Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшмәкәр сулышы: 30 сумлык сөт ни өчен 37 сумлыкка әверелергә мөмкин?

Товарга маркировка суктыру һич уйламаганда эшмәкәрләргә әллә ни кадәр мәшәкать китереп чыгарырга мөмкин. Авыл җирлегендә эшләүчесе генә түгел, шәһәр бизнесмены да яңалыкка теш-тырнагы белән каршы. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында сөйләштеләр.

news_top_970_100
Эшмәкәр сулышы: 30 сумлык сөт ни өчен 37 сумлыкка әверелергә мөмкин?
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

2020 елның 1 июненнән әзер сөт продукциясенә мәҗбүри маркировка турында таләп үз көченә керә. Хәзер сынау режимында үз продукциясенә маркировка суктыру белән илдә берничә дистә предприятие эшли. 2020 елның 1 декабреннән маркировкасыз сөт продукциясен тулысынча тыярга җыеналар.

Предприятиеләр маркировка сугу җайланмалары, штрих-кодлар сатып алырга, төргәкнең дизайнын үзгәртергә мәҗбүр булачак.

Таякның юан башы бигрәк тә фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына төшәчәк. Авыл җирлегендә моны башкара алырлык профильле белгечләр җитмәү мәсьәләсе дә бар.

Шушы юнәлештә эшләүче эшмәкәрләр беравыздан: «Сөт кыйбатланачак, бу бизнес җилкәсенә төшәчәк!» — диләр.

«Бәла үзе генә йөрми»: беренчесе — «Меркурий», икенчесе — мәҗбүри маркировка

— Без кооператив әгъзаларыннан сөт җыеп, төрле продукция ясыйбыз. 2019 елда «Меркурий» системасы турында 243нче закон гамәлгә керде. Бу система сөтнең савылганнан алып сатылганга кадәр бөтен юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Бүген без кайсы авылдан, кайсы апаның кайсы сыерыннан — Карлыгачыннанмы, Йолдызыннанмы, күпме сөт сауганын, аннан нәрсә эшләгәнебезне, кайсы кибетләргә җибәргәнебезне бу системага әйтеп торабыз. Мондый «бәхеткә» 100 мең сум акча сарыф иттек һәм штатка бер кешене алырга мәҗбүр булдык, чөнки программа буенча иртә-кич системага мәгълүмат җибәрергә кирәк. Эшләгән чагы, эшләмәгән чагы була.

Барысы да үтә күренмәле, ачык кебек, ләкин, халык әйткәнчә, бәла үзе генә йөрми. 2020 елның 1 июненнән сөт продукциясенә маркировка кертергә җыеналар. Сөт продукциясе ул тун да, аяк киеме дә түгел — көндәлек кирәкле продукт. «Меркурий» булгач, өстәмә чыгымнар тагын ник кирәк — аңламыйбыз, — дип аптырашта булуын белдерде Балык Бистәсе «Олы Елга» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Минзифар Исмәгыйлев.

«Авыл апалары үзләре дә яхшы экспертлар»

Минзифар абый үзен генә кайгыртмый, Казан, Яшел Үзән сөт комбинатлары өчен дә моның зур чыгымнар булуын әйтергә онытмады. Авыл кешесе сүздә генә калдыра димени, эшләгән эшен дә күрсәтә ул. Минзифар Исмәгыйлев бер пакет сөт тә күтәреп килгән.

— Менә бу — сөтнең иң социаль төре. Хәзер 30 сумнан сатабыз, маркировка кертсәк, 37 сум булачак. Бу төргәккә маркировка төшереп тә булмый әле: лазер эретеп чыгарачак, монда бернәрсә ябышмый да, кара белән төшерсәк, буялып бетәчәк. Ахыр чиктә без һәр линиягә ике кеше алырга мәҗбүр булачакбыз. Бу пакет өстеннән маркировкалы тагын бер пакет кидертсәк кенә инде… Ә нәрсәгә? Һәр тиенен санаган әбекәйләр бу марканы гел сатып алырга әзер булырмы? Аларга кирәк тә түгел ул, үзләре дә яхшы экспертлар, — ди Минзифар Исмәгыйлев.

Һәр тиенен санаган әбекәйләр бу марканы гел сатып алырга әзер булырмы? Аларга кирәк тә түгел ул, үзләре дә яхшы экспертлар.


