Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшкуарлар җыелган җирдә: татарлар булдыра — эшли дә, бәйрәм дә итә, сорый да беләләр!

Россиянең 500 дән артык татар эшмәкәре өчен киңәш-табыш кору, җыр-бию белән күңел ачу, зарланышып алу белән сугарылган өч көнлек җыен тәмам. Кичә Буада булсалар, бүген Казанда утырыш узды. Президент «мыегына чорнап» барган: «Мин тыңлап утырдым, нәрсәгә игътибар кирәклекне язып куйдым», диде.

news_top_970_100
Эшкуарлар җыелган җирдә: татарлар булдыра — эшли дә, бәйрәм дә итә, сорый да беләләр!
Салават Камалетдинов

Быелга татар эшмәкәрләре җыенында да эшкуарлар күргәзмә-ярминкәсе оештырылган иде. Иң элек Президент шуны карап чыкты. Чувашстанның Шыгырдан авылыннан «Али» авыл хуҗалыгы кооперативы вәкиле Чулпан Пазюкова ат итеннән хәләл колбасалар, казылыклар җитештерүләре турында әйтте. Чимал һәм җитештерү ягыннан проблемалары юк, сәүдә челтәрләренә керү генә кыен, ди. Күргәзмәгә сигез еллап йөриләр. 2нче класста укучы 8 яшьлек уллары Хафиз да килгән. Рөстәм Нургалиевич белән кул да кысышканнар. «Президент улым турында „нәсел принцы инде бу сезнең“ дип әйтте», — дип горурлана Чулпан ханым.

Бик матур гына сөйләшеп, җыен тәмамлангач, ат казылыгы килеп алырмын дип сүз куешкан идек. Килсәм — кырып-себереп алып бетергәннәр, өстәл тулы казылыгымнан җилләр искән. Әле дә ярый машиналарыннан тагын запасларын алып керделәр. Минем кебек «җыен беткәч, килеп алам» диючеләр байтак булып чыкты, хәтта чират тезелде.

Кытай чәйләре белән сәүдә итүче кытай татары Әминә Айшанҗанның Казанда яшәгәненә ике ел. Чәйләрнең төрлесе бар: хатын-кызларга, ирләргә, ябыгырга теләүчеләргә, ашказан, бавырын, үпкәне чистарту өчен, ангинадан дәвалый, хәлсезлектән булыша торганы… Әлегә сату ноктасы юк, әгәр ихтыяҗ зур булса, ачып җибәрергә ниятли. Президент «бик әйбәт, рәхмәт» дип хуплап киткән үзен.

Күргәзмәнең түр башындагы урыннарның берсен гадәттәгечә Мордовиянең Ләмбәр районыннан «Юлдаш» КФХсы биләгән. Эмиль Юлмурзин әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов ат итеннән тутырмаларын күреп, «иң зур колбаса бу» дип әйтеп киткән. «Мордовиянекеләр иң көчлеләр, күренеклекләр, күпләп җыелгансыз, Сабан туена киләбез, ярдәм итәбез» дип күрешеп китте Президент», — диде Эмиль.

«Бөтенроссия Сабан туенда мәчет ачабыз»

Пленар утырыштагы тәүге чыгыш та Мордовиянеке иде. Быел Сабан туйларын исәпкә алып, шундый өстенлек бирелгәндер. «Юлдаш» КФХ башлыгы эшмәкәре Рафыйк Фәтхуллов 2 нче июль көнне Бөтенроссия авыл сабан туенда мәчет ачарга ниятләгәнен әйтте. Рөстәм Миңнехановны һәм милләттәшләрен шул тантанага чакырды.

Үзеңә Сабан туе үтәсе елны нәрсә булса да сорамый калырга ярый димени инде?! Мордовиянең үткен, әрсез егетләре бигрәк тә кулдан ычкындырмаячак андый мөмкинлекне. Форсаттан файдаланып: «Татарстан шундый бәйрәмнәрдә истәлекле бүләкләрен калдыра. Безгә дә андый бүләк булса, татар мәдәнияте үзәген оештырырга ниятлибез», — диләр. Киләчәктә туризм маршруты оештырырга исәпләре бар. «Туризм маршруты татар мәдәнияте үзәгеннән башланырга тиеш», — дип, анысын да сорадылар.

