Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльза Исламова: «Әтием әнигә Сөембикә образында портрет ясарга теләде - җитешмәде»

Татар җырчысы Эльза Исламова бик күп конкурслар лауреаты булса да, татар журналистикасы игътибарыннан бераз читтәрәк калган җырчы. Әллә ире, җырчы Артур Исламов күләгәсендә калды, әллә әрсезлек җитми.

news_top_970_100
Эльза Исламова: «Әтием әнигә Сөембикә образында портрет ясарга теләде - җитешмәде»
Султан Исхаков/архив

Эльза, әгәр сиңа Сөембикә партиясен җырларга насыйп булса, синең Сөембикәң нинди булыр иде?

«Сөембикә» операсындагы бөтен партияләрне яхшы беләм. Кытайда Артур белән бергә Кошчак һәм Сөембикәнең мәхәббәт дуэтын җырладык. Без аны ТР Дәүләт симфоник оркестрына кушылып башкардык. Республиканы тәкъдим иткән башка кичәләрдә дә башкардык. Киләчәктә бу партия, бәлки, башкарылыр да. Язмышның миңа таба ничек борылуына карап инде.

Сөембикә минем өчен ихтыярлы, көчле характерлы хатын-кыз. Максаты — халкының һәм иленең иминлеге. Халкына мәхәббәтен үз мәхәббәтенә алыштырмый. Халкы бәхете хакына үзен корбан итәргә әзер. Резеда Әхиярова бик матур партия язган. Бөтен арияләр, дуэтлар, һәр күренеш аерым номерга тиң. Аларның һәркайсын теләсә кайсы концертта, проектта, фестивальдә җырлап була. Режиссёр ягыннан да бик матур куелган иде. Мин бу операга, аны иҗат иткән кешеләргә сокланам. Бу безнең республика һәм мәдәният өчен әһәмиятле әсәр.

Музыкаль тормышыңда каршылыклар очрадымы?

Кешеләр ике төргә бүленә: кемнәргәдер барысы да күктән явып тора, кемдер тир түгеп ирешә. Миңа тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелмәде. Кемнәрнеңдер арттан этүчеләре булды, минем андый кешем булмады. Мине күрсеннәр өчен башкаларга караганда күбрәк тырыштым кебек. Музыка өлкәсендә ярдәм итә алырлык элемтәләрем дә юк. Әнием укытучы, әтием рәссам. Әтием иртә үлде, миңа 18 яшь иде. Музыкантлар гаиләсендә үскән балага рәхәтрәк бит — аны күрсәтәләр, киңәш итәләр, аның өчен хәл итәләр. Ә минем өчен беркем дә бернәрсә дә сөйләшмәде, үземә ерып барырга туры килде.

Каршылыклар акчасызлыкка да бәйле. Чөнки әти үлгәч, әни ике бала белән калды, акча җитми, бу дөньяда ничек тә булса яшәргә кирәк иде. Акча табу өчен мин кайда эшләргә дә риза идем. Идән юарга да риза идем, әмма әни рөхсәт итмәде. «Эшлисең икән, бары тик сәхнәдә», — диде. Шуңа күрә идән юу, сатучылык кебек җирләргә бармадым. Әнием мине: «Син сәхнә өчен туган, синең миссияң шул!» — дип канатландырып торды. Училищеда «5»кә генә укыдым. Әкренләп репертуар тупладым. Үземне күрсәтергә тырыштым — кайлардадыр тыңландым. Мине зур булмаган ниндидер концетларга алгалый башладылар: төрле кичәләрдә, музейларда чыгышлар ясый идем. Укырга бару өчен юлга түләрлек акчаны булса да үзем эшли идем. «Корыч ничек чыныкты» дигән кебек, үземне акрынлап сәхнә өчен әзерләдем.

Консерватория — музыкаль тормышыңның икенче этабы.

Әйе, консерватория — тормышның тагын бер катлаулы этабы. Һәрвакыт кемнеңдер синнән яхшырак һәм яктырак булуын күрәсең. Әмма тырышсаң, тырышлыгыңны күрәләр икән. Әкренләп зуррак концертларга эләгә башладым. Консерваториянең Опера студиясендә кызыклы партияләр башкардым. Аннары конкурсларда катнаштым. Шулчак инде мин музыканың тормышым булуын аңладым.

Юкка гомер уздырып, акча туздырып йөрим дип уйламадыңмы?

