«Эш тә, кибет тә, күпер дә юк» – Татарстан белән Башкортстан арасындагы күпер ябылган
«Без Башкортстанга кирәкмибез! Татарстан да безне онытты...» – ике республика чигендә яшәүче Урыссу халкының телендә шушы сүзләр. Чөнки Октябрьский белән Урыссуны, ягъни Башкортстан белән Татарстанны тоташтырып, Ык аша салынган күперне ябып куйганнар. «Интертат» ризасызлык белдерүчеләр белән аралашты.
«Немецлар төзегәнгә нык тора»
Ике республиканы тоташтырып торган күпер узган гасырның 40нчы елларында ук төзелә. Кайбер чыганакларда 1948 ел дип күрсәтелә. Урыссуда яшәүче Елена Акимченкова истәлекләрендә күперне 1944 елда немец әсирләре төзүен әйтә.
Ык аша ул елларда 2 күпер төзелгән. Икесенең дә төзелеше белән тәҗрибәле Лев Олифер җитәкчелек иткән. Ул вакытларда «Труд» газетасында: «Дөньядагы иң озын күпер дип, Октябрьский шәһәре янындагы кечкенә генә дала елгасын кисеп узган күперне санарга мөмкин», – дип язалар. Бу – шаярту, ул Татарстан белән Башкортстан арасында сәгать аермасы булуы белән бәйле.
Салынганнан бирле күпердә капиталь ремонт булмый. Ягъни, немец әсирләре салган күпер 80 еллап үз функциясен үтәп тора. «Немецлар төзегәнгә нык тора, безнекеләр салса, тиз арада ишелеп төшкән булыр иде», – дип көлүчеләр дә бар. Шулай да, узган гасыр корылмасы хәзер авария хәлендә. Аны берничә тапкыр ябып куйган булалар инде, әмма кабат ачалар. Февраль уртасында Октябрьский белән Урыссуны тоташтырган күперне тагын томалап куялар.
Ютазы районында эш булмау сәбәпле, халык башкорт ягына эшкә йөри, шул исәптән, укучылар да, студентлар да барын онытмаска кирәк. Урау юл исә Димтамак авылы аша – 30 чакрым тирәсе чыга. Шуңа өстәп, урау юл аша барганда М-5 трассасына чыгарга кирәк булуын да исәпкә аласы.
Халык, үз көче белән, авария хәлендә булган тагын бер юлны чистартып куйган. Анысын «Тракторный» дип йөртәләр. Тик, һава шартлары начар булса, ул юлга кереп тә, үтеп тә булмый.
Беренчедән, бу – вакыт, икенчедән – акча, чөнки машина да суга йөрми, акча түләп, бензин саласы. Өченчедән – трассада йөрү куркыныч та. Халык күперне япканга һәм бернәрсә эшләмичә тик торгызганга түрәләргә ачулы.
«Күпер – Башкортстанныкы, тик ул безгә – Татарстан чигендә яшәүчеләргә ныграк кирәк», – ди Ирина Мезенцева.
Күпердән йөрү куркыныч. Минемчә, аны мәңгегә яптылар. Ремонт кына түгел, яңа күпер төзергә кирәк, тик хәзер аны беркем дә төземәячәк. Халык булдыра алганча юлын кыскарта инде. Иң мөһиме, корбаннарсыз гына булсын иде.
Мин үзем дә Октябрьскийда эшлим. Ләкин мин сменалы эштә – 3 тәүлеккә 1 барам. Мин бик каты җәфаланмадым әле. Тик атнасына 5 көн, көненә 2 тапкыр йөреп торучылар бар. Аларның кесәсенә бик яхшы «сугадыр», – ди Ирина Мезенцева.
7 ел элек бу күперне бер япканнар иде инде. Мин Туймазыга барып эшли идем. Шуннан соң эштән китәргә туры килде, чөнки акча ягыннан бик «бәрде». 7 ел эчендә башка күпер дә төзеп булгандыр бит инде? Депутатлар трибунадан: «Барысы да халык өчен!» – дип сөйлиләр. Күрсәтегез! Кайда соң ул яхшылык? Ютазы районында яшәүчеләр өчен бу күпер – «баш авыртуы», – дип сөйләде мессенджерларда Ютазы районында яшәүче, аноним булып калырга теләүче.
