Җенне үзеңә гашыйк иттермәс өчен нишләргә? – Хәзрәт хорафатлык һәм әдәп турында
Бу – ислам әдәбеме, гореф-гадәтме яки хорафатмы (ред. суеверие)? Көндәлек тормышта эшләнелә торган гамәлләргә карата кайчак шундый сорау туа. Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин кайбер сорауларга ачыклык кертте.
Ашауга кагылышлы әдәпләр
«Ашар алдыннан «Бисмиллаһ» әйтү, уң кул белән ашау»
Ашау әдәпләренә килгәндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Бисмиллаһ» әйтегез, уң кул белән һәм алдыгызда булган әйберне ашагыз, кеше алдыннан алып йөрмәгез», – ди. Менә шул 3 әдәпне әйтә, һәм алар бала чактан өйрәтелә.
«Бисмиллаһ» сүзе ашауда гына түгел, бөтен эшнең башында әйтелергә тиеш. Белә торып, «Бисмиллаһ» дип әйтмәсәң, ул гөнаһ дип санала. Мөселман кешесе ашар алдыннан әлеге сүзне әйтмәсә, ризыгы хәләл булган очракта да, ул аңа зыян китерә. Шуңа күрә, исенә төшергәннән соң «Бисмиллаһи әввәлиһи вә ахирихи» дип әйтеп куя, аның мәгънәсе «Бисмиллаһ сүзе эшемнең башында да, ахырында да». Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Бисмиллаһ» әйтмәсәң, синең ризыгыңны шайтан ашый», – ди.
Һәрвакыт уң кул белән ашарга кирәк. Хәтта сулагайлар да уң кул белән ашарга өйрәнергә тиеш. Ул кашыкны, ипине тотарга өйрәнә ала, ә башка гамәлләрне сул кул белән башкарса да зыяны юк. Әгәрдә ул каршы килә икән, Аллаһы Тәгалә аңа җаза бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) вакытында сул кул белән ашаучы кеше була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Уң кул белән аша», – ди. Аның уң кулы эшли, ләкин ул киреләнә, эшлисе килми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Алайса кулың корысын», – ди. Шуннан соң аның кулы корый.
«Суны утырып, өч өлешкә бүлеп эчү»
Суны өч өлешкә бүлеп эчү Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә әйтелә. Суны бераз эчкәннән соң, туктап, һава алырга кирәк. Бу – суны эчүнең әдәбе. Медицина ягыннан караганда да «голт-голт», бер йотым белән эчү сусауны басмый һәм ашказаны системасына зыян китерә. Ашаган-эчкән вакытта ашказанын 3 өлешкә бүлү, дигән хәдис тә Пәйгамбәребез Мөхәммәттән (с.г.в.) килә. «Ашказанының бер өлешендә су, бер өлешендә ризык һәм бер өлешендә һава булсын», – ди ул. Ягъни ашаган вакытта корсакны тутырып бетермичә ашарга кирәк.
«Өстәл алдында утырганда аякларны болгап утыру – шайтан баласын селкетү була»
Аякларны селкетеп утыру, бармакларны шартлату, аякны аякка кую – болар барысы да әдәпсезлектән килгән әйберләр. Шуңа күрә аларның барысын да тыйганнар, бу күбрәк гореф-гадәткә керәдер, ләкин ислам дине аларга каршы түгел, чөнки ул балаларны тәрбияләргә өйрәтә.
«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки савыт-сабаны шайтан ялый»
Савыт-сабаны шайтан ялавы дөрес. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) идәнгә төшкән әйберне, өреп, кабарга куша, ягъни шайтанга ризык калдырмаска боера. Шуңа күрә тәлинкәдә, савыт-сабада да ризык калдырырга киңәш ителми. Шайтаннар калган ризыкны килеп ялыйлар, ашыйлар, һәм шуның белән бәрәкәтсезлек килә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәтта ашаганнан соң бармакларны ялап куярга киңәш итә. Хәзерге заманда бармак ялап утыру әдәпсезлек дип санала, ләкин исламда – бу әдәп. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ризыкның кайсы өлеше бәрәкәтле булуын сез белмисез», – ди. Шуңа күрә, кеше ашап китә, ә тамагы туймый, ә менә шул бармагын ялап кую аның тамагын туйдырырга мөмкин.
