Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җенле йорт (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Өйдә җен бар кебек. Минем ятканны гына көтеп тора, диярсең. Йокларга ятып, ун минут та үтми, тынычлык югала. Иң башта зал тәрәзәсендәге жалюзины селкетә башлый. Аннан соң кухняга күчә булса кирәк. Ул якта кыштырдаган тавышлар ишетелә.

Әле беркөн чокырны да чылтыратты. «Юылмаган калак та калдырырга ярамый, җен-шайтаннар пычрак урынны ярата», – диләр. Шуңа юылмаган бер савыт та калдырмаска тырышам үзе. Ул көнне кичтән баллы су эчкән идем, менә шуның чокыры чайкалмаган иде шул. Әһә, шундук сизгән, минәйтәм, килгән бу баллы су эчәргә. Куркыта инде, кычкырып догалар укый башлагач, әллә мин тынычланам, әллә «тегеләр» курка, тавышлары юкка чыга.

Танышым Әлфия сөйләгәннәр искә төшә дә уйланып ятам.

Бер авылда ялгыз хатын-кыз яшәгән. Шуңа җен ияләнгән. Хәлен белешергә кергән кешеләрне яратмаган. Күрше-тирә керә башласа, сызгыралар икән, кергән кеше куркып чыгып китә, ди.

Берсендә авылның абыстае кермәкче булган, капкадан ук кертмиләр икән. Элек зур капкалар бит инде, капкасы да авыр булгандырмы. Ачам гына дигәндә шапылдатып яба да куя икән нәрсәдер. Җил дә юк, әллә ничә тапкыр ачып карадым, яба да куя, ышанмый идем, чыннан да җенле икән бу йорт, дип, кайтып киткән. Догалы кешене капкасыннан ук кертмәгән.

Икенче көнне ире белән дә барып караган, капкасының күгәне ватылдымы икән әллә, рәтләп бирербез, дип. Ул көнне капканың тышкы яктан ук келәсе төшкән булгач, кире борылганнар. Сәкинә апаны кибеттә очраткач сораган булган абыстай, сиңа килгән идем, капкаң эленгән иде, берәр яры кунакка киткән идеңме әллә, дип. Өйдә идем, беркая да барган юк, «тегеләр» эшедер, дип әйтә, ди.

Авыл кешесе ул чакта битараф булмаган бит бер-берсенә. Ул апага да «җен ияләшкән» дигән сүз таралгач, төрлечә ярдәм итәргә тырышканнар. Сәкинә апа үзе дә дуслашкан булгандыр алар белән. «Курыкмыйм мин алардан, чәй эчәргә булса да иптәш бит алар», – дип әйткәләгән. Мондый сүз ишеткәч, «акылына зәгыйфьлек килгәндер» дигән уй керә күңелгә. Ничек җен белән чәй эчеп була?

Сәкинә апага килүче авылдагы ике кешене генә бераз үз иткән алар. Алары да ялгыз апалар булган. Башкаларны капкадан, өйалды ишегеннән дә үткәрмәгәннәр. Ә бу ике апа өйгә кереп чәй эчә алган әле. Тик, бер чокырдан артыкны эчертмәгәннәр. Менә шул апаларның берсе сөйләгән. «Ничек яши икән ул Сәкинә. Өйалдына кергәч тыңлап торам: кем беләндер көлә-көлә сөйләшә. Югары оч Зиннурны сөйләшәләр. Кече якка килеп керсәм, Сәкинәдән башка кеше юк, үзе чәй әзерләп йөри. Мин алып килгән кабак бөккәннәре белән чәй эчәргә утырдык. Җенле йорт икәнен белгәч, курка-курка гына утырам, җитмәсә, мин кергәндә сөйләшә иде. Аякларым, кулларым калтырый. Курыкма, курыкма, сиңа тимиләр алар, ди Сәкинә. Кабак бөккәне ашыйсым килгән иде, каян белдең, ди. Шунда башымнан, муенымнан кемдер кулы белән сыпырган кебек булды. Кулымдагы чокырым төшеп китте, чәемне эчеп бетерә алмадым, чыгып киттем. Сәкинә озата чыкты. Капканың теге ягына исән-сау чыккач, курку югалды,

Зиннур турында кем белән сөйләшкәнен беләсе килеп, шул турыда читләтеп кенә сорап куйдым. Зиннур кайтачак, диләр, мине көнләшәләр, шуны сөйләшә идек, дип әйтә икән».

Шул җәйдә үлеп киткән ул апа.

Көзгә Зиннур кайткан. Зиннур Сәкинәнең яшьлектә йөргән егете булган. Шахтага киткәч, Сәкинә белән аралары өзелгән. Ул елда, хатыныннан аерылып,Сәкинәгә өйләнергә кайткан булган. Сәкинәне хәтта төнгә мәет сакларга да калдырмаган «тегеләр». Төнге сәгать уникедән соң сызгыра башлаганнар. Башта берничә хатын кайтып киткән. Алардан соң калган дога укучылар шаккатып сөйләгән икенче көнне. «Башта чормада дөмбердәделәр, түшәм тактасы ярыгыннан туфрак койдылар. Курка-курка сабыр иттек. Идәнгә төшеп, идән тактасын селкетә башлагач чыгып киттек», – дигәннәр. Икенче көнне җирләргә генә килә алган авыл халкы. Шундый хәлләр дә бар, диләр, тормышта. Шуңа күрә ялгыз калмаска, балалар үстерергә, гел догада йөрергә кирәк.

Шул ук авылда атлар фермасы булган. Авыл башында ук булганнар алар. Менә шул атларга да ияләнгән җеннәр. «Иртән килсәм, өч атым гел шыбыр тиргә баткан була», – дия торган булган ат караучы. Алары – бигрәк тә матур атлар, башларында ай рәвешле кашкалары да бар, матурга кызыгадыр инде алар да. Шул атлар торагы яныннан узганда сызгырган тавышларын ишеткәләгән авыл халкы да. 50нче елларда булган хәлләр бит инде бу.

Әлфия апаның шул елларда яшәгән апалардан ишеткәннәрен сөйләгәнен әллә ничә тыңласам да, тыңлаган саен уйландыра. Параллель дөнья бар бит инде ул. Бер-беребезгә зыян салмыйча, Аллаһ Тәгалә кушканнары үтәп яшәргә генә язсын. Сәкинә апа турындагы бу кыйсса да – гыйбрәттер. Ялгызлык, дөрес юлда булмау – «тегеләр» ияләнергә сәбәпчедер.

Ә минем «җен түгелме» дип курыккан теге нәрсә – чебен булып чыкты. Каян керәдер алар. Җәйге чебен генә түгел, әллә нинди зур чебек. Тирес чебене кебек.

Җеннәрдән саклану өчен, «Нәс», «Фәләк» сүрәләрен укып йөрик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100