеры Марат Садыйков та үз хуҗалыгы белән таныштырды. Авыл, маллары, урманнар турында шундый тәмле итеп сөйләде: «Бездә бал кортлары балны чәйгә үзләре салып китә», — ди.

Сөйләргә ашкынып торучылар юк иде. «Хәзер җыр-лый-быз!», — диде Ләлә апа. Бер ир-атның: «Эчмәдек шул», — дип куйганы ишетелде. Җырчы да, дирижер да булды Ләлә апа. «Уфтанма»ны җырлагач, аның көе авторы Рәис абый Ханнановның да безнең белән булуы ачыкланды. Ул да «Килә ява бер болыт»ны башкарды. Җырланмаган җыр калмады, минем артта утырган егет ул тавышка ничек йоклап баргандыр.

«Моннан Мамай узганмы әллә, тәрәзәләре дә юк бит»

Буада «Импульс» спорт комплексында каршы алдылар. Анда да җыр-бию, гармун тавышы. Баскан җирдән генә чәй эчеп алдык. Делегатлар өчен өч маршрут каралган, тукталышлары бер үк, тәртибе генә төрле иде. Былтыр татар эшмәкәрләре белән Тукай районына барган идек, анда да бөтен ноктага өлгермәдек. Бу юлы да бик күп әйберне күрсәтергә тырышканнар иде, шулай ук барысына да җитешмәдек. Программаны күрүгә үк «өлгермибез» дигән уй узды.

Башта районның бер ягына — Чувашия аша диярлек Исәк авылына киттек. Минем артта утырып барган егетнең туганнары да безгә күчеп утырган икән. Килен роленә өч кандидат таптылар. Мин дә шулар арасында булып чыктым. Беренче авылга барып җиткәнче үк туганлашып беттек, Көне буе «килен» булып йөрдек шулай.

Исәк авылында безне фермерлар каршы алды. Берсе эшен башлап кына килә диярлек, ә Илдар Гыймалов кошчылык белән шөгыльләнә. Тавык, күркә ите җитештерә. Ферманың эченә кертмәделәр, тыштан гына карадык. Кызыксынган кешеләр фермер янына ук килеп басты, бик кызыксынмаганнары читтәрәк тартып тора. Алар бер тәмәке тарткан арада барысын да сөйләп бирделәр… һәм бетте. «Шушы гына булдымы?!» — дил аптыраган кешеләр дә булды.

Аннан соң без шул ук авылдагы тегү цехына юл тоттык. Цех совет чорыннан калган ике катлы бинада урнашкан, бер яктан тәрәзәләре дә юк. «Моннан Мамай узганмы әллә, тәрәзәләре дә юк бит. Мәктәп булгандыр бу», — дип фаразын әйтте Киров якларыннан килгән умартачы абый. Анда әле зур итеп «Бик Пак Буа» дип язып куелган.

Бинага эленгән тактага авыл җирлеге советы һәм фельдшер акушерлык пункты дип язылган. «Безне әле авыл советына алып килгәннәр икән», — дип уйладым. Килеп керүгә борынга буяу исе бәрелде, монда кунаклар килүгә тырышып әзерләнгәннәр булса кирәк. «Сильсәвиттә» тегү фабрикасы булып чыкты. Монда ашлама, керамзит өчен капчыклар тегәләр. Әле бер-ике атна элек кенә эшне башлаганнар. Бу эшне инвестор оештырган. Директор итеп билгеләнгән Рәсимә апа Галәветдинова бу авылга килен булып төшкән булган.

«Тегү белән шөгыльләнми идем, учетчик булып эшләдем, безне килеп өйрәттеләр. Орлык өчен дә капчыклар тегәчәкбез. Киләчәктә шикәр комы өчен капчык тегү хыялы да бар. Икенче катта тулай торак булачак. Хәзер ремонт бара. Теләгән кеше булса, өйрәтәләр, яшәргә урында булачак», — дип аңлатты ул. Хәзер цехта унбер кеше эшли, шул вакыт аралыгында җиде йөз капчык тегеп куйганнар. Ямь керәчәк әле бу бинага.

Автобуслар мәчет янында туктаган иде, шунда ук кибет тә бар. Монда шикәр тагын да кыйммәт, дип чыктылар. Буаның шикәр заводы декабрь аенда эшен туктаткан икән бит. «Мәчет янында сыра саталар», — дип сукранды бер абый.