Башкортстанда пилмәнне кем ясый?

Башкортстанның Борай районы «Борай ите» кулланучылар кооперативының авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативы рәисе Рамил Зарипов әти-әнисе, хатыны, өч баласы белән килгән.

— Җир эшкәртү кәсебе — ата-бабаларыбыздан калган амәнәт. Үзгәртеп корудан соң колхозлар таралып, иген иккән басулар ташландык хәлгә төшкән, безнең авыл да шундый хәлләр кичергән. Әткәм Агыйдел шәһәрендә фатирын сатып, үз авылына кайтып, КФХ оештырды. 150 гектар җирдән башлады, 100 баш сарык юнәтеп эшкә кереште. Иң элек малларын йортта урнаштырып, гаиләбез белән карадык.

Әти-әнинең тырышлыгы белән маллар ишәйде. Колхоздан калган ярымҗимерек ферманы төзекләндердек. Сарыкларны корбан гаетенә әзерләдек. Башкортстан мөфтияте белән килешү төзеп, мәчетләргә ел саен илттек.

Әтинең гаилә эшенә үзем дә кушылдым. Хәзер 1100 гектар җирдә ашлык, печән үстерәбез. 250 баш сыер, 450 баш сарык, 60 тан артык ат асрыйбыз. 2014 елдан ит эшкәртү хәләл ярымфабрикатлары цехы ачтык, 50 дән артык төрдә продукт җитештерелә. Басудан алып, сатып алучының өстәленә кадәр әзер продукция җиткерәбез. Халыкның рәхмәтен ишетеп яшибез. Әти-әниләрнең күпме көч түккәнен күреп үстек, моның ни тиклем кыйммәт икәнен аңлыйбыз, — ди Рамил.

Ул сөйләп торган арада экраннарда кулдан пилмән бөгүче апалар һәм иксез-чиксез пилмән тулы такталар күрсәтеп, сөйләгәннәренең дөреслеген дәлилләп бардылар.

 Томск өлкәсенең Абытай авылындагы «Чишмә» ҖЧҖ директоры Фәүзия Зөлбохарова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка берәр татар йортын торгызу теләген әйтте.

— Томск шәһәрендә татар бистәсе яшәп килә, татарның агач архитектура үрнәкләре саклана. Тарихи бистәне саклау йөзеннән, Томск шәһәре җитәкчелеге андагы йортларны 1 сумга 49 елга исәпләнгән арендага бирергә карар кылды. Шушы бистәдә Сезнең рәхмәтегез, ярдәмегез белән татар йорты итеп, бер матур бинаны торгыза алсак, барыбыз өчен дә зур казаныш булыр иде. Әлеге татар йорты тарихыбызны, милләтебезне, милли ашлар осталыгын саклау буенча татар дөньясына үрнәк булып торыр иде, — дип мөрәҗәгать итте Фәүзия Зөлбохарова Рөстәм Миңнехановка.

Техника белән җенләнгән хәзрәт балаларын район үзәгеннән авылга алып кайтып укыта

Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт Хаков — үзе хәзрәт, үзе эшкуар.

— Әти-әниемнең тәрбиясе җирне яратырга өйрәтте, 6 нчы класстан комбайнда әтинең ярдәмчесе булып, училищеның 1 нче курсыннан соң, «Дон» комбайнында эшләдем. Аннары 1992 елда кергән акчаны туплап, районга кайткан беренче мини-тракторны алырга туры килде. Әти белән бергә сабан ясап, хуҗалыкларда бакча эшкәртүдә кулландык, — диде.

Әмма язмыш аңа имам булырга насыйп иткән. Чаллы мәдрәсәсендә, Төркиядә белем алып кайткан. 2005 елда Сарман районы имам-мөхтәсибе булып эшли башлаган. Техника җене кагылган кеше диндә генә күңеленә тынгы табамыни инде ул?! Техника кабат исенә төшә.

