Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшләпәле төш (Сәлия Гарифуллина)

Булган хәл.

news_top_970_100

Бу нинди сәер атама куйды икән язмасына, дип аптырама, укучым.

Хикмәти төш хакында булыр сүзем. Психотерапия белгече сөйләгән вакыйга мине битараф калдырмады. Бала һәм ата-ана сөюенә мәдхия сыман ул хәлләр. Хәер, кем ничек уйлый бит. Бер үк вакыйгага төрле караш яшәп килергә мөмкин. Шулай итеп…

— Гадәти бер эш көне иде, —дип бәян итә белгеч. — Пациентларны, киңәш сорап килүчеләрне кабул итеп утырам. Бер ханымны җитәкләп алып керделәр. Көч-хәл белән генә атлый. Каршыма утырды. Профессиональ караш ташладым үзенә. Сәер, ничә яшьтә икәнен тәгаен генә әйтеп булмастыр кебек. Берчә алдыңда шактый гомер кичергән карчык утыра сыман. Күзләре сүнгән, төссез. Йөзендә елмаю әсәре юк. Дөньядан ваз кичкән кешегә охшый. Игътибар беләнрәк текәлсәң… Юк ла, кырыкка да җитмәгәндер, дигән уй килә. Чәчләре куе, чал- мазар шәйләнми. Җыерчыклар да басмаган хәсрәтле йөзен. Ни хикмәт? Нинди кайгыга дучар булды икән ханым?

Сөйләшә башладык. Тегесен-монысын сорыйм. Җавап бирә, әмма җанланып китми. Тәмам үз эченә бикләнгән ахры… Дуслары бик үтенгәч, ярдәм итәргә алындым. Нәтиҗәсе нинди буласын һичкем белми, әлбәттә. Кеше психикасы гаять катлаулы бит ул, үтә сак мөгамәлә таләп итә. Көннәр уза бирә, алга китеш шәйләнми. Әмма ханымны алып килгән танышлары чигенми. «Ул барыбер тереләчәк. Доктор, ярдәм итегез, зинһар. Яп-яшь бит әле ул, бар гомере алда. Тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртмәгез. Менә фотолары». Сурәтләрен тартып чыгардылар. Йә Хода, җир белән күк арасы. Фотодан балкып-янып торган чибәр ханым бага. Зур күзләреннән нур сирпелә. Бәхетле икәнлеге күренеп-сизелеп тора. Әллә кемнәреңне көнләштерерлек, валлаһи.

Пациентымның тарихы белән таныштыруларын үтендем. Искиткеч хәлләр турында ишетергә насыйп булган икән миңа. Мәхәббәт һәм Хәсрәт. Ифрат көчле хисләр. Еш кына янәшә атлаучан шул алар. Серле ханым мисалы да моңа дәлил булып чыкты.

…Чын мәгънәсендә шәһәр театрының чагу бизәге була әлеге пар. Ире — сәләтле режиссер, хатыны — гүзәл актриса. Сокланучылар да, көнләшүчеләр дә җитәрлек булгандыр. Бәхетле яши матур пар. Иҗатта, көндәлек тормышта үз юлын табучылар - сирәк күренеш. Режиссерыбыз үз эшенә башы-аягы белән чумган. Артистка берсеннән-берсе соклангыч образлар тудыра. Өстәвенә, сомгыллыгы, зифалыгы, сылулыгы күпләрне әсир итәрлек. Зәвыклы, матур киенә белә. Хатын-кызлар аңа охшарга, аның гүзәллек серләренә төшенергә тырыша. Бигрәк тә эшләпәләр ярата иҗат иясе. Һәр күлмәккә аерым баш киеме, дигәндәй… Ниндиләре генә юк коллекциядә. Барысы килешә үзенә. Шул рәвешле куанып-сөенеп яшәп ятканда кара кайгы ишек шакый. Чираттагы спектакль премьерасыннан соң режиссер йөрәк өянәге белән егыла. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче үк, сөеклесе кулында җан бирә…

Хәсрәттән тораташтай катып калган актриса бер бөртек яшен дә чыгара алмый. Якты дөньядан ваз кичә. Үз-үзенә бикләнә. Өйдән беркая чыкмый, иренең сурәте каршында сүзсез утыра бирә. Өс-баш, ашау-эчү галәмәте һич гамендә юк. Әти-әнисе мәрхүмнәр. Бала-чагасы юк. Ярый әле, тугры дуслары ташламый. Көчләп дигәндәй тамагын туйдыралар, урамга һава суларга алып чыгалар. Тик бушка. Ханым карышмый, әмма дәшми, елмаймый, еламый да ичмасам. Берьюлы суырылып, картаеп китә ул. Кайберәүләр танымый да үзен. Әйе, кайгы адәм баласын бизәми…