«Киләчәктә барыбер шәһәргә кайтырмын дип уйлыйм»

Аннан Бик-Үти авылына алмагач бакчасына киттек. Киленнәр барлап йөргән Фәрит абый Ульяновск өлкәсеннән килгән иде. Килен булып төшәсе булгач, ниләр белән шөгыльләнәсез, дим.

«Килгәч барысы белән дә таныштырырмын. Без дә менә әле булган хуҗалыкның туганнары — каз, бройлер, үрдәк. 2008 елда ук башлаган идем инде. Туганнан ук кош-корт арасында бит инде. Чит ил өстәмәләрен сатып ала идем. Хәзер үзебезнекенә күчтем. Йомырка сала торган ана кошлар да бар. Башыннан ахырына кадәр бөтен процесс үзебездә. Казларны ыслап та бирәм, пешерәм дә. Ялкау киленнәр эләксә, үзем ыслап бирәм», — дип елмайды ул.

Фәрит абый ит тә бирәм диде, илле сыер дә вәгъдә итте.

Бер карашка бу җыенда абый-апалар гына кебек, тик яшьләр юк түгел. Өч кызга бер булган «кияү» егет Усман Айбулатовның арыш-бодай иккәнен ачыкладык. Минем күршедә утырып барган 26 яшьлек Талия Шәрәфиева Ютазы районыннан килгән. Ул әти-әнисе белән бергә ферма эшен алып бара. Казанда укып кайткан. Шулай да киләчәген тулысынча авыл белән бәйләргә теләми.

«Укыган вакытта Казанда калырмын дип уйлый идем. Укып кайткач, әти-әни бергә эшләп карарга тәкъдим итте. Нигездә кәгазь эшләре белән шөгыльләнәм. Киләчәктә барыбер шәһәргә кайтырмын дип уйлыйм. Әти-әнием дә каршы килми. Ферма эше кыен инде барыбер. Абыем да үз гаиләсе белән Казанда яши. Әлегә егетем дә авылда, ә аннан соң китәрбез инде», — дип сөйләде ул.

Аның күршесендә утырган Нәргизә Вәлиева Кавказ якларыннан килгән иде. Ул мәдәни берләшмә рәисе җитәкчесе.

 «Хатын табарга кыенрак булыр»

Бик-Үти авылында Җәмил абый Дәүләтшин каршы алды. Кыш көне алма бакчасында, кар да, ялан агачлар гына инде. «Бер кило булса да базардан алып куясы булган», — дип шаяртты кунаклар.

Җыенның дискуссия мәйданында алдагы көнне Җәмил абыйның хәләл җефете Миләүшә ханым чыгыш ясаган иде. Алар авылдагы ташландык алма бакчасын торгызганнар. Ярый әле шуны тыңлаганмын — хуҗа кеше тавыш көчәйткечкә сөйләсә дә, ишетелми иде. Күңелсез булгангамы шунда, бер абый минем белән фотога төшәргә теләде. Ринат абый Башкортстаннан килгән. «Сезгә алмагач бакчасы кызык түгелме әллә?», — дим.

«Бездә мондый бакча юк. Халык күп үстерә, шуңа сатуы авыр. Үзебезнең ихатада да алма күп була, тавыкка, казга ашатабыз. Безнең якта — терлекчелек, ашлык та үстерәбез. Колхоз да яши әле. Монда инде халык аптыраганнан бу эш белән шөгыльләнә бит. Буада беренче тапкыр килүем. Аның бик алдынгы район булмаганын күрдек инде, Актаныштагы комплекслар белән чагыштырып булмый», — диде ул.

Чакмагыштан татар егете!

Чакмагыштан татар егете Илмир Миңнекәев тә килгән икән! Хәтерләсәгез, быел ат чабышында беренче булып килгәч, аннан интервью алдылар. Русча сөйләргә кушкач та Илмир бары тик татарча гына сөйләде.

Ул да иң яшь фермерларның берсе. Үгез, сыер, ат тота — барысы иллегә якын баш терлек бар, ди ул. Илмирга 25 яшь. Татарстанның бу өлешенә беренче тапкыр килүе икән. Чаллыдан ерак киткән юк иде, ди ул.

