Энгель Фәттаховны 2 айга кулга алалар. Ул үз гаебен танымый: ришвәт алмавын да, бирмәвен әйтә. Актанышның элеккеге башлыгы 21 июльгә кадәр Тикшерү изоляторына ябылачак.
«Тагын бер кат кабатлыйм: мин риза түгел. Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. Мин 20 ел тырышлыгымны район үсешенә бирдем, үзем өчен бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, приватизацияләмәдем. Минем бер өем бар, туган авылым, шуның белән бетте», – дигән ул Минзәлә районы судында.
Татарстанның элеккеге мәгариф министрына каршы җинаять эшен Республика Тикшерү комитеты җитәкчесе комитеты башлыгы Валерий Липский үзе башлаган.