Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Энем үлгәч, кулыма Коръән тәфсире алдым. Үзем укыйм, үзем елыйм...»

news_top_970_100
«Энем үлгәч, кулыма Коръән тәфсире алдым. Үзем укыйм, үзем елыйм...»
Әкълимә Балобанованың шәхси архивы

Алтын куллы хуҗабикә

Әкълимә Балобанова белән мин Интернет челтәре аша таныштым. Ул – кул эшләнмәләре остасы, матур гөл савытлары, вазалар ясый. «Мин бер генә чүпрәкне дә, тукыма кисәкләрен дә ташламыйм», – ди ул. Аларны кулланып, алибастр, шпаклевкалар белән катырып, төрле формадагы савытлар эшли, аларны табигый материаллар кулланып бизи. Гап-гади борчак, тары ярмасын ябыштырып, буяп куйгач, төрле затлы төймәләр бер читтә торсын!

Ул савытларның берсе дә буш тормый: Әкълимә апаның тәрәз төпләре төрле-төрле гөлләр белән тулы! Кофе банкалары, катыргы тартмалар да аның оста куллары ярдәмендә затлы чәчәк савытларына әверелә. Әкълимә апаның иҗади кул эшләре мине шундый сокландырды, кызыксындырды ки, социаль челтәр аша гына аралашу белән чикләнеп калмадым, ул яшәгән Можга шәһәренә юл тоттым.

Берсеннән-берсе матуррак бизәлгән татар йортлары тезелеп киткән урамнан Әкълимә апа яшәгән йортны эзләп барам. Удмуртия димәссең, әйтерсең саф татар район үзәге! Әле юлны сорарга туктаганда да, гел татар кешеләре очрап торды. Кечкенә генә буйлы, ачык йөзле Әкълимә апа, безне каршылап, урамга ук чыгып баскан иде. Ул яшәгән өйгә үткәч, исем-акылым китте. Йортының ике каты да чәчәкләр белән тулы. Монысы фәлән чәчәк, монысы каен агачы, монысы сакура, монысы глицения... Агачның кәүсәләре гипстан катырылган, ботаклары – тимерчыбыктан, яфраклары – сәйләннән.

Никадәр вакыт, түземлек кирәк бит! Моңа ничек җитешәсез?

Ә мин ясый башласам, дөньямны онытам.

Күптән шөгыльләнәсезме бу эш белән?

20 ел инде. Кызым Чаллыга кияүгә киткәннән соң башлаган идем. Бер кунакка баруымда аларда чәчәкләр бәйрәме булды. Шунда сәйләннән үреп ясалган чәчәкләр сатып торуларын күрдем дә: «Мин дә булдыра аламдыр бит моны, эшләп карыйм әле», – дигән уй килде.

«Әлбәттә!» – диде кызым. Һәм без шушы баруда ук төрле-төрле төстәге сөйләннәр алдык. Ул сәйләннәр минем күңелгә ниндидер ашкынулы дәрт өстәп җибәрде... Шундый мавыгып киттем, – ди Әкълимә апа.

«Әмма миңа бик озак утырып эшләргә ярамый, ятып ял итеп алырга 2 катта да урыным көйләнгән. Бала чактан ук остеопороз белән авырыйм», – ди Әкълимә апа. Шуңа карамастан, ул әле үреп кенә калмый, бик оста бәйли дә икән. Неп-нечкә җепләрдән челтәрләр, күлмәкләр һәм кофталар бәйли.

«Бер мәлне шундый агач ясадым. Ясый торгач, ул агач минем үземне хәтерләтте. Аның бер ягы яшел, ә бер ботагы корып саргайган иде. Мин дә күңелем белән бик яшь, ә үзем олыгайган. Ул агач бик якын булып китте. Анда оя да ясадым. Хайваннар да өстәдем. Бер ханымга бик ошады бу иҗатым, «Сат, сат миңа», – дип сорагач, биреп җибәрдем. Хәзер яңадан эшлисем килә шушыны», – ди ул.

Әкълимә апаның өенең 2 катында да эш өстәле бар. Ул лампалар белән яктыртылган. Төрле төстәге сәйләннәре махсус савытларга бүлеп салынган. «Кайчакта сәйләннәрем төшеп китеп идәнгә чәчелә, җыеп йөрим» – ди ул.

Тормыш – сәйлән сыман...

Тормышы да шушы сөйлән бөртекләре сыман бөртек-бөртек вакыйгалардан тора. Кайчак алар шундый катлаулы итеп үрелеп бәхет бүләк итә, кайчакта кулга кергәне дә төшеп чәчелә һәм юк була... Әкълимә апаның язмышына күз салсаң, менә шундый уйлар килә.

