Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Талипов: «Татарлар – ат кебек эшчән, арыслан шикелле батыр халык»

Татар халкында еш кулланылучы «сөйкемле сөяге бар» әйтеме нәкъ менә Эмиль Талиповка туры килеп тора да инде. Кызлар арасындагы популярлыгы да шул хакта сөйли шикелле. Шуңа да карамастан, ул башкалардан үзенә генә хас тыйнаклыгы белән аерылып тора, социаль челтәрләрдә дә утырмый. Моның турында ул «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Эмиль Талипов: «Татарлар – ат кебек эшчән, арыслан шикелле батыр халык»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

«Гаилә коргач, җаваплылык арта»

– Эмиль, актерны сәхнәдә күргәч, еш кына тамашачыда «бу тормышта та шундый кешедер инде» дигән фикер туа. Ничек уйлыйсыз, тамашачылар тормышта Эмиль Талиповны нинди кеше дип уйлый?

– Белмим дә, төрлесе бардыр инде. Кара, күңелле кеше икән, дип әйтүчеләр дә бардыр. Үз-үзен әллә кемгә куеп йөри торган кешегә охшаган, дип тә уйлыйлардыр. Минем әтием укытучы булып эшли, шат күңелле, йомшак кеше инде, ләкин нишләптер аралашып киткәннән соң, аңа: «Мансур абый, без сездән курка идек», – дип әйтәләр иде. Әтидә ниндидер җитдилек, кырыслык бар кебек. Үз уйлары белән йөри торган вакыты буламы икән инде аның. Берничә тапкыр: «Мансур абый, сезне усалдыр дип уйлый идек», – дип әйткәннәре бар.

Ә сезгә әйткәннәре бармы соң «сез усал икән» дип?

– Төрле вакытларым була. Күп вакытта эшкә кагылышлы. Кайвакытта кырысланып та җибәрәм, чөнки минем үземә таләпләрем бик зур, һәм мин, ни өчендер, бүтәннәрдән дә шуны ук таләп итәм. Алай булырга тиеш түгелдер инде ул. Чөнки ничек эшләгәнемне, рольгә ничек әзерләнгәнемне үзем генә беләм. Беренче чиратта, күбрәк үз-үземә шелтәләр белдерәм.

Кызып киткән вакытлар да була, мин – бик темпераментлы кеше. Кайвакытта, мин бик тиз кабынып китәм. Кайвакытта, бик озак түзеп йөрим.

Тиз тынычланасызмы аннары?

– Бик тиз тынычланам. Мин бик тиз онытам. Үземне үпкәләп йөри торган кеше дип әйтә алмыйм. Кешегә бик нык ышанып, берәр нәрсә килеп чыкса, кеше мине сатса – андый әйберләрне бик авыр кичерәм. Гафу итәм, ләкин ераграк йөрергә тырышам. Барыбер күңелдә ниндидер яра кала. Берәр кешедән шундый хыянәт килеп чыкса, ишетсәм, авыр кичерәм. Көтмәгән кешедән, дус дип йөргән кешедән – бигрәк тә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Андый хәлләр еш буламы?

– Андый хәлләр булгалый, тормыш бит. Тормыш булгач барысы да була. Аннары уйлыйсың инде. Үзеңә нәкъ шулай җавап бирәсең: «Тормыш бит! Тормышта ниләр булмый». Ләкин үз-үзең белән көрәшүе авыр. Болай мин бик тиз онытам, озак йөри алмыйм. Кешеләргә ышанам. Берәрсе белән үпкәләшеп, ул кеше гаепле булса да, озак йөри алмыйм. Мин үзем беренче киләм сөйләшергә.

Гаилә коргач, кешенең характеры үзгәрә, диләр. Сез үзгәрдегезме?

– Үзгәрәсең, сабырлыкка өйрәнәсең. Гаилә бит инде ул – ике ят кеше, икесе дә төрлечә тәрбияләнгән. Очрашып, бергә яшәргә тырышып карасыннар да инде. Һәр кешенең бит үз акылы, үз гадәтләре, тәрбиясе, холкы. Ничектер, кешеләр бер-берсен аңлап, ярашырга тиешләр. Бүтәнчә мөмкин түгел, чөнки хезмәтсез бернәрсә дә бирелми. Сиңа гына рәхәт булырга мөмкин түгел, алай булмый. Гаиләдә ике кешегә дә рәхәт булырга тиеш.

Хатыным Илсөяр белән өйләнешер алдыннан, Равил абыйларга кунакка бардык. Равил абыйның хатыны Раушания апа безгә: «Кимчелексез кеше булмый, бер-берегезнең кимчелекләрен күрмәгез», – диде. Гаиләдә бер-береңнең кимчелекләрен күрмәскә кирәк. Шуның өчен дә бит инде аны «гаилә кору» диләр, төзү. Хәзер кешенең бит авырлыклар кичерәсе килми, аерылышалар, ә җиңел генә бернәрсә дә бирелми. Бушка бернәрсә дә юк.

Гаилә коргач, җаваплылык арта. Элек күп нәрсәдән курыкмаганмын, күп нәрсәгә колак салмаганмын, берәрсе бәйләнешеп торганда аларына керә ала идем. Берәрсен яклап чыга ала идем, шелтә белдерә ала идем. Хәзер инде, 2 балам булгач, ниндидер курку барлыкка килә, курку да түгел, алар өчен җаваплылык. Үзем өчен куркмыйм, алар өчен кайгырам, гаиләм өчен.

«Ул миңа охшаган» дип, уйнаган кайсы персонажыгыз турында әйтә аласыз?

– Алай аерып күрсәтеп булмый, чөнки персонажларда да адәм балаларына ниндидер охшашлык бар. Режиссер сине рольгә сайлый икән, ул барыбер күзаллый. Ул синең табигатеңнән чыга. Синең табигатеңә якынракны сайлый. Адәм баласында усаллык та, явызлык та бар.

Персонажлар белән охшаш якларым бардыр, төгәл әйтә алмыйм да. Иләс Миләсовтагы кебек шаянлык та, ниндидер җиңеллек тә бардыр. «Мулла»дагы кебек ниндидер дөньяны үземнең күзаллавым бардыр. Тагын нинди персонажларым бар соң әле минем (көлә). Бөтенесе дә бардыр инде – яманлык та, йомшаклык та. Кайвакытта кешеләргә караганда хайваннарны күбрәк кызганам. Һәм елдан-ел әлеге хис арта бара.