Аннан соң, савыт-сабаны кичтән юмыйча калдыру фәкыйрьлеккә китерә, дигән сүз бар. Әгәрдә ризык ашалмаса, аның өстен каплап калдырырга кирәк. Су, ризык ачык торырга тиеш түгел, аның өсте һәрвакыт капланган булырга тиеш. Бу шулай ук шайтаннан саклый. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Һич югында аркылыга бер таяк куеп калдырырга кирәк», – ди.
«Ипи кисәген калдырсаң, бәхетең кала»
Бу – татар йолаларына керә. Ризыкны ашыйсың килмәсә, ашап бетермәсәң дә була, ләкин ташларга кирәкми. Татар әдәбе буенча башлаган ризыкны ашап бетерергә кушалар, чөнки аны ташларга яки кире уртак ризык янына салып куярга туры килә. Бу сүз ризык ташланмасын өчен чыккан.
Ләкин ипигә килгәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.): «Ипине ихтирам итегез», – дигән хәдисе бар. Ипигә булган хөрмәт шулай ук хәдисләрдән килә. Бу – гореф-гадәт кенә түгел. Мәсәлән, кайбер якларда ипине хөрмәтләп, күтәреп кенә кисәләр; сындырмыйлар, пычак белән генә кисеп алалар. Болар барысы да – ипигә ихтирам күрсәтү йөзеннән эшләнгән эшләр.
«Кашык төшсә – кунак килә, пычак төшсә – тавыш чыга»
Диннән килеп чыккан әйбер түгел, бу – хорафатлык. Ләкин бу сүзнең файдасы бар. Өстәл артында кашыкны, пычакны идәнгә төшермәү өчен чыккан сүзләр бу. Элек «кунак килә» дигән сүз бик куанычлы хәбәр булмаган. Ни өчен? Чөнки ризык әз. Кунак килсә, кунакка да бүлеп бирергә туры килә.
«Тоз түгелсә, тавыш чыга» диләр. Ник? Чөнки ул кыйммәтле әйбер булган. Кашык төшсә, идән пычрана, аны яңадан юарга туры килә. Шуңа күрә, бу сүзләр игътибарлы булу, әйберне түкмәү өчен чыккан, ләкин диннән түгел.
Киенүгә кагылышлы әдәпләр
«Кием, аяк киеме киюне – тәннең уң ягыннан, ә салганда сул ягыннан башларга»
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Уң як – кешенең хөрмәтле ягы», – ди. Чәч алганда да, юынганда да, өйгә кергәндә дә уң яктан башларга кирәк. Болар барысы да уң якка хөрмәт йөзеннән эшләнелә.
«Чалбарны утырып кияргә, басып кияргә ярамый»
Бу – гореф-гадәт. Кайбер юраламаларда «чалбарны басып кисәң – хәерчелек килә», «өстеңдә тегәргә ярамый» диелә. Чалбарны басып кигән вакытта егылу куркынычы күпкә зуррак, ә өстеңдә теккәндә – кадалырга мөмкинсең. Шулай ук «кич белән тырнак кисәргә ярамый» диелә, чөнки яктылык начар булу сәбәпле, бармакны җәрәхәтләү очраклары еш була. Болар барысы да – сакчыллык йөзеннән әйтелгән сүзләр.
«Күз тиюләрдән, яман кешеләрдән саклану өчен, киемгә башлы энә, миләш агачы яки «Фатима күзе» тагарга кирәк»
Болар берсе дә диндә юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күз тимәсен өчен догалар укырга киңәш итә, ә ниндидер әйбер тагу безнең динебездә юк. Киресенчә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аларга ышану – мәҗүсилектән калган әйбер», – ди. Мәҗүсилек вакытында шундый әйберләргә ышанганнар – кызыл җепләр, «күзләр» такканнар.
Бәдрәфкә кагылышлы әдәпләр
«Бәдрәфкә кергәндә баш капланган булырга, ягъни хатын-кызларга яулыктан, ир-атларга түбәтәйдән керергә кирәк»
Гомумән, хатын-кыз башын һәрдаим каплап йөрергә тиеш: өйдә, урамда, бәдрәфкә кергәндә дә. Бәдрәф пычрак урын булганга, хатын-кызга башын каплау мәҗбүри, ә ир кешегә әдәп буларак бара. Бәдрәфтә җеннәр, шайтаннар яши, алар кешегә зыян китерергә, ягъни күз тидерергә яки гашыйк булырга мөмкиннәр.