Әлбәттә, икеләнүләр булды, алар әле дә бар. Камиллекнең чиге юк, һаман да нидер җитми кебек. Әни минем булдыра алачагыма ышанды һәм гел үсендереп торды. Музыка юлы бик авыр, башка профессия сайларгадыр дигән уйлар гел килгәләп ала инде. Әмма тамашачы арасында: «Тавышың күңелне терелтә», — диючеләр бар икән, бу юлны ташлап булмаячак. Мин җырлаганда залда кемдер елый икән, «Сезнең язмаларны кайдан алырга була? Кайда концертыгыз була?» - дип сораучылар бар икән, димәк, дөрес юлдадыр.

Санкт-Петербургта белем алырга чыгып киттеңме, әллә эшкә чакырылу идеме?

Санкт-Петербургта мин Мариин театрында ике еллык стажировка уздым. Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, профессиональ мөмкинлекләрне үстерергә дә үстерергә кирәк. Бу стажировка да миңа зур багаж бирде — анда мөмкинлекләр зур. Шул аралыкта чит илләргә чыгып, вокал буенча мастер-класслар ала идем. Чөнки минем Татарстан бирә алган белем белән генә тукталып каласым килмәде. Вокал осталыгымны Европа дәрәҗәсенә җиткерәсем килде. Белькантоның төп мәктәбе Европада. Бу — иркен итеп, матур итеп җырлау мәктәбе.

Казан консерваториясе аспирантурасында Альбина Шаһиморатова укытканын ишеткәч, Казанга кайттым. Аңа эләгүе бик катлаулы. Әмма ул минем белән кызыксынды, аспирантурага укырга кердем. Альбина Шаһиморатова ярдәмендә минем тавышым бөтенләй башкача ачылды, аның дәресләрен узгач, миңа җиңелрәк була башлады. Югары ноталар, стилистиканы тоемлау… Зуррак конкурсларга чыга башладым. Мине таный башладылар.

Мастер-классларга, конкурсларга йөрергә республика ярдәм иттеме?

Юк, беркем дә булышмады. Банкетларда акча эшләдем, концертлардан гонорарлар алдым. Һәр тиенгә экономия ясадым. Минем махсус конвертым бар иде — акчаны шунда җыеп бардым. Иң арзанлы авиабилетлар, арзанлы торак эзли идем, хәтта көнгә бер генә ашый идем. Казаннан чемоданга карабодай ярмасы һәм башка кирәк-яракны тутырып китеп, анда ничектер шуларны пешереп ашарга тырыша идем.

Минем бит яхшы укырга тырышуым да югары стипендия алу өчен иде. Мариинкада хезмәт хакым бар иде. Аның күләме күпме партия өйрәнүдән һәм җырлаудан тора. Әйтик, Чайковскийның барлык циклларын, Глинканың берничә том романсыларын өйрәнсәң, «плюсик» аласың. Шундый репертуарың күбрәк булган саен хезмәт хакың зуррак була. Мин бик тырыштым. Репертуарым шуңа да зур. Шул акчага мин фатирда тордым, әле каядыр бару өчен дә җыярга тырыштым.

Әле алга таба да булачакмы мондый белем алулар?

Җитте кебек инде.

Хезмәт иткән кеше генә теләгенә ирешә дип саныйсыңмы?

Шулайдыр дип уйлыйм. Иртәме-соңмы, хезмәт бәяләнә ул. Түбәгә төкереп ятучыларга күктән уңыш яумаячак.

Сез Казанда урнашып калдыгызмы инде?

Әйе, Казанны үзебез сайладык. Мин биредә үстем, биредә яшим. Бу җирнең энергетикасы миңа көч бирә. Ә эшләвен мин кайда да эшли алам: билет алдың да, контракт белән эшләп кайттың. Артур белән икебез дә кайда җырласак та, Казанга кайтабыз. Монда проектларыбыз, монда яраткан тамашачыбыз. Артурның театры бар…

Ә синең?

Мин педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башладым — Әүһәдиев исемендәге Казан дәүләт музыка көллиятендә укытам. Үз сольный концертларыбызны әзерлибез. Фестивальләрдә катнашабыз, күп төрле проектлар ясыйбыз Артур белән. Мәсәлән, күптән түгел «Безнең җыр» дигән проектта җырладык, яңа җырлар иҗат иттек. Гөлүсә Батталова, Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал, Йолдыз Миңнуллина белән эшлибез.

Тагын Мариин театрына чакырганнар дип ишеткән идем.

Чакырдылар. Әмма мин баш тарттым. Үкенмим. Чөнки гаиләм монда булганда, миңа анда бик авыр булыр иде. Иделиянең дә балалар бакчасында үз коллективы, Артурның театры… Мин Казанны сайладым, әмма бу миңа дөнья буйлап чыгышлар ясарга комачауламый. Мәсәлән, былтыр Австриянең Вена шәһәрендә Чайковскийга багышланган зур концерт оештырылды. Россия Мәдәният министрлыгы шул концертта катнашыр өчен иң яхшы яшь дүрт җырчыны сайлап алды, шулар арасында мин дә бар идем.