«Җәяүлеләр» күпере»
Октябрьский белән Урыссу арасында элек маршрут автобуслары да йөргән. Күпер булмагач, ул да юк. Халыкның карап торганы – йә такси, йә шәхси машиналар.
Такси машина тулы булса гына алып бара, шуңа күрә кеше җыелганны көтәргә кирәк. Элек 60 сумга йөрсәләр, хәзер – 120. Студентлар көненә 240 сум бетерә, дигән сүз. Шәһәрдә дә маршрут автобусларында йөрергә, ашарга кирәк.
Октябрьскийда анализлар ала, тикшеренүләр үткәрә торган медицина үзәкләре бар. Бездә андыйлар юк. Чиктә урнашкач, безгә Октябрьскийга баруы җиңелрәк тә, якынрак та. Казанга барганда, бер якка гына 900 сум түлибез. Күпер ябылу белән кешеләр өчен шартлар тагын да начарайды, – дип сөйләде Нурия Тимерҗанова.
Нишләргә белмәгән халык, күпер янында машиналарын калдырып, күперне җәяү чыга. Икенче якта йә берәрсе килеп ала, йә «абый, утырт әле». «Попутчиклар» дигән төркем төзеп, бергәләшеп тә йөриләр, ди. Эштән соң кире күперне җәяү чыгып, машина белән кайтып китә икән. Менә шулай күпернең ике ягында машиналар тезелеп тора. Бу – абсурд хәл. Кайчан гына машиналар җилдерткән күперне хәзер көлеп тә, көрсенеп тә «җәяүлеләр күпере» дип атыйлар.
Мин эшкә машинада йөреп эшли идем. Хәзер машинаны иртәнге бишенче яртыда күпер янында калдырып, эшкә йөгерәм. Пенсиямә 10 ай калды. Нишлисең, эшләргә кирәк бит. Хезмәт хакым да 12 мең. Ул урау юл аша йөри алмыйм. Бензин да күп кирәк, аннары М-5 трассасына чыгарга да куркам, фуралар белән авариялар бик күп.
Хәзер җәяү йөри торган күпердә этләр дә күп. Бер тапкыр көч-хәлгә котылып калдым. Хәзер үзем белән газ баллончигы йөртәм. Тик ул гына җитми, электрошокер алырга кирәк, – дип сөйләде Альмира апа.
Гомумән, бу хәлгә карата ризасызлык белдерүчеләр бик күп. Ютазы халкының мессенджерларда махсус төркемнәре дә бар. Төркемдә 800гә якын кеше утыра. Күпер проблемасы 1 яки 2 кешенең теле кычытканнан гына чыккан проблема түгел икәнлеген шушы саннан да аңлап була.
«Эш юк, уку йортлары юк, табиблар юк, күперне дә яптылар»
Күпер белән бергә Ютазы районындагы эшсезлек проблемасы да чыга. Үз районнарында оешмалар, предприятие, гомумән, эш урыннары булса, халык тиктомалдан 2 сәгать аерма булган күрше республикага көн дә бензин бетереп эшкә йөрмәс иде.
Шуңа өстәп, кием-салым, продукция, өйгә кирәк-яраклар, медицина үзәкләре, ял итү комплекслары да юк. Профессиональ училищедан тыш, мәктәптән кала төрле башка уку йортлары да юк Ютазыда. Кул сузымындагы гына Октябрьскийда – нефть техникумы, Уфа нефть институтының филиалы, төзелеш, икътисад, музыка колледжлары бар.
«Укырга, эшләргә генә түгел, халык Башкортстанга продукция, киемнәр алыр өчен дә бара. Яшьләр өчен клублар, аттракционнар да бар. Күп кешенең туганнары шунда яши. Башкортстанга кирәк булмаса да, безгә ул күпер бик кирәк».
«Күпер бик кирәк, чөнки бездә белгеч табиблар да юк бит! Килеп туган бөтен проблемаларны Октябрьский һәм Туймазыда хәл итәбез».
«Эш юк, уку йортлары юк, табиблар юк, магазиннар юк, күперне дә яптылар. Дәүләт безнең турында менә шулай кайгырта».
«Без – фермерлар. Үзебезнең продукцияне Октябрьскийда сатабыз. Хәзер бик авыр хәлдә калдык. Үзебездә дә фермерлар күп, шуңа продукция сатылмый. Техника өчен җиһазларны да Октябрьский, яки Туймазыда алабыз».