Без «кешеләр генә күз тидерә» дип уйлыйбыз, ләкин җеннәр дә күз тидерә. Мәсәлән, киемне салганда «Бисмиллаһ» әйтеп калдырырга кирәк. Киенгәндә дә шулай ук «Бисмиллаһ» әйтергә, чөнки шайтан зыян китерергә мөмкин. Бер кеше булмаганда чишенсәк тә, безгә җеннәр, шайтаннар карап торалар. Алар үзләре ямьсез булганга, еш кына кешегә гашыйк булалар һәм аннан соң тормышына зыян китерә башлыйлар. Мәсәлән, кеше өйләнә яки кияүгә чыга алмый, авырый башлый.
«Бәдрәфкә кергәндә сул аяк белән керергә, уң аяк белән чыгарга»
Әйе, бәдрәфкә сул аяк белән керергә һәм уң аяк белән чыгарга кирәк. Бәдрәф – ул пычрак урын, ә пычрак урынга без сул аяк белән керәбез.
«Бәдрәфтә хаҗәтне үтәгәндә, Кыйблага ал яки арт белән утырырга ярамый»
«Кыйблага алдың һәм артың белән утырырга ярамый» дигән әйбер хәдисләрдә килә. Ул Кыйбла янында булучыларга гына түгел, бөтен җиргә дә кагыла. Гомумән, Кыйблага, Коръәнгә карата аякны сузып утыру да әдәпсезлек буларак санала. Әлеге әдәпләргә игътибар итмәү кешнең «йөрәген каралта». Шуңа күрә, бәдрәфләрне ясаганда да, хаҗәтне үтәгәндә дә Кыйбла ягына карамаска тырышабыз.
Шулай ук, ачык җирдә, кояшка яки айга карап, хаҗәтне үтәргә ярамый, дигән әйбер дә бар.
«Хаҗәтне билгеләнгән урында үтәмәгән очракта, шайтан кешегә зыян китермәсен өчен, төкерергә һәм киемнән җеп өзеп ташларга»
Бу – гадәттән килгән әйбер. Диндә,шайтан зыян китермәсен өчен, хаҗәтне үти торган җиргә килгәндә «Бисмиллаһи, Аллаһуммә инни әузу бика минәл хубси вәл-хабаис» дигән доганы укыйлар.
Хаҗәтне үти торган җирдә сөйләшергә, артык озак торырга ярамый. Шулай ук киемне дә хаҗәтне үтәргә кирәкле дәрәҗәдә генә ачалар, артыгын ачырга кирәкми. Әйләнә-тирәне, табигатьне пычратмау һәм хаҗәтне үтәгәннән соң истинҗа, истибра алу да мәҗбүри.
Мәетне озатуга кагылышлы әдәпләр
«Мәетнең җаны көзгеләр дөньясында адашып калмасын өчен, кеше үлгән өйдә көзгеләрне капларга кирәк»
«Мәет янына мәче кертергә ярамый, ул җанны тотып ала» дигән һәм башка шундый сүзләр бар, ләкин җанга көзге дә, хайваннар да зыян китерә алмый. Ул үзенең билгеләнгән урынына китә. Шуңа күрә, мондый әйберләр дөрес түгел. Көзгене каплау да мәҗбүри түгел.
Көзгеләрне шом, курку булмасын, шайтан зыян китермәсен өчен каплыйлар. Башка сәбәпләре юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вакытында көзгеләрне каплап йөрмәгәннәр.
Шул ук вакытта өйдә артык күп көзге куярга да кирәкми, чөнки ул кешегә курку кертергә, үзең белән артык соклануга китерергә мөмкин. Карап алу өчен бер көзге торса була, ләкин артыгы кирәкми. «Көзгегә карап намаз укырга ярамый» диләр, ләкин ул да намаз укучының көзгегә күзе төшеп, намазы бозылмасын өчен генә әйтелә. Көзге намазны бозмый.
«Кеше үлгәннән соң бөтен өйне юып чыгарга кирәк, чөнки мәет үлгән йортта диварга, идәнгә кеше күзенә күренми торган кан чәчри»
Бу – өстәмә чистарыну максатында эшләнгән әйбердер. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) андый әйберне әйтмәгән.
Мәетне юган су нәҗес булып санала һәм чәчрәргә мөмкин. Шуңа күрә, мәет яткан бүлмәне юып чыгалар, ләкин бу «кан чәчрәү» белән бәйле түгел.