«Ничек Камал театры булып сакланып калырга»

Тиздән Камал театры яңа бинага күченәчәк, моның турында фикерегез нинди?

– Элек без 32 квадрат метрлы 1 бүлмәле фатирда яши идек, хрущевкада. Аннары соң иркен йортка күчтек, ә күңел шунда калды. Хәзер бу зур йортта югалып була кебек. Ә теге 1 бүлмәле фатирда яшәгәндә, бездә һәрвакыт аншлаг, кешеләр тулы иде, күңелле иде. Без аны сатканда, мин соңгы тапкыр тәрәзәсе янына килдем дә саубуллаштым, ә күңел шунда калды. Менә театр белән дә шулай булырдыр кебек. Чөнки туган йорттагы кебек, беренче адымнар шунда эшләнгән бит.

Күпме артистлар беренче адымнарын монда ясады. Үзем беренче адымнарымны монда ясадым. Күпме артистны озаттык без моннан. Тегендә күченсәк, аларның барлык рухлары шунда калыр кебек. Нишлисең, андый этап авыр инде. Безгә аны ничектер җиңәргә туры киләчәк, күңелдә сагыш.

Фото: © Владимир Васильев

Икенче яктан карасаң, ул бит инде бик зур үсеш.

– Яңача була инде. Аппаратура, ут, берничә сәхнә, төрле лабораторияләр. Аның яңача җиһазландырылган булуы бик мөһим, хәзер бит бик күп әйбер техникага корылган. Анда театр белән тагын нәрсәләрдер була дип әйтәләр. Ләкин, минемчә, театр ул үзе генә, аерым булырга тиеш. Труппа һәм уйнар өчен кирәкле бөтен әйбер булсын да, калганы мөһим түгел. Миңа үземә сәхнә кирәк һәм тамашачы.

Ләкин безне шулай кайгырту өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Күп җирдә театр төзеп бирүче юк. Россиядә андый хәл юктыр ул бүгенге көндә. Андый зур масштаблы, зурдан кубып. Менә хәзер булган рухны ничек анда күчерергә. Шушы бинага булган популярлыкны ничек алып китергә. Ничек Камал театры булып сакланып калырга. Ничек ул залларга җайлашырга, шул атмосфераны тудырырга. Ул бит – билгесезлек, ә билгесезлек куркыта. Күченеп китү, ремонт ясау – җиңел эш түгел, ул – куркыта торган әйбер, гаиләдә дә.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бездә башламаган килеш кешенең кулына сугалар»

Элек сезне сериалларда еш күрә идек, соңгы вакытта телеэкраннарда күренмисез, нишләп?

– Чакыручы юк мине сериалларга, бөтен сере шул. Миңа шалтыратканнары бар. Шалтыраталар да сөйли башлыйлар: «Без менә шундыйлар, безнең шундый камера була, фәлән-төгән була». Сценариегезне җибәрегез, укып карыйм, дип әйтәм дә – «нинди сценарий» диләр. Шуның белән бетә. Алар күбесе уйлый минем кинода төшәсем киләдер, дип. Минем кинода төшәсем килми, минем кызык, сыйфатлы итеп эшлисем килә. Миңа популярлык та, күренү дә кирәкми, анда синең нинди аппаратура булуың да кирәкми, анысы миңа кагылмый. Кызык проектлар булса, мин алыныр идем.

Бүгенге татар киносы турында нәрсә уйлыйсыз? Үсеш бармы?

– Әйе, быел Илшат Рәхимбай төшерде, Байбулат төшерде. Үсеш бар, дип уйлыйм.

Ә сезгә мондый татар киносы ошыймы?

– Ошыймы дип, минем сайлап алу мөмкинлегем юк. Безнең хәзер нәрсә генә башланса да, кире какмаска кирәк. Безгә бөтен нәрсәне кабул итәргә кирәк. Ярдәм итәргә кирәк, өйрәнгәндә. «Мондый кино буламы, эшме инде бу», – диләр. Әле башламаган килеш кешенең кулына сугалар. Бездә андый нәрсә бар. Алай алга китеп булмый. Төшерсен, ярар, «тегеләйрәк» булды, ди, фильм. Әйттек үз фикеребезне. Кешенең гайрәтен кайтарырлык итеп, якын китермәслек итеп чәйнәп – ул нәрсә инде?! Бүтән милләтләр үзләренекеләрен күтәреп алалар. Алга өндиләр.

Фикереңне әйтергә телисең икән, матур гына, эш буенча әйтергә кирәк. Кеше сүзе белән йөрмәскә. Бездә каты итеп, булмаслык дәрәҗәгә җиткереп сүгәләр дә, аннары үзләре зарланалар. Бер фильмы алай булды, икенчесе бүтән булыр, үсеш кирәк күбрәк. Театрларда да шулай. Булдыра алмаганы үзе төшеп кала ул. Яши алмаганы үзе яшәми инде ул, тугач та үлә. Бездә кино әле туып кына килә. Туып килә һәм алга таба барырга кирәк, ә моның өчен укытырга кирәк яхшылап. Ничектер, белмим, Республика түләргә тиешме. Режиссерлар әзерләргә кирәк, укытырга.

Фото: © Рамил Гали

Төп проблема белем җитмәүгә барып тоташамы?

– Әлбәттә, барлык өлкәдә дә нәрсәдер эшләр өчен, укырга кирәк. Синдә «мәктәп» дигән әйбер булырга тиеш. Һәрбер һөнәрдә. Синдә талант булырга мөмкин, ләкин барыбер алган белем булырга тиеш. Мәктәбен белмичә төшергән режиссерлар бар алар, ләкин бик сирәк. Ә мәктәбен белмичә профессионал булып булмый. Ул бит әле кино төшерергә өйрәнү генә түгел, ул – фикерне кабул итәргә өйрәнү, ул – булган фикерне халыкка җиткерергә өйрәнү. Аны бүгенге көндә Мәскәү генә әзерли аладыр инде, бездә түгел. Моннан түләп җибәреп, кире кайтып эшләргә.

Димәк, безгә укырга җибәрергә һәм көтәргә генә кирәк?