Әкълимә Балобанова (кыз фамилиясе Мәрданова) Можга районы Сосмак авылында 1956 елны дөньяга килә. Балачактан сәламәтлеккә туймый.

Остеопороз авыруының михнәтләрен үзләре кичергәннәр генә белә, – ди Әклимә апа. – Шуңа күрә бик кимсенә идем. Мине кем кияүгә алыр, дип уйлый идем. Кул эшләренә килгәндә, яшүсмер чакта әни шәл читләрен бәйләргә өйрәтте. Әни белән кәҗә йоныннан шәлләр бәйләп сата һәм кибеттән кирәк-ярак әйберләр ала идек. Кияүгә чыкканчы, әнинең килендәше миңа бер кофта, бер жилет бәйләп биргән иде матур бизәкләр белән. Кияүгә чыккач, кайнанам йортында шуларны урындык башына салып элеп куйган идем. Күршеләре керде дә: «Шундый матур, кем бәйләде?» – дип сорады. Кайнанам шуны гына көткәндәй: «Үзе-е-е», – дип җавап бирде, йөзендә горурлык төсмерләре дә чалынып китте. Мин ни әйтергә белмичә авызымны ачып калдым. «Нинди «үзе» булсын, мин мондый бизәкләрне эшли дә белмим», – дип уйлыйм эчемнән. Шуннан соң, махсус өйрәнергә туры килде миңа. Үҗәтләнеп бәйли башладым.

Кайнанам бик яхшы кеше иде. Мине бик үз итте. Андый кайнаналы булыр өчен генә дә кияүгә чыгарга мөмкин. Иремнән дә уңдым. Ул рус милләтеннән иде. Балачактан сәламәтлеккә туймагач, мин инде, «татар кирәк», дип сайланып тормадым. Бик яратышып, матур яшәдек. Мин аңа иң яхшы хатын булырга тырыштым. Сау-сәламәт кешеләрдән бер җирем дә ким булмасын дип, бар тырышлыгымны куйдым.

Ирем миңа өйләнгәндә, аның дусты: «Нигә үз тормышыңны үз кулларың белән җимерәсең? Нигә кирәк сиңа инвалид? Ул сиңа бала да таба алмас. Чак йөри бит. Тизрәк ташла», – дип киңәш биргән. Ирем моңа каршы: «Әкълимә миңа ничек бар – шулай ошый. Мин аны бик яратам», – дип җавап кайтарган.

Аллаһка шөкер, башта – кызыбыз, аннан улыбыз туды. Бик тату, матур яшәдек. Кияүгә чыкканчы ул миңа: «Синең үз йортың булачак, мин менә дигән итеп йорт салачакмын», – дигән иде һәм төзеде дә. Бу сүзләр, нишләптер, үзе якты дөньядан киткәч, кылт итеп исемә төште.

Дөрестән дә, кызганычка, безнең бәхетле тигез тормышыбыз гомерле булмады. Ирем үлгәндә, аңа нибары 36, ә миңа ул чакта 34 яшь иде. Ул Чернобыль фаҗигасеннән соң, шунда хезмәт итеп, зур нурланыш алган. Яман шеш авыруыннан дөнья куйды ул. Тол калган вакыт 1991 ел иде. Авыр вакытлар, талон системасы, эш юк, акча түләмиләр. Ирем артыннан, озак та вакыт үтмәде, әнисе, әтисе дөнья куйды. Мин ул вакытта шәһәребездәге мебель фабрикасында эшли идем. Анда кыскартулар башланды. Мин кыскартуга эләктем. Кадрлар бүлегенә кереп: «Ирем яңа вафат булды, 2 балам бар, мин инвалидны кем кая эшкә алсын, кыскартмагыз, зинһар, хакыгыз юк», – дип елый-елый үтендем. «Синең кебекләр буа буарлык!» – дип җавап кайтардылар миңа.

Эшсез калгач, якын-тирәдә мин утамаган бер бакча, эшләмәгән бер эш калмады. Хәлгә кереп, кем йомырка, кем сөт бирде. Кызыма 12, улыма 7 яшьләр тирәсе иде. Балаларны аякка бастырырга кирәк. Ниһаять, эш таптым, котельныйга урнаштым дигәндә, уң кулым эшләми башлады. Табиблар, нервлар таушалудан, диделәр. 2нче группа инвалидлык бирделәр.

Башка кияүгә чыкмадыгызмы?

Чыгып караган идем. Уңышлы булмады. Татар иде югыйсә. Бераз торгач, өстемнән йөри башлады. Хәтта өйдән азык-төлекне алып чыгып китә башлады. «Торсаң, әйбәт кенә тор, юк икән – кит», – дигәч, тавыш чыгарып, кул күтәрде. Миңа гына түгел кызыма да суккач, түзәр хәл калмады. Аерылдык.