— Җирне ярату, техника күңелдән чыкмады. Дөнья ишекләре ачылгач, япон техникасы белән кызыксына башладым. Беренче мини-трактор алырга туры килде, хуҗалыкларда хезмәт күрсәтеп, халык ошатты. Болай итеп бәрәңге утырткан юк иде, диләр. Бик күп кешеләр шушы техника белән кызыксына башладылар. Яңадан-яңа техникаларны алмаштырып кына тордым. Техника зурайган саен зуррак җирләрдә эшлисе килә башлады. Әби-бабамның пай җирләрен алып, хакимият башлыгына мөрәҗәгать итеп, сөреп, көздән чәчүгә әзерләп куйдык. Үткән елны комбайн очрагач, эштә кулланып сынап карадык. Бик ошады, — диде.

Сәет хәзрәт балаларны да эшкә җәлеп итеп үстерүне хуп күрә.

— Атнаның бер көнен һөнәр көне дип игълан итеп, балаларның ялын буш уздырмаска, һөнәри яллар оештырып, төрле эшмәкәрләр белән таныштырып, агач утырту, мунча себеркесе ясау, үләннәрне аера белү, балык чистарту ише эшләр белән мавыктырып, тормышка яраклы булган ир егетләр тәрбиялисе килә, — ди ул.

Вәт ичмасам бәхет баса икән Сарман кызларын берничә елдан — җитмеш төрле һөнәр белгән малайлар үсеп килә алар өчен! Кечкенә кызлары булганнар колакларына киртләп куя ала. Хәер, кызлар да кимен куймас, Сәет хәзрәт малайлар тәрбияләсә, хәләл җефете кыз балаларны тормышка яраклаштыру тәрбиясе алып бара. Төрле мастер- класслар да үткәрәләр, икмәк комбинатларына алып барып, ризык әзерләүгә өйрәтү, камыр ашлары һәм башкасы.

Иң гаҗәпләндергәне: Сәет хәзрәт Хаков балаларын район үзәгеннән авыл мәктәбенә йөртеп укыта.

— 500-600 балалык мәктәптә бер-ике бала кимүе әллә ни сизелмәс дидем. Ә менә авыл мәктәбендә балалар саны кимүе бик сизелә. Мәктәп бетсә, авыл бетә, шуңа мин балаларны Әлмәт авылына урнаштырырга уйладым. Миңа завуч аптырады: кеше, киресенчә, районга алып бара, сез үзәктән авылга китерәсез, ди. «Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та авылда белем алып, нинди зур шәхесләр булдылар. Безнең киләчәгебез авылда» дидем, шуннан ул авызын йомды. Башта авыл мәктәбендә 29 бала иде, 5-6 ел эчендә 116 бала җыелды. Шушы авылны сайлап, 7-8 гаилә күченеп кайтты, — дип сөйләде.

Оренбург өлкәсе «Тюльган кошчылык комплексы» ҖЧҖ директоры Рөстәм Әбдерәхимов кошчылык юнәлешендә гаилә фермасы белән 2010 елда шөгыльләнә башлаган. Иң элек, терлекчелеккә килгән юлын сөйләде.

— Авылда яшибез шулай, ел да чеби алабыз, бер атнадан үлеп бетәләр иде. Аннары китап укый башладым, болай гына түгел икән, әниләре канат астында үзе җылытып чыгарып, үзләре карап, яратып үстерү бер нәрсә, ә инкубатордан алып кайткан чебиләргә микроклимат булдырырга кирәк икән.

Тирә-якта бер кошчылык комплексы да юк. Инкубатор да юк, гел читтән ташыйлар. Өйрәнә башладым. Эшне белсәң, ул эшне эшлисе килә бит. Бер кошчылык комплексын карап кайттык, бер цехны әзерләп, өч мең бройлер алып кайтып утырттык та, базарларда сата башладык. Халыкны ничек үстерергә дип өйрәтә башладык. Татар авылларында сата башладык, 24 районда саттык.

Чувашстаннан алып кайткан идек, бройлер бер атнада чак 160-180 граммга җиткерә иде. Шунда аңлап алдым: үзебезнең инкубатор кирәк — чебине чыгар да, шундук ашатырга утырт. Инкубаторлар куелды, чебиләр яхшы микроклиматта 8 көндә 250 граммга җитә башлады. Инкубаторлар куйгач, базарларда гына сатмадык, фермерларга бирә башладык.