Аның сүзләренчә, мәҗбүри маркировканы бер елга кичектерсәләр дә, бу хәлне җиңеләйтми. Эшмәкәр фикеренчә, я «Меркурий"ны камилләштереп бетерергә, я маркировка чыгымнарын күтәрү өчен дәүләт ярдәме кертергә кирәк. Минзифар Исмәгыйлев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, КФХлар, сөт эшкәртү комбинатлары исеменнән үтенечне РФ Хөкүмәтенә җиткерүне сорады.

Маркировка кертелсә, эшмәкәрләр әзер сөт продукциясенең үзкыйммәте 10 проценттан 29 процентка кадәр артырга мөмкин, дип саный. Сөт заводлары өчен маркировка кодларын сатып алу 20 миллиард сумга, маркировка эше өчен производствоны үзгәртеп җиһазлау өчен капиталь чыгымнар 25 миллиард сумга төшәчәк. Менә сиңа 45 миллиард сум!

Тагын бер зур компания эксперты да маркировка кыйбатка төшәчәген раслады.

— Логистика процессларын тулысынча үзгәртергә, я ассортиметны кыскартырга туры киләчәк. «Меркурий» аша узгач, болай да контрафактка юл куелмый, бу мәгънәсез эш булачак, — диде.

Экспертлар сөт продукциясен мәҗбүри маркировка тиешле товарлар исемлегеннән төшереп калдыру турында закон инициативасы белән чыгуны тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр фикере белән килеште.

— Бәлки, «Меркурий»га үзгәрешләр генә кертергәдер. Зур комбинатлар әле маркировка системасына күчә алса да, кече бизнес бу чыгымнарны күтәрә алмаячак, — диде.

Зур комбинат вәкилләре: «Юууук, безгә дә авыр булачак», — дип Президентны бүлдереп булса да, үз сүзләрен кыстырырга ашыктылар.

— «Меркурий» булгач инде, шул система аша хәл итү юлларын эзләрбез. Мин мөрәҗәгать итәргә әзер. Күзәтчелекне «Меркурий» аша ничек көчәйтеп булу турында тәкъдимнәр әзерләгез. Өсте-өстенә эш кертү ник кирәк», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

«Кабат элеккечә «соры» зонага әйләнеп кайтмагаек»

2019 елда товарларга Data Matrix цифрлы коды, ягъни мәҗбүри маркировка кертү үзмәшгульләргә дә аяк чалырга мөмкин. Алар ташламалы салым режимыннан коры калудан курка. Эшмәкәрләр «мәҗбүри маркировка сугылырга тиешле товарлар җитештерүче үзмәшгульләр һөнәри табышка салым режимын куллана алмый» дигән пунктны сызуны сорый.

— Безгә, үзмәшгульләргә, маркировкалы товарлар белән булса да эшләргә мөмкинлек бирсәгез иде, — дигән үтенеч белән чыкты күннән сумкалар, акча букчалары тегүче Рафаил Хәсәнов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.

Маркировка өчен җиһаз, онлайн-кассалар сатып алу, программа тәэминаты өчен минималь чыгымнар 150 мең сум тәшкил итә.

— 2019 елның августында үзмәшгуль булып теркәлгәч, продукцияне легаль сату мөмкинлеге туды. Ярты ел уңышлы булды, продукция кыска вакыт эчендә сатылып бара, мин хәтта запаска тегеп барырга да өлгермим, тик кабат элеккечә «соры» зонага әйләнеп кайтмагаем дип куркам», — диде.

— Бүгеннән соң сезнең клиентларыгыз булырбыз, — дип куәтләп җибәрде Рөстәм Миңнеханов.

— Әйе шул, берничә әйберемне алып килдем, — диде тегүче эшмәкәр.

— Дөрес эшләгәнсез. Коллегагыз сөт алып килгән, сез дә шушы мөмкинлектән файдаланыгыз, — диде Президент.

ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтүенчә, проблеманы я мәҗбүри маркировкалы товарлар исемен, я законны үзгәртеп хәл итеп була. Россия Хөкүмәтендә үзмәшгульләрне товарга мәҗбүри маркировкадан азат итү мәсьәләсе каралганы әйтелде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, вакытлыча карар да, законга үзгәрешләр әзерләргә дә кирәк. «Без үзебезнең парламент аша да РФ Дәүләт Думасына чыга алабыз», — диде Президент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100