"Эш - минем иптәшем". ДЦП диагнозлы ир туган авылында пилорама ачкан
Саба районы Иске Икшермә авылында һәркем сокланырлык та, гыйбрәт алырлык та гаилә яши. Ләйсән һәм Марат Садретдиновлар гомер кичерә биредә. Авыл башында яшел профнастил калай белән тышланган, челтәр капкалы йорт. Бу йортта церебраль параличлы ир яши дип уйламассың да.
Паралич 14 яшьтә муенга күчте, 18дә сөйләшүем үзгәрде
Садретдиновларның йорт-җир каралган, бакча артында тактау ярдыру цехы. Аллаһ Тәгалә тормышларына тынычлык бирсен дә, күңелләрендәге иман байлыгын арттырсын дип кенә телисе килә.
Маратны әнисе Сания апа ялгызы үстергән. Әтисе малайга бер ай чагында ук үлеп китә.
– Балалар бакчасында кулына каләм тотып яза идем әле, тәрбияче күреп, әнигә ручканы әйбәтләп тота алмый дигән. Шуннан соң Казанга алып киттеләр, җиңел формадагы церебраль балалар параличы диагнозы куйганнар. 14 яшьтә муенга күчте, 18дә сөйләшүем үзгәрде, – ди Марат.
Елгадан су коенып чыккач, юешләнгән киемен сыкканда үсмер егетнең муены кәкрәеп кала. Нервлар кысылган күрәсең. Егет хәзер дә башын тота алмый. Язмышның кырыс җиле әле моның белән генә тукталмый. Утырган җиреннән әнисе Сания апа үлеп китә.
Ялгызы гына тормыш алып бара алмас, дип шикләнеп караучылар да очраган. Өстәвенә Марат “яшел елан” белән дә дуслашып ала. Әмма аягына басарга көч таба әле ул. Урманнан агач алып кайтып, шуны тактага ярдырып сату белән шөгыльләнә башлый. 2001 елда агач ташу өчен “МТЗ-82” тракторы сатып ала. Бераз шулай эшләп карагач, такта яргычны үзендә булдырырга ниятли. Ленталы пилорама алып кайта. Пилорама урнашкан сигез метрлы корылманы профнастил калай белән әйләндереп ала.
Дәүләттән ярдәм көтеп утырмый егет.
–Эш – минем иптәшем, – ди Марат. – Диванга ябышып телевизор карап ятуны күз алдына да китерә алмыйм. Иртән торып эшкә чумгач, буыннар да хәрәкәтләнә. Тик кенә утырсам, белмим нинди булыр идем микән мин, күз алдына китерүе дә куркыныч.
Маратның хәзер кул астында тракторы, такта яргычы, шомарту, кыру станоклары - барысы да бар. Агач ярганда кырыена кирәкле үлчәмдә сызык сызу коралы – рейсмусны да үзе көйләп куйган. Кирәк-ярак техникаларның әзерен генә сатып алмый, үзе дә ясый. Агач-такталарны калдыкларсыз итү өчен ваклагычны да үзе уйлап эшләгән. Пычкы чүбе хәленә китереп вакланган агач калдыкларын авылдашлары, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр капчыклап алып китә.
–Интернетта мәгълүмат бик күп бит. Үрнәкләрне шуннан да алам, үзем дә уйлап чыгарам. Кирәкле техникаларны баштарак әҗәткә кереп тә алдым, аннан җайланды, – ди Марат.
Урманнан агачны үзе сайлап, килешү төзеп алып кайта. Агачны да кисеп алдың да, эше бетте түгел. Урман кискән урынны чистартып, тәртиптә калдыру мәҗбүри. Агачларның да, кисәргә яраклы, тамга салынганнарын гына кисү рөхсәт ителә. Марат бу эшне дә җиренә җиткереп башкара, ди дуслары.
Марат, ДЦП диагнозлы булуына карамастан, гөрләтеп, башкаларга да ярдәм итеп көн итә. Күршеләре дә бик хөрмәтли үзен. Йорт-җире төзек, чиста-пөхтә. Өй эчендә яшәү өчен бөтен уңайлыкларны булдырган.
– Күршеләрем бик әйбәт, алар яхшы булмаса болай яшәп булмас иде, аларга рәхмәт, – ди Марат. Тормыш юлында ярдәм итүче туганы Дамир абыйсына да рәхмәтле ул.
Өч ел элек өйләнеп тә куйды. Хатыны Ләйсән белән ике малай үстерәләр хәзер.
–Марат - бик яхшы әти. Мин балаларны ачулансам, ул ник әрлисең дип, үзе мине ачулана. Балаларны бик ярата. Нинди тәмле әйбер бар, балаларны сыйлап кына тора, – дип ире турында матур фикерләр әйтә хатыны да.
Марат та, Ләйсән дә тормыш тайпылышларын, язмыш авырлыкларын күп кичерде. Алга таба аларга улларын үстереп, бәхетле гомер кичерергә язсын Раббым.