Эш өелеп торса, җаным түзми иде... – “металл” остасы Данил Фәтхуллин тәҗрибәсе
Эсселек, тузан, колак тондыргыч тавыш, йокы режимы бозылу һәм башка авырлыклар алдында туктап кала торганнардан түгел Данил Фәтхуллин. Бүген ул Татарстанның Хезмәт геройлары иҗтимагый оешмасында тора.
Данил Фәтхуллин Ленин исемендәге 40 нчы заводта (хәзерге Казан дары заводы) 1967-1995 елларда хезмәт куеп, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры исеменә ирешә. 1976 елда беренче дәрәҗә, 1981 елда икенче дәрәҗә, 1988 елда беренче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
Данил Зиаф улы Фәтхуллинның заводтагы күпьеллык эшчәнлеге, һөнәренең үзенчәлекләре турында тирәнрәк белер өчен, фатирына юл тоттык. Аның турында азмы-күпме ишеткәннәр дөрес булып чыкты: килеп керүгә тыйнаклыгы, басынкылыгы, әмма төпле фикерлелеге әллә каян күренеп тора иде. Мондый сыйфатлары 9 балалы (бер абыйсы 1 яшендә үк вафат була) ишле гаиләдә үсүеннәндер дип тә аңладым. Күп балалы гаиләдә иркәләнеп торырга җай юк, кечкенәдән тир түгеп эшләгәннәр, тормыш авырлыкларына каршы торып чыныкканнар.
1949 елның 2 нче гыйнварында Чувашстанның Козловка районы Кармыш авылында дөньяга килә Данил абый.
– Сугыштан соңгы еллар... Терлек асрадык, каз-тавыгы да бар иде. Тик печәнгә кытлык, бәрәңге, кукуруз арасыннан чүп үләннәре җыеп, ике арба белән ташый идек. Башка эше дә күп иде, тик яткан булмады, - дип искә ала ул балачагын.
Хезмәт юлы 1966 елда мәктәпне тәмамлагач ук башлана. Новочебокчарск шәһәрендәге 42 нче төзелеш идарәсендә эшли башлый. Биредә химия комбинатын торгызуда катнашып, чирканчык ала. 1967 елның апрелендә Данил Фәтхуллин Казанга күчеп килә һәм В. И. Ленин исемендәге химия заводында эшли башлый.
Эшнең тәмен белеп эшли башлагач кына – Армия...
Заводның 8 нче цехында металл коючы һөнәреннән башлап карарга уйлый. Авыр, зур физик түземлек сорый торган эшкә багышлый үзен, тик аның кебек сабыр холыклыларга бу куркыныч түгел. Металлны ныклап үзләштерү, кою үзенчәлегенә төшенү өчен еллар кирәк була. Эшнең асылына төшенә башлагач кына, Данилны 1969 елда Армия сафларына алалар. Көннәрдән беркөнне ферросилид участогына Данил хезмәт иткән җирдән рәхмәт кәгазе килеп төшә. Участок коллективына уңган егет тәрбияләп җибәрүләре өчен белдерелгән олы мактау сүзләре була бу. Яхшы хезмәт итә Данил. “Сугышчан хезмәтләре өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале белән бүләкләнә Ике ел узгач, ягъни 1971 елда Данил кабат завод коллективы сафына баса.
Булдыклы эшчедән оста бригадир
Кою цехында бар да бертөрле эш кенә эшлиләр дип уйлаучылар ялгыша. Соңрак Данил абыйга формовкалаучы, заливщик, стерженщик, металл чабучы кебек һөнәрләрне дә үзләштерергә туры килә. Тырышлык бушка узмый, булдыклы эшчене җитәкчелек тиз күреп ала. 10 еллап чамасы узгач, III разрядлы Данил иң югары V разрядлы металл коючыга әйләнә. Үз эшенең чын остасына әверелә. 1977 елдан, цехта гына түгел, хәтта заводта да иң яхшы бригадир булып җитлегә. Ә бригадирның эше һәрвакыт күп: коллективка эш тә табасы, үз планын да үтәргә кирәк, яшьләргә дә булышасы. Әмма Данил Зиафович эш күплегеннән берәүгә дә зарланмый. Фәтхуллин кулы астында эшләүчеләр план биремнәрен һәрвакыт арттырып үтәп килгән. Шулай булмый мени, Данил Зиафовичның сүзенә һәрвакыт колак салганнар, сүзе үткән. Бертөрле сөйләп, икенче төрле эшләүчеләрдән түгел ул. Әйтте икән – эшли, сүзендә нык тора. Коммунистик хезмәт ударнигы планны 110-115 процент дәрәҗәсендә үтәп бара. Шулай булса да, беркайчан да масаеп, күкрәк киереп алга чыкмый. Гомумән, аның холкына хас түгел мин-минлек.
Кешене бизи торган төп сыйфатлардан мәхрүм итмәгән Ходай Тәгалә – тыныч холыклы, тыйнак, кабаланмыйча, ипләп кенә эшләүчеләрдән ул. Халык депутатлары район советына депутат булып та тикмәгә генә сайланмаган ул. Фәтхуллин кебек хезмәт геройларының башкаларга да тәэсире яхшы. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың диләр бит. Ашыгыч бирем булса да, өстәмә эш булса да – Данил Зиафович бригадасы алына.
– Эшне ярата идем, авыр мизгелләр күп булды анысы бу эштә. Ләкин мин һаман “булсын, булсын” дип тырыштым инде. Кешегә дә булыша идем бушрак вакытым булса. Шуңа күрә литейкада, цехта нинди эшләр бар, теләсә нинди эшне башкара ала идем. Ашыгыч эшне эшләүче кеше булмаганда, планны үтәргә кирәк, дип мине сорый иделәр. Теләсә кая басып эшләдем, бер эштән дә баш тартмадым. 28 ел эшләдем. 1995 елның көзенә кадәр эшләдем, безнең продукциягә ихтыяҗ беткәч, безнең участокны яптылар, - дип сөйли Данил Фәтхуллин.
50 яшьтә – пенсиягә
Эш урыныннан китсә дә, кул кушырып утырмый: бер реклама компаниясенә эшкә керә. “Мин теләсә нинди эшне эшләргә әзер идем. Урыс әйтмешли, было бы желание”, - ди Данил абый. Лаеклы ялга да шуннан китә.
– 1999 елда, 50 яшемдә пенсиягә чыктым. Авыр эш ул, тикмәгә 50 яшьтән пенсиягә чыгармыйлар. Хатын-кызлар 45 яшьтән үк чыга иде. Эш күләме дә зур: безнең детальләр кислота сәнәгате булган бөтен төбәкләргә таратыла иде. Аны заказчикларга вагоннар белән төяп җибәрә иделәр. Көн дә, төн дә эшләдек. Бер атна – беренче смена, икенче атна – икенче смена. Беренче сменада эшләгәндә металлны хәстәрлисең, формовщиклар ярдәм итә, икенче сменада металлны шул формаларга агызасың. Йокы режимы бозыла дигән сүз, организм таушала. Кулларга киез бияләй, башка киез эшләпә, өскә киез куртка, киез чалбар киеп эшләдек. Металл эреткәндә, шлакларын салдырганда күз өчен зыяны зур, шуңа күрә махсус кара күзлек, һичшиксез, кирәк. Хәзер инде колак та начар ишетә, заводта станокта даң-даң чүкеч суккан тавыштан колаклар тона иде. Анда металл койганда газ исе, эсселек, тузан... Галәмәт иде! – дип хатирәләрен яңарта Данил Фәтхуллин.
Инде әйткәнемчә, Данил абый эшкә бик батыр булган. Заводта Хезмәт Данының өч ордены бары тик анда гына.
– Мастер булып эшләгәндә, ике металл эретүче (плавильщик) әллә эчеп, әллә гөмбә ашап агуланган иде – хәтеремдә түгел. Икенче сменага эшкә килдек, икесе дә эшләрлек хәлдә түгел, ашыгыч ярдәм хезмәте белән алып киттеләр. Ә металл белән эшли белүче кеше бүтән юк, ә аны калдырырга ярамый, чөнки ул пичтә калса, катачак, шуңа вакытында эшкәртергә кирәк. Үзем өчен дә, ике кеше өчен дә эшләдем. Җаным да түзми иде эш өелеп торса. Үз эшемне бетерсәм, теләсә кемгә барып булыша идем, - ди Данил Фәтхуллин үзе турында.
Эштә – үрнәк хезмәткәр, гаиләсендә – үрнәк ир һәм әти
Гаиләсенә дә сокланырлык: тормыш иптәше Сания апа белән ике кыз үстерәләр. Бүген алар өч онык тәрбияләүдә дә үзләреннән өлеш кертә.
– Бөтен яктан булган кеше ул, яхшы әти, яхшы туган ул. Беркем бер сүз әйтә алмас. Аның бер төере дә юк. Авылда да, Данил абый, дип кенә торалар. Балыкка икән, машина белән килеп балыкка алып китәләр аны. Эше күп булса да, гаиләгә дә игътибары җитте. Шулай булмый ни, элек бит машина юк, авылга балаларны күтәреп китә идек. Электричкалар, дизельныйлар белән йөргән вакытлар ул. Үз әти-әнисенә дә, минекенә дә игътибарлы булды. Никтер хәзер яшьләр алай тату тора алмый, эшкә дә нәзберек. Заводта эшләгән, шимбә-якшәмбе авылга кайткан, атна уртасында да эш җитәрлек, әмма җайлап алып бара идек тормышны, ачуланышырга вакыт та булмаган инде безнең. Гомумән, җайлы кеше булды ул тормыш өчен, Аллага шөкер, - дип ире турында фикерләре белән уртаклашты Сания ханым.
Элек эшчегә хөрмәт бар иде!
Данил абыйның яшьләргә киңәшләре дә бар. “Тырышырга кирәк. Эшләмәсәң, бер кеше дә китереп бирми”, - ди ул. Шулай да, бүген эшче һөнәрләргә яшьләрне җәлеп итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дигән фикердә Данил Фәтхуллин.
– Һәр заводның үз училищесы бар иде элек. Безнең заводта да формовщиклар эшләде, аларны укытып чыгара иделәр. Хәзер аларның берсе дә юк бит, диде.
Бу сүзгә Сания апа да кушыла.
– Ул акчага яшьләр эшләми дә хәзер. Без инде күпме биргәннәр, шуңа риза булып эшләгәнбез. Тегендә шулкадәр акча икән дип, беркем беркая бармаган. Мин “Тасма”га кергән, шуннан чыкмаган. Ул вакытта стимул да булган шул. Ничәдер ел эшләсәң, фатир биргәннәр. Менә бу өч бүлмәле фатирны да Данилга заводтан бирделәр. Яшьләр ник көтсен, шуңа күрә китәләр, стимул юк бит хәзер. Элек эшләгән кешегә эшенә күрә хөрмәте бар иде, - ди ул.P.S. Язманы әзерләгәндә, Хезмәт Геройлары китабы мәгълүматлары кулланылды.