«Өйдән мәет чыкмасын өчен, идәнне түрдән бусагага таба юарга, ә мәет үлгәч, киресенчә, бусагадан түргә таба юарга кирәк»
Аңа карап мәет чыкмый. Бу – мәет суын үз аягың белән башка бүлмәләргә этмәс, пычракны үз аягың белән сылап бармас өчен эшләнелә. Бусагадан түргә таба юып киләсең дә, аягыңны сөртеп яки аяк киемен салып, чистага басып чыгып китәсең.
Гади көндә идән чиста. Валчык, чүп – нәҗес түгел, аны артка, түрдән бусагага таба юып барганнан зыяны юк.
«Кеше үлгәч тавык суярга кирәк. Бу – «мәетнең сәдакасы»»
Төрле йолалар бар, ләкин шәригатьтә алар әйтелмәгән. Татарларда «гүр сәдакасы» дигән әйбер булган. Кеше үлгәч, кабер өстендә сарык суйганнар. Аннан соң ул сәдака тавык рәвешендә бирелгән, чөнки бөтен кешенең дә сарык сую хәленнән килмәгән. Хәзер ул сәдаканы акчалата гына бирәләр, чөнки шәһәр кешесенең мал-туарлары юк. Бу йоланы эшләү мәҗбүри түгел, әгәрдә эшлисең икән, савабы була.
«Мәет үлгән өйдә 3 көн ашарга ярамый»
«Ашамаска» дигән әйбер юк, ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Берәр кеше үлсә, аның туганнарын күршеләре ашатсын», – ди. Бу – аларга өйдә ашарга ярамый, дигәнне аңлатмый, ә кайгы-хәсрәт килгән гаиләнең ашарга әзерләү мәшәкатьләрен күршеләре үз өстенә алсын өчен әйтелә. Бу – өйдәге кешеләр өчен түгел, ә күбрәк күршеләр өчен әйтелгән сүз. Ләкин, мәет үлгән җирдә бөтенләй ашарга ярамый, дигән әйбер юк.
«Мәет күмелгәннән соң 3се, 7се, 40ына багышлап мәҗлесләр үткәрергә кирәк»
«Мәет үлгәннән соң аш үткәрергә кирәк» дигән әйбер диндә дә, шәригатьтә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хадисләрендә дә юк. Аның каян килеп чыкканлыгын төгәл генә беркем дә белми: кемдер «христиан диненнән кергән», кемдер «мәҗүсилек вакытыннан калган» ди. Ләкин әлеге ашларны үткәрүдән без зыян күрмибез, чөнки анда Коръән укыла, табын әзерләп, туганнар җыела. Болар барысы да саваплы эш булганга, дин аңа каршы килми. Ләкин кеше әлеге эшне мәҗбүри дип, табын әзерләргә мөмкинлеге булмаган чакта бурычларга керсә, бу – гөнаһ була. Шуңа күрә, моны бары тик теләге һәм мөмкинчелеге булган кешеләргә генә эшләргә мөмкин.
Мунчага кагылышлы әдәпләр
«Мунчада төнгелеккә өсте ачык калган су белән коенырга ярамый»
Алда әйткәнемчә, су өстенә аркылы булса да, әйбер куярга кирәк. Татарларның комганнары, чиләкләре гел капкачлы булган. Бозылган суны да бит бездә «тончыккан» диләр, ә ул «төн чыккан» дигәнне аңлата. Төн чыккан суга шайтан кагылган, ул куллану өчен зыянлы. Аны түгәләр яки башка максатта кулланалар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Төнлә җир йөзендәге ачык калган барлык суга да зыян, авыру төшә», – ди. Аллаһы Тәгалә төнлә авыру җибәрә һәм ул өсте ачык булган барлык әйбергә дә төшә. Бу диңгезләргә, елгаларга кагылмый, ә бары тик җыелып торган суларга кагыла.
