news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Энең «биргән» бүләк бу сиңа» – Ильмира Нәгыймова гомрә хаҗын кылган

news_top
«Энең «биргән» бүләк бу сиңа» – Ильмира Нәгыймова гомрә хаҗын кылган
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчылар Ильмира Нәгыймова һәм Алсу Фазлыева бергәләп Мәдинә шәһәренә барган иде. Башта алар шәһәр белән танышты. Соңрак алар гомрә хаҗын кылган. Бу хакта ул шатлыклы күз яшьләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешә.

«Хыялым чынга ашты. Гомрә хаҗын кылдым. Кабул булсын», – дип яза ул.

Алар ике тапкыр Кәгъбә ташына кагылып, теләкләрен әйткән. Шулай ук язылучыларының да теләкләрен әйтергә тырышканнар. Хәзрәт әйтүенчә, аларның теләкләрен болай гына җиткерү дөрес булмас, кулың китә. Шуңа җырчылар теләкләре укылуын теләүчеләргә 50 сум хәер җибәрергә кирәклеген әйтә. Алар ул акчага татлы ризыклар алып, мәчеттәге кешеләргә өләшергә җыена.

Видеоларны караучылар, бу халык бер-берсен таптарга мөмкин, дип куркып та куйган. Шулай ук бу халык ташкынын ничектер көйләп, азлап кына уздыру тәкъдиме дә бар.

«Ильмира, энең биргән бүләк бу сиңа. Энеңнең урыны җәннәттә булсын! Дини юлга кереп китүең бик яхшы, шифасын алып, җаныңа-тәнеңә сихәтлек алып кайтырга язсын», – дип теләүчеләр бар. Шулай ук «кабул булсын» дигән комментарийлар да бихисап.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ул изге урында авыз ерып колэсе тугел елый -елый тэубэ ,истигьфар кылырга кирэк
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар