Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттахов Актанышта: Кадрлар революциясе?

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов берничә хезмәткәрне вазифаларыннан азат иткән, кайберәүләрне башка эшкә күчергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына шәхси чыганакларыннан билгеле булды. Без әле берничә ай элек кенә исеме телдән дә төшмәгән министрның Актанышта ниләр эшләве белән кызыксындык.

news_top_970_100
Энгель Фәттахов Актанышта: Кадрлар революциясе?
Исегезгә төшерәбез, республиканың мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкләгән Энгель Фәттахов 2017 елның декабрь аенда вазифасыннан азат ителеп, янә Актаныш җитәкчесе булып билгеләнде. Ул районның башкарма комитет җитәкчесе. 1998-2012 елларда Энгель Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләде, 2012 елдан мәгариф һәм фән министры иде.

2012-2017 елларда район башлыгы булып тумышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев эшләде.  Хәзер Камаев Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе.


Районның элекке җитәкчесе Фаил Камаев.

"Яңа глава килгәч, бу табигый процесс"

Районда 19 (!) кеше киткән дигән сүзне ишеткәч, зур сан булып тоелды. Җитмәсә, кайчандыр Актанышта яшәп, аннан күченеп киткән танышыбыз да бик куркыныч сүзләр сөйләде. "Актанышта эшсез калу ул Биектауда эшсез калу түгел. Анда эш юк. Чаллыга йөреп эшләп булмый, шуңа күрә эшсез калган кеше йортын сатып, күченеп кенә китә. Уен эш түгел!" - дип сөйләде ул. Шул ук кеше әйтүенчә, имеш Энгель Фәттахов: "Министр булып эшләгәндә башкарып чыга алмаган барлык әйберне дә Актанышта эшлим", дип әйткән ди, мәктәпләр белән актив шөгыльләнә икән...

Актаныштагы үзгәрешләр имеш-мимеш кенә түгел, бу хакта матбугат чаралары да яза башлады. Хәлләргә ачыклык кертү өчен, Актаныш районы аппараты җитәкчесе Айрат Кәрамовка мөрәҗәгать иттек. Имеш-мимешләр буенча килеп ирешкән 19 санын расламады, тик берничә кеше киткәнен әйтте. 

– Зуррак җитәкчеләрдән ике “зам" алмашынды инде. Калганнарын белмим. Шикәр артып киткән иде, сырхауханәдә мин. Бүтән артык кызыксынганым юк, авырып яткач, проблемалар җитәрлек. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар авыл советына китте, аның урынына училищедан килде, училищега мәдәният бүлеге мөдире, мәдәният бүлеге мөдире урынына икенче бер завуч килде. Кеше урынына кеше куймый булмый бит инде. Яңа глава кайткач, ул табигый процесс инде. Һәр глава үзенең командасын җыя. 19 кеше үк алмашынуы дөрес түгел, - диде.

"Киткән кеше урамда йөрми"

Администрациянең оештыру эшләре бүлеге башлыгы Дания Касыймова белән элемтәгә кергәч, ул безгә ике урынбасардан тыш, икътисад бүлеге башлыгы һәм район газетасының баш мөхәррире дә киткәнен раслады.

– Күпләп кадрлар алмашыну да, өелешеп эштән китүчеләр дә юк бездә. Яңа җитәкче килгәч, барыбер үз кандидатуралар карый бит инде. Һәр җитәкченең үз эше. Һәр оешмада була торган кебек үк, кешенең эштән китә торган гадәте бар. Киткән кешеләр урамда йөрми, җитәкче органнарга башка урынга күчтеләр, - диде Дания апа.

"Кеше кайту белән кадрлар белән уйнамый"

Райондагы эшләрдән бик яхшы хәбәрдар булган шәхси чыганак исә бу хәлләрне “районда кадрлар белән уйнау бара” дип бәяләде. Исемен әйтергә теләмәде, әмма үзе дә күптән түгел Энгель Фәттахов кулы астында эшләгән кеше булуын белдерде.

