Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый, кат-кат карадым»: Алмаз Мирзаянов сәхнәдә булган бик хисле мизгелне күрсәтте

news_top_970_100
«Елый-елый, кат-кат карадым»: Алмаз Мирзаянов сәхнәдә булган бик хисле мизгелне күрсәтте
Фото: Милена Зияитдинова аккаунтыннан

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинаның Казанда узган бер концертында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган бер кыз – Милена Зияитдинова чыгыш ясаган. 30 октябрьдә Алмаз Мирзаянов шушы вакыйганы искә төшереп, Миленаны туган көне белән котлап, концерттагы шул мизгелнең видеосын урнаштырган.

«Моннан 3-4 ел элек, Чиләбе өлкәсеннән, Милена Зияитдинова дигән бер язылучыбыз безгә бик еш яза, үзенең симпатиясен белдерә башлады. Иҗатыбыз белән кызыксына, җырларыбызны җырлап, социаль челтәргә куя. Гомере буе коляскада. Социаль челтәрдә лентабызда килеп чыга – кояш балкыган шикелле була. Аны кайбер кеше аңлап та бетми инде, кайбер кеше сәерсенә, мин үзем шундыйрак булганга, аны шулкадәр үз иттем.

Ул Чиләбе өлкәсенең «ябык шәһәр» диләр бит әле – секретный, пропуск белән генә керә торган, шул шәһәрендә яшәп гомер итә. Аның зур хыялы – Казанга килеп, Казан сәхнәсендә чыгыш ясау.

Милена шундый шәһәрдә яшәп тә, студияләргә барып, 2-3 җыр яздырырга өлгергән. Күрәсезме нинди тырышлык, иҗатка карата нинди хөрмәт. Булдырасы килү теләге.

Казанга килү – зур хыялы, сәхнәдә чыгыш ясау – зур хыялы. Без аның бу хыялын бүген чынга ашырдык. Казан шәһәренә кунак итеп чакырдык, алар 1 атна кунак булды. Иң зур хыялларының берсе – сәхнәдә чыгыш ясавының шаһитләре без булырбыз», – дип, ул Милена Зияитдинованы сәхнәгә чакыра.

Милена Зияитдинова Казан сәхнәсендә, кыз туганына багышланган җыр башкарып, хыялын тормышка ашыра.

«Бу сызгырулар, алкышлар – сиңа, әнисе Диләрәгә дә. Мин аңа «сеңлем» дим, ул миңа «абый» ди, шулай рәхмәтле булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик», – дип озата Миленаны сәхнәдән Алмаз.

Аларга сәхнәгә юл ярып чыгу авыр, әлбәттә, ләкин алар иҗатка шулай омтылулары белән, үҗәтлекләре белән барыбер аерылып торалар. Алар Җир йөзендә гомерен тиккә, бушка уздырган, ике аягында атлап йөргән сәламәт кешеләрдән күпкә сәламәтрәк», – дип тәмамлый концертның шушы өлешен Алмаз Мирзаянов.

«Кайбер кешегә бәхет өчен күп кирәкми, ә кайберенә дөнья җитми. Афәрин, Алмаз! Изгелегегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын», – дип язган бу видео астына «Ямьле» төркеменең элеккеге җырчысы Алинә Давыдова.

«Алмаз, Сез – шул кадәрле зур йөрәкле кеше»;

«Бу яхшылык үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Милена, молодец»;

«Афәрин, Алмаз! Елый-елый, кат-кат карадым. Молодец инде үзең. Бу бала сөенечләрен, сиңа карата рәхмәтләрен үзе генә белә торгандыр»;

«Молодцы инде сез, шундый балаларны халыкка күрсәтеп, шуларны куандырган өчен, Аллаһ үзегезне зурласын»;

«Иң бәхетлеләрнең берсе булгандыр ул көнне бала», – дигән сүзләр язып калдыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100