Эльвира Хамматова үзе турында «икенче иреннән дә аерылган» дип сөйләүчеләргә җавап бирде
Әле җәен генә икенче тапкыр кияүгә чыккан җырчы Эльвира (Ильвира) Хамматованы халык «аерылган» дип уйлый, дип язган идек.
«Подписчик»лары Эльвираның социаль челтәрдәге сәхифәсен күзәтеп барып, шундый фикергә килгән. Чөнки Эльвира шәхси блогыннан ире белән төшкән барлык фотоларын да алып ташлаган.
«Интертат» бу турыда Эльвираның үзеннән сорады.
«Бу сүз каян чыккандыр, каян алып язганнардыр, белмим. Ләкин бу сорауга минем җавап бирәсем килми. Шәхси тормыш ул шәхси булып калырга тиеш. Мин бу сүзләрне расламыйм да, кире кагам дип тә әйтмим», – диде ул.