– Көтәргә кирәк дип, бөтен нәрсә дә хәзер генә булмый инде ул. Ләкин менә бу егетләрнең уңышлары әйбәт бит. Көттек бит, менә Байбулат кайтты. Укыды, төшерде. Вакыт ул тиз үтә, алар кайтырлар. Аның өчен мөмкинчелекләр тудырырга кирәк, төрле киностудияләр булдырырга.

«Беребездә дә әүлия түгел»

Күп артистлар, өстәмә табыш өчен, төрле эшләргә алына: туйлар, юбилейлар алып бара, моны хуплыйсызмы?

– Ә ничек хупламыйсың. Яшәргә кирәк бит. Кешегә ничек, артистка да шулай ипотека түлисе, балалар укытасы бар. Әгәр син аны булдыра аласың икән, син анда үзеннән-үзе кереп китәсең. Ләкин ул театрдагы эшкә комачауламаска тиеш. Тамада булып күп эшлиләр. Шундый кызык булды инде ул – безнең профессоналлар тамадалыкка киттеләр, ә тамадалар зур сәхнәгә менделәр. Ул «шабашка» дип атала. Ул рухи яктан бернәрсә дә бирми бит, материаль яктан гына. Аңа кереп китү куркынычы бар, чөнки алданасың. Тамашачыга алданасың, кеше аны-моны белмичә сикерә башлый «дурак» шикелле, шуңа кушылып китәсең. Сәхнә кешесе үзенең сәхнә кешесе икәнен онытырга тиеш түгел.

Ул болай гына эшләнелми, тәрбия, эстетика, зәвык булырга тиеш. Әгәр сиңа массалар карыйлар икән, синең әйткән сүзеңә колак салалар икән, син нәрсә әйткәнеңне, нәрсә эшләгәнеңне чамасын белеп, уйлап эшләргә тиеш. Син ул аудитория өчен җаваплы, үзеңнең караучыларың алдында җаваплы, син моны аңларга тиеш. Алар бит синең нәрсә әйткәнеңне, синең социаль челтәрдәге һәрбер фикереңне, «хайп» ясыйм дип, һәрбер сүгенгән сүзеңне тыңлый. Мин бүген кайвакытта карыйм, безнекеләр тагын нәрсә эшләп яталар икән, дип. Миңа ошамый мондый тенденция. Шәхси проблемаларыңны чыгарып, сүгенеп тамашачы алдында. Мәдәният дигән нәрсә бар, сәнгать.

Алар – үзләрен мәдәният, сәнгать әһелләре дип саный торган кешеләр. Без беребездә дә әүлия түгел, ләкин меңләгән язылучыңа теләсә нәрсә сөйләп, сүгенеп яту дөрес түгел. Синнән үрнәк алалар. Аннары аптырыйлар, нишләп мондый тәрбия бара, дип. Чөнки кеше карый – менә болар шулай эшли, безгә дә шулай мөмкин, дигән сүз. Элек артистларга, табибларга, укытучыларга хөрмәт зур иде. Алар нәрсә әйтсә дә, хаклы иде. Укыган кеше, ихтирам зур. Ә социаль челтәр аша, мин акча эшлим дип, популяр булам дип «тилереп» яту – безнең әле ул менталитетка да туры килми. Без кысылган, кимсетелгән, диләр. Без кысылган да, кимсетелгән дә түгел, безнең тәрбиябез, холкыбыз, гореф-гадәтләребез, динебез шундый.

Алар бит, татарлар турына «стереотипларны ватабыз», үзгәрәбез, диләр.

– Нәрсә белән ваталар инде, тыелган «приемнар» беләнме? Сәхнәгә чыгып ыштаныңны салу өчен әллә кем булырга кирәкми. Нинди стереотип ваталар, кемне шаккатыралар. Бөтен дөнья киенә хәзер, бездә чишенә башладылар. «Все переболели», монда авылга килеп җитте. Ул безнең менталитетка туры килми, алар шуның белән үзләреннән гайрәтләрен генә кайтаралар кешеләрнең.

Менә син әдәбият әсәре сөйлә, нәрсәдер күрсәт, нәрсәдер аңлат, хәбәр җиткер ниндидер. Чүп сөйләп утырып, теләсә нәрсә сөйләп утырып, гаиләңдәге проблемаларыңны чыгарып, интим әйберләреңне чыгарып кешегә, шуның белән сату итү ул нәрсә инде. Сату итү бит ул – балаларың белән, гаиләң белән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Сез шуның өчен социаль челтәрләрдә теркәлмисезме?

– Социаль челтәрләргә керәсем килми, мин – бик мавыгып китә торган кеше. Мин тормышта кеше белән күзгә-күз карап аралашырга яратам. Мин игътибар итәм, тыңлыйм, күзәтәм. Минем профессиям шундый. Урамда барганда да кешеләрне күзәтәм, хәзер бер кызыгы да калмады, кешеләр барысы телефонга текәлгән. Барысы да бер төрле. Мин ул социаль челтәрләргә кереп нишлим инде.

Мин аралаша алам кешеләр белән, минем сәхнәм бар, миңа ул челтәрләр кирәкми! Ул челтәрдә инде ярар, булмаганы чыгарсын, нәрсәдер төшерсен, шулай тотынып калырга тырыша инде. Аның бит әле булганнары шундыйга кереп китәләр. Менә бу сикерә икән, мин дә сикерим әле дип. Тегесенә килешә ул, аңардан сорау да шундый гына. Ә синнән башканы таләп итәләр, син башка, сиңа ул туры килми. Син үзеңнең кем икәнеңне онытма. Әйтеп бетергесез…

Мин шаккатам! Гаиләләрен чыгарып, үзләренең мөнәсәбәтләрен чыгарып, эфирда сүгенеп, ыштансыз чыгып нинди стереотип ватасың син татарлар турында. Теләсә нәрсә эшләүдән дә җиңел нәрсә юк. Син ниндидер кануннар буенча уйнап кара. Спектакль куеп күрсәт барлык кануннары буенча. Менә мин эшли беләм, хәзер бүтәнчә эшләргә телим, дип. Алар бит кануннар буенча, кагыйдәләр буенча уйный белмәгәнгә шулай итәләр. «Игра без правил», табу салынган әйбер.

Бу бит инде киләсе буынга да тәэсир итә.