«Минем ИП Татарстанда рәсмиләштерелгән, ООО Башкортстанда. Офислар ике якта да бар. Миңа төрле сәбәпләр аркасында көненә 2-3 тапкыр әле тегендә, әле монда йөреп торырга кирәк. Элек юлга 15 минут китсә, хәзер 35-40. Мин ияләшермен, тик клиентлар белән эшчәнлек авырая».
«Республиканың андый акчалары юк»
Бу мәсьәләләрнең барысы өчен дә район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җавап бирә. Бүлек җитәкчесе Оксана Власованың номерын җыйдым. Оксана Александровна, иң беренче итеп, Ык аша Урыссу –Октябрьский маршруты буенча төзелгән күпернең Башкортстанга каравын әйтеп куйды.
Республикалар арасындагы чик күпердән үтә. Күпер – Башкортстан территориясенеке, безнең районда бернинди дә җаваплылык юк. Җитәкчелек Башкорстанга барды, бу проблеманы хәл итү турында сөйләштеләр. Дим аша икенче күпернең төзелеше тәмамланып килә. Ул күпер ачылганчыга кадәр булса да Ык аша узучы күперне япмый тору буенча сөйләшеп карадылар. Тик Башкортстан прокуратурасы күперне ябу турында карар кабул итте.
Җитәкчелек булдыра алган кадәрен эшләде. Мэр белән дә, прокуратура, башка җитәкчеләр белән дә сөйләшүләр булды. Глава берничә тапкыр киңәшмәләргә барды. Башта көтәргә әзер иделәр, тик күпер авария хәлендә булганга күрә, үз өсләренә ул җаваплылыкны алмадылар, – диде Оксана Власова.
Аның сүзләренчә, күперне ремонтлау турында сүз дә юк. Авария хәлендәге күперне яңадан төзиячәкләр.
Күпер авария хәлендә, яңаны төзиячәкләр. Экспертиза булган, проект та бар. Мин Башкортстан белән сөйләштем. Алар Россия дәрәҗәсендә хат язачакларын, федераль программага кертүләрен сораячакларын әйтте. Чөнки сүз миллиардлар турында бара, ә республиканың андый акчалары юк. Мәскәү җавап бирү белән сезгә хәбәр итәчәкбез, диделәр. Бүгенге көндә Мәскәү аларга бернинди җавап та бирмәгән. Хәзер алар акча эзлиләр, – диде Оксана Власова.
Бу турыда Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе дә әйтә. «ВКонтакте» челтәрендә күпер турында булган пост астында юл хуҗалыгы идарәсе җаваплар калдырган. Җаваптан күперне 2021 елның сентябрендә Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе балансына тапшырулары ачыклана.
«Күперне реконструкцияләү – күпер корылмасын тулысынча үзгәртеп кору, төзү ул. Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр секторы белгече мәгълүматлары буенча, күперне авария хәлендә булуы сәбәпле һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан ябалар. Проект оешмасы Ык елгасы аша күперне реконструкцияләү проектын эшли. Проект дәүләт экспертизасын узганнан соң, юл хуҗалыгы идарәсе төзелеш-монтаж эшләренә акча бүлеп бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк. Эш бик күп, шуңа күрә проект буенча эшләрнең төгәл тәмамлану вакыты әлегә билгеле түгел. Күперне ябу уңайсызлыклар тудыра, әмма бу – халыкның иминлеге өчен кирәк. Аңлауны сорыйбыз».
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Татар-информ»га Ык елгасы ремонты буенча рәсми җавап та биргән иде. Министрлык күперне яңадан төзү өчен 1,5 млрд сум кирәклеген әйткән.
«Объект зур капитал таләп итә. 2023 ел бәяләре буенча кимендә 1,5 млрд сум кирәк булачак. Әлеге күперне реконструкцияләү өчен проект-смета документациясен үтәү таләп ителә. Шуннан соң баш экспертизаның уңай нәтиҗәсен алганда һәм акча бүлеп бирелгәндә, әлеге күперне реконструкцияләү мөмкинлеге каралачак. 9 мартка акча бүленмәгән. Күперне ремонтлауның төгәл вакыты юк», – дип җавап бирде Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Лилия Хәбибова.