Аптырагач-йөдәгәч, ханымны табибларга йөртеп карыйлар. Неврозлар клиникасында ятып чыга ул. «Тормышка кайтару өчен көчле этәргеч, сәбәп кирәк», — ди белгечләр. Әмма актрисаның һич нәрсәгә күңеле үсми. Яраткан эшләпәләренә әйләнеп тә карамый. Ыспай киемнәре тузан «эчеп» ята. Гамьсез, боздай салкын караш, җансыз йөз… Им-томчы әбиләр, күрәзәчелер дә калмый, мәчеткә дә алып баралар — үзгәреш юк. Иң якын дуслары да өметсезлеккә бирелә башлый. Шул мәлдә психотерапевтка юлыгалар да инде.

…Искитмәле тарих мине тетрәндерде, уйга салды. Ничек булса да гүзәл затка булышасым килде. Ул яшәргә тиеш! Хис-тойгыларны уяту мөһим. Кайдадыр бар ич ул ачкыч. Коллегаларым белән киңәшләштем. Төрле ысулларга мөрәҗәгать иттем, әллә күпме фәнни әдәбиятны актардым. Сеансларның берсендә ханым ничектер дертләп киткәндәй тоелды. Йөзендә гаҗизләнү галәмәте чагылды. Әллә… Юк-юк, бераз көтәргә кирәк. Очраклы гына күренеш булмасын.

Иртәгәсен ханымны танырлык түгел иде. Яшәреп, матурланып киткән. Үзе елмая. Теге сурәтендәге халәтенә бераз кайткан сыман. Каршыма утыру белән, ашыга-ашыга сөйләргә кереште. Үзе көлә, үзе елый. Ниһаять, татлы күз яшьләренә ирек бирелде! Зур коңгырт күзләр. Бигрәк матурлар. Бөтенләй башка кеше, диярсең. Нинди аерма…

Гаҗәеп төш күргән икән актрисабыз. Имеш, бәхетле, сау-сәламәт чагы. Оҗмахтай чәчәкле бакча. Кошлар сайрый, көмеш сулы фонтан «җырлый». Шундый рәхәт, тын алулары иркен. Ханым бакча эчендәге өйгә керә. Ифрат зур, иркен бүлмә. Ә анда… Тар бүлмә уртасында берсеннән-берсе матур эшләпәләр өелгән. Гаҗәп! Ханым шатлыгыннан көлеп җибәрә. Алмаш-тилмәш эшләпәләрне олы көзге каршында киеп карый. Килешә! Сокланып туя алмый көзгедәге чагылышына. «Кем икән бу эшләпәләр хуҗасы? Минекеләр булсачы!»

Шулчак бүлмәгә кемдер килеп керә. Борылып караса… Мәрхүм әтисе! Баштанаяк актан киенгән, озынча йөзеннән нур агыла сыман. Үзе никтер моңсу. Кызы янына якынлаша, иңнәренә кулын сала, күзләренә бага. «Әтием! Син исәнмени? Нинди шатлык. Миңа кыен икәнне белеп кайттыңмы? Беләсеңме, әти, ирем үлгәннән соң бөтенләй яшисем килми. Алчы мине үз яныңа! Монда шундый тыныч, рәхәт, күңелле. Әнием дә мондамы?» Ата кеше баш чайкый. «Буш сүз сөйлисең, балам. Сиңа безнең янда калырга ярамый. Әле иртә. Җирдә яшисең бар. Әнә, күрәсеңме, күпме эшләпә көтә үзеңне. Яле, менә монысы бигрәк тә килешер кебек». Ата кызына ап-ак, киң читле эшләпәне кигерә, ихлас елмая.

Шул урында хатынкай уянып китә. Озак кына уйга талып ята. Нинди гаҗәеп төш. Гел чынбарлыктагы сыман. Нәрсә кушты әле әткәсе? Яшәргә кирәк, диде. Яшәргә! … Искиткеч күркәм төш күргәннән соң, актриса бик тиз савыга башлады. Янә сөйгән театрына, тамашачысы янына кайтты. Илһамланып иҗат эшенә кереште. Рольгә тирәнрәк үтеп керә, тойгыларын тәэсирлерәк чагылдыра ала ул хәзер. Яңа тормыш юлдашын да очратырга насыйп булган икән. Тернәкләнеп киткән гөлдәй, чын мәгънәсендә яңадан якты дөньяга кайткандай сизә үзен. Тормышта мәхәббәт җиңә. Ата-ана — бала сөюе үлемсез, күрәсең. Вафатларыннан соң да газизләребез безне курчалый, сөенә, көенәдер, бәлки. Кеше язмышындагы иң серле төшенчәләрнең берсе ич ул - төш. Күпме ачыласы сер саклана әле аңарда…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100