– Тәэсир итә, менә 20-30 ел буе теләсә ничек шушындый нәрсә барды да, социаль челтәр галәмәтләре, телевидениеләр. Хәзер гаҗәпләнәләр – кешедә җан юк, моң юк, яшьләр тел белми, диләр. Үзләре шулай тәрбиялиләр дә. Шуны эшләгән кешеләр шуны ук сөйләп утыралар. Аннары баланың кем булганына шаккатабыз. Ул бит шулай формалаша. Ничек тәрбиялисең, шулай килеп чыга. Нәрсә бирәсең – нәтиҗәсе дә шундый була.

«Нәрсә сөйләгәнемне фильтр аша үткәрәм»

Сезне без пародия остасы дип тә беләбез, бу күңел эшеме, әллә инде акча җитмәүгә барып тоташамы?

– Пародияләр мәктәптән үк килә инде. Укыганда да укытучыларымны, күршеләрне күрсәтә идем. Аннары, театрга килгәч, беренче тапкыр театрда хатын-кызларыбызны 8 Март белән котларга Минтимер Шәймиев булып чыктым да, шуннан соң китте. Төрле тәкъдимнәр ясый башладылар. Ләкин мин аны бервакытта да театрдан өстен куймадым, пародия жанрына, эстрадага китәм дип. Безнең укытучыларыбыз шундый нигез, мәктәп бирде – Фәрид Бикчәнтәев та, Әмир Камалиев, Ренат Аюпов та. Алар безгә шундый тәрбия бирделәр – театрны, сәнгатьне сөяргә өйрәттеләр. Хөрмәт итәргә өйрәттеләр.

Теләгән кеше сезне бәйрәменә чакыра аламы?

– Чакыра алалар, әйе. Театрда эшем булмаса барам, әлбәттә, ул керем дә. Мин аны яшермим. Ләкин мин нәрсә сөйләгәнемне, нәрсә күрсәткәнемне һәрвакытта да фильтр аша үткәрәм. Әгәр дә миңа кеше килеп әйтә икән үпкәләгәнен, мин ул кешегә пародия күрсәтүне туктатам.

Андый очраклар булдымы?

– Пародияне иң аңлаган кеше – Минтимер Шәрипович Шәймиев. Ул бигрәк тә сәнгатьне, әдәбиятны сөя торган, белгән кеше. Театрны ярата торган. Сәкинә ханымның ачуы чыккан иде. Ләкин Минтимер Шәрипович бик җиңел кабул итте. Сәкинә апа башта: «Ничек инде алай була ул», – дигән. Мин аңлыйм аны, ул Минтимер Шәриповичны яратып, аны борчылмасын өчен, хөрмәт итеп. Мәхәббәттән ул аның. Ләкин спектакльне күрсәткәч, ул тынычланган, чөнки анда үпкәләтерлек берни дә юк.

Хәмдүнә апа, мәрхүмә, әйткән булган: «Нәрсә анда мине тагын тикшерәләр инде», – диебрәк. Хәмдүнә апа мине бик яратты һәм хөрмәт итә иде. Яратып «моя любовь» дия иде миңа. Аңа Салават абый: «Син үзең түләргә тиеш Эмильгә, бушка реклама ул сиңа», – дип шаяртып әйткән. Алай каты итеп рәнҗегән, ачуланган кеше юк. Айдар абый Фәйзрахманов дип ишеткән идем. Аннары үзеннән сорадым, «Юк, инде син нәрсә», – ди. Әгәр дә шунда әйтсә: «Эмиль энекәш, син нәрсә, алай булмый инде», – дип, туктата идем, әлбәттә. Әгәр дә кешене үпкәләтә, рәнҗетә икән, нәрсәгә кирәк инде ул.

Фото: © Владимир Васильев

«Җиңел эш, диләр инде, капчык күтәрәсе юк»

Әтиләр көненә багышлап, Камал театрының социаль челтәрләрендә кызыгыз Зифа белән бик матур видео чыкты. Зифада актерлык сыйфатлары ачык чагыла, аны махсус ниндидер түгәрәкләргә йөртәсезме, яки бу геннар тәэсиреме?

– Артык беркая да йөртмибез дә инде. Үзеннән-үзе, Зифа ул күзәтергә ярата. Берәр нәрсә күрсә, мин аны тартып ала алмыйм. Балалар бакчасына алып киләм, киендерә дә алмыйм, берәр нәрсәгә карап тора. Бакчада бала белән әти-әни сөйләшкәннәрен карап торырга ярата. Күзәтүчәнлек бар кызымда. Аннары өйгә кайтып күрсәтә, яки сөйли. Тәрбиячеләрен йөреп күрсәтә. Урамнан барганда берәр рәсем яки вывеска күрсә «әти, кара, менә болай иткән» дип, рәсемдәге кебек йөз, мимика ясап күрсәтә миңа. Әле бу – 3 яшьтә. Ләкин артист булмасын иде инде.

Ник?

– Авыр, Зөлфия. Менә гаиләлеләр бар, балалары, аларга чыгып китәргә кирәк. Авырган вакытлары бар балаларның. Кияүгә чыгу да авыр актриса кешегә, чөнки гел театрда. Гастрольләр, ир-атны хатын кызның өйдә, үзенә якын тотасы килә. Профессия дә авыр. Ярый да сәләте булып, барып чыкса тормышы. Әгәр дә шунда йөрсә рольсез. Үземнең баламны шулай күрү минем йөрәгемне авырттырачак. Гел кирәкмәгән, мөһим булмаган әйберләргә эче пошып йөрсә. Ул бит әле аны аңламый ул вакытта. Тормыштан, гаиләдән дә мөһим әйбер юк. Театрда да аның хәтле мөһим түгел. Булганына шөкер итеп, сәламәт булып, тынычлыгың булып яшәсәң, шуннан да кадерле нәрсә юк. Ә ролем юк, гомерем барып чыкмады, дип яшәсә. Алла сакласын, кияүгә чыга алмыйча калды, ди, шул театр дип. Андый тормыш теләмим балаларыма.

