Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшкә эт җигеп яки парапланда барырга була» — Казанда «QR-кодлы көн» ничек үткән?

Татарстанда кертелгән яңа чикләүләр җәмәгать транспорты пассажирлары һәм кондукторлары өчен зур кыенлыклар тудырган. Кондукторлар кодларны ничек тикшереп өлгерергә белми, аларга пассажирлар тарафыннан дорфа сүзләр ишетергә, алай гына да түгел, чын агрессия белән дә очрашырга туры килә.

news_top_970_100
«Эшкә эт җигеп яки парапланда барырга була» — Казанда «QR-кодлы көн» ничек үткән?
Михаил Захаров

Кичә Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертелде. Хәзер транспортка QR-коды яки вакцина куйдырырга ярамаганлыгы турындагы медицина белешмәсе булганнар гына утыра ала. 

Яңа чикләүләр пассажирлар һәм кондукторлар өчен зур кыенлыклар тудырган. Пассажирларның күпчелеге кондуктор һәм тикшерүчеләрнең хәлләренә кереп, артык сорауларсыз гына документларын тартып чыгарган. Ә кайберәүләр җәмәгать транспортларында чын җәнҗал куптарган. Йөзләгән пассажир метрога эләгә алмаган, бик күпләрне автобус-трамвайлардан төшереп калдырганнар. Иртәнге якта Казан урамнарында ыгы-зыгы хөкем сөргән. «QR-кодлы иртә»нең видеолары интернет киңлекләрендә, төрле социаль челтәрләрдә таралды. 

«Казанда иртәдән чиратлар. Кайдадыр кодларны һәм документларны тикшерәләр. Ә кызыл автобусларда барысына да кул селтәгәннәр, ахры. 

Ә Серов урамында бер пассажир аркасында 1 һәм 6 санлы трамвай маршрутлары туктап калган. Бер пассажир QR-кодын күрсәтүне сораган өчен трамвай эчендә тавыш куптарган һәм үзенең салоннан чыкмаячагын белдергән. Әлеге иптәшкә полиция чакыртырга туры килгән. Нәтиҗәдә трамвайлар ярты сәгать буена бер урында туктап торганнар», — дип яза «Мэш Иптэш» телеграм каналы. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары бер пассажирның кондуктор белән конфликтка керүе, аның кондукторның битенә борычлы баллончыктан сиптерүе турында язганнар иде. Шушы ук телеграм каналда аның видеосы да чыкты. Әлеге кеше башта кондукторның диндәге кеше булуына басым ясап, аны кодлар тикшеререргә ярамавы турында кисәткән. Юлын дәвам итмәкче булган. Полиция чакыртам дигәч, кондуктор һәм автобус йөртүчесенә төрле начар сүзләр кычкыра башлаган. Ахырдан кондукторның йөзенә баллончыктан сиптереп, салоннан чыгып качкан. Әлеге вакыйга 31нче маршрутта «Әмәт тавы» тукталышы тирәсендә була. Бирегә полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. 

Хулиганны бүген тоткарлап, биш тәүлеккә ябып куйганнар.

Халык яңа системага каршы килә, ризасызлыкның иге-чиге юк. Иң начары — бөтен негативны һәм авырлыкны транспортларның кондукторларына тыңларга туры килә. «В Татарстане поймут» инстаграм аккаунтындагы видеода да башка милләттән булган кондукторга берничә пассажирның начар сүзләр белән ябырылганы күренә.

89нчы маршрут автобусында да җәнҗал чыга. Автобуста тикшерүләр бара, ул тукталыштан китә алмый тора. Гөлшат исемле кондуктор журналистларга бик эмоциональ итеп бу рәвешле эшләп булмаганы турында сөйли. «Башта шушы әйберне (смартфон) ачарга, программага керергә, кабат кодларны тикшерергә кирәк. Мин эшләмәячәкмен. Кемгә кирәк, керсеннәр дә тикшерсеннәр», — ди кондуктор.

Кичкә таба Казан урамнары тынычланып калган. «Кич белән пик сәгатьләрдә җәмәгать транспортларына гадәттәгегә караганда бермә-бер кимрәк халык керде, хәтта утырып барырга мөмкинлек бар», — дип яза «Казан 24 онлайн» инстаграм сәхифәсендә

Ә менә Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә әлеге ситуация Казан дәрәҗәсендә үк катлаулы түгел. Җирле матбугат чаралары QR-код тикшерүчеләрнең бик аз булуы турында яза. Әлеге шәһәрләрдә хаос булмаган, пассажирлар эшләренә соңга калмыйча барып җиткән. Барысы да штатлы режимда үткән.

Кичә QR-коды булмаган күп кенә кешеләр такси хезмәтеннән файдаланган. Сорау артуга бәйле рәвештә, таксистлар да бәяләрне кисәк кенә арттырып куйганнар. Шулай ук вакцина ясатмаган кешеләр бер-берсенә ярдәм итү йөзеннән төрле чатлар булдырганнар. Автомобильле кешеләр үзләренең кайсы якка барулары турында яза һәм җәяүлеләрне автобус тукталышларыннан алып китәргә тәкъдим итә.

Казандагы QR- кодлар белән бәйле вәзгыятьтән 1 Каналдагы «Кичке Ургант» тапшыруы көлгән. Тапшыруының алып баручысы Иван Ургант әлеге системаның ашыгыч рәвештә һәм уйланмыйча кертелүе хакында сөйли. «Җитәкчелек вакцина куйдырмаган кешеләрнең әле этләр җигеп һәм парапланнар белән эшкә бара алу мөмкинлеген оныткан», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100