«Уникедән соң мунчада җен чыга, анда барырга ярамый»
Җеннәр төнге 12дән соң түгел, ә кояш баегач чыга. Кояш әле генә баегач, җеннәр, ыжгырып, җир йөзе буенча таралалар. Бу вакытта балаларны, хайваннарны урамга чыгарырга ярамый, хәтта үзебезгә дә өйгә керергә кирәк. Ә караңгы төшкәч чыгарга мөмкин. Иң мөһиме – кояш баеп караңгы төшкән аралыкта урамга чыкмаска. Шуңа күрә, төнге якта шәригать ягыннан мунча керү тыелмаган. Шулай да мунча шайтаннарның, җеннәрнең оялаган урыны булганлыктан, төнлә саграк булырга кирәк. Алар кешегә зыян китерү өчен, күренеп китәргә, ниндидер сүз белән дәшәргә, бала елаган тавыш чыгарып, куркытырга мөмкиннәр.
Төрле өлкәләргә кагылышлы әдәпләр
«Тырнакны җомга көнне генә кисәргә ярый»
Тырнакны атнаның һәркайсы көнендә кисәргә ярый, ләкин җомга көнне киселгәне саваплырак. Җомга көн – ул бәйрәм көн, һәм әлеге көнне чистарыну, юыну, гөсел алу хәерлерәк.
«Кискән тырнакларны ташларга ярамый – күмәргә кирәк»
Әйе, тәннең өлешләрен – чәч, тырнак – иң хәерлесе күмү. Әгәрдә кеше күмә алмый икән, яндырырга мөмкин, ләкин яндыруга караганда күмү хәерлерәк. Әгәрдә анысын да эшләп булмый икән, төреп, чүплеккә ташларга була. Иң мөһиме таралып, аунап ятмасын.
«Зиратта үскән җиләкләрне ашарга ярамый»
Андый тыю юк, зиратта үскән агачның җимешләрен, җир җиләкләрен ашарга рөхсәт ителә. Киресенчә, кабер әрвахларына савап та була, чөнки алар сине ашаткан булып чыга. Шуңа күрә, зиратта кабер өстенә агачлар, җиләкләр утыртканнар да инде. Кошлар, кешеләр килеп ашап, вафат булган кешегә савап булып барсын өчен.
«Йоклаганда йөзтүбән ятарга ярамый»
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Йөзтүбән, корсак белән яту – кәферләр йокысы», – ди. Алай яту медицина ягыннан караганда да бик зыянлы. Иң файдалысы, хәерлесе булып уң якка яту санала.
«Ияккә таянган кеше тормышына начар вакыйгаларны тартып китерә»
Бу – хорафат, диндә андый әйбер юк. «Иягеңә таянсаң, әниең үлә» дип әйтү – әдәпсезлекне булдырмау максатыннан эшләнелә.
«Үрмәкүчне үтерергә ярамый, сыерның сөте булмый»
Исламда үтерергә ярамаган бөҗәкләр бар. Алар – үрмәкүч, бака, умарта корты, кырмыска.
Моны балага аңлатканда, ул «Нишләп ярамый?» дигән сорауны бирә. «Сөннәт, Пәйгамбәребез тыйган» дигән сүзләр эшләми, шуннан безнең халык сәбәбен уйлап чыгара. Димәк, әлеге сүзләр балларны тәрбияләү өчен уйлап чыгарылган, диндә аларның нигезе юк, ләкин кайбер бөҗәкләрне үтерергә ярамаганлык турында әйтелә.
«Хорафат өч төрле була»
Төгәлләп шуны әйтергә кирәк. Хорафатларга (ред. суеверие) ышану өч төрле була:
1) Юктан килеп чыккан, нигесез хорафат. Кешене сәбәпсез куркыту, ниндидер мәгънәсез әйберләргә ышану дөрес түгел. Шулай ук мәҗүсилеккә, башка дингә кагылышлы хорафатлыклардан сакланырга кирәк, алар кешенә гөнаһка кертергә мөмкиннәр. Мәсәлән, юлда кара каурый күрсәң, акка тотынырга кирәк; каршыңнан кара мәче узса, бәхетсезлек көтә.
2) Әдәп йөзеннән чыккан хорафат. Алар әдәп нормалары үтәлсен һәм саклансын өчен чыга. Аларга ышанырга һәм аларны үтәргә ярый, гадәттә балалар белән. Мәсәлән, суга сисәң, ... өзелеп төшәр.
3) Һава торышына кагылышлы юралама. Бу – көнкүрештән, тәҗрибәдән чыгып әйтелгән әйберләр. Боларга ышану дөрес кенә түгел, файдалы да. Мәсәлән, төтен туры күтәрелсә, салкын була; мәче мич башына күтәрелсә, салкын була; карлыгач астан төшсә, яңгыр була һәм башкасы.