Җиңел эш, диләр инде, капчык күтәрәсе юк. Ничек җиңел булсын?! Ярый да, син артист булып китә алсаң. Ярый да, тормышың барып чыкса театрда, әгәр барып чыкмаса?! Андый язмышлар да бар бит. Артистның роле булса – уйный ул, роль булмаса, уйнамый. Озак кына роль бирмичә торсаң, деградация китә. Эздән чыга кеше. Бөтен һөнәрдә дә үзеңне тонуста тоту мөһим: артист, вокалист, музыкант. Аннан башка булмый.

Зифа бик матур татарча сөйләшә, димәк, гаиләдә татарча аралашасыз?

– Телне саклау авыр, өйрәтүе дә авыр түгел, менә рус сүзләрен бик тиз отып ала бит. Мин бер телгә дә каршы түгел, һәрбер милләт вәкиле туган телен белергә тиеш, дип уйлыйм. Кеше үзен тулы итеп хис итәр өчен, үзенең кем икәнлеген, нинди милләт вәкиле икәнлеген, тарихын белергә тиеш. Әгәр дә кеше үзенең туган телен белми икән, димәк, анда ниндидер башка процесслар бара. Нәселен оныту, кем икәнен оныту.

Туган телен һәрбер милләт вәкиле белергә тиеш, үзен кеше, шәхес итеп хис итәр өчен. Беренче чиратта, балаларыбызга туган телне өйрәтәсебез килә. Балалар теле – туган тел белән ачылсын иде. Гаиләдә хатыным Илсөяр белән татрача гына аралашабыз, дип сөйләштек. Әлбәттә, кушабыз инде, бүтән телләрдә дә сөйләшәбез. Мин күбрәк татарчага басым ясыйм.

Илсөяр дә татарча әйбәт белә, шулай ук ул инглиз телен белә. Ул Зифага инглиз телен өйрәтте. Аңа мультфильмнар күрсәтә башлагач, татар һәм инглиз телендә генә күрсәтә идек. Китаплары да шул телләрдә иде. Мин аны махсус үзебезнең телебез, үзебезчә булсын дип, шәһәрнең бер башыннан икенче башына – Шамиль Усамонов урамындагы 2нче татар гимназиясенә кадәр илтәм һәр көнне. Миңа ул балалар бакчасы бик ошый. Ләкин ата-аналардан күп нәрсә тора. Игътибар итәм – балалар бакчасыннан чыгуга ук, балалары белән туган телебездә сөйләшмиләр.

Мин бер телгә дә каршы түгел, мин беренче чиратта туган телне белү яклы. Татар теленә зыян китерүчеләр – иң беренче татарлар үзләре. Игътибар иткәнем бар, еш кына, авылдан килүчеләр, «без белмәдек, безнең балаларыбыз сөйләшсен» дип, үзләре дә тырыша-тырыша русча сөйләшә, бу – психология белән бәйледер инде. Мин сорадым да инде, бер апа: «Ярар инде, без белмәдек инде, алар белсеннәр», – ди. «Атика, аника, даваника» дигән сүзләр ишетелә – бу бетү бит инде.

Сезнеңчә, тел проблемасын хәл итү өчен, нинди чаралар кулланырга кирәк?

– Менә безнең бакчага бер гаилә йөри, аның әби-бабасы да, ата-анасы да татарча аралаша. Ә бала үзенең туган телен белми. Мин аны шул телефон аркасында дип уйлыйм. Чөнки аңа шул телефон тоттырып куеп, ата-анасы үз эшләрен эшлиләр. Хәзер үзеннән-үзе сорауга җавап табыла, нәрсә кабызалар телефонда. Димәк, яхшы мультфильмнар юк татарча. Алар бар, мин хәзер күрәм, тәрҗемәләр ясыйлар. «Шаян» каналын бик яратам. Зифага да кабызам, әйбәт.

Үзебезнең мультфильмнар кирәк һәм заманча эшләргә кирәктер. Чөнки мин Зифага совет заманындагы мультфильмнарны кабызып караган идем, ул аларны карый алмады. Мин үзем рәхәтләнеп карыйм, аңа инде аның темасы ярамый. Темпы, ритмы бик әкрен. Совет мультфильмнарында бит аңлашыла кемнең кем икәне. Аю – аю кебек сурәтләнгән, бүре – бүре. Ә чит илнекеләрендә ул миннән сорый: «Әти, бу кем?» – дип, «мин белмим, минәйтәм, кызым». Ләкин ул шуны карый. Мин белмим анда кем икәннәрен. Шундый парадокс килеп чыкты. Кем икәннәрен белми, ләкин шуны карый. Монда кем икәнен белә – аны карамый, күңелсезләнә. Тегендә бик тиз бит, якты. Ләкин мәгънәсез.

Бала шуны карап үскәч, фикер булмаган әйберләрне, аннары нәрсә булсын. Авыр. Балалар тәрбияләү авыр, телне саклап калу авыр. Ата-аналарда зур гаеп. Татарларның үзләренең күбесен беләм «нәрсәгә кирәк безгә туган тел» дигән. Татарның бөтен авырлыгы, бөтен фаҗигасе – татар булуында. Үз-үзеңне бетерү. Бөек милләт, диләр. Нинди бөек милләттер инде, белмим...

Гаяз Исхакыйга ышансак, татарларның инкыйразга кадәр тагын 80 елы бар.

– Күпме калса да, ахырзаман галәмәтләре инде. Мин инде рус эстрадасын әйтмим, анда ужас. Шушындый заманда бит әле ул. Шунысы да бар – шундый заманда да әзрәк тыйнак була белмиләр. Гел бүтән дөньяда яшәгән кебек. Ата – баланы, бала атаны санламый торган заманда яшибез инде без. Бик куркыныч заманда. Интернетны ачарга куркыныч.

Фото: © Салават Камалетдинов

Эстрада җырчыларын тыңлыйсызмы соң?

– Тыңлыйм. Хәйдәр абый Бигичевны бик яратам. Бүгенгеләрдән Филүс Каһировны, Ришат Төхвәтуллинны тыңлыйм. Соңгы вакытта Зөлфәт абый Хәким җырларын кат-кат тыңлыйм. Ничектер Илсөя Бәдретдинованы кабызган идем, кызым Зифага бик ошап китте. Миңа да ошый. Ниндидер тавыш үзенчәлеге бар. Илсөяр белән аның концертына да бардык. Высоцкийны да, классик җырларны да тыңлыйм. «Тәртип» радиосын бик яратам, еш тыңлыйбыз. Таһир Якуповны бик яратам. Салават абый – легенда инде ул. Безнең шәп тавышлы егетләр бар. Илгиз Мөхетдинов, Руслан Сәйфетдинов. Баритон Артур Исламов. Җырчылар Аллаһка шөкер. Җырчылар безнең әйбәт. Тәртипкә салырга гына кирәктер аның бөтенесен. Укырга кирәктер. Мин бик белеп бетермим, әлбәттә, гафу итегез, ләкин күбесе анда махсус белемсез. Һәм ул күренә.