Барлык кыенлыкларны җиңеп чыгып 2 баланы зур тормыш юлына бастырган Әкълимә апа. Балалары, оныклары – зур сөенече. Улы Можга шәһәрендә яши. Һәрвакыт килеп, хәлен белеп торалар.

Улым Интернет челтәрендә аккаунт ачып, минем кул эшләремнең фотосурәтләрен урнаштырды. Хәзер үзем дә өйрәндем, баштарак анда бик эшли белми идем. Улым: «Әни, кара әле, бер ир-ат синең биткә керә дә керә, әллә беләсеңме аны?» – ди. Башта танымадым, яхшылап карасам – иремнең теге дусты икән бит. Аның иремне миңа өйләнмәскә өндәве исемә төште. Бәлки, үзенең дөрес киңәш бирмәвен аңлагандыр, – ди Әкълимә апа.

Күршегездә татарлар бармы?

Татарлар күп безнең янда. Менә күршемдә Ләйсирә апа бар. Ул күптән түгел аягын сындырды, йөри алмый. Көн дә кереп, тавыкларын ашатып, кич өстеннән өен бикләп чыгам. Иртән ачам. Туганнары көнгә берничә тапкыр килеп йөри алмый бит. Ул бик дини апа, мәчеткә йөри иде. Үзе белгәннәрен миңа да өйрәтә.

Дингә бастырган могҗиза

Дингә күптән килдегезме?

Дингә килүем бер могҗиза булды ул. Туганнан туган энем, авырып, бик озак урын өстендә ятты. Хәле авыр иде, туганнар машина белән аның янына барырга дип җыендылар. Рәмзия исемле туганым да барасы иде. Әмма үт куыгында ташы борчып, өянәге кузгалды да, бара алмады. Ул бармагач, машинада бер урын бар иде, мин барырга булдым. Аннан алда үземнең дә бөерләремә салкын тиеп, температура белән ята идем. Барасы көнне үземне әйбәтрәк хис иткәч, тәвәккәлләдем. Барсак – энем бик авыр хәлдә ята, көчкә тын ала. Шушылай бик озак җәфа чиккәнен әйттеләр. Хатыны безнең милләт кешесе түгел иде.

Минем әни дини булгач, бәләкәй чакта ул өйрәткәннәр истә калган. Ул: «Урын өстендә авыр хәлдә яткан хаста янында «Лә иләһә иллә аллаһ, мухаммадур-расулуллаһ» дип укырга кирәк», – ди иде. Шул искә төште дә, мин энем янына килдем дә, «менә без, туганнарың, хәлеңне белергә килдек» дидем. Энем гыжылдап, бик җәфаланып тын ала. Мин нибары 3 кенә дога белә идем. Шуларны укый-укый, тәненнән сыпырып: «Энем, кабатлый алсаң, минем арттан «Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ» дип кабатла, кабатлый алмасаң, күңелеңнән генә әйт», – дидем. Шулай дип әйтүем булды, безнең белән бергә басып торган кызы: «Тетя Аклима, смотрите, папа улыбается», – диде сөенеп. Энебез Рәис шулай матур итеп елмайды да җан бирде. Бу күренешләр миңа бик могҗиза булып тоелды. Күпме интегеп яткан энебез елмаеп җан бирде! Диннең, догаларның көченә җаным-тәнем белән инандым.

Ходай Тәгалә яраткан бәндәсенә бирермен, дигән. Димәк, миңа дингә басарга вакыт җиткән булган. Кайту белән бөерләрем авыртып, тагын бик ныклап авырдым. Шул вакытта кулыма Коръән тәфсире алдым. Үзем укыйм, үзем елыйм. Мин аны элегрәк тә алып караганым булды. Әмма берни дә аңламаган идем. Ә монда укыйм, чәчләрем үрә тора, һәр сүзе җанга үтә сыман. Шул чакны үземә «Өйрәнергә!»дип максат куйдым. Башта намаз укырга кирәкле догаларны ятладым, намаз укый башладым. Аннары, әкренләп, гарәпчә укырга өйрәндем. Минем 2011 елдан бирле оча-бот сөякләре коксартрозы, тумыштан остеопороз. Өйдән еракка китеп йөри алмыйм. Шуңа гарәпчә укырга да мәчеткә барып түгел, үзлегемнән өйрәндем. Әле җитмәсә, умыртка сөягем сынып хастаханәдә яттым. Ул вакытларда дини китаплар һәрвакыт кулда булды.