Эльза, Артур белән сезнең арада көндәшлек бармы? Икең дә җырчы булган очракта, хатын-кыз өчен үз карьерасы әһәмиятлерәкме, иренекеме?

Ике шәхес арасында көндәшлек булса, 10 ел бергә яши алмас идек. Аерылышып беткән булыр идек — андыйлар бар. Күрәсең, аларның һәрберсе үзен яхшырак дип санагандыр. Безнең гаиләдә башка атмосфера. Без иң кыен чакларыбызны бергә уздык. Артур миңа карата булган заговорларны, хәйлә-мәкерне читтән күрә иде. Соңгы мизгелдә мине концертта катнашучылар исемлегеннән сызып атканнары да булды. Ул минем боларны ничек кичерүемне күреп торды. Әмма без беркем белән дә ызгышмадык, дошманлашмадык.

Укыта башлау бер урынга бәйләп куелуга тиң түгелме? Иркенләп чыгып китә алмаячаксың бит.

Бу елларда бик күп белем тупланды. Минем аны кемгәдер бирәсем килә: шуңа күрә укыта башладым. Студентларга ул белем кирәк. Укучыларымның үсешен күрәм. Конкурсларда беренче урыннар ала башладылар.

Азапланып укытасыз инде. Әмма аларның опера театрына алыну шансы бик кечкенә — театрда башка сәясәт. Безнең Музыкаль театрыбыз юк. Ул балалар кызганыч түгелме?

Бездә җырчылар күп урыннарда әзерләнә: консерватория, колледж, мәдәният институты… Алар чит илләрдә эшлиләр, анда йолдызларга әйләнәләр. Әмма үзебездә эшкә урнаша алмаулары, чыннан да, проблема. Бу мәсьәлә мине бик борчый. Моны хөкүмәт югарылыгында гына хәл итеп була. Театр җитәкчелегенең үз карашы бардыр инде. Зур труппа булуын телисе килә дә бит… Кызганыч, бу алай түгел. Мин бу очракта бернәрсә дә хәл итә ала торган кеше түгел шул. Ә Музыкаль театр булса, яхшы булыр иде. Безнең татар тамашачысы җиңел жанрдагы музыкаль спектакльләрне бик ярата. Музыкаль комедияләргә, оперетталарга тамашачы теләп йөрер иде дип уйлыйм.

Эльза, әтиең рус кешесе. Гадәттә, катнаш гаиләләрдә татар җанлы балалар үсү - еш очрый торган күренеш түгел. Синең татарлыгың Артур тәэсирендәме?

Мин татарча Артурдан башка да җырладым, чөнки үземне татар кызы итеп хис итәм. Әтием рус булса да, татар телен, татар сәнгатен, ашларын бик ярата иде һәм татарча сөйләшергә дә тырыша иде. Әле аның түбәтәй киеп төшкән автопортреты бар. Әниемнең Сөембикә образында портретын ясарга хыялы бар иде, әмма җитешмәде.

Казан Дәүләт консерваториясенең Опера студиясендә «Башмагым”да, «Алтынчәч”тә җырладым. Классик татар концертлары әзерли идем. Репертуарымда татар композиторлары әсәрләре бик күп: Яхин, Монасыйпов, Фәйзи… Тормышымда Артур барлыкка килгәч, яңа дуэт туды. 

Үткән ел сез бергә бик матур концерт куйдыгыз. Әмма андый концертның тамашачысы күпме? Ярар, бер зал җыйдыгыз ди, әйтик, өч көн концерт куя алмыйсыз. Халыкка: «Мин сезнең өчен тырышам, ә сез аңламыйсыз», - дигән үпкә юкмы?

Һәр җырчының үз тамашачысы бар. Безнең концертларга чын, зур сәнгатьне аңлаган зәвыклы тамашачы килә. Соңгы елларда, кызганыч, зур сәнгать дәрәҗәсендәге концертлар бик сирәк куела. Шуның нәтиҗәсендә, татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсе түбәнәя һәм үсеше тоткарлана. Һәм зәвыклы концерт теләгән тамашачы концертларга бөтенләй йөрми башлый. Киләчәктә безнең форматтагы концертлар ешрак куелса, әлбәттә, үзебезнең тамашачы да күбәячәк.  

Ярдәм нинди булырга тиеш? Ни җитми?

Безнен форматны аңлаучы оештыручылар, концерт директорлары, менеджерлар, пиар компанияләр булырга тиеш. Безнең очракта боларның барысының да эшен артист үз өстенә ала. Артист бары тик иҗат белән генә шөгыльләнсә, дөрес булыр иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100