Телевизорны ачасың – ул күренә. Безгә Ильтани апа Илялова театр тарихын укытканда әйтә иде: «Сине, сәхнәгә чыккач, наданмы, юкмы икәнеңне күзеңнән күрәләр», – дип. Училище, институт бетердем дә туктадым түгел, үз-үзең өстендә эшләргә кирәк. Һәрвакыт ниндидер сораулар булса кешедә, ул үз-үзендә казынса, шушы сорауларга җавап табарга тырышса – әйбәт. Профессиясендә көн дә ниндидер яңалык алырга тырышса, ул үзен югалтмаячак. Ул үзе күрәчәк кайда чүп икәнен. Интуиция барыбер юл күрсәтәчәк. Сәхнәгә чыксаң, синең әйтер сүзең булырга тиеш. Ул акыллы булырга тиеш.

Чын сәнгать ул тормышны күрсәтергә тиеш. Көзге эффекты. Театрда ниндидер сорауларга җавап эзлисең. Тере, чын артист булганда, театр яшәячәк. Ул буш булмаска тиеш, ничектер җәлеп итәргә тиеш, ниндидер сорауларга җавап эзләү, лаборатория кебек, дөреслек эзләү. Лабораториядә эшләү өчен, синең ниндидер белемең булырга тиеш. Тамашачы сиңа килә икән, синең авызыңа карап тора икән, сине тыңлый, күз-колак сала икән, син аларны теләсә нәрсә әйтеп юлдан яздырырга тиеш түгел. Дөрес, кирәк сүзләр сөйләргә кирәк.

Тамашачыны тәрбияләргә кирәк?

– Әлбәттә, бер-береңне тәрбияләргә кирәк. Ә башкача ничек? Без бит алдагы буынны ничектер тәрбияләргә тиеш. Гомер алга таба бара, яшәеш үзгәрә. Син ничек кенә тырышма, бу дөньяда ак һәм кара бар. Начар һәм яхшы әйберләр бар, шуны ничектер җиткерә алсак, әйбәт булыр иде.

Хәзер артистлар арасында дингә тартылу күзәтелә, сез дин белән нинди мөнәсәбәттә?

– Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Мөнәсәбәт дип, хәзер бик күп әйбер «показуха»га китә диндә. Дин бит ул – тыйнаклык, самоанализ. Миңа калса, иң беренче чиратта, һәрнәрсәне үзеңнән башларга кирәк. Иман юлына басу – ул бик авыр нәрсә, ихластан аның кануннарын үтәве. Коръән бит ул уйлый белүчеләр өчен. Фикерләре булган, әзме-күпме гыйлеме, акылы булган кешеләр өчен. Динне теләсә ничек аңлатырга ярамый, аны теләсә кем булдыра да алмый. Миңа шунысы ошый, безнең динебездә бернинди «посредниклар» юк. Бездә Аллаһы Тәгалә һәм син.

Бу дөньяда бернәрсәгә дә ышанычың булмаса да, барыбер Аллаһы Тәгаләгә карата булган мәхәббәте тотып кала кешене. Аңа ышанычың, мәхәббәтең булмаса, кешене шайтан котыртып, ул бу дөньядан китү юлын эзли башлый, авырлыкларга түзми башлый. Сабырлыгын югалта. Аллаһы Тәгаләгә ышанып һәм һәрбер нәрсәне сынау итеп кабул иткән кеше, көрәш юлында булган кеше, Аллаһы Тәгаләне тоеп, сизеп, һәрбер авырлыктан соң җиңеллек киләсен белгән кеше ул яши. Ышаныч шулдыр ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татар хезмәтсез булдыра алмый»

Бүген, әкренләп, элек популяр булган спектакльләр кире сәхнәгә кайта башлады, сезнеңчә, легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» берәр кайчан кире Камал сәхнәсенә кайтачакмы?

– Хәзер Шәүкәт абыйларны белүче без соңгы буындыр инде. Әгәр дә без дә китсәк, бүтән аларны белүчеләр булмаса, кайтарылыр. Әлегә Шәүкәт абыйны белгән буын булганда, юктыр, дип уйлыйм.

Чагыштыру зур булыр, дисезме?

– Мин үзем күргәч, күз алдына китерә алмыйм. Аны күрмәгән кеше, бәлки, кабул итәр. Шулкадәр гармонияле, идеаль. Сакалы, уйный торган чая күзләре, түбәтәе, кыяфәте, ул органика, буй, Шәүкәт абыйның көләч йөзе – мин башка кешене күз алдына китерә алмыйм. Ул шулай туры килгән гармонияле. Мин ул спектакльне 70ләп тапкыр караганмындыр, күбрәк булмаса.

Әлмәндәр бабайны уйнар идегезме?

– Юк, үземне бөтенләй дә кабул итә алмыйм. Әле Шәүкәт абый булып уйнап чыга алсаң. Бөтенләй баш тартыр идем, бетермәгез инде, дип. Күз алдында – Шәүкәт абый, бүтән кешене китерә алмыйм. Буладыр инде ул, уйныйлар бит башка театрлар. Ул инде башкача була. Минем күңелемдә шулай, башка кешедән сорасагыз, ул, бәлки, «мин дә уйный алам, дип җавап бирер. Шәүкәт абый образы мине җибәрми.

Без еш кына тамашачылардан актерлар турында төрле фикерләр ишетәбез, актер үзенең хезмәттәшләре, труппа турында нәрсә әйтә ала?

– Без бит инде – татарлар, татар хезмәтсез булдыра алмый. Куыша-куыша эшлибез бер-беребезне. Труппа безнең бик хезмәт сөючән. Үзенең традицияләрен булдырган. Үзебезнең ниндидер мәктәбебез бар, уйнау манерасы. Татарлар алар театр сөюче халык бит безнең. Уенга җиңел, ул элек-электән килгәндер инде. Театрыбызда мирас булып кала торган традицияләр бар. Без бит, татарлар, ат кебек эшчән, арыслан шикелле батыр халык.