«Мал башларын ике ел элек арттыра башладык. Үзем авылда калырга телим. Авылда хатын табуы иллегә илле шул. Йөргән кыз юк. Минем яшьтәшләрнең күбесе нигәдер шәһәргә китә, авылда торырга теләмиләр, шуңа күрә хатын табарга кыенрак булыр инде ул», — дип сөйләде-сөйләде дә яраткан атларына күчте:

«Быел да ат чабышында катнашырмын, Алла бирсә. Хуҗалыкта чабышкы атларын арттырырга телим. Ат ул бәләкәй бала кебек бит. Катырак әйтеп куйсаң, шунда ук үзгәрә», — ди ул.

Алмагач бакчасыннан соң без Боерган авылына ат фермасына юл тоттык. Ул авыл районның икенче ягында урнашкан, кире Буа аша барасы. Анда да мәктәп укучылары биюләр белән каршы алды, икмәк-тоз дигәндәй. Хуҗалык җитәкчесе Раил Хисамов эшчәнлеге белән таныштырды. Атларга ерактан карарга гына рөхсәт иттеләр Хуҗалыкта казылык та җитештерәләр, халык чират торып казылык алды. Аннан Буага кире кайтканда Иске Суыксу авылында кондитер эшләнмәләр җитештерүче апа янына да мәктәп белән балалар бакчасына да кереп тормадык. Буа театрына килдек. Анда да холлда чәй ясап бирделәр.

«Идеяләрне Татарстаннан алып кайтабыз»

Авыл халкы өчен мал уртак инде. Чәй суынсын дип стаканны кулыма тотып торганда, яныма бер абый килеп басты: «Сеңелем, сиңа кирәкмиме?» — дип минем стакандагы пластик таякка ишарәләде. Юк, дим. Аны минем стаканнан алды да, икенче ягында басып торган апаның стаканына салды. Ул апа чәен болгатыр өчен калак таба алмагандыр инде. Барысын да табып бирәләр! бөтенебез авылдан бит инде, елмаешып кына куйдык. Шәһәр кешесе булса, ул чәйне эчүе икеле булыр иде әле. Удмуртиядә килгән бер апа килеп басты, зарларын сөйли, чәй өстәленнән чәй алганда, бер тәрбиясез малай кулымнан чәемне алып китте, ди. Менә сиңа кирәк булса! Андый егетләрдән ерактарак йөрергә инде, чәй бүлә алмыйча яшәрсең, Алла сакласын!

Безгә кадәр килгән ике төркемгә театрда спектакль күрсәткәннәр, ә безгә Раил Садриевтан мәзәкләр генә эләкте. Бөтен залны рәхәтләнеп көлдерде. Менә мәзәк.

Бер мужик янына, ике чиләк күтәреп, күршесе йөгереп керә. «Күрше, коедан ике чиләк су алыйм әле?», — дип сорый. «Ал», — ди мужик. Су алып чыгып китә. Тагын ике чиләген күтәреп йөгереп керә: «Тагын ике чиләк кирәк», — ди. «Ал, су жәл түгел», — дип йорт хуҗасы. Тагын ике чиләген күтәреп йөгереп керә. Мужик тагын рөхсәт бирә. Үзе: «Алты чиләк алып чыкты бит инде, нәрсәгә ташый ул? Үзенең коесы бар», — дип уйлый. Күршесе тагын йөгереп керә. Мужик күршесе артыннан карап тора. Ул моның коесыннан суны ала да, үзенекенә сала икән. Күршесе тагын йөгереп керә: «Тагын ике чиләк бир әле, башка сорамыйм», — ди. «Бирмим», — ди мужик. «Ник бирмисең?», — дип сорый. «Син миннән көләсең бит, минем коедан суны аласың да, үзеңнекенә саласың», — ди. «Юк, күрше. Кичә кунакка теща килгән иде. Бүген коега йөгереп төшкән иде, тагын ике чиләк кенә су җитми…», — дип әйтә икән.

Тагын бер мәзәк истә калган. Элек укытучыларны распределение белән авылларга озатканнар бит инде. 60нчы елларда авыл баласына кием җитми, мунча атнага бер булса — бәхет, абыйсыннан калган күлмәктән йөри. бер гаиләдә тугызынчы бала булган Сәлимнең әнисе сыер савучы, атасы көтүче булган. Укытучы: «Сәлимнән начар ис килә, Сәлимне юындырыгыз!» — дип язып җибәргән. Атасы җавап язган: «Сәлимне иснәп йөрмәгез, Сәлимне укытыгыз!», — дигән.