«Беренче маскировка ятьмәләрен кәфенлектән дә үрдек»

Әкълимә апа кул эшләре белән генә шөгыльләнеп калмый, әле СВОга маскировка ятьмәләре дә үрә. Өен маскировка ятьмәләре үрү урынына әверелдергән. «Сезне, өйдән еракка китмәгән кешене, кайдан эзләп таптылар?» – димен, гаҗәпләнеп.

Күршем Резеда ханым маскировка ятьмәләре үрүләре турында хәбәрне Интернетка куйгач, аңа «Афәрин!» дип язып куйган идем. «Кушыл безгә!» – дип җавап язган. Кергән идем, кызу эш бара. Бераз булыштым. Ул: «Эштән соң гына күп вакыт калмый шул, әле ашарга да әзерләргә кирәк», – диде. «Мин бит көн буе өйдә, әйдә, миңа кертегез», – дидем. Шулай итеп, җайланмаларны миңа күчердек. Ә мин өйдә булгач, төнлә йоклый алмасам да, торып үрәм, иртән торгач та. Сеңлем, апамны чакырдым. Алар, эшкә йөргән кебек, иртәнге 9да киләләр, 6-7ләрдә генә китәләр.

Әле баштарак материаллар бирмиләр иде. Бөтен якын-тирәдән кемнең иске простынялары, юрган тышлары, иске чүпрәкләре бар, шуларны кисеп үрдек. Кешеләрнең электән алып саргайган кәфенлекләре дә кереп китте. Кыш көне кар ак иде бит, ак төс кирәк иде. Ә аннары ак ятьмәләр кирәкми башлады. Без үргән ап-ап ятьмәләрне җир төсенә кертү өчен алып пычракка таптауларын видеога төшереп җибәрделәр. Аннары кием эчлегенә тегә торган тукымалар, аннан чуар төсле материаллар бирә башладылар. Ике сменага бүленеп тә үрдек. Арыта иде. Үреп тапшыргач, өй бушап кала, Ә күңелдә – канәгатьлек хисе.

«Бәлки мин дә сезнең юлдан йөрер идем...»

Әкълимә апа минем килүемә искитәрлек табын әзерләп көтеп торган. Өчпочмаклар, пироглар, чәкчәкләр... «Үләннәр салынган чәй эчәсезме?» – дип сорый миннән. Аннары моңа кадәр мин белмәгән үлән салып, кайнаган сөт белән чәй ясады. «Ментол дип йөртәбез ул үләнне, бик ошый. Бакчамда үсә, мин аны инде бик күпләргә тараттым, җәй килегез, сезгә дә бирермен үсентесен», – диде. Уңган хуҗабикәнең табыныннан да, йортыннан да муллык, җылылык, ямь бөркелеп тора. Ул үргән, ясаган кул эшләренә соклануымны яшермичә: «Ничек өлгерәсез боларның барсына, ничек сәламәтлегегез җитә?!» – дип сорыйм.

Нәзирә исемле дустым бер килүендә: «Әкълимә, синең кулларың тылсымлыдыр», – диде. Ә мин аңа: «И Нәзирәкәем, әгәр минем аякларым булса, бәлки, мин дә сез йөргән юлдан йөрер идем», – дидем. Көннәр буе өйдә ни эшләп утырмак кирәк бит. Балаларым алып чыга кайчак шәһәргә. Анда да озак йөри алмыйм, аркам сызлый башлый. Соңгы тапкыр аркам теплицаның карын көрәргә чыккач сынды. Өч тапкыр сынды бит инде. Авыртуны басарга, ярый әле, дарулар бар. Ә шулай да, күңел түзми. Сәйләннәрем беткәнче генә үрәм дә, аннан башка алмыйм, дип, үземә ничә кат вәгъдә бирдем. Интернетта берәр матур әйбер күрсәм, тагын ябышам эшләргә. Шулай яшәсәң, тормыш ямьләнеп китә, гамь өстәлә. Ходай ярдәм иткәндә, ясыйм әле, – ди Әкълимә апа.

Язмам герое: «Аллаһ син күтәрә алмаслык сынаулар бирми. Сынауларның һәрбересе безне көчлерәк, зирәгрәк итә, яшәүнең, кешеләрнең кадерен белергә өйрәтә», – дигән инану белән яши. Язмыш биргән барлык сынаулардан өстен калып, матурлыкка, күңел пакьлегенә омтылучы, киң күңелле, тырыш, чыдам Әкълимә апа белән танышып, рухи азык алып, соклану хисләре белән кайттым.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 август 2024
    Исемсез
    Бик кызыклы булды уку бу апа турында. Үзең өчен ниндидер көч, гыйбрәт аласың укыгач. Беренче ире белән нинди матур мәхәббәт булган, күзгә яшьләр килде.
  • 12 апрель 2024
    Исемсез
    СөбханаЛлаһ! Менә шундый кешеләр турында күбрәк язарга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100