Без кая барсак та, барлык шәһәрләрдә дә бик яратып кабул итәләр, фикерләрен белдерәләр. Бүтән шәһәрдән килеп, рус кешеләре безнең спектакльләрне карап киткәннәр, бик сокланып, фикерләрен белдерәләр. Бездә «любой» әсәрне уйнарлык артистлар бар, бик көчле артистлар. Бездә шул урта буын гына юк. Урта буын кызганыч, бик көчле, төрле актерлар үлеп беттеләр. Буын алмашынды.

Бер интервьюда «миңа өлкән буын белән аралашу җиңелрәк» дип әйткәнсез, нишләп?

– Элек-электән шулай булды ул минем. Өлкәннәр аерым сөйләшеп утыралар, балалар бер җирдә уйныйлар бит инде, гадәттә, мин гел зурлар арасында утыра идем. Минем куып та җибәрәләр иде, нишләп син безнең арада йөрисең, бар, олылар сөйләшкәнне тыңлама монда, дип. Миңа кызык, мин күзәтәм, тыңлыйм. Минем яраткан дусларым – мәрхүмнәр Ирек абый Баһманов, Хәлим абый Җәләл. Бүген – Илдус абый Әхмәтҗанов, Равил абый Шәрәфиевка бик сокланып карыйм, алар исән-сау булсыннар иде.

Өлкәннәр белән мин дус, алар белән кызыграк бит инде. Алар белән кунакханәгә урнаштырсалар да бик кызык, кызык-кызык әйберләр сөйлиләр, син тыңлап ятасың. Ничек авылларда спектакльләр куеп йөргәннәрен, нинди хәлләр булган. Хәлим абый Җәләл, ята-ята да, кычкырып шигырь сөйләп җибәрә иде шул килеш. Бик сагынам аларны, авыр туфраклары җиңел булсын. Бөтенесе сагындыра.

Театрда дуслык бармы?

– Бар, әлбәттә. Конкуренция дә бар. Ләкин ачык бәргәләшләр булганы юк. Минемчә, конкуренция ул бөтен җирдә дә булырга тиеш. Аннан башка булмый, ул этәргеч. Ул булса, үсеш була, иҗат алга таба бара. Алай эшләве дә рәхәт. Конкуренция бар, ләкин теге бер-береңне күрә алмаслык дәрәҗәдә түгел инде. Без – бер коллектив, бер сәхнәгә чыгасың, гел бергә. Бер-береңә хөрмәт белән карамасаң, эшләп булмаячак бер сәхнәдә. Син карыйсың, эзләнәсең. Ул инде үзеңә бәйле әйберләр. Олыраклар актерлар белән бер рольне уйныйсың икән, ниндидер кайгыру да, соклану да бар. Рамил абый Төхватуллин белән бер рольне уйнадык, аңа карап, баштан «нишләрмен инде, моннан калышырга ярамый, ничек башкарып чыгармын» дип уйлаган идем.

Еш кына актерларны без аерым бер роль белән чагыштырабыз. Сез тамашачы күңелендә кайсы ролегез белән истә калырсыз?

– Илдар абый Мырау Батырны уйнаган кебекме, Әсхәт абый – «Урам эте Акбай»ны (көлә). Белмим инде, берәр хайван роле бирсәләр, бәлки, булыр. Ләкин, аларга җитеп булырмы икән.

Сәхнәдә төп ролегезне уйнадыгызмы?

– Кем белгән инде, Зөлфия. Кайсысы төп роль булып каласын. Ул калырмы икән. Элегрәк вакытта, ничектер, актердан соң рольләр кала иде. Хәзер бит күпме кино, ул социаль челтәрләр, алар арасында калу бик авыр. Элек спектакльләрне көтеп ала идек, атна саен күрсәткәннәрен. Хәзер нәрсә генә юк телевизорда. Спектакль күрсәтү вакыты – төн. Төнге дүрттә күрсәтәләр. Элек карый идек кешене, истә кала иде. Хәзер шуның хәтле күп информация. Шуның хәтле күп нәрсәләр күрсәтәләр. Бездән нәрсә булса да калырмы икән, әйтә алмыйм. Ләкин менә ул актерларыбыз халык күңелдә калдылар. Алар – театрның алтын чорында иҗат иткән артистлар.

Аны бит мин үзем белергә тиеш түгелдер. Аны тамашачы хәл итәргә тиештер, каламы-юкмы. Син үзеңнең уңышларыңны бик алай күрергә тиеш түгел, аны күбрәк кырыйдан күрсеннәр иде. Һәм аны шул хәл итә дә, тамашачы хәл итә, синең ролең нәрсә белән истә калганын. Кемгә ничектер. Кемгә нәрсә ошый бит, кемгә ошамый.

Фото: © Салават Камалетдинов

Килеп әйткәннәре бармы соң, бу ролегез ошамады, дип?

– Юк, тамашачылардан юк. Күбрәк сәнгать кешеләре арасыннандыр, үзебезнекеләр, күбрәк профессиягә кагылышлы әйберләр. Тамашачы – юк, Аллага шөкер.

Урамда еш таныйлармы?

– Әйе, киләләр, фотога төшәбез. Элек күбрәк киләләр иде, хәзер инде картайдым. Хәзер яшьләр янына киләләр, фотога төшик, дип.

Өйләнгәч, популярлык кими, дисез инде алайса.

– Юк, аңардан түгел инде. Хәзер дә төшәләр, ләкин элек күбрәк иде. Элек мин күбрәк уйный идем, күбрәк йөри идем төрле урыннарга. Хәзер дә кая күрәләр – шунда төшәләр.

Артыгыздан йөргән, тынгы бирмәгән фанаткаларыгыз булдымы?

– Юк, алай ук интектерерлек булмады инде. Мин аның хәтле ниндидер «мега йолдыз» түгел бит. Фотога төшәләр иде, театр ишеге янында көтеп торып. Ул вакытта автобуста йөри идем, анда төшә иделәр.

Күбрәк кызлармы?