Бөтен өмет – икенче күпердә?
Алда әйткәнемчә, халык булдыра алганча юлны кыскартырга тырыша. Йә авария хәлендәге башка юлдан йөри, йә башка урау юлларны эзләргә мәҗбүр.
Оксана Власова билгеләп үткән икенче күпер Екатериновка дигән авыл янында. Ул күпер аша йөрсәләр, Димтамак һәм трасса аша сузылган урау юлдан кыскарак килеп чыга. Әлбәттә, бик күпкә түгел, шулай да күпер берничә чакрым юлны әзгә генә булса да кыскартырга мөмкинлек бирә. Кадерле гомерен беркемнең дә юлда үткәрәсе килми.
Тик Екатериновка янындагы икенче күпердә дә ремонт эшләре төгәлләнмәгән. Кайбер кешеләр әйтүенчә, күпердә гомумән ремонт эшләре баруы сизелми. Ык аша узучы беренче күпер Башкортстанга караса, монысы – Татарстанныкы, Ютазыныкы. Димәк, аңа баш-аягы белән Ютазы районы хакимияте җаваплы.
«Әпсәләмдәге күперне 2 ел төзиләр инде. Берьюлы 2 күперне ябып куйдылар», «Башта берсен төзеп бетереп, аннары гына икенчесенә тотынырга кирәк иде. Шәһәргә юллар ябык», «Ике республика арасындагы 2 күперне дә ябып куйдылар. Оят!», «Халыктан шулкадәр көләләр, мыскыллыйлар. Халыкның йөзенә төкерделәр. Кешеләргә бит эшләргә кирәк, ә район хакимияте селкенми дә», «Безнең район утраудагы кебек бүленеп калды» – дип яза Ютазы халкы.
Бу сорауларны да күпер өчен җаваплы Оксана Власовага бирдем.
Икенче күпер «Күперләргә капиталь ремонт, күпер төзелеше» дигән республика программасы буенча эшләнелә. Без берничә ел программага керү өчен йөрдек. Узган ел беренче чиратта булсак, быел – икедә.
Безне бит Ык аша булган күперне ябу турында кисәтмәделәр, без белмәдек. Шуңа күрә подряд оешмасы шушы атнада күперне эшли башлый. Алар 1 июньгә бөтен эшне бетерәчәкләр. Документация һәм экспертиза ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Район җитәкчелеге министр янына барды (Татарстан республикасы дип аңларга кирәктер). Документацияләрне тапшырмыйча да күперне ачарга рөхсәт биргәннәр. Халыкка 1 июньгә кадәр Димтамак аша урап йөрисе була, – диде инфраструктура бүлеге җитәкчесе.
«Барыбер дә урау буладыр бит?» – дим.
Ык күпере аша Октябрьскийга 15 чакрым булса, Дим елгасы аша 18 чакрым булачак. Бик зур аерма түгел, 3 чакрым ул күп түгел, – дип җаваплады Оксана Власова.
Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан Ютазы халкы эшкә дә, белемгә дә, юлга да тилмереп яши. Авария хәлендәге күперне нигә шул гомер ремонтламадылар, кире төземәделәр икән? Фотолардан күренгәнчә, инде бетоннары таушалып беткән бит. Ике тугандаш республиканы берләштерә торган күпер, дип әйтә торган да түгел. Немец әсирләре төзегән күпернең шушы гомер басып торуы да гаҗәп.
Районның инфраструктура бүлегенең: «Безгә күперне ябу турында әйтмәделәр, без белмәдек», – диюләре дә гаҗәп. Ничек инде үзләре үк йөреп торган күпернең авария хәлендә икәнен күрмәскә була? Шуңа өстәп, берничә тапкыр ябылганы да булган, авыр йөк ташучы машиналарга да йөрергә ярамаган бит. Шушы фактны да кисәтү дип кабул итәргә булгандыр. Бәлки, ул очракта, юлны беразга гына кыскартучы Екатериновка янындага икенче күпер төзелешен тизәйтү мөмкинлеге дә булыр иде.
Эшсез дә, юлсыз да калган Ютазы халкы чыннан да утрауда утырып калган кебек. Башкортстан ашыкмый, районның Татарстанга да кирәге юк булып чыгамы әллә?