Мәзәк дигәннән, миңа туган буласы Фәрит абый да бер мәзәген әллә ничә тапкыр сөйләде. Мулла кызы турында ул. Кыз атасына ире азып йөри дип зарланган икән. Егет азган саен кызның атасы аның «ниен» кыскарта башлаган. Кыз килгән: «Әти, булды, малай әйбәтләнде, хәзер „ниен“ үстерергә кирәк», — дип әйтә икән. Мәзәк тәмам.

Милли Шура чыгыш ясаганда кызлар аяктан егыла

Аннан соң ашарга алып бардылар. Анда да Динә һәм Рафаэль Латыйповлар килгән иде. Андагы музыка тавышыннан да эчке органнар сикереп торды.

Шуннан соң инде тагын пленар өлешкә «Импульс» комплексына кердек. Иртән безне каршы алган апалар әле дә җырлап тора иде. Анда күргәзмә дә әзерләгәннәр. Пленар өлеш спорт залында узды. Башта кызлар-егетләр Тукай портретын тотып биеде. Аннан соң район башлыгы Ранис Камәртдинов хисап тотты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады.

Залда шулкадәр тынчу иде. Теге биюче кызлар әле дә ике яклап тезелеп басып торалар. Бер кыз «дөп» итеп егылды. Башы әйләнеп киткәндер, балакай. Милли Шура рәисе сүзен туктатып тормады, ярдәмгә дә ашыкмады. Сүз арасында: «Кызыбызга су бирегез», — дип җибәрде. Бер абый балага торырга ярдәм итте, сәхнә артына алып китте. Минем янда утырган бер апа: «Башланды инде…» — дип куйды. Шаккаттым. Ул оештыручы иде бугай. Әллә соң үзенең баласы юк?! Үзем куркып калдым! Берничә минут чыгыш ясаучының нәрсә сөйләгәнен дә аңламый тордым. Нык бәрелдеме икән, дип тә уйлап куйдым.

Ул балалар да берничә көн әзерләнгән, бүген дә иртәдән үк репетициягә килгәннәрдер әле. Шуннан соң калган биючеләрне дә кертеп җибәрделәр.

Концертка Салават Миңнеханов белән Гүзәлемне чакырганнар. Шулай да халык арыган иде инде, концерт уртасыннан тамашачы залдан чыга башлады. Мин чыкканда, холлда байтак кына кеше җыелган иде.

Сәфәр тәмам булып килә

Удмуртиядән килгән Римма Хәкимҗанова белән бергә киендек. Алар 2000 нче еллардан ук инде терлекчелек, бакчачылык тармагында эшли. «Миңа шундый ошады. Бишенче тапкыр киләм бу җыенга. Шундый зурладылар! Без идеяләрне Татарстаннан алып кайтабыз. Җиләк-җимеш үстерүчеләр белән аралашып торабыз. Бүген дә Дәүләтшиннар белән номерларны алыштык. Терлек күп, Аллага шөкер. Казанда мин еш булам, туганнар да бар», — ди ул.

Йосыпов Рөстәм абый 30 ел Екатеринбургта яшәгән, хәзер туган авылына кайтырга ниятләп йөри. «Укырга киткәч, шәһәрдә калган идем. Мебель җитештерү белән шөгыльләндем. Хәзер авылда кошчылык фермасын булдырырга телим, азыгын да җитештерергә. 89 яшьлек әнием туган авылымда яши. Әлегә үзем генә кайтам, аннан соң гаиләм дә кайтыр. Мин — гаиләдәге төпчек бала, дүрт туганым бар.

Бройлерлар үстерә башладым инде. Тәүлеклек чебиләрне сатып алам да, иткә үстерәм. Ихтыяҗ бар. Киләчәктә Татарстан базарына да чыгарга теләк бар. Минемчә, авылда перспектива бар. Теләге булган кеше эш башлый ала. Башлаганда авырлыклар була инде, туктап калмаска кирәк. Алырга да эшләргә кирәк. Үзенең малай белән кыз бар. Малай ярдәм итеп йөри, улымның авылда калуын телим», — дип сөйләде ул миңа.

Шуның белән безнең сәфәр тәмамланды. Бу 530 кешенең һәрберсе үз юлын үзе салып бара. Барысы да авылдан, барысының да үз кәсебе бар, зарланып та утырмыйлар. Шул ук вакытта бик гади һәм кызык кешеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100