– Ирләр дә бар инде. Миңа иң зур бәяне яшүсмер егетләр бирә. «О, Эмиль абый, фотога төшик әле», – дип киләләр. Менә аларга теләсә нәрсә күрсәтеп, ошаттырып булмый. Алар бит инде, гадәттә, футболистлар белән генә төшәләр фотога, спортсменнар белән. Миңа әйткәннәре бар иде: «Менә ул егет синеке кебек прическа ясый», – дип. Булды инде андый заманнар, мин уңайсызланам аның турында сөйләп утырырга.

Нишләп?

– Нәрсәсе бар инде, мактанып утырган шикелле. Тамашачыларымны хөрмәт итәм. Әгәр кеше сиңа килеп әйтә икән: «Сезнең белән шушы спектакльне карадык, ошадыгыз, шуннан соң без театрга йөри башладык», – дип. Менә ул – иң зур бәя. Кеше театрга йөри башлаган, шуннан да кадерлерәк нәрсә булуы мөмкин безнең эшебездә. Димәк, син юкка гына эшләмисең. Әгәр дә очрашуларга киләләр икән. Бүтән шәһәрләрдән киләләр икән. Бер юлы Прибалтикадан кайткан бер гаилә килгән иде. Менә иң рәхәте шулдыр инде. Төрле вакытлар була, шунда үзеңне кирәкле итеп хис итәсең.

Тамашачыларның ярдәмен тоясызмы?

– Әлбәттә, һәрвакытта тоям тамашачыны сәхнәгә чыккач. Кәефләрен дә тоям. Уйнаганда, «әһә, бүген кәефсезрәк» дип уйлап куясың. Өстәвенә, алар бөтенесе шундый була. Ул шулай туры килә. Бер организм булып: яки бөтенесе бергә кәефсез, яки бөтенесе бергә кәефле. Бу өлеше кәефле, икенче өлеше башкача була алмый. Яки бөтенесенең көне шундый, яки бөтенесе шау-гөр килә.

Комедияләр уйнаганда, башта: «Әһә, бүген болай икән. Димәк, мин боларны уятам дип басарга кирәкми, барыбер бернәрсә үзгәртмисең, бозасың гына». Кайчак бик авыр була, селкетеп тә булмый, кайчак туктатып булмый. Тамашачыны тоясың, сизәсең. Ул бит спектакльдә кайсы җирдә акцент куярга кирәк, тамашачы ул үзе куеп чыга. Нәрсә мөһим аңарга – ул үзе аерып куя. Син аны болай итеп уйныйсың, синең реакцияләрең кирәкми аларга, синең тырышуларың. Кая кирәк, үзенә мөһим җирләрен һәрбер кеше үзе аерып ала.

Спектакль ул режиссерныкы – репетицияләр вакытында, аннары – актерныкы, актердан соң ул – тамашачыныкы. Тамашачы аны бәяли. Режиссер аны ничек кенә формалаштырмасын, аны тамашачы барыбер үзенчә җәеп җибәрә. Спектакль дә, театр да һәрвакыт тулаем тамашачыныкы.

«Блиц-сораштыру»

Эмильгә, шулай ук, ике варианттан торган кыска гына сораулар да бирдем.

Тискәре рольме, уңаймы?

– Тискәре, чөнки кызыграк. Уңай персонаж ул аңлашыла, ни өчен уңай икәне. Ә тискәре ни өчен тискәрегә әйләнә, миңа шул кызык. Адәм баласы бит усал булып тумый. Ни өчен тискәрегә әйләнгән, аңа йөз меңләп сорау бирергә була.

Татарстанда булмаса кайда?

– Берәр Төньяк илендәдер, Норвегия яки Швециядә.

Шәһәрме, авылмы?

– Мин авылны бик яратам, ләкин шәһәрдә яшәргә мәҗбүрмен. Мин Кадыш бистәсендә тудым, бөтен җәйге каникулларны әбиләремдә авылларда үткәрә идем. Миңа авыл бик якын. Шәһәргә күчкәч, үземнең туган бистәмне сагынам. Минем күз алдымда – ак яулыклы әбиләр, авылның пейзажлары. Миңа хәтта төшемә керә Мамадыш яклары.

Соңгы укылган китап?

– Хәзер Винсент Ван Гог турында «Письма к брату Тео» дигән китапны, параллель рәвештә Әмирхан Еникиның «Вөҗдан» әсәрен укыйм. Аңа кадәр Зөлфәт Хәкимнең «Әүлия кабере»н укыган идем. Күбрәк проза укырга яратам.

Татарлар арасында бүген иң шәп актер\актриса?

– Белмим. Халык (көлә). Һәрбер артист үзенчә шәп, аерып әйтә алмыйм. Кемдер комедиядә көчле, кемдер трагедияне яхшы уйный. Кемдер кыска рольләрне шәп уйный. Син 2-3 сәгать буе тырышасың, ул бер генә чыгып, шаккатырып кереп китә. Һәрберсе үз ролендә шәп. Театрда аерымлылык юк ул, театр ул – команда, ансамбль. Әгәр дә синең бер ягыңда «нападающий»ың юк икән, берәр актер, спектакльгә хилафлык килә.

Актер булмасагыз, кем?

– Кечкенә чакта янгын сүндерүче булырга хыяллана идем. Мин табигатьне яратам, бәлки геолог, урманчы.

Яраткан фильм?

– Алар бик күп, аерып әйтә алмыйм. Режиссер Андрей Тарковский, Ингмар Бергман, Франко Дзеффирелли, Роман Полански, Эмир Кустурица фильмнарын карарга киңәш итәм. Режиссер Квентин Тарантино фильмнарын бик яратам.

Тарихи шәхесләрдән кем белән очрашырга теләр идегез?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм белән.

Киномы, театрмы?

– Театр.

Татарлар тарихында булган иң бөек кеше?

– Алар бик күп инде. Без белмәгәннәре дә бар бит әле, каберләре бүтән җирләрдә ятканнар, зур өлеш керткән татарларның үсешенә, милләт булып саклануына. Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр. Заһир Бигиев турында соңгы вакытта бик күп яздылар. Тукай турында әйтеп тә торасы юк инде. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Олуг-Мөхәммәт – татар милләтенә, сәнгатенә, тарихына зур өлеш керткән кешеләр, аларны һәрбер татар кешесе ишетеп булса да белергә тиештер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100