Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу: «Судта әткәйне күргәч, кыен булып китте...»

18 июль көнне Яр Чаллы шәһәр судындагы утырышта Энгель Фәттаховка арестны 21 сентябрьгә кадәр озайттылар. Аны ришвәт алуда гаеплиләр.

news_top_970_100
Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу: «Судта әткәйне күргәч, кыен булып китте...»
Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Энгель Фәттахов – 3 бала атасы, 8 онык бабасы. Тормыш иптәше Сәрия ханым 1984 елда беренче кызларын алып кайта, аңа Гөлнар дип исем кушалар. Аннары уллары Илнар 1985 елда, өченче балалары Таңсылу 1992 елда туган. Фәттаховның төпчек кызы Таңсылу Галимова «Интертат»ка кыскача гына әткәе турында иң җылы хисләре белән бүлеште һәм гаиләләренә килгән сынауның ахыры хәерле булачагына ышанычын белдерде.

Таңсылу, Энгель Нәвапович балаларына нинди әти булды? Нинди тәрбия бирде?

Безне үстергәндә бик таләпчән булды инде ул. Алдашмаска, һәрвакыт дөресен сөйләргә өйрәтте. Үзе югары вазифаларда эшләсә дә, безгә тәкәбберләнергә ирек бирмәде. Кеше каршында үзеңне гади тотарга, мин-минлекләнмәскә дип катгый әйтә иде. Бик каты тора иде андый мәсьәләдә.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияли белде. Әзрәк русча сүзләр кыстыра башласаң, шунда ук кисәтү ясый иде.

Гаилә, туганлык хисе безне һәрвакыт берләштереп тора. Аның 4 апасы бар бит. Ул безгә туганга якын мөнәсәбәт күрсәтә белүдә гел үрнәк булды. Үзебездә туганнарны җыеп, кунак итеп яшәде. Аларның нинди сораулары, борчулары бар, һәрвакыт ярдәм итеп, шундый тату гаилә булырга өйрәтә иде.

Күп эшләде, кайтып кергәне дә булмады. Шулай булса да, безгә вакыт таба иде, тәрбиягә дә игътибары җитте.

Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Кайбер түрәләрнең балалары бик азгын була – кием, ашау ягыннан да, ялдан ялга гына йөриләр. Сез сөйләгәннәрдән әтиегез сезне бер дә үсендермәгән кебек... «Модный» ризыклар да ашамадыгызмы?

Әткәй ул үзе дә, кая барса да, теләсә нинди ризыкны бик ашарга яратмый, өйдә пешергәнне ашарга ярата. Хәтта кайбер урыннардан «Сәриянекен генә ашыйм» дип, ашамыйча да кайтырга мөмкин.

Казанда яшәгәндә, туган көнме, башка берәр бәйрәмме, ресторанга бара идек, тик алай бик кыйбатлысына түгел. Безнең гадәти туклану ул – әнкәй пешергәнне ашау. Аздырмады, каты тотты ул безне ул яктан.

Ялга килсәк, мин бәләкәй булгач, миңа күбрәк эләкте инде. Санаторийларга бара идек, күпчелек Башкортстанга. Үскәчрәк, институтта чакта беренче тапкыр диңгезгә барып кайттык. Хәзер инде үзебезне үзебез карыйбыз, барыбыз да тормышта.

Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Ә әниегезгә карата ир буларак ничек бәяләр идегез? Өйдә бергә вакытта әтинең әнигә мөнәсәбәтен көн дә төрле ситуацияләрдә күреп була бит.

Ир буларак мин аны чып-чын ир-ат дияр идем. Әнкәйнең нинди генә мөрәҗәгате булмасын, нинди генә проблема килеп чыкмасын – ул һәрвакыт таяныч була белде. Без инде һәрвакыт әткәй безгә булышасын беләбез. Әнкәйне гел саклап, яклап, кеше сүзе тидермичә яшәде. Ир-ат эше әткәйдә булса, әнкәй хатын-кыз буларак өйне карады, әткәйне тәрбияләде, ихтирам күрсәтеп яшәде.

Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Сездә әнкәй-әткәй дип әйтешме?

Әйе, безне әткәй бәләкәйдән шулай дип дәшәргә өйрәтте.

Үз кулы астында эшләгән кешеләргә нинди иде?

Беренчедән, бик нык таләпчән. Икенчедән, гадел. Нахакка нәрсәдер әйтеп, сүгеп, беркайчан ачу саклап йөрмәде. Бик каты ачуы чыкса, кызган баштан әйтергә мөмкин, ләкин үч итеп, тегеләй-болай итәм дип янамый иде. Аның белән эшләгән берәү дә алай дип әйтә алмыйдыр. Һәрвакытта үзен гадел тотты, һәр ситуациядә дә. Хәтта кеше начарлык эшләсә дә, ул кеше һәрвакыт аңа яңадан мөрәҗәгать итә иде – я сәламәтлек, я эш буенча. Андыйларга да ул барыбер «юк» дип әйтми иде.

Димәк, мәкальдәгечә, ташка таш белән түгел, аш белән кайтара?

Әйе, нәкъ шулай.

Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Хәзер сезнең гаилә сынау кичерә. Сезгә инде сабырлык белән, горур булып үтәргә язсын аны. Шушы ситуация килеп чыккач, ул нәрсә диде?

Без аны тентү булган көнне күрмәдек бит, аны алып киттеләр. Ә өченче көн судта булдык, ерактан гына күрдек. Хатлары буенча, ул шок хәлендә. Без дә шок хәлендә. Безнең өйдә, безнең белән бер өстәл артына утырып чәй эчкән кешеләр безнең аркага шулай пычак кадагач, ничектер тирә-юньдә гел дошманнар кебек тоела башлады. Кешенең кешелеклелегенә шик туа башлады.

Ышанучан идеме ул?

Ышанучан шул, без барыбыз да беркатлырак. Хәтта начарлык эшләп, кире килеп елмайсалар, бөтен нәрсәне онытырга мөмкинбез.

Әтиегез белән язышып тору мөмкинлеге бармы? Сез элемтәдәме?

Әйе, «Зона телеком» дигән бер кушымта бар, шуның аркылы сөйләшәбез.

Ул үзе арестны озайтмаслар дип ышанган идеме?

Юктыр, аны күп кеше әйтте инде, озайтырлар, дип. Шулай да, өйгә булса да чыгарырлар, дигән өмет бар иде, барыбер 60 яшьтән узган бит.

Туган көненә пост куйган идегез. Анда да бите юылмаган кешеләр турында әйткән идегез.

Мин әле аны катырак итеп тә язар идем. Мин бу эшләгән видеоны быел туган көненә эшләмәкче идем. Тәре кискәннән соң эшләнәсе видео иде ул. Видеоны эшләдем дә, аннары язарга утыргач, үзеннән үзе язылды. Аның өстеннән шикаять биргән кешеләргә ачу бар инде.

Фото: © Таңсылу Галимованың шәхси архивыннан

Гаделлек, хакыйкать җиңеп чыгар, дип ышанасызмы?

Әйе, ышанабыз. Аллаһы Тәгалә мондый начар хәлдә калдыра алмас, дип өметләнәбез.

Әниегез авыр кичергәндер?

Әйе, әнкәйгә нык авыр. Сәламәтлеге дә какшады, шунысы да борчый, куркып торабыз.

Әткәегез үзе сезне «борчылмагыз» дип юатамы? Әллә һаман төшенкелеккә бирелгәнме?

Беренче көннәрдә без бөтенебез дә төшенкелеккә бирелгән идек. Аннары, елап ятып булмый, көрәшергә кирәк, дип, үзебезне тотабыз инде. Тик өченче көн судта әткәйне күргәч, кыен булып китте.

Фото: ©Таңсылу Галимован архивыннан / Интертат

Туганнар, дуслар, якташларыгыз ярдәм итәме?

Күп кеше әткәй яклы. Күргән һәркем, без сезнең яклы, ышанабыз, диләр. Шунысы күңелгә рәхәт. Рәхмәт. Актанышта да бер белмәгән кешеләр яза, күңелне күтәреп торалар.

  • Искәртик, Татарстанның элекке вице-премьеры – экс-мәгариф һәм фән министрын ришвәт алуда гаеплиләр. Ул 22 майдан бирле сак астында. Тикшерү версиясе буенча, 2018-2020 елларда Фәттахов үз йортын 21,8 млн сумга реконструкцияләү мәсьәләсе буенча «Спецстрой» фирмасы белән килешә. Моның өчен ул районда махсус объектлар төзелешенә подряд килешүләре төзүдә үзенең булышлыгын, химаясен вәгъдә иткән, дип фаразлана. Фәттаховны кулга алып, 2 айга сак астына озаткач, ул суд карарына шикаять биреп караган, ләкин аны тикшерү изоляторыннан чыгармыйлар.
  • Чаллыдагы утырышта ул: «Ришвәт алуга катнашым булуы турында бер факт һәм дәлил дә юк. Тагын бер кат кабатлыйм – бернинди ришвәт алмадым, ул фирмаларга бернинди өстенлек бирмәдем», – диде.
  • Энгель Фәттахов карьерасын 1983 елда инженер-контролер вазифасында башлый. 1995 елда Сарман районы администрациясе башлыгы урынбасары була. 1998 елда Актаныш районына кайтып, район хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнә. 2012 елдан 2017 елга кадәр Фәттахов республика мәгариф һәм фән министры булып эшли. 2018 елдан 2022 елга кадәр Актаныш районы башлыгы була.

Бу темага:

Энгель Фәттахов: «Актаныш – беренче Президент районы дип эшләдем»

Энгель Фәттахов турында: «Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр»

Энгель Фәттаховның кызы: «Бите юылмаган кешеләрнең пычрак эшләре безне синнән аерды»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 июль 2024
    Исемсез
    Менэ укып чыктым.Туганны бирле эшлэптэ "ясалма дулкынлы" бассейнны ишеткэнем юк иде,ул бассейн каян нинди акчага тозелде микэн,ай-яй гаилэсе бик иркен яшэгэн ,Озын сузнен кыскасы доньянын бер рэхете,бер михнэте була ул,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100