– Мин санап караган идем – мин белгәне генә 8-9 булды алмашынган кешеләрнең, әле тагын Аппарат җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгын азат итәргә җыена дип ишеттем. Мин белгән соңгысы – 25е көнне редакторны алып, яңа кеше куйды. Аннан алдарак урынбасарларны алмаштырды. Ай-ай ярым эчендә булды инде бу хәлләр. “Зам”нарны берәм-берәм алыштырды, социаль мәсьәләләр буенча, аннары икътисад буенча урынбасарны алды, икътисад бүлеге башлыгы китте. РОНОда методист булган бер ханымны, ахырысы, 25 процент ставкага гына утыртып куйган, ә ул элек бер балалар бакчасы мөдире иде. Дөрес, кешедән генә ишеттем бу әйберне, үзем ишетмәдем, әмма “күземә күренмә, үзеңне дә күрмим, тавышыңны да ишетмим” дип җибәргән булган, янәсе.

Ул кадрларның бөтенесе дә акыллы, белемле, эшлибез, дип үз сүзен әйтә торган кешеләр иде. Җитди сәбәпләр юк иде аларны алырга, - дип белдерде чыганак.

Әңгәмәдәш фикеренчә, элекке глава кешеләрен алып, үзенекеләрен кую сәясәте бара.

– Яңа кешеләргә килгәндә, алар әле эшли башлады гына, алар турында берни әйтә алмыйм. Әмма халыкның канәгатьсезлеге күренә. Тыныч яшәгән халыкны болай итеп болгату кирәк идеме икән? – ди ул.

"Үпкәләп китмәдем"


“Актаныш таңнары” газетасы баш мөхәррире вазифасыннан киткән Илназ Хөҗҗәтов 25 апрельдән Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә тәрбия эшләре буенча урынбасар булып эшли башлаганын әйтте.

– Яңа җитәкче үзенә эшләргә уңайлы команда җыядыр дип уйлыйм. Киткән кешеләрдән беребезне дә ниндидер бөтенләй юк урынга куймыйлар. Бер урыннан икенче эшкә күчерәләр. Ниндидер җитди сәбәп белән киткән кешеләр түгел. Мин моны нормаль күренеш дип уйлыйм, тискәре ягын күрмим. Мин үзем 13 ел эшләп киткән мәктәбемә кайтаруны сорадым һәм шул белгән өлкәмә кайттым. Үпкәләп киткән кешеләр юктыр дип уйлыйм, мин үзем үпкәләп китмәдем. Килгән кешеләрнең ничек эшләвен вакыт күрсәтер. Яңа эш урыннарында уңышлар юлдаш булсын аларга! – дигән теләктә калды Илназ Наил улы.

Яңа редактор Руслан Усманов.

"Теләгән җиремә кайттым"

Югарыдарак район мәгариф бүлегеннән (РОНО) эштән җибәрелгән дип язылган Миләүшә апа безгә үз теләге белән киткәнен әйтте.

– Мине яңа эшкә күчәргә беркем мәҗбүр итмәде, үзем кереп сорадым шунда куюны. Миңа пенсиягә озак калмады бит инде. Шул 34 ел эшләгән балалар бакчасына кире кайтаруны сорадым. Мин аны аякка бастырдым, шунда мөдир идем. Мине Камаев вакытында бер сәбәпсезгә шуннан куганнар иде мәҗбүр итеп. Мөгаен, үз кешеләрне куяр өчендер. Мин шуңа күрә Энгель Нәваповичтан үзем кереп сорадым. Ни өчен дигәндә, балалар бакчасыннан киткәч, РОНОда тәкъдим ителгән вакытлыча эштән барыбер китәргә туры килер иде, чөнки ул кешенең декреттан чыгар вакыты җитә. Мин урамда калам бит аннары, дип, ул вакытлы эшкә елый-елый барган идем. Пенсиягә кадәр шушы системада эшләп бетерәсем килде, шуңа күрә тәрбияче булып бакчага кайттым, - диде.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның үзеннән дә кадрларны алмаштыруның максатын, алдагы эш-планнары, ниятләре турында сорашасы идек. Тик шалтыраткач, ул: 

- Мин ишетмәдем бер әйбер дә! - дип җавап бирде дә, көлеп трубканы куйды. Кабат шалтыратсак та, телефонын алмады.

Глава кадрлар алмашынуы турында ишетмәгән, ә без аның тавышында җитдилек ишетмәдек булып чыга.

Актаныштагы кадрлар сәясәтендә үзгәрешләрне алга таба да күзәтеп барачакбыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100