Аннары мондый фикергә килдек: кешеләр чебиләрне ала да үтерә, аларга «син гаепле» дип әйтеп булмый. Кеше кыш буе акча җыя да, экономияләп чебине ала бит, кызганыч. Һәрберсенә аңлаттым: гаеп сездә, бездә түгел. Сез клиентлар, без сезне калдырмыйбыз, зыянны кайтару дип уйламагыз, ярдәм буларак, чебиләре үлгән кешеләргә тагын чеби биреп, сарайларына барып, җитешсезлекләрен күрсәтеп, сарайларын җиһазларга ярдәм иттек. Хәтта бер бригада булдырдык, теләгәннәргә сарайларына микроклимат ясап, халык белән эшли башладык.

Татар авылларында 22 корпус фермалар сатып алдык. Бүген өч токымлы 8 мең ана каз бар, әле арттырырга да исәп бар, — дип планнары белән уртаклашты.

Утырыш бетеп, залдан чыгып барганда Әсгать Сәфәров та мактады үзен. «Әйбәт булды чыгышың» дип дәртләндереп җибәрде. Иш-ишен ерактан күрә диләр бит, Рөстәм әфәнде янына Ульяннан кош асраучы эшмәкәр Фәрит абый да бик тиз генә йөгереп килеп җитте. «Син йомырканы каян аласың, тегесен-монысын каян», дип сорауларын да яудырып алды. Чыш-пыш килешеп, залдан икәүләшеп чыгып киттеләр. 

Польша татары Мансур Адамович Кама Тамагында РФ гражданины паспортын алган. 2020 елдан кура җиләге үсентеләре үрчетү белән шөгыльләнәләр. 2014 елда Татарстанга кайтып, бизнес өчен потенциалны күреп киткән дә, шул вакыттан бирле күченеп кайтырга кызыгып яшәгән. Татарчасы ташка үлчим булса да, «тырышкан табар, ташка кадак кагар» дип мәкальләр белән дә үреп барлы чыгышын. «Неважно где родился, в Татарстане пригодился» дип тә өстәде.

Хатыны белән Ләйсән һәм Айзилә исемле ике кыз үстерәләр, олы кызлары татарча шигырь дә ятлап килгән.

 «Сез кемнәндер ярдәм көтмисез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрләренең мөстәкыйль, җаваплы булуын билгеләп узды. Татарстан эшмәкәрләренә чагыштырмача җиңелрәк булуын, чөнки республика җитәкчелеге алар сораган, теләгән мәсьәләләргә җитди игътибар бирүенә дә ишарә ясады. Ә кайбер өлкәләрдә җитәкчелек битараф булуын да яшермәде.

— Сез кемнәндер ярдәм көтмисез, үзегез үрнәк күрсәтеп, ярдәм итеп, күп кенә җирләрдә андагы хуҗалар өчен ышанычлы терәк. Кайда хуҗа бу мәсьәләләрне аңлый, татарлар ул җитәкчеләргә терәк булып калалар. Мәчетләр, мәктәпләр, биналар — барысы да сезнең хезмәт, сезнең кебек эшмәкәрләр белән күтәрелә, — диде Президент.

Ул эшмәкәрләрнең балаларны дөрес тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, телне, динне ярату үрнәге булуларын ассызыклады.

— Заман бераз буталчык, җиңел вакытлар түгел. Әлбәттә, без үз илебез, Президентыбыз белән булырга тиеш, шик юк. Сезнең белән күрешкәч, бөтен авырлыклар югалып калды. Һәммәгез дә үрнәк, үз тормышыгызны үзегез алып барасыз. Милләтебез өчен үрнәк сез. Һәр чыгыш үзе бер китап язарлык. Шундый милләттәшләребез булганда, динебез, милләтебез өчен борчылмыйбыз, — дип белдерде Миңнеханов. 

Президент җыенга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

— Безнең очрашырга мөмкинлек булу бик яхшы. Тыңлап утырдым сезне, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк — үземә язып, теркәп бардым. Дөньялар тынычланыр, вакытлар бик җиңел түгел, аңа карап бернинди куркыныч юк. Җылылык, ризыгыбыз, эшебез бар. Ходай кодрәтеннән ташламасын, үзебезнең хезмәтебез, тырышылыгыбыз белән Россия хөкүмәтенә үрнәк булырга тиеш, — диде.  

«Татар-информ» авыл эшмәкәрләре җыенын онлайн күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100